Главная страница
Навигация по странице:

  • Җыр: “Чыршы янында” (1) Алып баручы

  • Җыр: «Маленькой ёлочке» (2)

  • Музыка №Снегурочки выход снегурочки (8)

  • Алып баручы

  • Җыр В лесу родилась

  • Кыш бабай

  • Кар кызы

  • Балалар

  • 5 Җыр “Ары баса Кыш бабай” (5)

  • Айзил ә

  • Ритмический танец

  • УЕН №1 “Кар бабай “

  • Уен №2

  • Бию №3 Снежинки(6) дорожка 1

  • Кыш бабай, Кар кызы

  • 9. Күмәк бию Новогодняя считалочка (3) 1 Алып баручы

  • Сценарий Новый год. Яңа ел конспекты. Хуш килсе Яа ел! (Катнаш тркем чен)


    Скачать 93.77 Kb.
    НазваниеХуш килсе Яа ел! (Катнаш тркем чен)
    АнкорСценарий Новый год
    Дата03.02.2022
    Размер93.77 Kb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлаЯңа ел конспекты.docx
    ТипДокументы
    #350907

    Саз-Тамак” балалар бакчасы”

    Хуш киләсең Яңа ел!
    (Катнаш төркем өчен)


    Тәрбияче: Доминова Г.Ф.


    2021

    Алып баручы: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле вакыйгалар алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр,муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

    Алып баручы Бар Җиһан аккатөренгән,

    Җем-җем килеп кар көлә!

    Сафлык бөркеп, ак нур сибеп,

    Җиргә Яңа ел килә!

    Теләгем шул, изгелекле булсын,

    Яңа аяк баскан Яңа ел!

    Бәхет-шатлык алып килсен,

    Һәр яңа көн булсын яңа җыр!

    Аяз күкләр һаман тыныч булсын.

    Шат көлүгә дөнья күмелсен

    Яңа елның алсу таңы сезгә

    Иксез- чиксез бәхет китерсен!

    Әйдәгез, тамашабызны башлап, сүзне балаларга бирик.

    Балалар күңелле көйгә залга керәләр. Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнәләр һәм урыннарына утыралар.

    1. Җыр: “Чыршы янында” (1)

    Алып баручы: Рәхмәт сезгә балалар! Балалар, без бүген шушы залга нинди бәйрәмгә җыелдык?

    Балалар:Яңа ел бәйрәменә җыелдык.

    Алып баручы. Әйе, балалар, дөрес әйтәсез. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз , Кыш бабай Кар кызының килүен көтәбез.

    Мин сезгә бер әкият сөйлим әле, тыңлагыз. Теремкәй | Теремок русская народная сказка.(на татарском и русском)

    Басуда терем-теремкәй урнашкан була.

    Бер тычкан-Чыелдык теремкәй янына чабып килгән дә:

    — Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши? — дип сораган.

    Аңа җавап бирүче булмый. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.

    Көннәрдән беркөнне теремкәй яныннан бака-Бакылдык үтеп бара икән, ул туктаган да сораган:

    — Терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.

    — Мин тычкан-Чыелдык. Ә үзең кем буласың?

    — Мин бака-Бакылдык булам.

    — Әйдә кер, бергә торырбыз.

    Бака-Бакылдык теремкәй эченә кергән икән, шул көннән алар теремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар.

    Бервакыт теремкәй янына куян-Куркак җан-фәрманга чабып килгән. Ул да сораган:

    — Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.

    — Мин, тычкан-Чыелдык.

    — Мин, бака-Бакылдык. Ә син кем буласың?

    — Мин куян-Куркаккай булам.

    — Әйдә, алайса, кер. Бергә-бергә яшәрбез.

    Куян теремкәй эченә бер сикерүдә кереп тә киткән. Хәзер инде болар өчәү торалар, ди.

    Төлке-Хәйләбайның да юлы теремкәй яныннан узган. Ул да, теремкәй янына туктап, тәрәзәгә шакыган да сораган:

    — Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.

    — Мин, тычкан-Чыелдык.

    — Мин, бака-Бакылдык.

    — Мин, куян-Куркаккай булам.

    — Ә син үзен кем буласың?

    — Мин төлке-Хәйләбай булам.

    — Әйдә кер, бергә яшәрбез.

    Төлке-Хәйләбай да теремкәйгә кереп урнашкан. Алар инде дүртәүләп бергә яши башлаганнар.

    Яшь бүре-Соры колак чабып барганда тәрәзәдән караган да сораган:

    — Әй, терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.

    — Мин, тычкан-Чыелдык.

    — Мин, бака-Бакылдык.

    — Мин, куян-Куркаккай.

    — Мин, төлке-Хәйләбай.

    — Ә син үзен, кем буласың?

    — Мин бүре-Соры колак булам.

    — Әйдә кер, безнең янга!

    Бүре дә теремкәйгә керә. Шулай итеп, алар теремкәйдә бишәү җырлый-җырлый яши башлыйлар.

    Көтмәгәндә теремкәй янына лап-лоп атлап аю-Камыт аяк килеп чыга.

    Ул теремкәй эчендә җырлаганны ишеткәч, туктый да, бөтен көченә акырып җибәрә:

    — Терем-теремкәй! Теремдә кемнәр бар? — ди.

    — Мин, тычкан-Чыелдык.

    — Мин, бака-Бакылдык.

    — Мин, куян-Куркаккай.

    — Мин, төлке-Хәйләбай.

    — Мин, бүре-Соры колак.

    — Ә син үзең кем буласың?

    — Мин, аю-Камыт аяк булам.

    — Кер, алайса, бергә яшәрбез!

    Аю теремкәйгә керергә бик озак азаплана, әмма сыя алмый.

    — Мин сезнең түбәгездә генә яшәрмен инде, алайса,— ди камыт аяк.

    — Син безне сытарсың бит!

    — Юк, сытмыйм,— ди.

    — Мен, алайса! — диләр.

    Аю теремкәйнең түбәсенә үрмәли. Менеп җитүе була — шулвакыт теремкәй шатырт-шытырт килеп сытыла башлый! Бер якка авыша, бөтенләй таралып китә. Тычкан-Чыелдык, бака-Бакылдык, куян-Куркаккай, төлке-Хәйләбай, бүре-Соры колак өйдән көчкә чыгып өлгерәләр.

    Аю Камытаяк белән бергәләп яңа ел бәйрәменә киткәннәр. Һәм чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнгәннәр.

    1. Җыр: «Маленькой ёлочке» (2)


    Алып баручы. Балалар, безнең бәйрәм башланды. Тик кунакларыбыз күренми бит эле. Бәйрәмгә чакырып Кыш бабай белән Кар кызына телеграмма җибәргән идем. Әллә ул барып җитмәдеме икән?

    1. Музыка №Снегурочки выход снегурочки (8)

    Кар кызы. Исәнмесез, балалар!

    Исәнмесез, кунаклар!

    Яңа ел белән сезне,

    Яңабәхетләрбелән!

    Алып баручы. Исәнмесез! Исән сау килеп җиттегезме?! Рәхим итегез безнең бәйрәмгә. Без сезне көттек.

    Алып баручы. Балалар, әйдәгез эле, чыршыбызны зурлап җыр җырлап алыйк.

    1. Җыр В лесу родилась ёлочка (9)

    Кар кызы. Балалар, безнең Кыш бабай һаман күренми. Син бара тор, мин бүләкләр тутырып бетергәч килеп җитәрмен дигән иде. Әллә адаштымы икән?

    Алып баручы: Әйдәгез, әле балалар, бергәләп Кыш бабабызны бәйрәмгә чакырыйк. Бәлки ишетеп килеп тә җитәр.

    Балалар: Кыш бабай, кил безгә, Яңа ел бәйрәменә!

    Кыш бабай: Исәнмесез балалар,

    Исәнмесез кунаклар.

    Яңа ел котлы булсын,

    Бәхетләралыпкилсен.

    Алып баручы: Хуш киләсең, Кыш бабай,

    Әйдә түрдән уз, бабай.

    Балалар сезне көтте,

    Тагын бер яшькә үсте.

    Кар кызы: Бабакай, кара әле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!

    Кыш бабай: Әйе шул, мин аларга кибеттәге иң матур чыршыны җибәрдем.

    Чөнки урман гүзәлләрен кисергә ярамый. Без табигатьне сакларга тиешбез. Балалар чыршы сезгә ошадымы?

    Балалар: Әйе ошады.

    Алып баручы Әйе, Кыш бабай , чыршы безгә бик ошады. Бабакай,сез бик ерактан килдегез, аргансыздыр,бераз ял итеп алыгыз әле. Балалар сез килүгә дип, матур шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Ә хәзер балаларны тыңлап алыйк әле.

    5 Җыр “Ары баса Кыш бабай” (5)

    Айгөл: Снегом радостно встречая

    Зимний праздник к нам идет.

    Дружно, весело встречаем,

    Здравствуй Новый год.

    И снежинки кружат всюду

    Огоньки кругом горят.

    Самый лучший-новой

    Праздник для ребят.

    Карина: Әй Кыш бабай, Кыш бабай

    Безгә якын дус бабай!

    Көтеп алдык без сине,

    Күңелләргә хуш бабай.

    Ак туныңны кигәнсең,

    Безне котлап килгәнсең

    Сине көтеп торганны

    Әллә каян белгәнсең.
    Данир: Ах какой хороший

    Добрый Дед мороз.

    Из лесу нам елку

    К празднику принес.

    Он весь из снега, изо льда

    И борода его седа.

    Но каждый год его мы ждем,

    С ним праздник к нам приходит в дом.он всем подарки нам принес

    Конечно это…(барысы бергэ) : -Дед мороз!
    Айзилә: Суык бабай, кил безгә

    Яңа ел бәйрәменә.

    Чыршы әйләнәсендә

    Җыр җырлап әйләнергә.
    Алып баручы: Бүген бездә зур бәйрәм!

    Бүген Кыш бабай килде!

    Безнең күңел җырларга

    Һәм биергә җилкенә.

    1. Ритмический танец. Айгөл, Карина (7)

    2. Бию № 1 Кар бабайлар биюе (4)

    Кыш бабай: Рәхмәт балакайларым, күреп торам мине бик зарыгып көткәнсез. Матур шигырьләр, биюләр өйрәнгәнсез.Мин дә ял итеп алдым. Әйдәгез әле, бергә уйнап алыйк.Сез җепшек кар яугач, кар бабайлар ясыйсызмы балалар.Яле, миңа да ясап күрсәтегез әле балалар.Менә минем капчыгымдагы кагәзләрдән кар бабай ясарга кирәк.Әйдәгез, кайсыгыз җитез икән.

    УЕН №1 “Кар бабай “

    (Ике бала уртага чыгып, геометрик фигуралардан кар бабай ясыйлар.Музыка астында)

    Кыш бабай: Сез бик уңган балалар икәнсез.Инде минем сезгә тагын бер уеным бар.

    Кыш бабай.Сез бик тапкыр балалар икәнсез! Күрәм, мин килгәнче үскәнсез, күп белем туплагансыз.

    ( Уен №2 ) Әйдәгез минем капчыгымдагы уенчыкларны да җыеп бирегез әле балалар! (Уенчыклар чәчелә, балалар җыя.)

    Алып баручы: Бабакай! Хәзер безнең җырыбызны тыңлап карагыз әле.


    1. Бию №3 Снежинки(6) дорожка 1

    Кар кызы :Рәхмәт,кар бөртекләрем! Бик матур биедегез!


    Кыш бабай. Кар кызым, күрәсеңме, балалар быел бик үскәннәр. Күп нәрсәгә өйрәнгәннәр. Мин бит аларга шуның өчен бүләкләр алып килдем бит.Капчыгымны бир әле кызым.

    Кар кызы: Капчыгың монда бабакай.

    (Кыш бабай капчыкны ача, аннан Яңа ел чыга.)

    Исәнмесез, мин Яңа ел!

    Һәммәгезгә, һәммәгезгә,

    Мин уңышлар өләшәм.

    Дөнья ямьле булсын диеп,

    Кешелеккә эндәшәм.

    Кыш бабай: Балаларым! Бәйрәм бик күңелле үтте.Безгә бик ошады.Рәхмәт, сезгә! Ә безгә китәргә кирәк. Безне башка балалар бакчасында да көтәләр.Яңа еллар белән сезне. Ә бүләкләрне тәрбияче апаларыгыз таратыр сезгә.

    Көтеп алган очрашулар

    Тиз генә үтеп китте

    Инде хәзер саубуллашып

    Китәр вакытлар җитте.

    Күңел тынычлыгы телим,

    Яңа елда һәркемгә

    Бәхет, шатлык, сәламәтлек

    Юлдаш булсын гомергә!

    Кар кызы: Чыршы әйләнәсендә,

    Җырлап биедек бергә.

    Яңа елны каршылау,

    Күңелле булды безгә.

    Безгә вакыт китәргә,

    Кирәк барып җитәргә.

    Башка балалар көтә,

    Бәхетләр телим сезгә.

    Кыш бабай, Кар кызы. Саубулыгыз, Киләсе очрашуларга кадәр.

    Балалар. саубулыгыз.

    Алып баручыЯгез, балалар.Кыш бабай китте дип күңелсезләнмик.Бер елдан ул безгә тагын килер.Ә бер елны матур итеп , яңа һөнәрләр өйрәнеп үткәрербез.Бәйрәмебезне күмәк бию белән тәмамлыйк.

    9. Күмәк бию Новогодняя считалочка (3)

    1 Алып баручы: Яңа елга яңа юлдан,

    Нык басып бердәм керик.

    Иң изге, саф теләкләрне

    Бер-беребезгә телик.

    2 алып баручы: Яңа бәхет, зур уңышлар

    Алып килсен яңа ел.

    Шатлык белән үтсен һәр көне,

    Котлы булсын, Яңа ел.

    Чыршы янында

    И. Шәмсетдинов музыкасы, С. Урайский сүзләре

    Чыршы, чыршы, без сине

    Сагынып көттек ел буе.

    Син тагын да матурырак

    Бизәлгәнсең бу юлы.

    Энҗе карлар явып үткән

    Яшел ылысларыңа.

    Күп бүләкләр китергәнсең

    Без нәни дусларыңа.
     Чыршы, чыршыкай

    Л.Хисмәтуллина музыкасы һзм сүзләре

    Чыршы, чыршы, чыршыкай,

    Бик сагындык без сине.

    Җырыбызны да багышлап

    Җырлыйбыз сөеп сине.

    Лә-лэ-лә-лә,

    Сиңа карап сокланабыз,

    Сиңа. карап җырлыйбыз.

    Әйдә инде бергәләшеп,

    Бер әйләнеп биибез

    Ла-лә-лә-лә.

    Яшел чыршы, чыршыкай,

    Син беләсенме икән?

    Озакламый кунакка

    Кыш бабай килә икән.

    Лә-лә-лә-лә.



    написать администратору сайта