Главная страница

поурочные планы по татарскому языку 1 класс. поур.планы тат.яз. "Танышу" темасына бйлнешле сйлм стер


Скачать 217 Kb.
Название"Танышу" темасына бйлнешле сйлм стер
Анкорпоурочные планы по татарскому языку 1 класс
Дата25.05.2023
Размер217 Kb.
Формат файлаdoc
Имя файлапоур.планы тат.яз.doc
ТипДокументы
#1158385
страница3 из 4
1   2   3   4
Тема : Е хәрефе

Максат: 1) е авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү, е хәрефенең сүздә тоташтыру ысулларын өйрәнү;

2) е авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

“Әлифба”дагы 45нче биттәге рәсемнәр буенча әңгәмә оештыру һәм җөмләләр төзү. Баганалап бирелгән сүзләрне басым куеп, дөрес итеп укыту.Схемага карап, елан сүзенә анализ ясату.

2. Е е хәрефләре белән таныштыру. Татар һәм рус телендә бу хәрефләрнең бертөрле укылышын искәртү.

3. Схемадагы елан сүзенә басым куелып, дөрес итеп укыла. Балалар укытучы ярдәмендә елан сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.










Елан -
4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

5. Физкультминут “Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю- бүре юк икән.

(Бүре качып торган җирдән чыга.)

-У-у, хәзер кабып йотам. (Бүре балаларны куа, тотылган бала бүре ролен дәвам итә.)

6. 45 нче биттәге төп рәсем өстендә эшләү һәм җөмләләр төзү. Баганалап биргән сүзләрне иҗекләп уку.

Ка-е ку-е сы-е-р

Ка-е-н ку-е-н су-е-р

7. Сүзлек өстендә эшләү. Урман, нарат, каен, имән, куе, үләннәр, күп, бүре сүзләренә аңлатма бирү.

8. Дәреслектән текст уку.

Әнә куе каенлык. Ул каенлыкта елан, суер.

7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.

17.11.2009. №42

Тема : “Безнең мәктәп” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү. Е хәрефен язу

Максат: 1) е авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) Е е хәрефләренең дөрес язу күнекмәләрен булдыру, хәрефенең язуда күрсәтелеше;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Сузык авазларны белдергән хәрефләрне кабатлату. (а-ә, у-ү, ы-и) Укытучы бу хәрефнең бер авазны гына белдерү өчен кулланылганын искәртә. Татар алфавитында кайбер хәрефләрнең ике авазны белдерә алулары турында да искәртә. Шундый хәрефләрнең берсе –Е е хәрефләре

Е е хәрефләрен күрсәтеп, аларның берьюлы ике авазны (й+ы), (й+э) авазларын белдергәнен аңлату.

2. ”Әлифба”ның 46нчы битендәге рәсем өстендә эшләү. Рәсем буенча әңгәмә уздыру. Урманның кеше өчен файдалы булуы турында әңгәмә уздыру. Әнә нәниләр уены җөмләсен төзетү.

3. Схемадагы Тиен сүзенә басым куелып, дөрес итеп укыла. Балалар укытучы ярдәмендә Тиен сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.










Тиен -
Ее хәрефләре йы, йе авазларын белдергәндә, һәрвакыт сүз һәм иҗек башында булуын һәм йы, йэ дип укылуын аңлату.

4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

5. Физкультминут “Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

(Әңгәмә үткәрү).

4.Укытучы Сәет, тиен, уенына сүзләрендәге авазларның ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, тиен, уенына сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с,к, р,е хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Дәреслектән текст уку.

Әнә нарат аланы. Нарат аланына ел саен нәниләр килә. Әнә нәниләр уены. Сәет тә нәниләр уенына килә.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Ее хәрефләрен юл е хәрефен язып күрсәтә.

7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : Э(е) хәрефе

Максат: 1) Татар сүзләрендә э сузык авазын дөрес итеп әйтергә һәм Ээ,е авазын дөрес әйтергә өйрәтү, укырга өйрәтү;

2) Э(е) авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Балалар тактага басма хәрефләр белән иҗекләргә бүлеп язылган ти-ен, у-ен, е-лан сүзләрен укыйлар. Һәр сүздә е хәрефенең ничек укылганы ачыклана. Калын сузыклы сүзләрдә е хәрефе йы дип, нечкә сузыклы сүзләрдә йэ дип укылганы искә төшерелә.

3. ”Әлифба”ның 47 нче битендәге рәсем өстендә эшләү. Рәсем буенча әңгәмә уздыру. Рәсемдәге э-нә, э-не, э-лә, , э-ре сүзләрен иҗекләп хор белән әйттерү. Һәр сүздәге э авазының әйтелешенә игътибар ителә, бу авазга характеристика бирелә. Соңыннан шул авазның шул ук е хәрефен белдергән сүзләр укытыла. (Те-лә, те-ре, И-ре-к, и-те-к).

Укытучы э,е хәрефләрен тактага яза. Бу хәрефләрнең барысы да э авазы белдергәнен әйтә.

Иҗек таблицасыннан э-эл, эт, эс, эр, эн; е-ле,те,се,ре,не кушылмаларын укыту. Кушылмаларда е хәрефе һәрвакыт э дип укыла.дигән нәтиҗә ясала.

4. “Әлифба”дагы 48 нче биттәге рәсемнәр буенча әңгәмә оештыру һәм җөмләләр төзү. Елга, суларның файдалы булуы турында әңгәмә уздыру. Ирек , Асыл, Сәет Ыкта су керә җөмләсен төзетү. Елга сүзенә басым куеп, дөрес итеп укыту. Бу сүзгә аваз схемасын сыздыру.

5. Физкультминут “Җил исә, исә, исә”

6. Сүзлек эше.

Эт, эне, элә, эре сүзләре өйрәнелә, аларның мәгънәләре аңлатыла. Сүзләргә басым куеп, дөрес итеп укытыла.

7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.
Тема : Э(е) хәрефен язу

Максат: 1) Э(е) авазын дөрес әйтергә һәм укырга

өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) Э(е) хәрефләрен язу күнекмәләре булдыру;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Сузык э авазы һәм Э(е) хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

- Э(е) авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Э(е) авазы сузык аваз.

3. Физкультминут “Серле янчык”

Уенда катнашучының берсе капчыкны капшап, әйбернең исемен әйтергә куша.

4.Укытучы э-нә, э-не, э-лә, , э-ре сүзләрендәге э авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и,ы,ү, э хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Дәреслектән текст уку.

Сылу кер уа. Әнисе кер элә. Энесе Ирек су китерә.

Эссе. Әнә Ык суы. Ирек , Асыл, Сәет Ыкта су керә.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Ээ хәрефләрен, юл э хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

7. Сылу кер уа. Әнисе кер элә. Энесе Ирек су китерә җөмләләрен яздыру.

8. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.
23.11.2009. №45

Тема : Г хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык г авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) Г г хәрефләре белән таныштыру, г авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

Беренче рәсем буенча әтиләргә ярдәм итү темасына карата әңгәмә уздыру. Укучылар Әнә суган түтәле җөмләсен төзиләр. Һәм сүзләргә таркаталар.

3. Укытучы укучыларны Гг хәрефләре белән таныштыра. Аның саңгырау аваз булуын аңлата. Калын сузыклы сүзләрдә г авазы калын (кага, карга, елга,елгага, куна, кунган ), ә нечкә сузыклы сүзләрдә г авазы нечкә (нигә, Гүзәл) булып укылуы аңлатыла.

4. Физкультминут

5. Сүзлек өстендә эш.

Кага, карга, елга,елгага, куна, кунган, таган, тагын, туктаган сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. К авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

Кага елга куна таган

Карга елгага кунган тагын туктаган

7. Әлифбаның 50нче битендәге рәсем өстендә эшләү. Рәсем буенча җөмлә төзергә.

Гата таган атына.

Рәис тә таган атына. Атын, таган. Тагын, тагын!.. Нигә таган туктаган?

8. Дәреслектән текст уку.

Алар нәрсә?

Канатларын кага- кага, килә алар елгага.

-Ка-га-га, ка-га-га!

9.Кара карга текстын уку.

Кара карга кунган карга. Карга кунган ак карга.

10. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе


24. 11.2009. №46

Тема : Г хәрефен язу.

Максат: 1) г авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) г хәрефенең язуда күрсәтелеше

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Гг хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. Г авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. Га, гә, ага, ги, суга. Тартык Рр хәрефе аерым таблицага куела. Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Гг хәрефе таптырыла. Укытучы к хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Гә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта Г авазыннан әйтү өчен тамак төбе,кече тел ярдәмендә әйтәбез, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә Гә.

3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

4. “Тату гаилә” темасына әңгәмә уздыру. Балалар үзләренең гаиләләре турында сөйлиләр. Гаилә сүзендәге гъ авазының әйтелешенә игътибар итү.

5. Дәреслектән текст уку.

Әнә Татарстан картасы. Татарстан ул- Туган ил. Туган ил –татулык иле. Ә алар тату туганнар.

6.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с,к хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7. Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Гг хәрефләрен, юл г хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

8. Сара кына үстерә җөмләсен икешәр юл яздырырга

9. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : Д хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык д авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) Дд хәрефләре белән таныштыру, д авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Балалар нишлиләр?

- Балалар яшелчәләр үстерәләр.

3.Икенче рәсем буенча җөмләләр төзү.

-Бу-Илдар. Илдар үрдәк чакыра.

-Үти-үти-үти-үти җөмләләрен төзү. Бу җөмләләрдән Илдар һәм үрдәк сүзләрен аерып алып әйттерү.

4. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

5. Сүзлек өстендә эш.

Илдар, үрдәк, килде, күрде, күлгә, күлдә сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Д- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. Да кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. Да, дә.

- Д авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Д авазы яңгырау тартык аваз.

7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе

Тема : Б хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык б авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) Бб хәрефләре белән таныштыру, б авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

Беренче рәсем буенча әтиләргә ярдәм итү темасына карата әңгәмә уздыру.

Укучылар шигырьне укыйлар.

Күлдә балык, бакалар

Баталар да калкалар.

Әнә бара бер бака,

Баткакка бата-бата.

-Ба-ка-ка, ба-ка-ка.

3. Укытучы укучыларны Бб хәрефләре белән таныштыра. Аның яңгырау аваз булуын аңлата.

4. Физкультминут

5. Сүзлек өстендә эш.

Бака, бата, баткак, табак, Бари, Булат сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. Б авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

Буена алабута бала Сабир

Буенда алабуга балык Кәбир

7.”Балык тоту” күренешен күрсәткән рәсем өстендә эшләү. Рәсемгә карап, малайларның балык тотулары турында сөйләтү. Текстны уку.

Балалар елга буенда. Алар балыкка килгән. Сабирга ун балык эләкте. ә Кәбиргә - алты балык.

8. Дәреслектән рәсем буенча эшләү.

Бу нинди балык?

Табан Кәрәкә

10. Дәрескә йомгак. Укытучы сүзе

03.12.2009. №50

Тема : “Безнең гаилә ” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү. Б хәрефен язу

Максат: 1) ирен-ирен б авазын дөрес әйтергә һәм укырга

өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) Бб хәрефләрен язу күнекмәләре булдыру;

3) “Безнең гаилә” темасына әңгәмә үткәрү

4) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Бал кортлары оча ” дигән рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

-Бу кем? Умартачы нишли? Ә бу нәрсәләр?

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Балалар нишлиләр?

Укучыларның игътибарын басым ясауга юнәлтү.

2. Тартык б авазы һәм Бб хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

- Б авазы сузык авазмы, тартык авазмы? Б авазы тартык аваз.

Безнең гаилә” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

1)сорауларга җавап бирү:

Сезнең гаиләдә кемнәр яши?Аларның исемнәре ничек? Әти-әниең кая эшлиләр? Һ.б.

3. Физкультминут “Серле янчык”

Уенда катнашучының берсе капчыкны капшап, әйбернең исемен әйтергә куша.

4.Укытучы бал, бал корты, чибәр, бакча, бала, чүбе сүзләрендәге б авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Бб хәрефләрен, юл б хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.
04.12. 2009. №51

Тема : П хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык п авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) Пп хәрефләре белән таныштыру, п авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

Беренче рәсем буенча кошлар темасына карата әңгәмә уздыру.

Укучылар шигырьне укыйлар.

Карга килә, су сала.

Торна килә,ит сала.

Песнәк килә, пешерә.

Чыпчык килә, тикшерә.

Әдип ашап бетерә.

Кап та коп!

Саналмышны кулланып уен уйнарга.

3. Укытучы укучыларны П п хәрефләре белән таныштыра. Аның саңгырау аваз булуын аңлата.

4. Физкультминут

5. Сүзлек өстендә эш.

Песнәк, чыпчык, песи, Әдип, Чулпан сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. П авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

Күп китап Әдип песнәк

Туп мәктәп Талип чыпчык

7.”Китапханә” күренешен күрсәткән рәсем өстендә эшләү. Рәсемгә карап, укучыларның китап укырга яратулары турында сөйләтү. Текстны уку.

Мәктәптә китап бүлмәсе бар. Нәбирә апа китап бирә. Әдип, Талип китап укый. Монда китап күп.

8. Дәреслектән рәсем буенча эшләү.

10. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе

07.12.2009. №52

Тема : “Безнең гаилә ” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү. П хәрефен язу

Максат: 1) ирен-ирен п авазын дөрес әйтергә һәм укырга

өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) Пп хәрефләрен язу күнекмәләре булдыру;

3) “Безнең гаилә” темасына әңгәмә үткәрү

4) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Ипи пешерүчеләр” дигән рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

-Бу кем? Ипи пешерүче нишли? Ә бу нәрсәләр?

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Апалар нишлиләр?

Укучыларның игътибарын басым ясауга юнәлтү.

2. Тартык п авазы һәм Пп хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

- П авазы сузык авазмы, тартык авазмы? П авазы тартык аваз.

Безнең гаилә”
1   2   3   4


написать администратору сайта