Главная страница
Навигация по странице:

  • Алып баручы

  • г.тукай. Г. Тукай иатына багышланган квн. Габдулла Тукай иатына багышлап ткрелгн квн


    Скачать 39 Kb.
    НазваниеГ. Тукай иатына багышланган квн. Габдулла Тукай иатына багышлап ткрелгн квн
    Дата30.09.2022
    Размер39 Kb.
    Формат файлаdoc
    Имя файлаг.тукай.doc
    ТипДокументы
    #706756


    Г.Тукай иҗатына багышланган КВН.


    Габдулла Тукай иҗатына багышлап үткәрелгән КВН
    Хәерле көн хөрмәтле укучылар, укытучылар!

    Без бүген татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайга багышланган КВН кичәсенә җыелдык. Башларга рөхсәт итегез.

    Гыйбрәт өчендер күрәсең, ходай татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга гомерне бик кыска биргән. Ләкин ул шушы 27 ел гомерендә дә гаять күп эшләргә өлгергән. Кызганыч, ул якты дөньядан бик иртә киткән. Әмма Тукай үлмәгән, ул безнең күңелләрдә мәңге яши.

    Һәр яз саен апрель аенда бөтен Татарстан халкы Тукай һәйкәле янына чәчәкләр белән килә.Бөтен җирдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә.

    Безнең мәктәптә дә үткәрелә андый бәйрәм. Без Тукайны онытмыйбыз, аны сагынабыз, аның алдында баш иябез.

    “Горурланып Тукай белән:

    “Безнең Тукай!”- диябез.

    Аңардан үрнәк алабыз,

    Туган телне сөябез.

    “Шүрәлене”, “Су анасын”

    Белми икән кем генә,

    Төннәрен сорасагыз да

    Яттан сөйлимен менә.”

    -Бүген була КВН

    Гаҗәп күңелле уен.

    Укучылар көч сынаша,

    Менә була тамаша.

    -Хәзер, дуслар, көч сынашыйк

    Батырлар юлга чыксын.

    Һәр укучы КВНда

    Зирәклеген, белгәнлеген,

    Булганлыгын күрсәтсен.

    Алып баручы: Хәзер КВН ны башлыйбыз. Рәхим итегез. ( укучылар чыга).


    написать администратору сайта