Главная страница
Навигация по странице:

  • Үскәч кем буласың дип

  • Кем бар анда, кайсыгыз Чыгып капка ачыгыз,Юл өстендә тормагыз.Пип, пип, пип мин бу минКем бар анда, кайсыгыз

  • Барысы бергә: Нинди Юл йөрү кагыйдәләренШәпләп өйрәник хәзер!Өйрәнергә сез әзерме

  • Барысы бергә: Ә нәрсә өчен Нәрсәгә инде ул

  • Ә бу нинди билге Кем белә

  • Выступление агитбригады. агитбригада 2023. Агитбригада чыгышы


    Скачать 17.39 Kb.
    НазваниеАгитбригада чыгышы
    АнкорВыступление агитбригады
    Дата19.04.2023
    Размер17.39 Kb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлаагитбригада 2023.docx
    ТипДокументы
    #1072849

    АРБОР ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ

    КУРКЫНЫЧСЫЗ ТӘГӘРМӘЧ”

    УЕНЫ ӨЧЕН

    АГИТБРИГАДА ЧЫГЫШЫ

    Төзеде: Мифтахова Р.Б.

    2023

    Катнаша: Яшь юл инспекторларының махсус киемнәрен кигән 4 бала.

    Сәхнәгә чыкканда алдагысы машина руле тота, арттагылары тезелеп, бер-берсенең биленнән тотып керәләр.

    Җыр: "Шофер буласым килә" (Луиза Батыр – Болгари көе, Эльмира Шәрифуллина сүз)

     


    Үскәч кем буласың дип?

    Сорыйлар да, сорыйлар

    Әллә нинди һөнәрләр,

    Саныйлар да, юрыйлар.

    Минем әнә белсәгез,

    Шофер буласым килә.

    Капка төбенә кайтып,

    Җырлыйсым килә.

     

    Кушымта:

    Пип , пип, пип мин бу мин


    Кем бар анда, кайсыгыз?

    Чыгып капка ачыгыз,

    Юл өстендә тормагыз.

    Пип, пип, пип мин бу мин


    Кем бар анда, кайсыгыз?

    Чыгып капка ачыгыз,

    Юл өстендә тормагыз.
    Тезелеп басалар һәм сөйлиләр:

    Машина да йөртербез без,

    Иярләрбез сәпитләр.

    Тик аңарчы зур эшебез

    Бар бит, кызлар-егетләр!


    Барысы бергә: Нинди?

    Юл йөрү кагыйдәләрен

    Шәпләп өйрәник хәзер!


    Өйрәнергә сез әзерме?

    Барысы бергә: Өйрәнергә без әзер!!!


    Барысы бергә: Ә нәрсә өчен? Нәрсәгә инде ул?

    Ничек инде нәрсә өчен? Без юл кагыйдәләрен иң яхшы белергә тиеш!

    Без бит яшь инспекторлар!

    Без яшь ЮИДчылар!

    Хәвефсез булсын дисәгез

    Йөрисе юллар,

    Кагыйдәне төгәл итеп

    Үтәгез, дуслар!

    Җәяүлеме, шофермы син,

    Әллә сәпиттә?!

    Юлларда уяу булырга

    Кирәк, әлбәттә!

    Кечкенәдән өйрәнергә

    Тырыш барысын.

    Шул чагында сау-сәламәт

    Имин калырсың!


    • Ә бу нинди билге? Кем белә?

    • Мин беләм: юлда 50 км тизлек белән генә йөрергә ярый!

    • Юк, мин беләм: юлда 50 км тизлек белән йөрергә ярамый!

    • Дөрес түгел! Бу 50 ел элек беренче ЮИД отрядлары барлыкка килгәнне аңлата.

    • Димәк, ЮИД ка 50 яшь!!Котлыйбыз!!!

    Без дә яшь ЮИДчылар

    Безнең дә бәйрәм, димәк

    Бәйрәм булгач, котлау була,

    Һәм була бүләк!

    Исән-имин йөрсен һәркем –

    Иң зур теләгебез.

    Кагыйдәләрне үтәрбез дигән вәгъдә-

    Иң зур бүләгебез.

    (шарлар чөяләр)

    Тәмам.


    написать администратору сайта