Главная страница
Навигация по странице:

  • Предмет Татар теле Тема

  • Планлаштырылг ан нәтиҗә ләр Танып-белү УУГ

  • Коммуникатив УУГ

  • Дәреснең тибы Сөйләм телен үстерү Җиһазлау

  • Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Уку-укыту гамәлләре

  • Мотив лаштыру 1

  • Белемнәрне актуальләштерү (Слайд 1

  • Уку мәсьәләсен кую Бу фикер белән килешәсезме (слайд 2) Заманнар үзгәрә, яңа вакыт яңа һөнәрләр таләп итә.

  • конспект урока татарского языка в 11 классе. урок татарского языкв в 11 классе. Икътисад. Класс 11 нче сыйныф Укытучы


    Скачать 62 Kb.
    НазваниеКласс 11 нче сыйныф Укытучы
    Анкорконспект урока татарского языка в 11 классе
    Дата28.04.2022
    Размер62 Kb.
    Формат файлаdoc
    Имя файлаурок татарского языкв в 11 классе. Икътисад.doc
    ТипДокументы
    #503558

    Класс

    11 нче сыйныф

    Укытучы

    Шайдуллина Л.С., 9 мәктәп, Казан

    Предмет

    Татар теле

    Тема

    Бүгенге икътисади тормыштагы яңа һөнәрләр

    Максат


    1) икътисади тормыш темасындагы яңа лексик материал белән танышу, практик үзләштерү;

    2) укучыларның грамматик белемнәрен, сөйләм күнекмәләрен, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;

    3) укучыларда укуга уңай мотивация булдыру өстендә эшне дәвам итү.

    Планлаштырылган нәтиҗәләр


    Танып-белү УУГ: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблемаларны билгеләү, уку максатын мөстәкыйль билгеләу, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, фикерләүне логик чылбырга салу.

    Коммуникатив УУГ: Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, аралашу күнекмәләрен формалаштыру, фикерне төгәл итеп җиткерү.

    Регулятив УУГ: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәтү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, эш сыйфатына бәя бирә белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәсен чыгару

    Шәхси: индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру, аңлау, фикерләүне җиткерә алу.

    Дәреснең тибы

    Сөйләм телен үстерү

    Җиһазлау

    Мультимедиа

    Дәрес этаплары


    Укытучы эшчәнлеге

    Укучы эшчәнлеге

    Уку-укыту гамәлләре


    Мотивлаштыру



    1. Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.

    Дәрескә әзерләнү. Исәнмесез, укучылар!

    -Хәерле көн!

    -Хәлләрегез ничек?

    -Кәефләрегез әйбәтме?

    -Бүген ничәсе?

    -Атнаның кайсы көне?

    -Урамда һава торышы нинди?

    Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күрсәтү.


    Дәрестә эшләү теләге уяну. Алган белемнәрне кабатлау, сөйләмдә куллану.

    Белемнәрне актуальләштерү


    (Слайд 1)

    Поитересуйтесь у друга:

    -кем он хочет стать;

    -какое у него увличение;

    -какую специальность он хочет выбрать;

    -какой совет ему дают родители.

    Дустыңнан сорарга, аның җавпларын әйтергә.



    Иптәшләрен тыңлау, җавапларны тулыландыру, үз фикерләрен белдерү. Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

    Уку мәсьәләсен кую


    1. Бу фикер белән килешәсезме? (слайд 2)

    Заманнар үзгәрә, яңа вакыт яңа һөнәрләр таләп итә.

    Җөмләнең эчтәлеген ничек аңлыйсың?

    2. Дәреснең темасы (слайд 3)

    1. Сорау җавап бирү,

    2. Җавапларны тыңлау, дәреснең темасын чыгару.

    3.Тема, максатны формалаштыру.


    Башкаларның фикерен тыңлап, үз фикереңне формалаштыру дәреснең темасын ачыклау. Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

    Уку мәсьәләсен чишү


    1.Текстны уку.

    Бүген Татарстан республикасында югары белем алырга теләүче яшьләрнең саны артык күп. Ә республика икътисадына югары белемле белгечләр түгел, нәкъ менә эшче куллар җитми.

    Республика предприятиеләрендә хәзер инженер-техник белгечләргә – технолог, конструктор, төзүче, сварщик, тегүче, шофёр, энергетик, механик, программалаучы, мәгълүмати технологияләр өлкәләрендә эшләүчеләргә ихтыяҗ зур. Мәшгульлек үзәкләренең эш бирүчеләр арасында үткәргән тикшеренүләреннән күренгәнчә, республикага бүгенге көндә башлангыч һәм урта һөнәри белем алган кадрлар кирәк. Алар хезмәт базарындагы тулаем ихтыяҗның 75 процентын тәшкил итәләр.

    1.Текстны уку.

    2. Парлап эшләү.

    3. Текст эчтәлеге буенча диалог төзү.


    Уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

    куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру;

    барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү. Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру, коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

    Модельләштерү


    “Эшкә урнашу” темасына түбәндәге схема буенча диалоглар төзегез.

    -совет

    -вопрос

    -убеждение

    -согласие

    Диалог төзү.

    Үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү үз эшеңне планлаштыра белү, бәяләү.

    Рефлексия

    1. Дәрестә нәрсә белдем

    2. Дәрес турында нәрсә сөйләр идем

    3. Дәрес нәрсәгә өйрәтте

    4. Йомгаклау. Билге кую. Өй эше бирү.


    Сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәгә катнашалар.

    Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып, үз-үзләрен бәялиләр.


    Үз эшчәнлегеңә бәя бирү


    написать администратору сайта