ОЛИМПИАДА. Гаяз Исхакы Ул әле өйләнмәгән иде. Гаяз Исхакый Ул ле йлнмгн иде
Скачать 13.75 Kb.
|
Гаяз Исхакый «Ул әле өйләнмәгән иде” Автор бу әсәрдә ике милләт вәкиле корган гаилә, ягъни катнаш никахлар проблемасын күтәрә. Катнаш никахлар проблемасы тулырак һәм эзлеклерәк яктыртыла - Язучы Анна белән Шәмсинең мәхәббәтен бик матур итеп сурәтли. Яшьләр беренче очрашудан ук бер-берсен ошаталар. Икесе дә театрга йөрергә ярата, Алар табигать гүзәллегенә хозурланалар, М. Горький, А. Чехов, Л. Толстой китапларын укыйлар. Шушы юллар белән автор геройларына тормышның матурлыгын, мәхәббәтнең бөеклеген тою өчен шартлар тудыра. -Әсәрдә Анна Васильевна хатын-кызларга хас бөтен сыйфатларны да туплаган ханым буларак сурәтләнә. Ул уңган булуы өстенә, белемле һәм акыллы, сабыр да. Анна Шәмсинең бөтен җитешсезлекләрен кичерә, гафу итә, искиткеч сабырлык белән тормышын җайлый, Шәмсине үз балалары янына кайтару өчен тырыша һәм теләгенә ирешә дә. Анна Васильевнаның үзенә килсәк, ул бар яктан да булган, уңган, гел уңай персонаж булып тасвирлана. Ул, татар хатын-кызлары белән чагыштырганда, башкача: матур, пөхтә, акыллы, белемле, сәнгатьне тирәннән аңлый белә, зәвыклы, Шәмсине кайгырта, карый, ялын оештыра, хәттә ул авыргач, үзен аямый аны аякка бастыра, үзе ялыга. Аның милләте, тәртибе, әхлагы, кешелек сыйфатлары автор тарафыннан гел сокландыргыч итеп күрсәтелә. Бу әсәре аша Г. Исхакый урыс дөньясының катнаш никахлар аша руслаштыруның нечкәртелгән сәясәт алып баруын фаш итеп кенә калмый, башка милли мохитка эләгү татар кешесен үзеннән үзе милли җирлектән һәм яшәү рәвешеннән аеруга һәм аның нәсел тамырлары коруга китерәчәген фаразлый. Катнаш никах һәм интернациональ мәхәббәт проблемалары төрле яссылыктан чыгып анализлана. Мондый характердагы үзенчәлекле мәхәббәтнең этик, этник, мәдәни, психологик, дини, рухи, милли, фәлсәфи аспектлары тикшерелә, ике милләтнең борынгы гадәтләре белән күпьеллык йолалары арасындагы мөнәсәбәтләргә игътибар ителә. Бүгенге көндә дә шактый киң таралган катнаш никахлар татар милләтен инкыйраз упкынына иң якын юлдан алып баручы күренеш. Ул күп санлы рус милләте чолганышындә яшәүче татарлар файдасына түгел. Хатын-кызга уңай булмаган мөнәсәбәт, гаилә коруда талымсызлык, өлкән буынның яшьләргә тиешенчә тәрбия бирмәве – милли рухның көчсезләнүенә китерүче сәбәпләр. |