Главная страница
Навигация по странице:

  • Җыр: Өйрәтәләр мәктәпләрдә

  • Адилә

  • Җыр: Укытучыма Сне ж ана

  • Бергә: Кадерле әти-әниләр!Рәхмәтебез чиксез сезгә!Белем алуга омтылышСез уяттыгыз бездә!Адилә

  • Чәчәкләр тапшыру Илсаф

  • Җыр: Сау бул мәктәп!

  • Сценарий Соңгы звонок. Сонгы звонок. Башлангыч мктпт Согы кыгырау бйрмен сценарий


    Скачать 16.73 Kb.
    НазваниеБашлангыч мктпт Согы кыгырау бйрмен сценарий
    АнкорСценарий Соңгы звонок
    Дата18.11.2022
    Размер16.73 Kb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлаСонгы звонок.docx
    ТипСценарий
    #796275

    Башлангыч мәктәптә «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә сценарий
    Беркемгә дә сер түгел, авыл мәктәпләрендә укуычылар елдан ел кими. Безнең мәктәп тә моңардан искәрмә түгел. Быел 4 сыйныфта 1 генә укучыбыз бар. Шуңа карамастан һәр бәйрәмне истә калырлык итеп үткәрәсе килә.

    1 чыгарылыш укучысы булган башлангыч мәктәп өчен «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә сценарий эзләп-эзләп тә туры килгәнен таба алмагач, интернеттан алынган шигырьләргә үземнекеләрне дә өстәп бер эшкәртмә төзедем. Бәлки кемгәдер кирәге чыгар.
    Адилә:

    Мин – Адилә Хәмитова,

    Үстем инде, күрәсез.

    5нче сыйныфка күчәм,

    Әйтмәсәм дә беләсез.

    1дән башлап 4кә кадәр

    Укыдым бу мәктәптә.

    Мәктәптән чыгып китүе

    Җиңел түгел, әлбәттә.

    Укырга да язарга да

    Укытучым өйрәтте.

    Дөрес булмаган сүзләрне

    Җайлап кына төзәтте.

    Җыр: Өйрәтәләр мәктәпләрдә (Адилә үзе генә җырлый)

    Сыйныфта булдым берүзем,

    Ләкин күңелсез түгел.

    Никадәрле дусларым бар,

    Бик бәхетле мин бүген. (1-3 сыйныф укучылары чыга)
    Зилә (3 сыйныф):

    Фирдания апа укытты

    Бердән алып дүрткәчә.

    Аңа әйтер сүзең синең

    Бик күп инде әлбәттә.
    Кирәк чакта мактады ул,

    Кирәгендә орышты,

    Бер сүз белән әйткән чакта

    Синең өчен тырышты.
    Адилә: Китәм мин башка мәктәпкә

    Сүз бирәм: сынатмамын.

    Мәктәбем һәм укытучыларны

    Беркайчан онытмамын.
    Снежана (3 сыйныф):

    Әдәби уку, туган тел,

    Рәсем, технология

    Бу дәресләрне укытты

    Апабыз Гүзәлия

    Аның дәресләрен бергә

    Сагынып алдык көтеп.

    Безгә белем бирер өчен,

    Ул куйды бик күп көчен.
    Әминә (2 сыйныф):

    Математика серләрен

    Гөлнур апа аңлатты.

    Әйләнә-тирә дәресе

    Сине үзенә тартты.

    Физкультура дәресендә

    Тагын җыелдык бергә.

    Йөгерергә, сикерергә

    Һәм чаңгыда йөрергә.
    Зилә (3 сыйныф):

    Хөрмәтле мөдиребез,

    Нурфия Гумеровна!

    Уйларыгыз изге, сабыйларның

    Күңеленә барып ялгана

    Кайгыртып гел кеше кайгыларын

    Безнең янәшәдә эшлисез.

    Ходай Сезгә озын гомер бирсен,

    Рәхмәт Сезгә чын-чын кеше сез.
    Җыр: Укытучыма
    Снежана (3 сыйныф):

    Асия апа!

    Иң беренче булып эшкә килә,

    Соңгы булып ишекне яба.

    Аннан башка мәктәп яу кырында

    Командирсыз калгандай була.

    Сезгә теләк, бәхетле,

    Сәламәт булыгыз.

    Кайгы-хәсрәтсез үтсен,

    Сезнен тормыш юлыгыз.
    Әминә (2 сыйныф):

    Ренат абый, рәхмәт Сезгә,

    Һәрчак дустыбыз булдың.

    Автобус килмәгән чакта

    Өйгә кайтарып куйдың.

    Юлларыңда синең һәрчак

    Яшел ут кына янсын.

    Бәхет-шатлык, зур уңышлар

    Синең юлдашың булсын.
    Бергә:

    Кадерле әти-әниләр!

    Рәхмәтебез чиксез сезгә!

    Белем алуга омтылыш

    Сез уяттыгыз бездә!

    Адилә:

    Әткәй-әнкәй кебек иң кадерле

    Тагын берәү миңа эндәшә.

    Күңелемдә шулай гомерем буе

    Укытучым килер янәшә.

    Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

    Ничек кенә табыйм сүзләрен

    Менә бүген чәчәк бәйләменең

    Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

    Чәчәкләр тапшыру

    Илсаф (1 сыйныф):

    Миннән дә бәләкәй булгансың

    Син мәктәпкә килгәндә

    Кара ничек зур үскәнсең

    Бишенчегә җиткәндә.
    Әминә (2 сыйныф):

    Бишенчегә күчкәч тә син

    Бик тырышып укырсың.

    Укуда да, хезмәттә дә

    Безгә үрнәк булырсың.

    Бишенчегә күчтем диеп

    Алай бик ирәймә син,

    Башлангычтан киттем диеп

    Дуслык җебен өзмә син.
    Адилә:

    Рәхмәт сезгә,нәни дуслар

    Һәр сүзегез ягымлы

    Килгәләп йөрермен әле

    Онытып булмас сезне.

    Чәчәк тотып әле бүгенгедәй

    Килгән кебек сиңа мәктәбем.

    Инде менә сезгә, укытучылар,

    Сау булыгыз, диеп әйтәмен.

    Җыр: Сау бул мәктәп!


    написать администратору сайта