Главная страница

день птиц. Кошлар көне. Кошлар кне Бген мктбебезд башлангыч сыйныф укучылары арасында кошлар кне узды


Скачать 0.82 Mb.
НазваниеКошлар кне Бген мктбебезд башлангыч сыйныф укучылары арасында кошлар кне узды
Анкордень птиц
Дата11.08.2021
Размер0.82 Mb.
Формат файлаdoc
Имя файлаКошлар көне.doc
ТипДокументы
#226691

Кошлар көне
Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары арасында кошлар көне узды. Сыйныф бүлмәсендә һәр укучы ясаган рәсемгә күргәзмә оештырылды. Сыерчыклар килүгә уукчылар әтиләре, абыйлары ярдәме белән оялар ясап алып килгәннәр. Үз ояларын тотып, “Сыерчык” җырын башкаргач, бәйрәм тагын да ямьләнеп китте. Кичә барышында кошлар турында табышмакларга җаваплар эзләнде, укучылар кошлар турында кызыклы мәгълүматлар алдылар, төрле кош тавышларын тыңладылар. Кош булып киенгән 2 нче сыйныф укучылары кошларның тормышы белән таныштырдылар. 1 нче сыйныф укучылары җимлеккә җим салып, кошларга кыш көне ярдәм итүне сәхнәләштереп күрсәттеләр. 3 не сыйныф укучылары исә, кошлар турында презентация ясап, кызыклы фактлар белән таныштырдылар. Алып баручылар 4 сыйныф укучылары булды. Яз, кошлар, табигать турындагы җырлар белән үрелеп барган бәйрәмнән һәр укучы бик канәгать калды.


написать администратору сайта