Главная страница
Навигация по странице:

  • 1. Урын хәле

  • 2. Вакыт хәле

  • 3. Рәвеш хәле

  • 4. Күләм хәле

  • 5. Сәбәп хәле

  • 6. Максат хәле

  • 7. Шарт хәле

  • 8. Кире хәл

  • Хәлләрнең төрләре таблиөа. Хллрне трлре Нинди сорауларга авап бир Мисаллар


    Скачать 16.82 Kb.
    НазваниеХллрне трлре Нинди сорауларга авап бир Мисаллар
    Дата03.01.2020
    Размер16.82 Kb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлаХәлләрнең төрләре таблиөа.docx
    ТипДокументы
    #102686

    Хәлләрнең төрләре

    Нинди сорауларга җавап бирә

    Мисаллар

    1. Урын хәле

    Кайда? кая? кайдан? Эш яки хәлнең урынын белдерә.

    Балаларым! Басуыбыз эчендә бер хәзинә бар. Әмма кай җиренә күмелгән икәнен белә алмадым. (Дәрдемәнд)


    2. Вакыт хәле

    Кайчан? Качангачаклы? кайчанга кадәр? Эш яки хәлнең вакытын белдерә.

    Хәзер миңа элеккегә караганда иртәрәк торырга туры килә. (Абдулла Алиш)

    3. Рәвеш хәле

    Ничек? ни рәвешле ? Эш яки хәлнең рәвешен белдерә.

    Алдымда ак кар җәелгән ялтырап, ап-ак булып,

    Энҗе мәрҗәннәр чәчелгән өстенә вак-вак булып. (Шәехзадә Бабич)


    4. Күләм хәле

    Никадәрле? күпме?ни дәрәҗәдә? ничә тапкы? Эш яки хәлнең күләмен белдерә.


    Ләкин бу биш-алты сәгать миңа күз ачып йому кадәрле дә тоелмады. (Г.

    Ибраһимов)


    5. Сәбәп хәле

    Ни өчен? ник? нигә? Эш яки хәлнең сәбәбен белдерә.

    Агачлардан җанга ятыш әйберләр ясар өчен, ничәмә ничә корал кулланалар.

    (Ф. яруллин)


    6. Максат хәле

    Ни өчен? нигә? нинди максат белән? Эш яки хәлнең нинди максат белән эшләнүен белдерә.

    Ял итәргә, тамакны туйдырырга туктаган идек. (Г. Әпсәләмов)

    7. Шарт хәле

    Нишләсә? нинди шартта? Эш яки хәлнең нинди шарт белән эшләнүен белдерә.

    Җиргә бассам, арта егәрлегем,

    Күккә баксам, иркен тын алам. (Э. Мөэминова)


    8. Кире хәл

    Нишләсә дә? нсәгә карамастан? Эш яки хәлнең киресе булачагын белдерә.


    Көн, кичкә авышса да, үзенә күрә матурланып китте. (Х. Хәйруллин)


    написать администратору сайта