УДн-1-18 Дифференцированный зачёт. 28. 04. 2020 год. Дифференцированный зачёт
Скачать 44 Kb.
|
28.04.2020 год. Дифференцированный зачёт Группа УДн-1-18
Вариант 1 1. Татарстан Татарстан территориясе буйлап Идел Кама Агыйдел һәм Вятка кебек зур елгалар ага. Татарстанның җире бик уңдырышлы. Анда бодай кукуруз тары шикәр чөгендере көнбагыш арыш карабодай культураларын игәргә һәм төрле яшелчәләр үстерергә мөмкин. Татарстан урманнарга да бай. Урманнар бик әйбәт төзү материалы һәм республикабызның агач эшкәртү промышленносте өчен чимал бирәләр. Татарстанда файдалы казылмалар күп. Биремнәр – Задание Өзекне тиешле тыныш билгеләре куеп күчереп языгыз. (перепишите текст, вставив пропущенные знаки препинания) Текстны рус теленә тәрҗемә итегез. (переведите текст и запишите) 2. Автобиография (напишите свою автобиографию) 3. Җөмләләрне русчага тәрҗемә итегез. (переведите предложения) Һөнәрне дөрес сайлау бик әһәмиятле һәм җаваплы. Һөнәр сайлаганда, һәр кеше үз мөмкинлекләрен истә тотарга тиеш. _________________________________________________________________ Вариант 2 1. Табигатьне сакларга кирәк. Кешеләргә өй салырга бүрәнәне ягарга утынны язарга кәгазьне сулар өчен саф һаваны урман бирә. Урман —җәнлекләрнең һәм кошларның туган йорты да. Киң елгалар чишмәләр күлләр эчәргә су, үсемлекләргә дым бирәләр. Судан башка яшеллек тә, тереклек тә юк. Су — балыкларның, күп төрле җәнлекләрнең һәм кошларның туган йорты. Биремнәр – Задание 1. Өзекне тиешле тыныш билгеләре куеп күчереп языгыз. (перепишите текст, вставив пропущенные знаки препинания) 2. Текстны рус теленә тәрҗемә итегез. (переведите текст и запишите) 2. Письмо (напишите письмо бабушке) 3. Җөмләләрне русчага тәрҗемә итегез. (переведите предложения) 1. Һөнәр сайлаганда, һәр кеше үз мөмкинлекләрен яхшы белергә тиеш. 2. Һөнәр сайлаганда, үзеңнең характерыңны һәм белемнәреңне исәпкә алырга кирәк. ______________________________________________________________ Вариант 3 Җир йөзендә куе урманнар яшел болыннар кыйммәтле җәнлекләр һәм кошлар бөҗәкләр һәм үсемлекләр саны елдан-ел кими бара. Табигать байлыкларын, аның гүзәллеген саклап калу өчен, безнең илебездә зур эшләр башкарыла. Шуның бер мисалы — табигатьне саклау буенча Кызыл китап булдыру. Бу китапка аеруча игътибар белән сакларга кирәк булган җәнлекләрнең, кошларның, бөҗәкләрнең һәм үсемлекләрнең исемнәре язылган. Биремнәр – Задание 1. Өзекне тиешле тыныш билгеләре куеп күчереп языгыз. (перепишите текст, вставив пропущенные знаки препинания) 2. Текстны рус теленә тәрҗемә итегез. (переведите текст и запишите) 2. Характеристика (написать характеристику другу) 3. Җөмләләрне русчага тәрҗемә итегез. (переведите предложения) 1. Хәзерге заманда һөнәрле булу бик мөһим. 2. Минем булачак һөнәрем югары түләүле һәм җәмгыятькә кирәкле булырга тиеш. |