Главная страница
Навигация по странице:

  • . Кабатланачакмын

  • Буяуга төшү

  • 1. А : “Т” – а. 2. “Т”, - а.

  • 2 нче өлеш Текстны укыгыз һәм 6-11 нче биремнәрне эшләгез.

  • Татар теленнән арадаш аттестация эше биремнәре ( 9 нчы сыйныф, т. 9 нчы сыйныф (татар тркеме) чен татар теленнн арадаш аттестация эше биремнре. 1 нче леш

    Скачать 19.18 Kb.
    Название9 нчы сыйныф (татар тркеме) чен татар теленнн арадаш аттестация эше биремнре. 1 нче леш
    Дата04.11.2022
    Размер19.18 Kb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлаТатар теленнән арадаш аттестация эше биремнәре ( 9 нчы сыйныф, т.docx
    ТипДокументы
    #770373

    9 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен татар теленнән арадаш аттестация эше биремнәре.

    1 нче өлеш

    1. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләр рәтен табыгыз.

    а) билге, иртәрәк, милләт, теләктәшлек

    ә) гадәти, суыткыч, рәсем, изгелек

    б) тукучы, алка, чәүкә, берәү

    в) дага, мөмкин, кәгазь, куалау

    2. Кабатланачакмын сүзенең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленешен күрсәтегез.

    а) ка-бат-ла-на-чак -мын
    ә) кабат-ла-на-чак-мын

    б) ка-бат-лан-а-чакмын

    в) кабат-ла-н-ачак-мын

    3. Буяуга төшү сүзтезмәсендә компонентларны үзара бәйләүче чараны күрсәтегез.

    а) янәшә тору
    ә) сүз тәртибе

    б) килеш кушымчасы

    в) фигыль формасы

    4. Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгез.

    Сәмәрия ана мин кергәндә авырый иде.

    а) иярчен ия җөмлә

    ә) иярчен вакыт җөмлә

    б) иярчен тәмамлык җөмлә

    в) иярчен аергыч җөмлә

    5. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең җөмләнең кайсы кисәге
    булуын күрсәтегез.

    Көй пәрәвез җебенә эләккән күбәләк сыман канатлана алмый торды.

    а) аергыч

    ә) күләм хәле

    б) рәвеш хәле

    в) хәбәр

    6. Тиешле тыныш билгесен куегыз.

    Өйдәгеләр йокларга яткач(...) мин китап укыйм.

    а)өтер

    б)ике нокта

    3)сызык

    7. Нәрсә ул текст? Билгеләмә бирегез.

    __________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

    8. Сөйләм ничә төрле була? Ниндиләр?
    _____________________________________________________________________________

    9. Тыныш билгеләренә нинди билгеләр керә?______________________________________________________________________________________________________________________________________________________

    10. Схемага туры китереп , җөмләләр языгыз.

    1. А : “Т?” – а. 2. “Т”, - а.

    _______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
    2 нче өлеш
    Текстны укыгыз һәм 6-11 нче биремнәрне эшләгез.

    (I) Ике канатлы җиңел самолет бераз гына җирдән элдертеп барды да,улый-үкерә, һавага менеп тә китте. (2) Зур шәһәрнең бихисап йортлары,шау-шулы урам-мәйданнары, аларны тутырып йөргән кешеләре, армый-талмый киләп салып йөрүче тыгын трамвай-троллейбуслары, автобусларыартта калды. (3) Алда - иркенлек, зәңгәр күк йөзе, күпереп торган мамыктай аксыл болытлар һәм... туган як. (4) ...Ул бәләкәй чакта ук утыртылган кыр ышыклау полосасындагы шактый биек булып үскән өрәңге агачларындагы кошлар солдат абыйларын сәламлиләр иде
    шикелле. (5) Туган якның тымызык кына искән җылы җиле дә тәнне генә түгел, җанны да иркәли сыман... (6) Кояшы да яктырак, болытлары да аграк, күге дә зәңгәррәк... (7) Ә инде еракта шактый зур булып утырган туган авылын күргәч, Габделнурның күңеле бөтенләй нечкәрде, күзләре дымланды. (8) «Туган җирем! (9) Мин сине гомерем буе сагынып яшәдем!» (Р. Кәрамидән)

    1. 9 нчы җөмләдән гарәп теленнән кергән сүзне табып языгыз.

    2. Парлы исемнәрне табып языгыз.

    3. 3 нче җөмләдән кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны табып языгыз.

    4. Хәл фигыльләр кулланылган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез.

    15. 4 - 9 нчы җөмләләрдән күп тезмәле катлаулы кушма җөмләнең санын күрсәтегез.

    16. «Туган җирем! Мин сине гомерем буе сагынып яшәдем!» җөмләсенә үз фикерегезне белдерегез.

    написать администратору сайта