Главная страница
Навигация по странице:

  • Проектның кыскача эчтәлеге

  • Проектның максаты

  • Проектны тормышка ашыруга нигез Эзләнүле-тикшеренүле проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул .

  • Проектның актуальлеге

  • Проектның ресурслар белән тәэмин ителүе

  • Проектны тормышка ашыру этаплары

  • Проектның киләчәк үсеше перспективалары

  • Проектная работа.«Вредные привычки школьников». Проект Абдуллина Г.Р.. Проект


    Скачать 27.2 Kb.
    НазваниеПроект
    АнкорПроектная работа.«Вредные привычки школьников
    Дата10.03.2022
    Размер27.2 Kb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлаПроект Абдуллина Г.Р..docx
    ТипДокументы
    #389825

    Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

    «М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия”

    ПРОЕКТ

    Башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни  тикшеренү һәм проект эшчәнлеге”

    Автор: Абдуллина Гүзәлия Рәиф кызы –

    беренче квалификацияле

    башлангыч сыйныфлар укытучысы
    Яр Чаллы, 2020 ел
    Проектның  кыскача эчтәлеге

    Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләреннән берсе булып проектлар методы санала. Бу метод укучыларның өйрәнгән белемнәрен гамәли куллана белүләренә, мәгълүмати тирәлектә ориентлашу осталыкларына, иҗади фикерләү сәләтләренә нигезләнә.

        Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.

       Проект эшчәнлеге – төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләреннән берсе.

    Аның нигезе - тикшеренү эше.

    Проект эшчәнлеге укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра. Ул фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.

       Башлангыч сыйныф укучысы өчен проект эшчәнлеге шактый катлаулы. Балада көтелгән нәтиҗәгә ирешүгә кызыксыну булганда гына, проблеманы чишүдә уңай  мотивация тудырып, аның эшкә дәртен, мөстәкыйльлеген үстерергә мөмкин. Кече яшьтәге мәктәп балалары белән проект-эзләнү эше алып барганда, аларның белем дәрәҗәсенең югары булмавын, дөньяны күзаллауларының, мөстәкыйль анализлау һәм игътибар туплау сәләтенең тиешенчә формалашып җитмәвен истә тотарга кирәк. Шуңа күрә укытучы башлангыч сыйныф укучыларын эзләнү эшчәнлегенең беренче адымнары һәм алгоритмнары белән таныштыра. Проект методының төп өстенлеге, минемчә, укучыларның яңа белем  туплап кына калмыйча, белем туплауның, бердәм хезмәтнең нәтиҗәсен булдыруда.

        Башлангыч сыйныфларда түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

    -тикшеренү (проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләү, көндәлек тормышта кирәк булырдай программалар тәкъдим итү);

    -иҗади (бәйрәмнәр яки конкурслар өчен презентация, музыкаль бизәлеш, фото коллаж, видеоклип һ.б.);

    -мәгълүмати(темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, нәтиҗә ясау);

    -практик ориентлашкан(практико-ориентировочные);

    -уен-проектлар.

       Башлангыч сыйныфларда барлык фәннәр буенча да проект эшчәнлеге оештырырга мөмкин.Ә иң беренче проектның проблемасы яки идея барлыкка килергә тиеш.

    Проектның максаты: укучыларда мөстәкыйль белем алуга ихтыяҗ формалаштыру, тел һәм әдәбият проблемаларының традицион булмаган чишелешләрен эзләү .

    Проектның бурычлары:

    1) укучыларның телдән һәм язма сөйләм культурасын арттыру;

    2) укучыларны фәнни һәм тикшеренү эшләрен язу нигезләренә өйрәтү;

    3) укучыларны риторик сәнгать нигезләренә өйрәтү;

    4) мәктәп программасыннан тыш татар телен өйрәнүгә мотивацияне арттыру.

    Проектны тормышка ашыруга нигез

    Эзләнүле-тикшеренүле проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул.

    Башлангыч сыйныфларда укучылар белән эшләгәндә проект эшчәнлеген  куллану отышлы. Проект эшчәнлеге укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк.

    Гомүмән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора дип уйлыйм мин.

    Проект эшчәнлегенең нигезе - эзләнү-тикшеренү эше.Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес план-лаштыры-луына бәйле. Монда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле. 

    Проект  методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерләгән, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдә-ге-ләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.

    Проектның актуальлеге

      Бу тема бүгенге көндә бик актуаль, чөнки проект методы укучыларның өйрәнгән белемнәрен гамәли куллана белүләренә, мәгълүмати тирәлектә ориентлашу осталыкларына, иҗади фикерләү сәләтләренә нигезләнә.

    Укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап алган тема өстендә эшли;

    Үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү хисе белән башкара.

    Әйе, проектлар методын кулланып эшләү укытучыдан үз эшенә иҗади якын килүне таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер нинди дә булса эшкә җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын оештыра.

    Укучыларның танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора.

    Проектның ресурслар белән тәэмин ителүе: Проекны тормышка ашыруның төп ресурслары булып сыйныфта һәм мәктәп китапханәсендә тупланган туган телдә балалар әдәбияты,интернет челтәре.

    Проектны тормышка ашыру этаплары:

    1 нче этап – әзерлек этабы (декабрь 2020 ел)

    2 нче этап – практик этап 

    (гыйнвар 2021 ел – апрель 2021 ел.)

    3 этап – гомумиләштерү этабы , фәнни-тикшеренү конференцияләрендә катнашу (май 2021 ел)
    Проект планы

    Проект этабы

    Эшчәнлек төре

    Хронологик кысалар

    Проектка чуму

    Пректның нигезенә төшенү, куелган максатларны, ысулларны конкретлаштыру һәм чишү юллары.


    Декабрь 2020

    Эшчәнлек оештыру

    Проектның потенциаль катнашучыларын сайлау, мәктәп администрациясе белән эшләү планын килештерү, эш формасын сайлау.

    Декабрь 2020

    Эшчәнлек алып бару

    1. укучыларның сөйләм культурасын күтәрү, орфографик һәм орфоэпик нормаларны үтәү, телдән һәм язма сүзләрнең лексик һәм грамматик төрлелеге, тел чараларыннан максатчан файдалану, «Мин татарча сөйләшәм»акциясендә катнашу.

    Ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә; факультатив дәресләрдә; мәктәптән тыш вакытта укучылар теләге буенча




    2.фәнни һәм тикшеренү эшләрен язу методикасын өйрәнү: теория, практика, укучылар өчен мастер-класслар, каләм тибрәтү.

    3. риторик сәнгать нигезләрен өйрәнү: риторика теориясен өйрәнү, сәнгатьле уку буенча гамәли дәресләр, дискуссия алып бара белү.

    4.фәнни-тикшеренү конференцияләрендә катнашу

    Январь -февраль 2021 факультатив дәресләрдә, класстан тыш чара формасында (журналист белән очрашу)

    Март 2021 татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә; факультатив дәресләрдә, класстан тыш чаралар формасында. Дәрес-дискуссияләр куллануны актуальләштерү.

    Март - апрель 2021 нче ел.

    Результат

    Рефлексия , гомумиләштерү , эшләнгән эшләрне резюмеләштерү.

    Май 2021 нче ел.

    Көтелгән нәтиҗәләр

    Грамоталылыкны арттыру, фәнни стильнең стилистик үзенчәлекләрен белү, фәнни эшчәнлек нәтиҗәләрен дәлилләп тәкъдим итә белү укучыларны татар теле һәм әдәбияты буенча шәһәр һәм республика конференцияләрендә катнашуга этәрәчәк, укучыларда лидерлык сыйфатларын ачачак, татар телен өйрәнүгә уңай мотивацияне арттырачак.

    Проектның киләчәк үсеше перспективалары

    Фәнни тикшеренү эше һәм проект өстендә эш бик күп вакытны ала, ләкин ахыры хәерле. Кайсы гына эшне алсак та, эзләнү – тикшеренү белән шөгыльләнүче укучы китапларны күпләп укый башлый, чөнки китап – иҗади эштә төп чыганак булып хезмәт итэ.Баланың төрле сүзлек, энциклопедияләр,өстәмә материаллар белән эшләү күнекмәләре арта.  Киләчәктә балада фән белән кызыксыну теләге уянырга мөмкин.Ничек кенә булмасын, мондый хезмәт сәләтле баланың шәхес буларак формалашуына уңай йогынты ясамый калмый.

           Мәгълүмәти технологияләр заманында яшәсәк тә, укучылар китап укымый дисәк тә,эшебезне тиешле юнәлешә алып барабыз икән, гаҗәеп дуслык – китап һәм укучы дуслыгын күзәтә алабыз.Эзләнү – тикшеренү , яисә проект өстендә эшләгәндә, укучы ирексездән күп кенә әсәрләр,китаплар белән таныша.Үзе сайлаган тема буенча бай мәгълумат туплый, нәтиҗәләр ясый.Автор буларак чыгыш ясый, чыгышын нигезләп, дәлилләп бирә.

           Йомгаклап шуны әйтәсем килә, педагогик эзләнүләр методологиясенә,  инновацион проблемаларны һәм эзләнү-тикшеренү темаларын сайлап алу; педагогик тикшеренү методларына, эксперимент нәтиҗәләрен күзәтү диагностикасына ия булу-хәзерге вакытта мәктәптә эшләүче укытучының иҗади активлыгына куела торган таләпләрнең иң мөһиме.


    написать администратору сайта