Главная страница
Навигация по странице:

  • Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директоры Абдулхакимова Гульнара Фидаил кызына бирелә.

  • Кирил

  • Бергә

  • Ринат

  • Даниил

  • Әниләргә сүз Җыр

  • Айгөл

  • Сүз беренче сыйныфларның әти-әнисенә бирелә Жыр

  • Данис

  • Әдилә: Көмеш кыңгыраулар сузаТәүге дәрес җырын.Белем йортларына узаАшкынып яшь буын.Иркә

  • Кыңгырау чыңлый Җыр

  • праздник знаний. 1нче сентябрь. 1 сентябрь Белем бйрме


    Скачать 81.5 Kb.
    Название1 сентябрь Белем бйрме
    Анкорпраздник знаний
    Дата08.11.2022
    Размер81.5 Kb.
    Формат файлаdoc
    Имя файла1нче сентябрь.doc
    ТипДокументы
    #776891

    1 сентябрь – Белем бәйрәме.

    Еллар үтәр аккан сулар кебек,

    Гомер генә кайтмас кирегә

    Тик балачак чакырып әйдәп торыр

    Мәңге серле мәктәп иленә.
    А.б. - Әйе, кеше тормышында иң матур хатирәләр калдырган чак, кайгы-борчуларсыз балачактыр. Кем генә үзенең балачагын сагынмый икән? Ә балачак ул мәктәп белән бәйле
    Мәктәбемә илтер юллар буйлап

    Бала булып килә узасым.

    Еллар үткәч килә:

    - Исәнме! – дип

    Балачакка кулым сузасым.
    Эх, балачак үткән сукмаклардан

    Яланаяк йөгереп үтәргә.

    Бар дөньяны онытып, сабый булып

    Күбәләкләр куып китәргә.
    Балачакта зурлар дөньясына

    Сайлар өчен юллар җитәрлек

    Тик еракта калган сабый чакка

    Тапмый юллар килеп китәрлек
    Тапмам микән, әгәр ул юлларны

    Әкиятләрдән эзләп карасам?

    Алар барсам микән үткәнемә,

    Йомгакларым сүтеп карасам?
    А.Б. Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз! Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез. Сезгә тазалык, озын гомер, эшегездэ, тормышыгызда зур уңышлар телибез. Шушы бәйрәмгә багышланган тантаналы линейканы ачык дип белдерәм.
    Укучылар смирно: Россия Федерациясенен дәүләт флагын алып керергә әзерләнегез, дәүләт флагын алып керергә.
    Россия гимны:

    Россия - священная наша держава,
    Россия - любимая наша страна.
    Могучая воля, великая слава -
    Твое достоянье на все времена!

    Славься, Отечество наше свободное,
    Братских народов союз вековой,
    Предками данная мудрость народная!
    Славься, страна! Мы гордимся тобой!

    От южных морей до полярного края
    Раскинулись наши леса и поля.
    Одна ты на свете! Одна ты такая -
    Хранимая Богом родная земля!

    Славься, Отечество наше свободное,
    Братских народов союз вековой,
    Предками данная мудрость народная!
    Славься, страна! Мы гордимся тобой!

    Широкий простор для мечты и для жизни
    Грядущие нам открывают года.
    Нам силу дает наша верность Отчизне.
    Так было, так есть и так будет всегда!

    Славься, Отечество наше свободное,
    Братских народов союз вековой,
    Предками данная мудрость народная!
    Славься, страна! Мы гордимся тобой!
    Әдилә: Бар күнеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

                Нәрсәдән бу?—Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

     

    Арттыра күрдем кояш гадәттәгедән балкуын,

                Ул киенгәндер дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

     

    Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:

                Сөйләшәләр үзара: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

     

    Тыңладым акрын гына искәндә бәйрәм көн җилен.

                Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!


    Инсаф:   Беренче сентябрь—минем                                                                                                                      
    Бәхет-шатлыклы көнем.
    Сагынып белем учагын,
    Мин кабат сина килдем.

      Дулкынланып карап торам:
    Сагындырдың, мәктәбем.
    Син—минем үткән гомерем,
    Син—минем киләчәгем.

     Синдэ күрергә өйрәндек
    Матурлыгын дөньяның.
    Тәүге кат синдэ башкардык
    Балачагым җырларын.
    Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директоры Абдулхакимова Гульнара Фидаил кызына бирелә.

    А.б. – Бүген балачакның иң матур бер мизгеле – 1 Сентябрь иртәсе.Әйдәгез, хәзер сүзне балаларның үзләренә бирик.
    Ринат. Мәктәбебез – туган йортыбыз,

    Каршы ала безне таңнарда.

    Максатыбыз – ныклы белем алу

    Сүнмәс рух яши җаннарда.
    Өйрәндек шушы мәктәптә,

    Хәреф танып саннар язарга.

    Кешеләрне һәрчак яратырга,

    Ә зурларны хөрмәт итәргә.
    Даниил. Дәресләрдә янып-пешеп,

    Чишәбез мәсьәләләр,

    Әкият, шигырьләр укыйбыз,

    Бик күп әдәби әсәрләр.
    Хәзер белем һәм аң эше,

    Эшкуарлар заманы.

    Атлыйбыз тормыш юлыннан

    Өйрәнәбез һәр фәнне.
    Рәдис.Һава салкыная бара,
    Аяк басабыз көзгә.
    Сары төстә яфраклар да
    Чалына инде күзгә.
    Хушлаштык ямьле җәй белән,
    Үтте дә каникуллар.
    Бүген бәйрәм – белем көне,
    Мәктәпкә илтә юллар.
    З.Илназ. Белем бәйрәмен алып килә
    Кыңгыраулы сентябрь.
    Кулларымда тере чәчәк,
    Шатлыгымны син дә күр.
    Ашкынамын мәктәбемә
    Әйтерсең, туган йортым.
    Мәктәбемә илтер сукмак
    Гел шулай нурлы булсын.
    Тимур: В школу, в школу - Родина зовет,

    В школу, в школу - ветер нам поет.

    Пусть хорошим будет, пусть веселым будет,

    Пусть счастливым будет - школьный год.
    Язиля.Туган телнең моңын, бар тылсымын

    Җир йөзендә ниләр барлыгын

    Ни өчен кояш батуын,

    Якты йолдызларның балкуын
    Диңгез, океаннарны, күлләрне

    Иксез-чиксез галәм серләрен,

    Агач, үсемлекләр, гөлләрне

    Африканың кайнар чүлләрен,
    Җырчы чишмәләрне, җилләрне

    Сандугачлы җылы җәйләрне

    Тагын бик күп әллә ниләрне,

    Укытучым сездән өйрәндек!
    Кирил: Хочу сегодня всем нам пожелать

    Всегда к вершинам знания стремиться.

    И в жизни никогда не отступать

    И только с удовольствием учиться.
    Азат. Укытучы, мәктәп – бу ике сүз
    Күнелемдә яши янәшә,
    Мәктәбем, дип әйткән чакта
    Укытучым, дип, йөрәк эндәшә

    Укытучы, якты кояш кебек,
    Күңелемне назлап жылыта.
    Авыр чакта ярдәм кулы суза,
    Сабыр сүзе белән юата.

    Илназ. Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

    Якты нурлар бөркелә.

    Бүген һәрбер укытучыга

    Рәхмәт әйтәсе килә:
    - Безгә белем биргән өчен,

    - Кадерләп үстергән өчен,

    - Назлы карашыгыз өчен,

    - Дөрес тәрбиягез өчен,

    - Барысы, барысы, барысы өчен

    Бергә: Рәхмәт Сезгә, укытучы!
    Җыр “Укытучыма” Сез иң гүзәл кеше икәнсез

    Язилә. Чәчкә тотып чыктым бүген
    Укытучым, синең каршыңа.
    Чын күңелдән сине тәбрик итәм
    Яңа уку елы башында.

    Белем тауларының үрләренә
    Житәкләшеп тагын менәрбез.
    Сезне матур чәчәкләргә тиңләп,
    Гөлләмәләр бүләк итәбез.

    Ринат: Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
         Ничек кенә табыйм сүзләрен.
         Менә бүген чәчәк бәйләменең
         Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.
    Даниил: Чәчәкләрем, бәлки, аңлатырлар
          Хисләремнең  иң-иң изгесен.
          Әниемдәй якын укытучым--
          Тормышымнын якты көзгесе.

             
    Кирил; Желаем счастья школе нашей,

    Её родным учителям!

    Цветы, что всех нежней и краше,

    Преподнести позвольте Вам!


    Укытучыларга чәчәкләр
    А.б.- Кочак-кочак җыйган чәчәкләрегезне без кабул итеп алдык. Ихтирамыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бүгенге бәйрәмгә сезнең әти-әниләрегез дә килде. Аларга да әйтер сүзләрегез бардыр.Рәхим итегез!
    Ринат: Без юлларга чыктык кына,

    Күңелдә якты теләк.

    Иң дөрес, иң туры юлны

    Сайлашырга сез кирәк.
    Алда көрәшләр дә булыр,

    Югалып калсак кинәт –

    Егылганда тотынырга

    Көч бирергә сез кирәк!
    Даниил. Сүнгән чакта өметебез,

    Калмаган чакта терәк.

    Күз яшьләрен сөртә-сөртә

    Юатырга сез кирәк.
    Азат. Боекмас өчен күңелләр,

    Кимсенмәс өчен йөрәк –

    Сез кирәк, әти-әниләр,

    Безгә һәрчак сез кирәк!
    Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен рәхмәт сезгә! Ышаныгыз безгә: йөзегезгә кызыллык китермәбез!
    Әниләргә сүз
    Җыр: “Бүген белем бәйрәме”

    А.б. – Бүгенге бәйрәмебезнең иң олы кунаклары – 1 класс укучылары. Хәзер сүзне аңа бирик әле.
    Зәринә: Беренчелэр гел алар
    Булалар алдынгылар.
    Быел мәктәбебездә
    Без беренче сыйныфлар.
    Айгөл:  Чәчәкләр тотып кулга
    Без чыктык озын юлга.
    hәркем белә, әлбәттә,
    Без барабыз мәктәпкә.
    Зәринә:  Кичә әни белән бергә
    Әзерләдек сумкамны.
    Пеналыма тезеп куйдым
    Карандаш hәм ручкамны.
    Айгөл: Бvген йөзләр көләч безнең,
    Кvңел сөенә.
    Атлыйбыз тәүге адымнар
    Белем иленә.
    Зәринә: Жирдә ничэ кояш бар?
          Жирдә күп ул кояшлар.
          Жирдә иң зур кояш бар:
          Әти белэн әни бар,

    Айгөл: Безне котлый әтиләр:
          -- Бик дәү үстегез,-- диләр.
          Өйрәтәләр әниләр:
          -- Әйбәт булыгыз,-- диләр,
          Хәерле юл телиләр.
    Сүз беренче сыйныфларның әти-әнисенә бирелә
     Жыр—«Өйрәтәләр мәктәпләрдә».

    Каләм тотып кулларга,
    Хәрефләрне тезәргэ
    Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
    Тапкырларга, бүләргә,
    Нәниләрне сөяргә
    Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

     

    Бишкә бишне кушарга,
    Иҗектән сүз ясарга
    Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
    Белер өчен бик күпне,
    Яратырга китапны

    Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

    Таңның  ничек атканын,
    Кояш ничек батканын
    Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

    Табарга утрауларны,
    Биек-биек тауларны
    Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

     

    Өтер белән ноктаны
    Кайчан, кая куярга
    Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

    Дуслык кадерен белергә,
    Сузылсын дип гомергә

    Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

     
    А. б. - Әйе шул, дустым, сиңа әле күп нәрсәләр таныш түгел. Ләкин “Белем иле”нә керү өчен серле ачкыч бар. Ачкычны кулга төшерү өчен, сиңа башта минем сорауларыма җавап бирергә кирәк
    1. Акчасыз керәсең,

    Хәзинә алып чыгасың. (мәктәп)

    2. Дөнья кадәр белем сыйган

    Ә шулай да бик җиңел.

    Уку башлангач мәктәпкә

    Минем кулда бара гел. (портфель)

    3. Ишекле, тәрәзәсез

    Тап-тар өйдә яшиләр.

    Хәзерләгәндә дәрес

    Чиратлашып эшлиләр. (пенал, карандаш, ручка)
    А.б.- Зәринә, Айгөл, минем сезгә тагын бер табышмагым бар әле. Анысына да җавап тапсагыз, сез чын укучы буласыз.

    Җир йөзендә төрле-төрле

    Никадәрле китап бар.

    Бик калын да, бик олы да,

    Кечкенә дә китаплар.

    Әмма барлык китапларның

    Иң беренче баскычы,

    Күңелләргә иң тәү башлап
    Белемгә юл ачучы,

    Тирән серләр сараена

    Тәүге ачкыч бирүче,

    Беренче кат шул сарайга

    Безне алып керүче

    Тик бер китап. Аңа тиңдәш

    Нинди китап бар тагы?

    Беләмсез, ул нинди китап?
    Б-р: Ул - Әлифба китабы!
    А.б. – Айгөл, Зәринәнең мәктәптә үткәргән беренче көне, беренче бәйрәме, бигрәк тә хәзерге мизгелләре- кулына Әлифба китабы алу хәтерләрендә мәңге саклансын. (Әлифба китабы бирү)
    А.б. Хәерле сәгатьтә нәни дусларыбыз!

    Сабыйларның тәүге адымнары

    Зур тормышка тәүге юл башы.

    Котлы булсын тәүге адымың сабый

    Зур бәхетләр булсын юлдашың.

    Бүген башлап басасың син
    Олы белем юлына.
    Белем дөньясына ачкыч-
    "Әлифба” ул кулыңда.
    "Әлифба” ул – алтын ачкыч,
    Аны ихлас укы син.
    Белем белән коралланып,
    Галәмнәрне айка син!
    Данис. Сабыйларны тәбрик итеп бүген

    Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау

    Туган илнең зәңгәр күген иңли

    Алтын көздәй көмеш кыңгырау.


    Әгзам:

    Җиз кыңгырау,

    Чыңлавың ягымлы,

    Шул чыңлау, шат моң булып,

    Күкрәгемә сарылды.

    Чакыра, тагын чакыра
    Кыңгырау классларга.
    Бүгеннән – Белем көненнән
    Уку елы башлана!
    Әдилә:

    Көмеш кыңгыраулар суза

    Тәүге дәрес җырын.

    Белем йортларына уза

    Ашкынып яшь буын.
    Иркә:

    Җиз кыңгырау,

    Мәктәбем сандугачы.

    Һәр көн тыңлыйм җырыңны

    Күңелләрем булганчы.

    Сөекле мәктәбем белән

    Хушлашырмын берзаман.

    Тик моңнарың, җиз кыңгырау,

    Колакта чыңлар һаман.
    Амилия; Вот и всё – наступила пора,

    Ждёт нас в школу дорога с утра!

    Нас теперь будет звать на урок –

    Вечно юный и звонкий – школьный звонок!

    Минута – зальётся волшебный звонок,

    Начнётся для нас первый урок.

    Сквозь школьные годы длиной во много лет,

    Несите, друзья, его звон, его свет!

    Звенит звонок нам много лет подряд

    Его услышав, люди улыбаются,

    И расцветают лица у ребят:

    Пришла пора, уроки начинаются!
    Инсаф: Инде бу кынгырау борынгы, кvптәнге.
                    Ничәмә елларны мәктәптә үткәрде.
                     Ул бик кvп дусларын дәрескә чакырган,
                     Аларны зур юлга озаткан ахырдан.
             А.Б. «Чың» итеп алыр ул кынгырау--  жиз батыр,
      Ныграк кагылсаң, мәктәпне кузгатыр.
      Мә, дустым, чылтырат, бvгеннән--  мәктәпкә!
       Бvгеннән—зур юлга: хәерле сәгатьтә!
                
    Кыңгырау чыңлый


    Җыр: Урамда Сентябрь

    Алып баручы.

    Бездән сезгә шул теләк:
    Белегез укуның кадерен,
    Ертмагыз дәфтәр битләрен,
    Саклагыз китапны кадерләп.
    Пөхтә булсын киемегез,
    Таза булсын кул һәм битегез!
    Курыкмагыз һич бер эштән – кыю булыгыз!
    Изгелекле булыгыз,
    Кешелекле булыгыз!
    Олыларны хөрмәтләп,
    Гел рәхмәтле булыгыз!
    Уку елы сезгә һәрчак
    Бары уңыш китерсен,
    Диктантлар "биш”кә язылсын,
    Мәсьәләләр чишелсен
    Мәктәптә күңелле булсын,
    Дәресләр җиңел үтсен.
    Һәм сезнең өчен ачылсын
    Бар могҗизасы җирнең.

    А.Б. Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Белем бәйрәмен дәвам итергә классларга чакырабыз. Уңышлар сезгә!
    Чакыра, тагын чакыра
    Кыңгырау классларга.
    Бүгеннән – Белем көненнән
    Уку елы башлана!

    Укучылар смирно: Россия Федерациясе флагын алып чыгарга
    А.Б Хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Көннәрегез имин үтсен, кайгы хәсрәт күрмәгез! Киләсе очрашуларга кадәр сау-сәламәт торыгыз!


    А.б. – Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

    Ни көткәнен белми һичкем дә

    Сезнең юллар вакыт кулында гел

    Сезнең юллар язмыш иркендә.

    Хәерле юл!

    Хәерле юл, сезгә, укучылар!

    Максатларга барып җитегез

    Ашкынганнан гомер юлларыннан

    Язмышны да узып китегез!

    Хәерле юл сезгә, хәерле юл! Белем иленә!!!



    написать администратору сайта