Главная страница

Мастер класс. Критик фикерл технлогиясе кысаларында тбндге алымнарны кулланырга була


Скачать 16.75 Kb.
НазваниеКритик фикерл технлогиясе кысаларында тбндге алымнарны кулланырга була
Дата31.03.2022
Размер16.75 Kb.
Формат файлаdocx
Имя файлаМастер класс.docx
ТипДокументы
#431741

Бүгенге көндә гомуми белем алган укучылар аралашу һәм социаль мөнәсәбәтләрнең киң диапазонын хәл итү өчен кирәкле белем күнекмәләргә ия булырга тиеш. Бу максатка ирешү өчен без балаларда функциональ грамоталылык формалаштырырга тиеш. Функциональ грамоталылык - кешенең әйләнә-тирә мохит белән мөнәсәбәтләргә керү, гомер дәвамында алынган белемнәрен куллана белү сәләте.

1.Уку грамоталылыгы - функциональ грамоталылыкның иң мөһим өлеше. Ул - укучыда текстларны аңлау, куллану, бәяләү, алар турында уйлану сәләте үстерә. Уку – коммуникатив танып белү эшчәнлегенең иң мөһим төрләренең берсе, аның нигезендә фикерләү эшчәнлеге ята. Уку күнекмәләре бик мөһим, чөнки көндәлек тормышта без еш кына язу үрнәкләре белән хәл итәбез: китаплар, матбугат басмалары укыйбыз, интернет челтәрләрендә төрле мәгълүмат эзлибез. Уку кешенең культурасын үстерә, аны шәхес буларак тәрбияли.

Критик фикерләү технлогиясе кысаларында түбәндәге алымнарны кулланырга була:

– «Тукталышлар белән уку» алымы. Дәрес башында укучыларга текст исеменнән чыгып сорау куела, укучыларның фикерләре тыңланыла. Төп өлешендә текст фрагментларга бүленеп укыла, һәр өзектән соң укучылардан алга таба ни булачагы турында җаваплар тыңланыла;

– «Сораулык белән эш» алымы. Әлеге алымны дәреслек белән эш вакытында кулланырга була. Укытучы укучыларга сораулар тәкъдим итә. Сораулар туры җавап бирерлек итеп тә, уйлану-фикерләүне таләп итәрлек итеп тә куела;

– «Беләм, белдем, белергә телим» алымы. Бу алымны яңа материалны аңлату һәм алынган материалны ныгыту этабында да кулланырга мөмкин. Өч графадан торган таблица бирелә, укучылар үз фикерләрен, җавапларын язалар;

– «Почмаклар» алымы. Әсәр геройларына характеристика биргәндә кулланырга ярый. Сыйныф ике төркемгә бүленә. Беренче төркемдәге укучылар, текст эчтәлегеннән һәм тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, геройның уңай сыйфатларына дәлилләр әзерлиләр. Икенче төркем исә, цитаталарга таянып, геройның тискәре сыйфатларын ачыклый;

– «Иҗади эш язу» алымы. Бу алымны өйрәнелгән теманы ныгыту этабында куллану уңай. Укучыларга яки әсәрне дәвам итәргә, яки үзгәртеп язарга, яисә үзләренә әкият, хикәя, шигырь язарга тәкъдим итәргә була. Әлбәттә, мондый эш биргәндә укучыларның сәләтен күз уңында тотарга кирәк.

Хөрмәтле коллегаларым,ә әдәбият дәресләрендә функөионалҗ грамоталылыкның башка төрләрен кулланып буламы?


написать администратору сайта