Главная страница
Навигация по странице:

  • Кыр-сыр, тын-тыл, кыз-посылка, сын-сын, кыр-был.

  • Ылыс, чыршы, быргы, сарык, чыбыркы

  • Үтүк, күлмәк, үрдәк, күл

  • Бал кортлары оча

  • Тема : “Безнең мәктәп” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү. У хәрефен язу Максат: 1) ирен-ирен ү авазын дөрес әйтергә һәм укырга өйрәтү, схемасын ныгыту;2) Уу

  • Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

  • поурочные планы по татарскому языку 1 класс. поур.планы тат.яз. "Танышу" темасына бйлнешле сйлм стер


    Скачать 217 Kb.
    Название"Танышу" темасына бйлнешле сйлм стер
    Анкорпоурочные планы по татарскому языку 1 класс
    Дата25.05.2023
    Размер217 Kb.
    Формат файлаdoc
    Имя файлапоур.планы тат.яз.doc
    ТипДокументы
    #1158385
    страница1 из 4
      1   2   3   4

    Тема : “Танышу” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

    Максат: 1) балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

    2) исәнмесез, басыгыз, утырыгыз, сау булыгыз, рәхмәт сүзләре белән таныштыру, мәгънәсен өйрәтү һәм әйтергә өйрәтү;

    3) югарыдагы сүзләрдә һәм конструкцияләрдә кулланылган татар теленең ә,ы авазларын дөрес итеп әйтергә өйрәтү.
    Дәрес барышы.

    1.Оештыру моменты.

    Укытучы сыйныф бүлмәсенә килеп керүгә укучылар белән татар телендә “Исәнмесез” дип исәнләшә. Балалар “Исәнмесез” дип кабатлыйлар. Матур һәм дөрес итеп утыралар.

    2.Исәнмесез, рәхмәт сүзләрен әйттергәндә укытучы ә авазының әйтелешенә игътибар итә. Әлегә бу авазны сүзләрдә һәм иҗекләрдә әйтеп күрсәтү юлы белән генә чикләнелә.

    Балалардан ә авазы кергән сүзләр һәм иҗекләр кабатлатыла. Ләкин бу авазны беренче дәрестә үк дөрес әйттерү максаты куела.

    3.Физкультминут

    4.Диалогик сөйләмнең беренче элементларын өйрәнү һәр балада кабатлатыла. Укытучы республикабызда балалар өчен татар телендә күп кенә журналлар һәм газеталар чыгарылуын әйтеп, балаларны “Салават күпере”, “Ялкын” журналлары, “Сабантуй” газеталары белән таныштыра.

    Язучыларыбызның балалар өчен матур әкиятләр язуын әйтеп, Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләр китапларын һәм башка китапларны күрсәтә.

    5.Физкультминут

    6. Исәнләшү, хушлашу сүзләрен сөйләмдә активлаштыру максатында укытучы уен оештыра.

    7. “Укытучы” уены уйнала.

    Укытучы булып уйнаучы бала класска килеп керә, исәнләшә, чыга хушлаша., укучылар исәнләшәләр, хушлашалар.

    8.Дәрескә йомгак.

    Тема : Ә авазы

    Максат: 1) ә авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

    2) ә авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

    3) әхлак тәрбиясе.
    Дәрес барышы.

    1.Оештыру моменты.

    Укытучы сыйныф бүлмәсенә килеп керүгә укучылар белән татар телендә “Исәнмесез” дип исәнләшә. Балалар “Исәнмесез” дип кабатлыйлар. Матур һәм дөрес итеп утыралар.

    2. Рус телендә ә авазына тәңгәл аваз юклыгын, ә авазы сузыгының а авазының нечкә пары булуын аңлату. Татар телендә сузык авазларның калын һәм нечкә парларга бүленүен аңлату.Калын һәм нечкә сузыкларны чагыштырып әйттерү һәм ишетеп танырга өйрәтү.

    3. “Калын сузык, нечкә сузык” уенын уйнау.

    4. Физкультминут

    5.Дәреслек буенча эшләү.

    Рәсемнәргә карап җөмләләр төзү.

    Кисмә ә хәрефе белән таныштыру. Укытучы кисмә Әә хәрефләрен күрсәтә һәм укыта.

    6. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

    7.Басым турында искә төшерү. Әни, әти, әби, бәби сүзләренә басым кую. Дөрес басым белән әйттерү.

    8. Диалогик сөйләм.

    -Бу кем?

    -Бу - әни.

    -Ә бу кем?

    -Бу - әти.

    -Әниең кем?

    - Әнием кибетче.

    -Әтиең кем?

    - Әтием эшче.

    9. Дәрескә йомгак.

    Укытучы сүзе.

    Тема : И хәрефе

    Максат: 1) и авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

    2) и авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

    3) әхлак тәрбиясе.
    Дәрес барышы.

    1.Оештыру моменты.

    “Ирек әбигә булыша” дигә рәсем өстендә эшләү. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр. Бу кем? Әби нишли? Ә бу кем? Ул нишли? Ирек әбигә нәрсә бирә? (Ипи бирә) Әби нишли?

    2. Сүзлек өстендә эшләү.

    Ипи, утыра, шатлана, басып тора, имән, икмәк, иләк, чиләк сүзләренә аңлатма бирелә.

    3. схемадагы ипи, Ирек сүзләренә басым куелып, дөрес итеп укыла.Балалар укытучы ярдәмендә ипи сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.







    Ипи-
    4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

    5. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

    6.Сузык и авазы һәм Ии хәрефе белән таныштыру. Сузык и авазы әйттерә, әйткәндә авызның бераз ачык булуын, иреннәр елмайгандагы кебек як-якка җәелгәнен, тавышлы булуын, аны әйткәндә бу авазның тоткарлыксыз булуын аңлата. И авазының татар телендәге артикуляциясе рус телендәге вариантына шактый якын. Шуның өчен бу авазның орфоэпиясе җиңел.

    - И авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

    7. Дәрескә йомгак.

    Укытучы сүзе.
    Тема : И хәрефен язу

    Максат: 1) и авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

    2) и хәрефенең язуда күрсәтелеше

    3) әхлак тәрбиясе.
    Дәрес барышы.

    1.Оештыру моменты.

    “Ирек әбигә булыша” дигән рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

    Бу кем? Әби нишли? Ә бу кем? Ул нишли? Ирек әбигә нәрсә бирә? (Ипи бирә) Әби нишли?

    2. Сузык и авазы һәм Ии хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

    Сузык и авазы әйттерелә, әйткәндә авызның бераз ачык булуын, иреннәр елмайгандагы кебек як-якка җәелгәнен, тавышлы булуын, аны әйткәндә бу авазның тоткарлыксыз булуын искә төшерү . И авазының татар телендәге артикуляциясе рус телендәге вариантына шактый якын, шуның өчен бу авазның орфоэпиясе җиңел булуын аңлату.

    - И авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

    - И авазы сузык аваз.

    3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

    4.Укытучы Ирек, имән, икмәк сүзләрендәге и авазларының ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

    Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, ипи, имән сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

    Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

    5. Балаларны ике саны белән таныштыру. Рәсем өстендә эшләү.

    6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

    Укытучы баш һәм юл Ии хәрефләрен юл и хәрефен язып күрсәтә.

    7. Дәрескә йомгак.

    Укытучы сүзе.
    Тема : Ы хәрефе

    Максат: 1) Ы авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

    2) Ы авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

    3) әхлак тәрбиясе.

    Дәрес барышы.

    1.Оештыру моменты.

    Исәнләшү.

    Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

    2.Әлифбадагы рәсем буенча әңгәмә үткәрелә. Җөмләләр төзелә. Балалар “Көтүче сарыклар көтә” җөмләсен төзиләр һәм ы хәрефе кергән сүзләр әйтәләр.

    3.Рәсемнәргә карап ылыс, чыршы, быргы, сарык, чыбыркы сүзләре белән танышалар, басым белән әйтергә өйрәнәләр. Ы авазының әйтелешен укытучы берничә кабат әйтеп күрсәтә.

    Аннан соң балалардан кат-кат әйттерелә. Аның сузыкмы тартыкмы икәнлеге ачыклана. Ы авазы и авазы белән чагыштырылып әйттерелә. Кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге әйттерелә, кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге ачыклана.

    4.Рус һәм татар телендәге ы авазы булган сүзләрне аерым-аерым да, бергәләп тә чагыштырып әйтеп карау.

    Кыр-сыр, тын-тыл, кыз-посылка, сын-сын, кыр-был.

    5. Физкультминут “Җил исә, исә, исә”

    6. Сузык ы авазы һәм Ыы хәрефе белән таныштыру. Сузык ы авазы әйттерелә, әйткәндә авызның бераз ачык булуын, иреннәр елмайгандагы кебек як-якка җәелгәнен, тавышлы булуын, аны әйткәндә бу авазның тоткарлыксыз булуын аңлата.

    Аа хәрефләре кабатлана. А,ы-калын сузык аваз хәрефләре икәнлеге аңлатыла. Ә,и - нечкә сузык аваз хәрефләре икәнлеге

    искә төшерелә.

    7. Сүзлек эше.

    Ылыс, чыршы, быргы, сарык, чыбыркы сүзләре өйрәнелә. Сүзләргә басым куеп, дөрес итеп укытыла.

    8. Дәрескә йомгак.

    Укытучы сүзе.
    Тема : Ы хәрефен язу

    Максат: 1) ы авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

    2) ы хәрефенең язуда күрсәтелеше

    3) әхлак тәрбиясе.

    Дәрес барышы.

    1.Оештыру моменты.

    “Көтүче сарыклар көтә” дигән рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

    Бу кем? Көтүче нишли? Ә бу кем? Ул нишли? Сарыклар ничек кычкыра?

    2. Сузык ы авазы һәм Ыы хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

    Сузык ы авазы әйттерелә, әйткәндә авызның бераз ачык булуын, иреннәр елмайгандагы кебек як-якка җәелгәнен, тавышлы булуын, аны әйткәндә бу авазның тоткарлыксыз булуын искә төшерү . Ы авазының татар телендәге артикуляциясе рус телендәге вариантына шактый якын, шуның өчен бу авазның орфоэпиясе җиңел булуын аңлату.

    - Ы авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

    - Ы авазы сузык аваз.

    3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

    4.Укытучы ылыс, чыршы, быргы, сарык, чыбыркы сүзләрендәге ы авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

    Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и,ы хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

    5. Балаларны ылыс сүзе белән таныштыру. Рәсем өстендә эшләү.

    6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

    Укытучы баш һәм юл Ыы хәрефләрен юл ы хәрефен язып күрсәтә.

    Укучылар язалар.

    7. Дәрескә йомгак.

    Укытучы сүзе.
    Тема : Ү хәрефе

    Максат: 1) Ү авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

    2) Ү авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

    3) әхлак тәрбиясе.

    Дәрес барышы.

    1.Оештыру моменты.

    Исәнләшү.

    Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

    2.Әлифбадагы рәсем буенча әңгәмә үткәрелә. Җөмләләр төзелә. Балалар “Кыз күлмәк үтүкли ” җөмләсен төзиләр һәм ү хәрефе кергән сүзләр әйтәләр.

    3.Рәсемнәргә карап үтүк, күлмәк, үрдәк, күл сүзләре белән танышалар, басым белән әйтергә өйрәнәләр. Ү авазының әйтелешен укытучы берничә кабат әйтеп күрсәтә.

    Аннан соң балалардан кат-кат әйттерелә. Аның сузыкмы тартыкмы икәнлеге ачыклана. Ү авазы у авазы белән чагыштырылып әйттерелә. Кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге әйттерелә, кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге ачыклана.

    4.Рус телендәге сүзләрдә ү авазының бөтенләй булмавын әйтү.

    5. Физкультминут “Җил исә, исә, исә”

    6. Ү авазы татар теленең үзенчәлекле авазларыннан санала. Ү не әйткәндә тел алга таба хәрәкәт итеп, очы белән аскы тешләргә тиеп тора. Телнең алгы өлеше каты аңкауга күтәрелә төшә. Шуның нәтиҗәсендә авыз куышлыгы шактый тарая.Иреннәр күбрәк бөрелеп, алга таба чыгып тора, шуңа күрә ү авазы нечкә ишетелә.

    7. Сүзлек эше.

    Үтүк, күлмәк, үрдәк, күл сүзләре өйрәнелә, аларның мәгънәләре аңлатыла. Сүзләргә басым куеп, дөрес итеп укытыла.

    8. Дәрескә йомгак.

    Укытучы сүзе.
    Тема : Ү хәрефен язу

    Максат: 1) ирен-иренү авазын дөрес әйтергә һәм укырга

    өйрәтү, схемасын ныгыту;

    2) Ү ү хәрефләрен язу күнекмәләре булдыру;

    3) әхлак тәрбиясе.

    Дәрес барышы.

    1.Оештыру моменты.

    “Гүзәл күлмәк үтүкли” дигән рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

    Бу кем? Кыз нишли? Ә бу нәрсәләр? Алар нишлиләр? Үрдәкләрне ничек яшәләр?

    2. Сузык ү авазы һәм Үү хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

    - Ү авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

    - Ү авазы сузык аваз.

    3. Физкультминут “Серле янчык”

    Уенда катнашучының берсе капчыкны капшап, әйбернең исемен әйтергә куша.

    4.Укытучы үтүк, күлмәк, үрдәк, күл сүзләрендәге ү авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен аңлата.

    Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и,ы,ү хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

    5. Балаларны үрдәк сүзе белән таныштыру.







    Үрдәк
    Рәсем өстендә эшләү.

    6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

    Укытучы баш һәм юл Үү хәрефләрен, юл ү хәрефен язып күрсәтә.

    Укучылар язалар.
    7. Дәрескә йомгак.

    Укытучы сүзе.
    Тема : У хәрефе

    Максат: 1) У авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

    2) У авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

    3) әхлак тәрбиясе.
    Дәрес барышы.

    1.Оештыру моменты.

    Исәнләшү.

    Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

    2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

    -Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

    -Балалар нишлиләр?

    -Урманда адашкан кеше нәрсә дип кычкыра?

    -Сез дә шулай ике иҗеккә бүлеп, икенче иҗеккә басым ясап әйтеп карагыз.

    -Ааа-ууу!

    Укучыларның игътибарын басым ясауга юнәлтү.

    3. Рәсемнәрдән файдаланып, умартачылык һөнәре, бал, бал кортларының файдасы турында сөйләү. Бал кортлары оча җөмләсе укытучы ярдәмендә төзелә. Сүзләрнең басымнары билгеләнә. Дөрес итеп укытыла.

    4. Сүзлек өстендә эш.

    Умарта, бал корты, утын, ау сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

    5. Физкультминут “Җил исә, исә, исә”

    6. Умарта, утын, ау сүзләреннән у хәрефе таптырыла.

    У авазының калын сузык аваз икәнлеге, ирен-ирен аваз булуы аңлатыла. Әлифбада ни өчен у хәрефенең кызыл төстә булуы искә төшерелә.

    7. Дәрескә йомгак.

    Укытучы сүзе.

    13.10.2009. №26

    Тема : “Безнең мәктәп” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү. У хәрефен язу

    Максат: 1) ирен-ирен ү авазын дөрес әйтергә һәм укырга

    өйрәтү, схемасын ныгыту;

    2) Уу хәрефләрен язу күнекмәләре булдыру;

    3) әхлак тәрбиясе.

    Дәрес барышы.

    1.Оештыру моменты.

    Бал кортлары оча ” дигән рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

    -Бу кем? Умартачы нишли? Ә бу нәрсәләр?

    -Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

    -Балалар нишлиләр?

    -Урманда адашкан кеше нәрсә дип кычкыра?

    -Сез дә шулай ике иҗеккә бүлеп, икенче иҗеккә басым ясап әйтеп карагыз. -Ааа-ууу!

    Укучыларның игътибарын басым ясауга юнәлтү.

    2. Сузык у авазы һәм Уу хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

    - У авазы сузык авазмы, тартык авазмы? У авазы сузык аваз.

    Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

    3. Физкультминут “Серле янчык”

    Уенда катнашучының берсе капчыкны капшап, әйбернең исемен әйтергә куша.

    4.Укытучы умарта, бал корты, утын, ау сүзләрендәге у авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен аңлата.

    Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и,ы,ү,у хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

    5. Балаларны үрдәк сүзе белән таныштыру.







    У-чак

    Рәсем өстендә эшләү.

    6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

    Укытучы баш һәм юл Уу хәрефләрен, юл у хәрефен язып күрсәтә.

    Укучылар язалар.

    7. Дәрескә йомгак.

    Укытучы сүзе.

    15.10.2009. №27

    Тема : Л хәрефе

    Максат: 1) л авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

    2) л авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

    3) әхлак тәрбиясе.

    Дәрес барышы.

    1.Оештыру моменты.

    Укытучы Лл хәрефе белән таныштыра. Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. Л авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. Ла, лә, ал, ил, ала. Тартык Лл хәрефе аерым таблицага куела.Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Лл хәрефе таптырыла. Укытучы л хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

    2. Сузык аваздан башланган ике хәрефле сүзләрне укырга өйрәтү. Укытучы башта а,у,и хәрефләрен укыта да, аннары һәр хәреф артына л хәрефен куеп укырга куша. Ал, ул, ил һ.б.

    3. Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Лә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта л авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә лә.

    Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Л- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. Ла кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. Ла, лә.

    4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

    -Ул Ил.

    -Ил, китап (рәсеме) ал.

    Ил китап ала.

    5. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

    6. - Л авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

    7. Дәрескә йомгак.

    Укытучы сүзе.

    16.10.2009. №28

    Тема : Л хәрефен язу

    Максат: 1) л авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

    2) л хәрефенең язуда күрсәтелеше

    3) әхлак тәрбиясе.

    Дәрес барышы.

    1.Оештыру моменты.

    Укытучы Лл хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. Л авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. Ла, лә, ал, ил, ала. Тартык Лл хәрефе аерым таблицага куела.Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Лл хәрефе таптырыла. Укытучы л хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

    2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Лә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта л авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә лә.

    Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Л- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. Ла кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. Ла, лә.

    - Л авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

    - Л авазы яңгырау тартык аваз.

    3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

    4. Дәреслектән текст уку.

    Ул Ил. Ә ул Ләлә.

    Ил:

    -Ләлә, чәчәк (рәсеме) ал.

    Ләлә чәчәк (рәсеме) ала.

    4.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

    Укытучы баш һәм юл Лл хәрефләрен юл л хәрефен язып күрсәтә.

    5. Дәрескә йомгак. Укытучы сүзе.

    19.10.2009. №29

      1   2   3   4


    написать администратору сайта