Главная страница
Навигация по странице:

  • Бу юллар Г.Тукайның кайсы шигыреннән алынган

  • Өченче тур. Син Тукайны беләсеңме Тестлар чишү.1.Г.Тукайның туган елы 1.1986; 2.1891; 3.1886.2.Тукай туган авыл

  • 3.Әти-әнисенең исеме 1.Мәмдүдә-Гайнулла. 2.Мәмдүдә-Мөхәммәтгариф. 3.Бибинур-Хәбибрахман4.Г.Тукайның автобиографик әсәренең исеме

  • 5.Кайсы шигыре гимн булып яңгырый 1.”Туган авыл” 2.”Туган тел” 3.”Карлыгач”6.Бу шигырьләрнең барсын да Г.Тукай язганмы

  • 7.Кырлай авылы кайсы кеше белән бәйле 1.Мөхәммәтвәли 2.Сәгъди 3.Зиннәтулла8.Г.Тукайны кечкенә чагында кем дип атаганнар

  • 9.Г.Тукай беренче тапкыр кайсы авылда укырга бара 1.Кушлавыч. 2.Өчиле. 3.Кырлай.10.Пар ат белән Тукай кайсы шәһәргә китә

  • Дүртенче тур. Бу хикәя Г.Тукайның нинди әсәрләрен күздә тотып язылган

  • Интеллектуальная игра по творчеству Тукая. Габдулла тукай тормышы м иаты буенча


    Скачать 23.08 Kb.
    НазваниеГабдулла тукай тормышы м иаты буенча
    АнкорИнтеллектуальная игра по творчеству Тукая
    Дата10.04.2022
    Размер23.08 Kb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлаtamchy-shou.docx
    ТипДокументы
    #458664




    ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ БУЕНЧА

    Без бүген татар халкының йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Г.Тукай туган көнгә җыелдык.

    Кар сулары шаулап, гөрләвекләр булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган вакытта, шаулап-гөрләп яз ае – апрель килгәндә безнең яраткан шагыребез – Г.Тукай туган – кечкенәдән үк ул моңлы булып, шигерьләр, әкиятләр, халкыбызның җырларын тыңлап үскән. Үсә төшкәч үзе дә шигырьләр, әкиятләр язган. Аның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга,эш сөяргә, табигатьне сакларга өнди.

    Шагыйрь вафат, ләкин аның шигырьләре үлемсез. Күп еллар үтсә дә, без аның шигырьләрен әле дә яратып укыйбыз, сөйлибез.

    Бәйрәмебез “Тамчы-шоу” тәртибендә дәвам итәр.

    Хәзер дуслар, көч сынашыйк,

    Кыюлар алга чыксын.

    Һәр укучы “Тамчы-шоу”да

    Зирәклеген, тапкырлыгын,

    Булганлыгын күрсәтсен.

    Ә хәзер уеныбызны башлыйк. Сезнең алда “Сандугач” һәм “Карлыгач” командалары көч сынаша. Әйдәгез, танышыйк.

    -Сандугач командасы Карлыгач командасын сәламли.

    Тукай бабай шигырьләрен

    Өйрәнәбез дәрестә.

    Тырышлык һәм зирәклек

    Юлдаш булсын һәр эштә.

    Карлыгач командасы Сандугач командасын сәламли.

    Кирәк икән – җырлыйбыз,

    Кирәк икән – сөйлибез.

    Тукай бабай шигырьләрен

    Бик яратып укыйбыз.

    Беренче тур. “Син – миңа, мин - сиңа” дигән уен.

    Һәр команда каршы як командага Г.Тукай турында бишәр сорау бирә.

    1.Г.Тукай кайчан туа? (1886 ел, 26 апрель)

    2.Әнисе үлгәндә аңа ничә яшь була? (3яшьтә 9ай)

    3.”Кадалмас әле килмешәк!” дигән сүзләрне Тукайга кем тарафыннан ишетергә туры килә? (Шәрифә)

    4.Кырлайда Тукай кем гаиләсендә яши? (Сәгъди)

    5.Г.Тукайның әнисенең исеме ничек? (Мәмдүдә)

    1.Г.Тукай кайсы авылда туа? (Кушлавыч)

    2.Зиннәтулла бабасы кайсы авылда яшәгән? (Өчиле)

    3.Г.Тукай кайсы авылны “Иң беренче күзем ачылган урын” дип атый? (Кырлай)

    4.Кечкенә чагында аны ничек атыйлар? (Апуш)

    5.”Үги әбинең алты күгәрчене эчендә мин бер чәүкә идем” дигән юллар Апушның кайдагы тормышы турында сөйли? (Өчиле)

    Икенче тур. “Шигырьне таны!”


    Бу юллар Г.Тукайның кайсы шигыреннән алынган?

    1.И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкәтдәс нәрсә – эш,

    Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш. (Эшкә өндәү)

    2.Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;

    Барчасы юк сүз аларның булганы юктыр гомер. (Сабыйга)

    3.Көн озын ич, ул уенның мин һаман вакытын табам.

    Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәресем тәмам. “Эш беткәч...”

    4.Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

    Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул. (Кызыклы шәкерт)

    5.Әйтә иртәнге намазга бик матур , моңлы азан:

    И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! (Пар ат)

    6.Шул вакытта мин кулыма китап алам.

    Аның изге сәхифәләрен актарам.

    Рәхәтләнеп китә шунда җаным,

    Шуннан гына дәртләремә дәрман табам. (Китап)

    7.Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;

    Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр. (Шүрәле)


    Өченче тур. Син Тукайны беләсеңме?

    Тестлар чишү.


    1.Г.Тукайның туган елы?

    1.1986; 2.1891; 3.1886.


    2.Тукай туган авыл?

    1.Кушлавыч. 2.Өчиле. 3.Кырлай.


    3.Әти-әнисенең исеме?

    1.Мәмдүдә-Гайнулла. 2.Мәмдүдә-Мөхәммәтгариф. 3.Бибинур-Хәбибрахман


    4.Г.Тукайның автобиографик әсәренең исеме?

    1.”Исемдә калганнар”, 2.”Хәтирәләр”, 3.”Балачак”


    5.Кайсы шигыре гимн булып яңгырый?

    1.”Туган авыл” 2.”Туган тел” 3.”Карлыгач”


    6.Бу шигырьләрнең барсын да Г.Тукай язганмы?

    1.”Җир йокысы” 2.”Мәктәп” 3.”Кызыл ромашка”


    7.Кырлай авылы кайсы кеше белән бәйле?

    1.Мөхәммәтвәли 2.Сәгъди 3.Зиннәтулла


    8.Г.Тукайны кечкенә чагында кем дип атаганнар?

    1.Апуш 2.Шүрәле 3.Шәкерт


    9.Г.Тукай беренче тапкыр кайсы авылда укырга бара?

    1.Кушлавыч. 2.Өчиле. 3.Кырлай.


    10.Пар ат белән Тукай кайсы шәһәргә китә?

    1.Казан 2.Җаек 3.Мәскәү.


    Дүртенче тур. Бу хикәя Г.Тукайның нинди әсәрләрен күздә тотып язылган?

    Шүрәле. (хикәя-табышмак)

    Гали белән әнисе – икесе генә яшиләр. Әнисе авылда эш булмау сәбәпле, Казанга йөреп эшлә. Иртән китә, кич соң гына кайта. Ничек курыкмыйдыр? Җен-фәлән очрый күрмәсен тагын. Автобусны көтеп, туңып бетә. Эх, булсын иде Галинең пар аты. Әнисен эшкә үзе йөртер иде. Юк шул, башта укырга кирәк. гали дүртенче сыйныфта укый. Укуы төштән соң. Әнисе аңа: “Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәргә кирәк, улым”,- дип тукып тора. Менә бүген дә кәҗә белән сарыкка печән салырга кашып китте. Әнисе киткәч малай рәхәтләнеп йокы симертте. Ул урамда өргән Акбай тавышына уянды. Нисаран кышкы кояш, ул да өйне нурга күмгән. “Әйдә, Гали, уйнарга”, - дип әйтүедер инде, тәгаен. Тик менә дәрескә әзерләнәсе бар. Әй, качмас өйгә бирелгән эш. Мәктәпкә баргач, Фатыймадан күчерер әле. Ул һәрчак ярдәмгә килә. Кешеләргә генә түгел, кошларга да булыша. Гали урамга сызды. Кәҗә белән сарыкка да печән салып мәшәкатьләнмәде. “Ачтан үлмәсләр әле. Ач тору файдалы. Ничу ашатып яткырырга аларны?! Чыгарасы да, җибәрәсе. Үз көннәрен үзләре күрсеннәр, мөстәкыйльлеккә өйрәнсеннәр. Беткәнмени ферма тирәсендә ат чанасыннан коелып калган печән, сенаж-менаж, силос-милос. Йөрсеннәр шунда чемченеп.”

    Кичәгә йомгак ясау өчен сүз жюрига бирелә. Җиңүчеләрне тәбрикләү.


    написать администратору сайта