Главная страница
Навигация по странице:

  • «Балалар матбугатында хәбәри жанрларның кулланылышы» темасына реферат эше 2018 Казан

  • Реферат. Татар журналистикасы кафедрасы


    Скачать 35.62 Kb.
    НазваниеТатар журналистикасы кафедрасы
    Дата17.12.2018
    Размер35.62 Kb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлаРеферат.docx
    ТипДокументы
    #60697

    РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ ФӘН ҺӘМ ЮГАРЫ БЕЛЕМ МИНИСТРЛЫГЫ «КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ»

    ЮГАРЫ БЕЛЕМ БИРҮ ФЕДЕРАЛЬ ДӘҮЛӘТ АВТОНОМИЯЛЕ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

    СОЦИАЛЬ-ФӘЛСӘФИ ҺӘМ ГАММӘВИ КОММУНИКАЦИЯ ИНСТИТУТЫ

    ЖУРНАЛИСТИКА ҺӘМ МЕДИАКОММУНИКАЦИЯ ЮГАРЫ МӘКТӘБЕ

    ТАТАР ЖУРНАЛИСТИКАСЫ КАФЕДРАСЫ


    Юнәлеш: 42.03.02 - Журналистика

    Профиль: «Милли һәм глобаль мәгълүмат чаралары»


    «Балалар матбугатында хәбәри жанрларның кулланылышы» темасына реферат эше


    2018

    Казан

    Эчтәлек


    Кереш 2

    Чыганаклар 14


    Кереш


    Журналистлар күптөрле жанрларда иҗат итә. Алар үзләрен репортаж, интервью, хәбәр, очерк һәм башка (алга таба – һ.б.) жанрларда сыный. Үзләрен диңгездә итеп хис иткәннәрендә чалкан ятып йөзсәләр, кайберләрендә көтелмәгән каршылыклар килеп чыгу сәбәпле тоткарланырга туры килә. Әмма моңа да карамастан, журналистика язмалары күптөрле жанрларга бүленеп, каләм тибрәтүчеләргә үзләрен төрле өлкәдә сынап карарга мөмкинлек бирә. Әлбәттә, иң киң таралган жанрлар – хәбәри жанрлар, чөнки «аның алдында торган бурыч - яктыртыла торган вакыйга яисә фактның зур әһәмияткә ия булуы. Хәбәрче вакыйгаларны фактка таянып, оператив рәвештә башкара. Язманың күләме дә җыйнак, теле аңлаешлы, гади булырга тиеш».

    Татар журналистикасы җәмгыять белән тыгыз элемтәдә тора. Шуңа да сәяси, рухи һәм дә икътисади сфераларда күзгә күренгән үзгәрешләр бу өлкәдә дә нык чагылыш таба. Әмма журналистика гади бер аудитория өчен генә иҗат итми. Шуңа да кече яшьтәгеләр – балалар өчен чыгучы газета-журналларның да жанр төрлелеген тикшерү һәм хәбәри жанрлар белән танышуны кирәк дип саныйм.

    Һәр бала да кечкенәдән үк төрле массакүләм мәгълүмат чаралары (алга таба – ММЧ) белән кызыксына, аларга ияреп үсә. Матбугат чарасында еш очраган сөйләм яисә газета-журнал теле – ул «тормыш күренешләрен анализлау, фикер йөртү дәрәҗәсенең ачык чагылышы да». Шуңа күрә балалар матбугатында хәбәри жанрларның кулланылышы да әһәмияткә ия. Хәбәри жанрлар укучы тарафыннан җайлы һәм тиз кабул ителә, анда язылган сүзләр авырлык тудырмый. Ә бу жанрлар балалар өчен нәшер ителүче газета-журналларда кулланыламы? Нәкъ шул сорауга җавап эзләп, «Сабантуй» балалар журналының 2017нче-2018нче елларда басылган саннарына мөрәҗәгать итәргә булдым.

    3

    Беренче бүлек. Хәбәри жанрлар төрлелеге
    Хәбәри жанрларда иҗат ителүче язмалар журналистик материаллар арасында сан ягыннан иң зур өлешне билиләр. Мондый төр язмалар ММЧда оператив рәвештә эшкәртелә, башкарыла, бастырыла, эленә ә бу исә хәзерге югары технологияле заманда укучыларга сайт яисә блогларны минут саен алмаштырып яңа мәгълүматлар табарга ярдәм итә. Шул рәвешле ул үзенең төп максатын үти – иҗтимагый әһәмияткә ия булган вакыйга турында хәбәр итә.

    Хәбәри жанрларга хәбәр, хисап, репортаж, интервью керә. Хәзер аларга тукталып үтәрбез.

    Хәбәр - газетадагы иң традицион һәм иң киң таралган жанр. Вакытлы

    матбугат белән бер ук чорда барлыкка килсә дә, ул бүген дә үзенең әһәмиятен югалтмаган. Ул, кагыйдә буларак, мөһим бер факт/вакыйганы тиз генә укучыга хәбәр итү максатында кулланыла һәм гадәттә «нәрсә?», «кайда?», «кайчан?» дигән сорауларга җавап бирә. Жанрның күләм ягы чикле: язмалар күп очракта бер яки берничә абзацтан артмый. Хәбәрнең төрләре берничә: хроника-хәбәр (күләме ягыннан иң кечкенә хәбәр төре, анда хәбәр ителергә тиешле факттан тыш берни да әйтелми), аңлатмалы-хәбәр (яңа гына узган яки булачак вакыйга яисә фактка кыскача оператив аңлатма бирә торган язма), тойгылы хәбәр. Бу жанр кысаларына хат-хәбәрне дә кертергә була.

    Хәбәр - бер генә вакыйга яисә факт турында сөйләүче кыска язма. Аның алдында торган бурыч - яктыртыла торган вакыйга яисә фактның зур әһәмияткә ия булуы. Хәбәрче вакыйгаларны алар булган көнне үк, фикер һәм тәэсирләр онытылганчы, язарга тиеш. Язманың күләме җыйнак, теле аңлаешлы, гади булырга тиеш.

    Хисап, ягъни отчет - төрле корылтай, утырыш, киңәшмә, митинг һ.б турында кыскача хисап, ягъни отчет бирү. Кыска гына булса да күп белүне

    4

    сорый. Монда вакыйга барышын, исем-фамилияне, вазифаларны, чыгышларны төгәл күрсәтергә кирәк. Бу чарадагы чыгышларны үз кулына ала алсаң, яисә диктофон куллансаң бигрәк тә әйбәт. Хисап жанры балалар-газета-журналларындан да киң кулланыла. Әйтик төрле фестивальләр, очрашулар, кичәләр, бәйгеләр, олимпиядалар турында язылган хисаплар бик күп.

    Репортаж (латинчадан тәрҗемә иткәндә «хәбәр итү» дигәнне аңлата) - ул, кагыйдә буларак, эш-хәрәкәткә, динамикага бай булган вакыйгадан языла. Әйтик, спорт ярышыннан, иген басуыннан, завод цехыннан язылган һәм эшләнгән репортажлар шактый. Репортажның үзәгендә авторның «мин»е, аның күзәтүләре, вакыйгаларны хәрәкәттә тасфирлавы ята. Репортаж язучы үзенең күргәннәрен шәхси кичерешләре аша үткәреп, хәрәкәтне күрсәтеп яза. Репортажлар төрле зур һәм әһәмиятле вакыйгалардан, яңалыклардан да турыдан-туры языла.

    Интервью (инглизчәдән тәрҗемә иткәндә «әңгәмә» дигән мәгънәгә ия) – матбугатта бастыру яисә радио, телевидение аша тапшыру өчен журналист тарафыннан бер йә булмаса берничә кеше белен үткәрелгән әңгәмә. Монда инде факт/вакыйга авторныкыннан да битәр аның абруйлы әңгәмәдәшенең фикер-мөнәсәбәтләре аша яктыртыла. Әңгәмәдәшенә теге яки бу вакыйганы тулырак ачыклый торган сораулар бирү журналисттан әзерлек тәлап итә. Зур әзерлек, кешеләр белән мөнәсәбәткә керүдә осталык, тапкырлык, сорауларны дөрес куя белү сәләте сорый торган жанр.

    Һәрбер жанрның да үз авырлыгы һәм үзенчәлекләре бар. Аларның асылына төшенү бик күп каләм тибрәтүне сорый.
    5

    Икенче бүлек. «Сабантуй» журналында хәбәри жанрлар кулланылышы
    Бүгенге көндә балалар матбугатының һәръяклап тикшерелүе безгә мәгълүм. Балаларның нәрсә укулары, нинди төр язмалар белән танышулары, бу мәкаләләрнең функцияләре – барысы да тикшерелү астында, чөнки балалар ММЧ «камчысы» астында тәрбияләнәләр. Ә бүгенге балалар газета-журналларында хәбәри жанрларга урын бармы?

    Балалар матбугаты күпчелек очракта хәбәри жанрлардан төзелә дип әйтсәк тә ялгыш булмас, чөнки аналитик, ягъни тикшерүгә корылган язмалар балалар аңы өчен аңлашылмас һәм аларда теге яисә бу язманы уку теләге барлыкка китермәс иде. Моңа ачык мисалны «Сабантуй» журналында да табырга мөмкин.

    Әйтик, журналның «Безнекеләр булдыра» дип исемләнгән сәхифәсендә һәр ңурнал санында да республикабызның берәр уңган-булган егете яки кызы белән әңгәмә урнаштырыла. Алар барысы да кыскача эчтәлектә. Әңгәмәдәшләрнең фикере дә, кечкенә яшьтә булганлыктан бу ңурналны укучы яшьтәгеләрнеке белән тәңгәл килә, шуңа да ул аңлаешлы. Журналситлар да интервьюда иң кирәкле һәм мөһим сорауларны гына кулланып теманы ачалар.

    Мәсәлән, «Төпчек малай Искәндәр» дип исемләнгән язмада Арча районы Урта Бирәзә авылы мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Искәндәр белән әңгәмә урнаштырылган. Күләме буенча ярты гына битне биләсә дә, язма авторы Рәзинә Исмәгыйлева малай турында бар мәгълүматны да ачып сала алган. Аның әңгәмәдәшенә биргән сораулары да өчәү генә:

    « -Искәндәр, син нинди спорт төрен үз итәсең?

    - Күптәннән шөгыльләнәсеңме?

    - Бу спорт төрендә ирешкән уңышларың бармы?» (Рәзинә Исмәгыйлева. Төпчек малай Искәндәр // Сабантуй. 2017. дек.). Ләкин шушы

    6

    сораулар аша автор Искәндәрнең каратист булуын, республика һәм Россия күләмендә зур уңышларга ирешүе турында хәбәр итә.

    2017нче елның октябрь аенда шушы ук сәхифә астында «Хыялый Азалия» дигән язма урын алган. Рәзинә Исмәгыйлева бу очракта да баладан иң кызыклы һәм әһәмияткә лаек сораулардан гына җавап алган һәм Казан шәһәренең 111нче мәктәбендә 5нче сыйныфта белем алучы Азалиянең җырга-моңга талантлы булуы һәм «Созвездие-йолдызлык» фестивалендә зур үрләр яулавы турында иңкарь итә.

    Һичшиксез, балалар журналын укучылар иҗатыннан башка күз алдына да китереп булмый. Бу очракта «Сабантуй» журналы да балалар иҗатына сусап ятмый. Укучылардан килгән хатларны бер кат күзаллап чыккач ук аларның репортаж яисә хисап жанрында булуына инанасың. Бу очракта балалар теге яки бу вакыйга турында кыскача гына күзаллап яза.

    Мисал өчен, журнал битендә Сарман гимназиясендә укучы Айгөл Гыйниятуллинаның «Әй, утыра балыкчы...» дип аталган язмасы басылып чыккан. Бу язманы кыска репортаж дип атап булыр иде, чөнки вакыйгалар динамикада бирелә. Балыкчылар турында сөйләгәндә, укучының язган һәр сүзе геройлар белән күчеп йөрергә өнди һәм вакыйга мин исеменнән алып барыла:

    «Беркөнне энем Айнур белән икәү, әтигә ияреп балык тотарга бардык. Башта күңелсез кебек тоелды. Озак көттек. Башта балык кермәде. Аннары кармак селкенә башлады. Менә әти кармакны тарта. Ә анда балы-ык. И-и, сөенде инде Айнур. Аңа кушылып без дә сөндек. Шуннан бирле миңа да кызык булып китте. Мин дә зур балык кергәнен көтеп утырдым» (Айгөл Гыйниятуллина. Әй, утыра балыкчы // Сабантуй. 2017. июнь).

    «Шәп хәбәрләр» сәхифәсенең исеме үк нинди жанрдагы язмалар туплавын сөйли. Бу биттә хәбәри жанрларның репортаж һәм хисап кебекләре урын алган. Әйтик, Аксубай районы Түбән Майна мәктәбенең 9нчы сыйныф укучы Сафия Хәбибрахмановадан килгән хатта кыз авылларында узган

    7

    балалар Сабан туе хакында сүз алып барыла.

    «Бездә, Түбән Майнада мондый Сабан туе беренче тапкыр узды. Барыннан да элек мәкдан бизәлеше шаккаттырды. Талгын гына татарча көй агыла. Сәхнә тирәсендә милли киемнәрдән алып баручы Нәзилә белән Илсур, калган балалар да оештыручы Гөлүсә апалары Насыйрова тирәсендә бөтереләләр» (Сафия Хәбибрахманова. Балалар Сабан туе узды // Сабантуй. 2017. авг.)

    Алдагылардан күренгәнчә Сафия язмасындагы атмосфераны укучыга күрсәтүгә ирешә. Язманы уку барышында кыз белән бергә татарча көйне дә ишетәсең, балаларның бөтерелүен дә күз алдына китерәсең. Алга таба бәйрәмнең барышы да тасвирлана:

    «Бәйрәмне алдынга укучылар әләм күтәрүдән башлады. Милли уеннарның берсе генә дә төшеп калмыйчы, борынгыдан килгән һәр йола да үтәлде. Концерт номерлары белән үрелеп барган уеннар да һәр бала өчен кызыклы булды... Мәйдан читендә яраткан пешекчебез Рәмзия апабыз кайнар коймак һәм чәй белән сыйлады, Әнвәр абый зур казанда үзбәк пылавы пешереп торды».

    Журналда эшләүче журналистларның да күп очракта интервью һәм хисап, репортаж жанрларына мөрәҗәгать итүләре очраклы хәл түгел. Алар балалар тарафыннан уңай һәм җиңел хәл ителә, шуңа да күп очракта журналда язучы журналистларның ким дигәндә өч интервьюсы һәм дүрт-биш хисап һәм кыскача репортажы урын ала.

    Мисал өчен «Кая барсак та җинү» хисабын алыйк. Әлеге язмада Анапада узган «Яшь автомобилист» ярышында җиңү яулаган балаларны бүләкләү тантанасы сурәтләнгән.

    «Бәйгедә 17-18 яшьлек малай һәм кызлар катнашты. Алар – яшүсмерләр өчен булган автомәктәпләрдә шөгыльләнүчеләр. Татарстан командасының төп көндәшләре Саратов, Чиләбе, Санкт-Петербург шәһәрләре иде. Бу команда составында ... катнашты. Дүрт көн барган

    8

    киеренке ярышта алар барыбер сынатмады. Казан тимер юл вокзалында үзләрен ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов һәм балаларның әти-әниләре каршы алды. Аларга медальләр һәм истәлекле бүләкләр дә тапшырылды». (Кая барсак та җиңү // Сабантуй. 2017. май).

    Журналда иң актив кулланылучы хәбәри жанр ул – интервью. Бу жанрда бик күп язмалар иҗат ителгән. Интервью, ижтимагый әһәмияткә ия булган вакыйганы яктыртыл кына калмыйча, тормышыбыздагы мөһим мәсьәләләрне чишү, аерым бер шәхеснең эчке дөньясын ачып бирү һ.б. максатларда да язылырга мөмкин. Балалар журналында исә нәкъ соңгы пункт өчен бу жанр бик актив кулланыла. Әйтик, «Апаның туена кәләш букеты ясадым» дигән интервьюда Балык Бистәсендә яшәүче 14 яшьлек Эльза Гордееваның яраткан шөгыле – кул эшләре белән шөгыльләнү турында сөйләнелә. Әңгәмә сорау җавап формасында алып барыла һәм сорауларның яшьләр журналыннан аермалы буларак, кыска һәм тема эчендә булган өлкәләргә генә кагылырлык итеп бирелүен аерып үтәргә кирәк. Мәсәлән, бу интервью болайрак башлана:

    «- Эльза, эшләгән эшләрең белән үзең таныштырып үт әле...

    - Ясаган әйберләреңне сатмыйсыңмы?

    - Идеяләрне каян аласың?

    - Нинди хыяллар белән янасың?» (Нәзилә Җәләлиева. Апаның туена кәләш букеты ясадым // Сабантуй. 2017. сент.).

    Бер караганда, гади һәм кыска сораулар ләкин шулар ярдәмендә журналист алдына куелган максатны – кул эшләре белән шөгыльләнүче кызның шөгылен күз алдына китереп куя, аны шул яктан ача.

    Хәбәрләр журналда еш кулланыла. Нәзилә Хуҗина тарафыннан язылган «Мәктәпкә әзерләнергә күмәк ярдәм» дип исемләнгән җәенке хәбәр шулай ук мактауга лаек. Ул гади сөйләм телендә язылган һәм вакыйганың бар ваклыкларын да аңлаешлы телдә хәбәр итә:

    9

    «Быел Татарстанда 11нче тапкыр «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» дигән акция уза. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән изге эш министрлык, хәйрия фондлары, төрле оешмалар эшмәкәрләр ярдәмендә тормышка ашырылды» (Нәзилә Хуҗина. Мәктәпкә әзерләнергә күмәк ярдәм // Сабантуй. 2017. авг. ).

    Алга таба шул ук теманы дәвам итеп, «кайда?», «кайчан?» сорауларына җавап языла. Бу сораулар исәбенә «ничә» һәм «күпме» дигән сорауларга җавап та өстәлә. Бу саннар куллану балаларның фикерләү һәм уйлау сәләтен арттырырга ярдәм итә.

    Баларны гади сүз һәм гади фотосурәтләр белән генә журнал битләренә төбәлергә мәҗбүр итүе авыр, чөнки телефон һәм гаджет сыман уңайлыклар алгы планда тора. Әмма моңа да карамастан, «Сабантуй» журналының «Instagram»нан бер мизгел» дигән сәхифәсендә фотохәбәрләр дә урын алган. Хәзерге көндә популярлык казанган инстаграм социаль челтәрендә төрле җырчы яисә артист битләреннән алынган кызыклы фотолар астына бу артист кайчан, нишләгән икәнлеге языла. Бу балалар өчен кызыклы яңалыкны хәбәр итүнең – яңа форматы.

    10

    Йомгак
    «Сабантуй» балалар журналында хәбәри жанрлар актив кулланыла. Журналистлар аеруча интервью һәм хәбәр, хисап, репортаж жанрларын үз итәләр. Әлбәттә, бу жанрларда иҗат ителгән язмалар яшьләр журналындагы язмалардан шакный нык аерыла. Әйтик, «Идел» яшьләр журналы. Биредә язмалар жанрга тулаем туры килә. Мәсәлән, репортаж икән ул бары тик репортаж кануннарына туры китерелеп башкарыла, хәбәр булса, тулаемы белән хәбәргә генә урын бирелә. Монда жанрлар кушылу мөмкинлеген дә истә тотарга кирәк. Ә балалар журналында исә барысы да гади һәм балаларга аңлаешлы. Журнал теле дә – балалар теле белән язылган.

    Алдагылардан чыгып түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин:

    1. Журналда хәбәри жанрлар кулланыла;

    2. Алар гади сөйләм телендә һәм балалар аңы өчен аңлаешлы телдә языла;

    3. Хәбәри жанрларның барысына да хас билгеләрнең берсе - информативлык, ягъни, язманың укучы өчен кирәкле, кызыклы яналыкка ия булуы. Шуңа да балалар журналында да бу информативлык турында онытмыйлар, укучыга кызыклы һәм кирәкле язмалар бастырырга тырышалар.

    4. Икенче мөһим билге – оперативлык. Вакыйга яки факт турындагы язма журнал битендә тиз арада дөнья күрмәсә, үзенең актуальлеген югалта. Журнал айга ике генә тапкыр чыкканлыктан, андагы материалларның искермәве мөһим роль уйный, ягъни бүгенге чара ике атнадан кызык булырмы? Шул сорауга җавап итеп журнал битендә басылып чыккан язмаларны атарга мөмкин.

    5. Оперативлык - информатив язмаларның һәм, гомумән, матбугат органының кыйммәтен билгеләүче иң мөһим факторлардан санала. Ул үз чиратында хәбәри жанрлар өчен характерлы булган тагын бер

    11

    уртак сыйфатны билгели: материалларның күләме җыйнак. Журналдагы язмаларның күләме ярты һәм бер бит арасында тирбәнә, ләкин теманы ачу һәм кирәкле информация турында хәбәр итү өчен бу бит тә җитә.

    12

    Әдәбият


    1. Хәбәри журналистика: Лекцияләрнең татарча конспекты / Гарифуллин В.З.; Казан (Идел буе) федераль университеты.– Казан, 2014. – 65 б.

    2. Татарское детское издание. URL: http://tdpress.ru/ (мөрәҗәгать итү вакыты 20.10.2018)

    3. Низамов И.М. Уем – тел очында. Беренче кисәк. Татар сөйләменең нигезләре. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995, 162 б.

    4. Язык и стиль периодической печати. URL: https://studfiles.net/preview/1741607/page:59/ (мөрәҗәгать итү вакыты 07.10.2018)



    13

    Чыганаклар




    1. Рәзинә Исмәгыйлева. Төпчек малай Искәндәр // Сабантуй. 2017. дек.

    2. Айгөл Гыйниятуллина. Әй, утыра балыкчы // Сабантуй. 2017. июнь

    3. Нәзилә Җәләлиева. Апаның туена кәләш букеты ясадым // Сабантуй. 2017. сент.

    4. Нәзилә Хуҗина. Мәктәпкә әзерләнергә күмәк ярдәм // Сабантуй. 2017. авг.

    5. Сафия Хәбибрахманова. Балалар Сабан туе узды // Сабантуй. 2017. авг.


    14


    написать администратору сайта