Главная страница
Навигация по странице:

  • Дәрес этаплары Дәрес этабының максаты Укытучы эшчәнлеге

  • ТБУУГ

  • II этап. Белемнәрне активлаштыру.

  • III этап Проблема кую.

  • IV этап. Яңа материалны өйрәнү.

  • V этап. Ныгыту

  • VI этап. Дәрескә нәтиҗә ясау.

  • конспект урока. КОНСПЕКТ. Перспектив башлангыч мктп


    Скачать 26.54 Kb.
    НазваниеПерспектив башлангыч мктп
    Анкорконспект урока
    Дата16.05.2022
    Размер26.54 Kb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлаКОНСПЕКТ.docx
    ТипДокументы
    #531601

    Татар теле дәресенә технологик карта

    3сыйныфы, УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”

    Дәреснең максатлары

    1)танып белү:

    2)белемнәрне үстерү:
    3)тәрбияви максат:
    Татар телендә исемнәрнең килеш белән төрләнүе һәм килеш исемнәре турында төшенчә бирү.

    Исемнәрне килеш белән төрләндерергә өйрәнү; укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

    Үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

    Планлаштырылган нәтиҗә

    Килеш атамаларын, сорауларын,исемнең төрләнүен аңлау;

    Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләргә тиешле кушымчалар ялгый белү, дөрес язу.

    Төп төшенчәләр

    килеш

    Предметара бәйләнеш

    Рус теле, инглиз теле,музыка, әйләнә-тирә дөнья

    Эшне оештыру төрләре

    Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү, төркемнәрдә

    Чыганаклар :

    - төп

    - өстәмә

    1. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013, 1нче кисәк,64-65б.

    2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: Мөстәкыйль эш дәфтәре 3кл., Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013, 23 б.

    3. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 3 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013

    1. Презентация Power Point - “ Исемнәрнең килеш белән төрләнеше ”, мультимедиа диск, видеопроектор, ноутбук,Smart такта.

    Укытучы: Сафаргалиева И.Р.

    Дәрес этаплары

    Дәрес этабының максаты

    Укытучы эшчәнлеге

    Укучы эшчәнлеге

    Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

    ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

    РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

    ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

    КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

    I этап. Оештыру.

    Максат – укучыларны активлаштыру, уңай шартлар булдыру

    Укытучы өчен максат:

    психологик уңай халәт барлыкка китерү



    Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

    − Хәерле иртә, балалар!

    − Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.



    • - Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

    Укучылар теләкләр тели:

    − Яңа көн тынычлык алып килсен!

    − Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

    − Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!

    − Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

    КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

    ШУУГ: үзмаксат кую

    II этап. Белемнәрне активлаштыру.

    Максат– яңа материалны кабул итәргә әзерләү

    Укытучы өчен максат:берлек һәм күплек сандагы исемнәр турында элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру
    Укучылар өчен максат: берлек һәм күплек сандагы исемнәрне төркемли белү,артык сүзне табу, кушымчаларны аеру

    1нче бирем.Smart тактада эш.

    Исемнәрне төркемлә:

    имән, җырлар, сары, алмагач,

    чишмәләр, урамнар, укыйлар,баланнар , китап,бала,алмалар,уенчык.

    -Сүзләр артып калды.Ни өчен?

    -Исемнәргә нинди күплек кушымчалары ялгана?

    - Борын тартыкларына тәмамланган исемнәргә нинди күплек кушымчалар ялгана?


    2.Слайд №1

    Исем сүз төркеме турында нәрсә беләсез?

    Укучыларның җаваплары: берлек санга- имән, алмагач, китап,бала,уенчык;

    күплек санга- җырлар,

    чишмәләр, урамнар, баланнар , алмалар;

    -сары, укыйлар- исем сүз төркеменә керми

    --лар,-ләр,-нар,-нәр

    -нар,-нәр

    -предметны белдерә

    -кем? нәрсә?

    -берлек һәм күплек санда була

    -ялгызлык, уртаклык


    ТБУУГ:исемнәрне берлек һәм күплек санга аеру

    РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

    КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

    III этап Проблема кую.

    Максат:

    яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү



    Укытучы өчен максат:

    яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү
    Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү


    Дәреслек белән эш.

    1.күнегү 115 не укыту

    -җөмләләрдә әби сүзенә нинди кушымчалар ялганган? Слайд №2

    -сез нинди кушымчалар беләсез?
    - Әби сүзенә нинди кушымчалар ялганган?
    - Ничек уйлыйсыз аларны нинди кушымча дип атарга мөмкин булыр иде?

    -Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?

    -Дәрескә нинди максат куярсыз



    -нең,-гә,-не,-дән,-дә
    -сүз ясагыч, төрләндергеч
    - төрләндергеч
    Баларның җаваплары


    ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

    РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

    КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

    IV этап. Яңа материалны өйрәнү.

    Укытучы өчен максат:

    Төрләндергеч кушымчалар турында күзаллау булдыруда ярдәм итү
    Укучылар өчен максат:

    кушымчаларның бертөрле булмавын, әби сүзенә сораулар куеп башка җөмләләрдә ия булмавын раслый белү

    1.64 бит кагыйдә буенча эш

    Нәтиҗә:

    - Татар телендә алты килеш бар

    2.Слайд№ 3

    - Нәтиҗәләрне дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырыйк, дөрес фикер йөрттекме икән?

    3.Мультимедиа ярдәмендә килешләрне кабатлау
    -рус телендә килеш ничек атала , истә калдыру алымынәйтә аласызмы?

    -инглиз телендә килеш бармы?

    4. Матур язу күнегүе

    К к Кк

    килеш кеше ком

    5.Дәфтәрдә эш


    -Килешләрне аның сорауларын,кушымчаларын укып танышалар

    -Дәфтәргә килешләрне кыскартып язалар Б.к.И.к.Ю.к.Т.к.Ч.к.

    Ур-в.к.(истә калдыру өчен: Бака иртән юына, тычкан чыга уйнарга)

    Балаларның җаваплары
    Укучыларматур язу күнегүе башкара.

    (к – парлы, саңгырау тартык,калын һәм нечкә әйтелештә)
    Авыл сүзен төрләндереп язалар


    ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

    аерып алу нигезендә

    кагыйдә формалаштыру

    КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

    РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

    Динамик пауза




    Микс- фриз-груп

    Төркемнәргә бүленү өчен сораулар

    1-Исемнең санын ничә төрле?

    2.Балалар урманда җиләк җыйды.Җөмләдә ничә исем бар?

    3.Татар телендә ничә килеш бар?

    Укучылар сорауга җавапны төркемнәргә тупланып җавап бирәләр

    РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

    V этап.

    Ныгыту.
    Максат-яңа белемнәрне ныгыту

    Укытучы өчен максат:

    яңа мәгълүмат туплауда белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру
    Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек кулланып камилләштерү

    1.Дәреслек 116нчы күнегү.

    3.Эш дәфтәре күнегү 60

    Күнегүне язмача үтәлә.

    4.Төркемнәрдә эш. Модель Фрейер структурасы


    -Калын һәм нечкә төрләнешне күзәтәләр
    -Парларда тикшерәләр
    -Төркемнәрдә өйрәнелгәнне модельләштерәләр

    РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

    ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

    ТБУУГ: эш барышында өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;

    КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

    VI этап. Дәрескә нәтиҗә ясау. Эшчәнлекне бәяләү.

    Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү
    Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү
    Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

    Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

    1. Рефлексия.

    - Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде?

    2. Белемнәрне бәяләү.

    3. Өй эше.

    1т-Дәреслек (65б.)117 нче күнегү, килешләрне кабатла 47бит.

    2т-Эш дәфтәре күнегү 57 (22б). Дәреслектән килешләрне кабатла 47бит.


    Балаларның җаваплары


    ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

    РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу



    написать администратору сайта