Главная страница
Навигация по странице:

  • Вожатый

  • Плакат: 1990 ел. 1999 ел. 1995 ел. 2000 ел. Вожатый

  • Сбор ДОО. сбор. Дружина сборы Йолдыз сгате


    Скачать 47 Kb.
    НазваниеДружина сборы Йолдыз сгате
    АнкорСбор ДОО
    Дата27.04.2022
    Размер47 Kb.
    Формат файлаdoc
    Имя файласбор.doc
    ТипДокументы
    #500161

    Дружина сборы

    Йолдыз сәгате

    Максат: балаларда Татарстанның киләчәген тәэмин итүдә үзләреннән өлеш кертергә теләк тудыру;аларда үз-үзләре, башка кешеләр, киләчәк буыннар алдында һәм үз эшчәнлегең өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, ТВБ оешмасы турындагы белемнәрен ныгыту.

    Материал: музыка, магнит такта.

    1 Отрядларны барлау.

    2. Дружина байрагын һәм отряд флагларын кертү.

    3. Җыенның көн тәртибен игълан итү.

    Җыен барышы.

    Вожатый: Кадерле укучылар!Без сезнең белән уку елы дәверендә варис кагыйдәләрен үтәдек һәм өйрәндек.Аларның традицияләрен, девизларын өйрәндек.Бүгенге кичәбездә шушы алган белемнәребезне тикшереп китәрбез.

    Сезнең һәрберегезнең алдына 1 дән алып 5 кә кадәр саннар язылган карточкалар ята.Мин сезгә сораулар укыйм, сез менә бу плакаттагы сүзләрнең кайсысына нинди сан туры килә, шул санны күтәрәсез.(Магнит тактага плакат эленә.)

    Плакат:

    1. Гражданлык.

    2. Дөреслек.

    3. Игелеклелек.

    4. Үсеш.

    5. Мирас традицияләре.

    (Вожатый сорауларны укый.)

    1. Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечкенәләргә булыша.Бу нинди традиция?(3)

    2. Варис – ул үз республикасын ярата, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.(1)

    3. Варис дөреслек, хаклык өчен кыю көрәшә.(2)

    4. Варис табигатьне, туган ягыбызның культурасын уяу саклый.(5)

    5. Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.(4)

    (Дөрес җавап биргән балаларга жетоннар бирелә.)

    Вожатый: Булдырдыгыз!Ә хәзер бераз ял итеп алабыз.

    (Җыр башкарыла.)

    Вожатый: Кичәбезнең икенче туры.Плакатка игътибар итегез.

    Плакат:

    1. Һәрвакыт әзер!

    2. Бердәмлектә көч.

    3. Көн саен яхшылык кыл.

    4. Тәкыя.

    Вожатый:

    Варислар девизы кайсы?(3)

    Варислар өндәмәсе нинди?(1)

    Мәктәбебезнең укучылар берлегенең исеме.(4)

    Оешманың девизы.(3)

    (Дөрес җавап биргән балаларга жетоннар бирелә.)

    Вожатый: Ә хәзер җиңүчеләрне котлап алабыз.

    (Бию башкарыла.)

    Вожатый: “Йолдыз сәгате”нең 3 туры.

    Плакат:

    1. Ак.

    2. Яшел.

    3. Кызыл.

    Вожатый: Сезгә төсләр бирелгән. “Мирас юлы” программасы нигезендә бу төсләр нәрсә аңлатканын аңлатырга.

    1. Игелеклелек төсе.(3)

    2. Безгә дөрес юл күрсәтүче төс.(1)

    3. Җир төсе.(2)

    (Дөрес җавап биргән балаларга жетоннар бирелә.)

    Вожатый: Әйдәгез әле, бер биеп алыйк.

    (Укучылар бииләр.)

    Вожатый: Дүртенче тур.Алдагы плакат елларны күрсәтә.Һәр ел Татарстан варислары берлегенең бер күренекле көнен күрсәтә.

    Плакат:

    1. 1990 ел.

    2. 1999 ел.

    3. 1995 ел.

    4. 2000 ел.

    Вожатый:

    1. Татарстан республикасының Яшь гражданнары Форумы.(2)

    2. Сентябрь – ТВБнең 5 еллыгы.(3)

    3. ТВБнең 10 еллыгы.(4)

    4. ТВБнең барлыкка килү елы.(1)

    (Дөрес җавап биргән балаларга жетоннар бирелә.)

    Вожатый: Укучылар, инде финал өлешенә килеп җиттек.Бу ярышта күпләр күбрәк жетон алыр дип уйлыйм.Игътибар!Чираттагы ярыш – сүз төзү ярышы.

    Плакат: КАЙГЫРТУЧАНЛЫК.

    Вожатый: Менә шушы сүздәге хәрефләрдән яңа сүзләр төзергә.1 минут вакыт бирелә.

    (Укучылар сүзләр төзиләр.Сүзләр язылган кәгазьләр җыеп алына һәм нәтиҗә ясала.Дөрес җавап биргән балаларга сүзләр саныннан чыгып жетоннар бирелә.)

    Вожатый: Инде нәтиҗә ясарга да вакыт җитте.Һәр укучы жетоннарын саный.Әгәр дә жетоннарыгыз саны 20 дән арткан икән, сез варис булырга лаексыз.

    (Жетоннар саны билгеләнә.)

    Вожатый: Укучылар, дөрестән дә, сез варис булырга лаексыз.Сезне варислар сафына кабул итәбез.

    (Балалар тезелешеп басалар, вожатый аларның һәрберсенә галстук бәйли.Котлау сүзләре әйтелә.)

    Вожатый: Кадерле укучылар!Сез хәзер ВАРИС исемен йөртәсез.Варисларның да үз йөкләмәләре, үз бурычлары бар.Сез 1 биеклекне яулау өчен көрәшәсез.Аны яулау өчен сез менә ниләр белергә тиешсез:

    1. Республика, район, авыл тарихын белергә.

    2. Варис законнарын, традицияләрен белергә.

    3. Символ, атрибутларын белергә.

    4. Строй белән җитәкчелек итә белергә.

    5. Өйдә, мәктәптә үзеңне тәртипле тотарга.

    6. Врач, милиция, янгын сүндерүчеләрне чакыра белергә.

    7. Беренче ярдәм күрсәтә алырга.

    8. Сәдәф тага, киемен ямый белергә.

    9. Өч халык җырын башкара алырга тиеш.

    Сезгә киләчәктә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телим.

    • Яңа кабул ителгән варисларны озату.

    • Отрядларның 2008/09 уку елындагы эшчәнлекләренә йомгак ясау, иң актив варисарны билгеләү.

    • Варислар слетына делегатлар күрсәтү.

    • Җыенны ябу.


    Актаныш районы Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе

    Дружина сборы

    «Йолдыз cәгате»


    написать администратору сайта