Главная страница
Навигация по странице:

  • 7 нче сыйныф Үткәрү вакыты – 240 минут Максималь балл – 65 I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

  • (2 балл) Тамчы

  • (2 балл) Бүредән

  • (2 балл) Салкын тигәндә, тамак авыртканда да җылы

  • (2 балл) Җәен

  • II. Башыгызны эшләтегез. Кушма исемнәр килеп чыгарлык итеп, шакмакларга хәрефләр языгыз. ь

  • III. Теоретик бирем. Нокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (10 балл) [у], [ү], [о], [ө] – .................................

  • ...........................

  • .........................

  • .............................

  • ....................................

  • “Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен”

  • 2. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

  • Б) үстек, шәхси; В) һәркем, ихтирам.3. Иялек килешендәге зат алмашлыгын күрсәтегез.А) сезгә;Ә) миңа;Б) минем;

  • А) тәмамлык Ә) ияБ) хәлВ) аергыч 4. Җавапларны языгыз. 7 көн

  • 5. Түбәндәге саннар кергән сүзләр языгыз. 6, 1, 2, 3, 7, 10, 100 6. Бирелгән сүзләрнең антонимнарын языгыз.

  • 7 сыйныф олимпиада. 7 нче сыйныф ткр вакыты 240 минут Максималь балл 65


    Скачать 18.46 Kb.
    Название7 нче сыйныф ткр вакыты 240 минут Максималь балл 65
    Анкорjkbvgbflf
    Дата16.03.2023
    Размер18.46 Kb.
    Формат файлаdocx
    Имя файла7 сыйныф олимпиада.docx
    ТипДокументы
    #995364

    Республика туры
    РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

    ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

    ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

    (2019-2020 нче уку елы)

    7 нче сыйныф

    Үткәрү вакыты – 240 минут

    Максималь балл – 65

    I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

    1. Бирелгән мәкальдәге сузык авазларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

    Йокы – ялкауның бәлеше. (Мәкаль)

    а) 7;

    ә) 8;

    б) 9;

    в) 10.
    2. Җөмләдәге ТСТ (тартык+сузык+тартык) иҗек калыбының саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

    Кышка каршы тиен дә байлык җыя. (Мәкаль)

    а) 4;

    ә) 5;

    б) 6;

    в) 7.
    3. Фразеологик әйтелмә булмаган рәтне билгеләгез. (2 балл)

    а) кара кыш;

    ә) кара көз;

    б) кара көн;

    в) кара җәй.
    4. Күчерелмә мәгънәле сүз кулланылган рәтне билгеләгез. (2 балл)

    а) салкын акыл;

    ә) салкын кыш;

    б) салкын су;

    в) салкын җәй.
    5. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең төзелеше ягыннан төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

    Тамчы, кечкенә булса да, таш тишә. (Мәкаль)

    а) тамыр;

    ә) кушымча ялганып ясалган;

    б) кушма;

    в) парлы.
    6. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән исемнең килеше дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

    Бүредән курыккан урманга бармас. (Мәкаль)

    а) иялек килешендә;

    ә) юнәлеш килешендә;

    б) чыгыш килешендә;

    в) урын-вакыт килешендә.
    7. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатның дәрәҗәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

    Салкын тигәндә, тамак авыртканда да җылы сөт белән бал куллану файдалы. (Гата Насыйров)

    а) гади;

    ә) чагыштыру;

    б) артыклык;

    в) кимлек.
    8. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

    Җәен йоклама, кышын өлгерерсең. (Мәкаль)

    а) исемнәр;

    ә) сыйфатлар;

    б) рәвешләр;

    в) алмашлыклар.
    9. Боерык фигыль кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

    а) Болытсыз яңгыр яумас.

    ә) Тамчыдан күл җыела.

    б) Һәр нәрсәнең үз вакыты була.

    в) Сүздә мактанма, эштә мактан.
    10. Җөмләнең иясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

    Көчек Хәлим каршысына йөгереп килә, алгы тәпиләре белән аны кочаклый. (Аяз Гыйләҗев)

    а) көчек;

    ә) Хәлим;

    б) тәпиләре;

    в) кочаклый.

    II. Башыгызны эшләтегез.

    Кушма исемнәр килеп чыгарлык итеп, шакмакларга хәрефләр языгыз. ь хәрефе бу очракта аеру билгесе булып тора. (8 балл)











    ь

























    ь
















    ь




























    ь

























    ь

























    ь

























    ь

























    ь

















    ...........................'>.................................'>III. Теоретик бирем.

    Нокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (10 балл)

    [у], [ү], [о], [ө] – ................................. сузык авазлар. Татар телендә басым, нигездә, сүзнең ........................... иҗегенә төшә. О һәм ө хәрефләре сүзнең ............................ иҗегендә генә языла. Предметларның бүгенге тормышта булмавы нәтиҗәсендә, кулланылыштан төшеп калган сүзләр ......................... сүзләр дип атала. Исемнәрдә күплек сан, иркәләү-кечерәйтү кушымчалары .......................... кушымчалары дип йөртелә. ..................... сыйфатлар дәрәҗә белән төрләнмиләр. Саннар исемнәргә һәм ................................. ияреп килә ала. ............................. рәвешләре эш яки хәлнең үтәлү вакытын белдерә. Сөйләмдә катнашучы затларны белдерә торган алмашлыклар ......................... алмашлыклары дип атала. Боерык фигыль – .................................... фигыль.
    IV. Гамәли-иҗади бирем.

    1. Текстны татар теленә тәрҗемә итеп языгыз. (12 балл)

    Рядом с высокой, сучковой берёзой сделали автобусную остановку. Люди, ожидая транспорт, вешали на дерево тяжёлые сумки, рюкзаки. Когда внизу сучки пообломали, кто-то вбил в ствол гвоздь. Берёза стала вешалкой.

    Никто не замечал, как с каждым днём чахло дерево. Оно ссутулилось и в разгар лета, горбатое и сухое, стояло, как белый памятник.

    Мимо шёл человек в комбинезоне. Увидев берёзу, остановился. Приложил ухо к стволу, послушал и ушёл.

    Вернулся он с топором. Огородил дерево забором, повесил табличку: «Гвозди не вбивать. Живая». (А.Чехлов)

    2. “Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен” диелә халык мәкалендә. “Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт” дигән әйтем дә бар. “Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була” темасы белән бәйле фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (15 балл)

    2. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

    1. Мөстәкыйль сүз төркемнәре генә булган рәтне билгеләгез.

    А) исем, бәйлек, кисәкчә;

    Ә) алмашлык, аваз ияртеме, сыйфат;

    Б) фигыль, теркәгеч, хәбәрлек сүз;

    В) рәвеш, сан, ымлык.

    2. Саңгырау тартыклар гына булган сүзләрне табыгыз..

    А) моңа, көндәлек;

    Ә) бездән, апасын;

    Б) үстек, шәхси;

    В) һәркем, ихтирам.

    3. Иялек килешендәге зат алмашлыгын күрсәтегез.

    А) сезгә;

    Ә) миңа;

    Б) минем;

    В) моңа.

    4. Авазлар саны белән хәрефләр саны туры килмәгән сүзләрне билгеләгез.

    А) алар, сезгә;

    Ә) мәктәптә, апаны;

    Б) кечкенәдән, җырларга;

    В) әтием, яраткан.

    5. Билгеләү алмашлыгы кайсы җөмлә кисәге булып килгән?

    Көндәлек тормышта әтием йомшак, киң күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше булды.

    А) тәмамлык

    Ә) ия

    Б) хәл

    В) аергыч

     4. Җавапларны языгыз.

    7 көн —  24 сәг —  30 (яки 31) көн —  100 ел — ? 10 мм —   100 см —  ? 1000 м —  ? 10 см —  ? 1000 г —  ? 100 кг —  ? 10 ц —  ? 10 көн —  ?

    5. Түбәндәге саннар кергән сүзләр языгыз.

    6, 1, 2, 3, 7, 10, 100

    6. Бирелгән сүзләрнең антонимнарын языгыз.

    яхшы, кечкенә, югары, ала, саран, матур, ерак, салкын, авыр,  төшә, киң, озын


    написать администратору сайта