Главная страница
Навигация по странице:

  • -Улым, кая болай әзерләнесең

  • китап. Улым, кая болай зерлнесе


    Скачать 24.19 Kb.
    НазваниеУлым, кая болай зерлнесе
    Дата02.02.2023
    Размер24.19 Kb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлакитап.docx
    ТипДокументы
    #916932

    Кич...Мәхмүт урамга чыгырга жыенып йөри.Көзге янында тәки әйләнеп йөруен күргәч, әнисе Мәхтүм апа, аш бүлмәсеннән чыгып, улына таба юнәлде. Ул улына карап, һич сокланып бетә алмыйм иде. Мәхмүт – озын буйлы, киң иңбашлы, кара көдрә башлы, кузләренә карасаң, исең акылың китеп егылырлык, чибәр, гүзәл йөзле 18 яшендәге егет иде. Әнисе якынрак килеп, сүзне башлады:


    -Улым, кая болай әзерләнесең?

    -Әнием, бүген клубка чит авылдан концерт килә дип әйткән идем ич – диде Мәхмүт, кулы белән чәчен эрәтләп.

    -Иий, улым, онытыпта куйганмын бит,дип Мәхтүм апа улының аркасыннан сөйде.

    Мәхтүм апа 46 яшькә житкән, матур гына зәңгәр күзле, кыска көрән чәчле, түбән буйлы ялгыз хатын иде. Ире армиядән кайткач, бүтән берәүгә гашыйк булдым дип, Мәхмүткә 2 яшь булганда, аларны ялгызларын калдырып чыгып киткән. Шулай итеп Мәхтүм апа, бүтән берәүгәдә карамыйча, улын тәрбияләп үстергән.

    ...

    Клуб янына килеп житкәндә Мәхмүт үзенең дус малайларын Даниф белән Ниязы күреп, аларга таба атлады. Иң беренче булып Мәхмүт үзенең якын дусты Нияз белән исәнләште. Алар Нияз белән кечкенәдән бергә туып үскәннәр. Мәхмүтнең әтисе булмагач, Ниязның әтисе Салих абый, аны үзенең малае кебек күрде. Гел Нияз белән Мәхмүтне кечкенә чакларында үзе белән атлар фермасына алган, шәхәргә барса, ике малайгада бертөрле уенчык алып кайта торган булган. Кыскасы икесендә бер үк яраткан.

    Шулай, егетләр бер-берсе белән исәнләшкәч, яңалыклар белән бүлешкәч, хәлләрен белешкәч, Нияз дусларына борылып, чит авыл кызлары турында сөйде башлады:

    -Йә, егетләр, чит авыл кызлары чибәр микән? Үземә берсен эләктерәс иде бит. Даниф бу сүзләргә кушылды:

    - Ничек инде чит авыл кызлары чибәр булмасын, Нияз? Чур иң матуры минеке, дип егет елмаеп, дусларына төртте. Мәхмүтнең сүзсез басып торуына шикләнеп:

    - Мәхмүт, ник син берни дәшми басып торасың ул? Әллә берәр нәрсә булдымы? дип Нияз, егеткә эндәште.

    - Юк, кайгырма, Нияз, башым гына авыртып тора, диде егет, башындагы уйларын сиздермичә. Мәхмүтнең башында, аның беренче мәхәббәте Айназ иде. Алар бик озак вакыт матур пар булып йөрделәр. Тик аларның мәхәббәтенә Айназның әти-әнисе каршы иде. Боларны болай гына аерып булмый диеп, әти-әнисе Айназ белән Мәскәүгә үк күченеп киттеләр. Хәтта Мәхмүт белән Айназ саубуллашмыйча хушлаштылар. Әмма алар Мәскәүгә баре 200 чакрым гына калганда, авариягә очрап өчеседә һәлак булды. Бу хәбәрне Мәхмүт ишеткәч, кешеләрнең сүзләренә ошанмыйча, үзенә урын табалмады. Хәзердә 3 ел вакыт узгач та, бу фажига Мәхмүтнең йөрәгенең түренә кереп урнашкан.

    Егетләр бер-берсе белән сөйләшеп клубның эченә кереп утырыштылар. Залда утлар сүнде, кул чапкан тавышлар ишетелде. Челтәрләр ачылып, сәхнәнең түренә бер кыз чыгып басты. Мәхмүт шул кызны күрүгә үк, үзенең күңелендә 3 ел буена тоймаган жылыкны сизде. Аның озын, матур, көрән төстәге чәчләренә,зәңгәр күлмәк аша күренеп торган нечкә биленә гашыйк булды. Кыз сәхнәгә чыгып басып матур жыр жырлап жибәрде.

    «Яшьли сөйгән ярым ятка калды,

    Әйтегезче, дуслар, нишләргә?»

    Бу кызның моңлы тавышы, Мәхмүтне бөтенләй кая икәнлеген оныттырып жибәрде. Ул шул жырны бер тынсыз тынлады. Концерт беткинчәгә кадәр шул кызга сокланып карап утырды. Инде концерт ахырына житкәндә, Мәхмүт хисләреннән уянып китте. Як-ягына карап Нияз белән Данифның янында түгел икәннәрен күреп, аларны әзләргә кереште. Ни күрсен, Мәхмүтнең дуслары тиге кызны клубның бер нүешенә кысып, жибәрмичә, тилмертеп басып торалар. Шуны күреп, Мәхмүт алар янына чапты , дусларын елкәләреннен тотып селдәп ыргытты. Ниязның ачу чыкты, ул йодрык тотып Мәхмүткә юнәлде, тик Даниф тиз арада гына Ниязны тотып калды. Ачуы чыккан Нияз, Мәхмүткә:

    -Син, малай, нишлисең? Әллә бу кызны ошаттыңмы, дусларыңны шул жилбәзәк кызга алыштырмакчы буласыңмы? дидедә, клубтан чыгыпта китте. Бу сүзләрне ишеткән кыз, елап клубнын гримеркасына кереп югалды. Мәхмүт кызның артыннан йөгереп, аны кулыннан эләктереп алды.

    -Кит, тимә миңа – кыз кулын ычкындырып алдыда Мәхмүттән читкә тайпылды.

    -Юк, мин сиңа тимим, куркма. Мин тик үземнең дусларым өчен синнән гафу гына үтенмәкче идем...

    -Кирәкмәс, - диде кыз, битендәге күз яшьләрен сөртеп - Әллә ишетмәдеңме? Жилбәзәк кыз янында басып торма, кит дим!

    - Туктале, тынычлан. Мин алай дип әйтмәдем һәм уемдада булмады мондый сүзләр. Сине алардан коткарганга мин гаепледә булып калдым мени?

    - Сине гаепле итуче юк әле монда, рәхмәт.

    -Ярар, болай танышып булмый инде, киредән башлыйк. Минем исемем, Мәхмүт, ә синең исемең ничек гүзәл кызчык? – кулын сузды егет.

    -Минем исемем Рената була, - кыз егетнең кулын кыстыда, күзенә карады. Алар шулай бер берсенә карашып озак басып тордылар, тик клуб эченнән:

    -Рената, Рената кая син? Әйдә жыен авылга кайтабыз, - дигән хатын-кыз тавышы аларны бер берсеннән күзләрен алырга мәжбүр итте. Кыз егетнең кайнар кулыннан кулын алып:

    -Саубул, - дип, тавыш чыккан бүлмәгә йөгерде. Мәхмүт кызның китүендә аңламыйча, урнында басып торган килеш калды...

    Егет өенә кайтып барганда, аның каршысына Даниф белән Нияз очрады. Егетләр туктап сөйләшергә керештеләр. Мәхмүт аларга Ренатага гашыйк булганын һәм егетләрнең дөрес эшләмәве турында, барсында ипләп аңлатып бирде. Дуслар бер берсен аңлап, өйләренә кайтып киттеләр.

    Өйгә кайтып яткач, Мәхмүт бер туктаусыз Рената турында уйлады, аның жырлаган жырының сүзләрен гел башында тоты һәм таң атканда гына йоклап китте.

    Иртән почмактагы савыт-саба тавышына уянып китеп, әнисе янына чыкты Мәхмүт. Әнисенең өстәл әзерләгәнен күргәч, кунаклар киләсен аңлады, тик сорамыйча калмады:

    -Әни, берәрсен кунакка көтәсең инде? Болай иртән нужаланмас идең.

    -Иий, хәерле иртә, балам. Әйе, күрше авылдагы Зөбәржәт апаң кызы белән киләбез дип хәбәр бирде, шуна әзерләнә идем, - диде Мәхтүм апа кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә.

    Төшке аш вакыты житкәндә, йортта капка тавышы ишетелде. Мәхтүм апа, көткән кунаклары килгәндер дип, ишегалдына ашыкты. Тик анда Зөбәржәт апа белән кызы түгел иде...

    Капка ишегенә сөялеп, канга батып беткән,16 ел элек үз гаиләсен бүтән хатынга алыштырган Мәхмүтнең әтисе Гөмәр басып тора иде. Мәхтүм апаның йөзеннән елмаюы төште, күз аллары караңгаеп, аңы китеп ишек төбендәге баскычка егылды. Бу тавышка үз бүлмәсеннән Мәхмүт йөгереп чыкты. Әнисенең аңсыз ятуын һәм капка төбендә чит ир басып торуын күреп ул анарга ыргылды:

    -Кем сез? Нишләттегез минем әнине? – диде егет, әнисен аңына китермәкче булып. Тик көтелмәгән кунак бер ни эндәшми басып тора иде. Шул ук вакытта Зөбәржәт апа белән кызы килеп керде. Алар тиз генә ашыгыч ярдәм машинасы чакырттылар. Озакта көттермичә әнисен шәхәр больницасына алып киттеләр. Зөбәржәт апа капка янында басып торучы кешенең Гомәр икәнлеген абайлады.

    -Нишләп йөрисең монда? Әллә үзенең 16 ел элек калдырган гаиләңә кайтмакчы булдыңмы? Бар, кит, Мәхтүм шул вакыт эчендә гел үзен гаепләп яшәде, ә син оялмыйча кире монда әйләнеп кайттың, хайван! – диде Зөбәржәт апа Гомәрне капкадан урам якка төртеп чыгарышлый. Бу сүзләрне ишеткән Мәхмүт аптырап аларга карап утыра иде, тик бу адәмнең үз әтисе икәнлеген белгәч, сикереп торды:

    - Син, син кем? Син минем әтиме? Кая йөрдең бу хәтле вакытны? Ник кирәктек без сиңа, әгәрдә әни белән берәр ни булса, мина ачуланма!

    - Улым, улым, Мәхмүт! Гафу ит балам, мин бүтәнчә эшли адмадым, - дип Гомәр сүзен дәвам итте. -Без әниең белән бер-беребезне бит каты ярата идек. Өйләнештек, гаилә кордык. Тик миңа армиягә барырга, язу килде. Бу бер сынау гына, баре бергә булабыз дип әниең белән вәгъдә бирештек. Армиягә баргач, мин бер компаниягә эләктем һәм аларга зур суммага бурычка кердем. Алар миңа, бу сумманы безгә эшләп түлисең яки без синең гаиләңне үтерәбез дип карар кылдылар. Мин авылга кайтып, әниеңә бүтән кызны яраттым дидемдә, бер нидә аңлатмадым.

    Зөбәржәт апа малай белән әти арасына кысылмыйм дип йорттан чыгып китте. Мәхмүт әтисенә бер ни әйтмичә, баскычтан тордыда, өй эченә керде. Гомәрдә малае белән аңлашырбыз дип аның артыннан барды. Өстәл янында әти белән малае тынычлыкта утыра иделәр.

    Бу тынычлыкны бозып Гомәр улына карап эндәште:

    -Белмим, улым, кичерә алырсыңмы мине юкмы, тик мин сезнең янга киредән яңа тормыш башларга кайттым. Бу озак вакыт эчендә мин гел сезнең турында уйладым, сез минем яшәү мәгънәсе идегез. Гомер буе әниеңне онытмадым, - дидедә куртканың эчке кесәсеннән бергә төшкән фотаны күрсәтте. Ул фотосүрәттә әнисенең яшь чагы, Мәхмүтне кулына тоткан әтисе иде. Бу фотаны күргәч, Мәхмүтнең йөрәгендәге әтисенә карата боз эрегән кебек булды. Ул әтисен кочакладыда елап жибәрде.


    написать администратору сайта