Главная страница

Эссе. Эссе Минем укытучым. Эссе Минем укытучым фио участника Бурангулова Язгуль Фанисовна Класс 4 класс Общеобразовательная организация мобу сош имени Фатиха Карима с. Аитово Район Бижбулякский район фио учителя Хисматова Гульдар Миннибаевна


Скачать 12.08 Kb.
НазваниеЭссе Минем укытучым фио участника Бурангулова Язгуль Фанисовна Класс 4 класс Общеобразовательная организация мобу сош имени Фатиха Карима с. Аитово Район Бижбулякский район фио учителя Хисматова Гульдар Миннибаевна
АнкорЭссе
Дата18.04.2023
Размер12.08 Kb.
Формат файлаdocx
Имя файлаЭссе Минем укытучым.docx
ТипДокументы
#1072047

Эссе: “Минем укытучым”

ФИО участника : Бурангулова Язгуль Фанисовна

Класс: 4 класс

Общеобразовательная организация: МОБУ СОШ имени Фатиха Карима с.Аитово

Район: Бижбулякский район

ФИО учителя: Хисматова Гульдар Миннибаевна

Укытучы ,өйрәтүче,тәрбияләүче,канат куючы...Шушы изге сүзләргә тагын да әллә күпме якты һәм якшы сүзләр өстәсәңдә әз булыр .

Укытучы һөнәренә доньяда иң изге ,балалар яраткан кеше генә ия буладыр.Минем укытучым шундый укытучыларның берсе.Ает авылының Фатих Кәрим исемендәге башлангыч сыйныфлар укытучысы Хисматова Гөлдәр Миннибай кызы турында язып китәм.

Бу кечкене буйлы ,чибәр апага карап,күпме ягымлылык ,үз һөнәренең осталыгы ,бала күңелен аңлаучанлык сыйганына сокланмый булмый.Укытучымның дәресләрен түземсезлек белән көтеп алабыз.Ул һәрберебез күңеленә ачкыч таба белә.Безне Гөлдәр Миннибай кызы тәрбияле ,туган илне ,туган җирне ,туган телне,табигатьне сакларга ,яратырга өйрәтә. Татар телебездә сөйләшү,аны саклау безнең бурычыбыз.Мин шуңа күрә үз телемне бик яратам ,татар теле буенча конкурсларда теләп катнашам.Мәсәлән,”Тукай моңнары”конкурсында Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк ”шигырен сөйләп мактау кәгазе алдым.Безнең уңышларыбызга укытучым бик сөенә.Ул безгә һәрвакыт ярдәм итә,вакытын һич тә кызганмый.

Укытучыма зур рәхмәтемне белдерәм.Ул - безнең өчен белем бирүче дә , дус та, икенче әни дә.Аңа ныклы сәләмәтлек һәм эшендә уңышлар гына телим.


написать администратору сайта