Главная страница
Навигация по странице:

  • Идегәй” дастанында халык авыз иҗаты чагылышы.

  • Г.Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр”

  • М.Җәлил “Җырларым” анализ, троплар.

  • Һ.Такташ “Алсу” поэмасы, анализ.

  • идегай. Муса Җәлил Җырларым Һади Такташ Алсу Идегәй. Мкаль йтем


    Скачать 42 Kb.
    НазваниеМкаль йтем
    Анкоридегай
    Дата25.03.2023
    Размер42 Kb.
    Формат файлаdoc
    Имя файлаМуса Җәлил Җырларым Һади Такташ Алсу Идегәй.doc
    ТипДокументы
    #1014741

    мәкаль

    әйтем

    Ана теле бер булыр.                       

     Иле барның теле бар.                    

    Туган тел үзем өчен,  башка тел көнем өчен.    

    Инсафлының теле саф.

    Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

    Кешенең теле аңа дан да китерә ала, хурлык та китерә ала.

    Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач, сүз ия.

    Кулыңны, аннан бигрәк телеңне тый.

    Татлы тел тимер капканы ачар.

    Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек.


    Аяк өсте йоклап йөри (ялкау, пошмау)

    Баскан җиреннән ут чыга (уңганлык, җитезлек)

    Аягы җиргә тими (тизлек)

    Җир тишегенә керердәй булдым (оялу)

    Ике күзем дүрт булды (гаҗәпләнү, аптырау)

    Мыек та селкетми (искитмәү)

    Агач атка атландыру (алдау, ялганлау)

    Инәдән дөя ясау (арттырып сөйләү)


    Идегәй” дастанында халык авыз иҗаты чагылышы. Идегәй — халык таныган каһарман, гаделлеге, зирәклеге белән хөрмәт казанган хаким. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә күпчелек очракта үзәккә куелган герой уңай. Идегәй дә үзендә бөтен яхшы сыйфатларны туплаган. Ул көчле, зирәк. Ике яшендә кеше арасына чыга, киңәше белән ярдәмгә килә, өч яшендә укырга өйрәнә, дүрттә белеме белән таныла, инде уникеләргә җиткәндә, алпамыштай ир була ул. Ул гадел хөкемдар. Унбиш яшьлек егет туксан ханның баласын җиңә.

    Г.Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр” Әсәрнең исемендә үк образ –кызыл чәчәкләр бирелә. Кызыл – ул революция, көрәш, сугыш төсе. Чәчәкләр исә киләчәктә яшәргә тиешле, ә хәзергә көрәшеп, кан коючы яшьләрне белдерә Әсәр башында карт биргән кызыл орлыкларга үсеп китәргә комачаулыйлар, өстенә тирес түгеп, кара таш белҽн бастырып китәләр. Төп вакыйгаларда яшьләргә комачау итүчеләр табыла, кызыл чәчәкләр дип Солтан, Гыйлаҗи, Шаһбазларга тормышта “үсеп чыгар” өчен шактый тырышырга туры килә. Гыйлаҗи белҽн Шаһбаз исә, бөтенләй һәлак булалар. Әсәрнең төп герое  “мин” (Солтан) барлык иптәшләре белән дә сугыш нәтиҗәсендә дуслаша. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр дуслык проблемасы бирелә.

    Әйе, җәмгыятьне көрәш, сугыш түгел, бәлки дуслык тынычландыра Галимҗан Ибраһимов та милләтнең дуслыгы бетүен, бердәмлек югалуын яза.

    М.Җәлил “Җырларым” анализ, троплар. Лирик герой җырларына эндәшә. Җыр – символик образ. Аның җырлары – шигырьләре. Лирик герой төрмәдә ялгыз, шигыре белән сөйләшә. Шигырьдә өч образ: иҗат, яшәү, үлем. Төп идея - яшәүнең, үлемнең, иҗатның ил өчен булырга тиешлеген әйтә. Шигырьдә капма-каршылык кабатлана: 2 строфадагы үлсәгез-яшәсәгез; онытылырмын-яшәрмен; 3 строфадагы дус-дошман; иркәләдем-җиңдем; 4 строфадагы түбән ләззәт, чуар пәрдә-чынлык, ут, сөю һ.б.

    Шигырьдәге метафоралар: Ил кыры, тормыш язы. Болар гомумиләштерү ясарга ярдәм итә.

    Шигырьдә кабатлаулар күп: “Сездә минем бөтен тойгыларым, / Сездә минем керсез яшьләрем”; “Җырым белән дусны иркәләдем / Җырым белән җиңдем  дошманны  ” һ.б.

    Һ.Такташ “Алсу” поэмасы, анализ. Иң беренче поэмадагы геройның портертетына күз салыйк:

    Үзе матур

    Үзе усал

    Үзе болай бер дә

    Усал түгел кебек шикелле.

    Бөдрә чәчле, матур,сөйкемле, һәрчак көләч итеп бирелгән.

    Алсуның характеры: чая, наян, җор телле, яшьлеге ташып торган , тиктормас, шат күңелле булып гәүдәләнә.

    Алсу – студент. Ләкин Алсуны нәрсәдер усал булырга мәҗбүр итә. Бәхетле Алсу тормышында да тирәнгә яшерелгән моң-сагыш бар:

    Аңа бүген әллә нәрсә булган

    Бер җырлыйсы килә, бер көлә.

    Бер онтылып, кинәт керфекләре

    Бер ноктага килеп төртелә.

    Поэма сурәтләү чараларына гаҗәеп бай. Шуларның берсе – рефрен:

    Үзе акыллы, үзе сөйкемле,

    Үзе усал,

    Үзе болай бер дә

    Усал түгел кебек шикелле.

    Поэмада шагыйрь бу юлларны 4 җирдә кабатлаган. Алсуның яшьлеге

    ташып торганын, тиктормас, шат күңелле булып гәүдәләндерүен күрсәтә.

    Димәк, укучылар «Алсу» поэмасында яшьлекләре зур елларга туры килгән студент яшьләрнең бәхәтле мизгелләре сурәтләнгән.


    написать администратору сайта