Главная страница
Навигация по странице:

  • _________________җырлый Алып баручы

  • Алып баручы

  • Алып баручы.

  • В лесу родилась елочка! ” җыры

  • Кар кызы

  • БИЮ КӨЕ

  • Бергә. Хуш ,саубул кыш бабай

  • Яңа елга сценарий. Сценарий Алып баручы Херле кн хрмтле дуслар, укытучылар, укучылар


    Скачать 34.5 Kb.
    НазваниеСценарий Алып баручы Херле кн хрмтле дуслар, укытучылар, укучылар
    Дата15.06.2022
    Размер34.5 Kb.
    Формат файлаdoc
    Имя файлаЯңа елга сценарий.doc
    ТипСценарий
    #593459

    Яңа елга сценарий
    Алып баручы: Хәерле көн хөрмәтле дуслар, укытучылар, укучылар.

    Сихри дөнья күгеннән

    Ап-ак карлар коела,

    Әйтерсең лә күбәләкләр

    Нур диңгездә коена.

    Могҗизалы бу күренеш

    Куандыра күңелне

    Яңа елның йомшак атлап

    Килүе шул түгелме?
    Новый год настает, бьют часы с кукушкою _________________җырлый


    Алып баручы

    Яңа елны каршылыйбыз 
    Шатлыклы җырлар белән 
    Матур булып балкып торсын 
    Якты йолдызлар белән.
    ҖЫР: “ЧЫршы-чыршы без сине”(Муз)

    Алып баручы:Укучылар монда хәбәр килде бит әле,Кыш бабай белән Кар кызы инде килеп җиткәннәр,.авыл башында торалар,хәзер мәктәпкә дә килеп җитерләр Алла боерса.
    Алып баручы. Әнә Кыш бабай үзе дә килә.Әйдәгез аларны җыр белән каршы алабыз..Әйдә Кыш бабай безнең кадерле кунагыбыз,түрдән үт төкле аягың белән.
    МУЗЫКА” Исэнме , Кыш бабай!”
    Алып баручы. Әй Кыш бабай, Кар кызы!

    Хуш киләсез, узыгыз.

    Шатланышып, җыр белән

    Каршылыйбыз без сезне.
    Кыш бабайИсәнмесез кадерле балаларым. 
    Исәнмесез якын дусларым. 

    Исәнмесез, балакайлар,

    Юксынмагыз, килдем мин.

    Миннән башка бәйрәм булмас,

    Көтәсездер, дидем мин.

    Күрәм, чыршыгыз бизәлгән,

    Сез дә үсеп киткәнсез.

    Рәхмәт сезгә , балалар,

    Мине сагынып көткәнсез!

    Әйдә, килегез тизрәк,

    Ясыйк матур түгәрәк.

    Сезгә кунаклар килгән,

    Уйныйк, җырлыйк бергәләп!
    В лесу родилась елочка! ” җырына түгәрәк әйләнәләр.
    Кыш бабай. Мин үзем белән кызымны Кар чәчәгемне дә алып килдем .

    Кызым, яле таныштыр әле үзең белән.

    Кар кызы: Исәнмесез,Дусларым һәм кадерле кунаклар!

    Балалар: Исәнме,Кар кызы! Хуш киләсең,рәхим ит!

    Кар кызы.

    Исәнмесез, балалар

    Исәнмесез кунаклар.

    Яңа ел белән сезне

    Яңа бәхетләр белән.

    Яңа елда уңышлар

    Телим сезгә мин , дуслар.
    Кар буранда тудым мин,

    Кар биләүдә үстем мин.

    Кар биләүдә үстем мин,

    Кар сулары эчтем мин.

    Карлы-бозлы күлмәгем.

    Капрон челтәр итәгем.

    Ап-ак, ап-ак кар чәчәкләр

    Сезгә бүләк итәрмен.

    Ап-ак карлы аланнарда

    Биеп йөрим мин.

    Чыршыларга ак энҗеләр

    Сибепйөрим мин.

    Шулаланныңуртасында

    Ел да үсәбозөем.

    Җылыдан бик-бик куркам мин,

    Юк өйдә шуңа мичем.

    Сездә бик эссе икән .

    Карлар да яумыйикән.
    АЛЫП БАРУЧЫ:Кыш бабай,сез юлдан килеп арыгансыздыр, ял итеп алыгыз . Безнең җыр , биюләрне карап алыгыз (Концерт номерлары).

    ____________________________________________________________________________________________________________________________________
    Кар кызы: Күпме илләр гиздек,күп мәктәпләрдә булдык,ә шулай да сезнең кебек уңган,булган,тырыш балаларны очратмадык.Сезгә сокланып утырганда Кыш бабайның да биисе килеп китте бит әле.
    Алып баручы : Яңа елга атлый халык

    Иркен якты юл буйлап,

    Әнә биергә чакыра,

    Гармуннар тора уйнап.

    Әйдәгез,Кыш бабай белән Кар кызын биетәбез. (Бииләр).
    БИЮ КӨЕ
    К.Б. Ярый, дуслар, миңа менә
      Сукты сәгать. Вакыт китәргә.
      Саубуллашыйк, ә аннан соң инде
      Юл тотармын ерак илләргә.

    Кар кызы : Хушыгыз , хуш дусларым !

    Күңелле ял итегез.

    Бер елдан без тагын килербез.

    Бергә. Хуш ,саубул кыш бабай!-2 тапкыр
    Алып баручы :Менә кыш бабай белән Кар кызы да киттеләр.Моңсуланып калмыйк дуслар,рәхәтләнеп бәйрәм итик.


    написать администратору сайта