Главная страница
Навигация по странице:

  • Буена

  • Балалар елга буенда. Алар балыкка килгән. Сабирга ун балык эләкте. ә Кәбиргә - алты балык.

  • Табан Кәрәкә 10. Дәрескә йомгак.Укытучы сүзе.02. 2010. №80Тема :Х хәрефе

  • Тема : “Өс-баш һәм аяк киемнәре” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

  • Тема : “Авылда” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү.

  • Авылда” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү (Әңгәмә үткәрү). 4.Укытучы Сәет, тиен, уенына

  • Тема : Сүзләоне юлдан юлга күчерү

  • поурочные планы по татарскому языку 1 класс. поур.планы тат.яз. "Танышу" темасына бйлнешле сйлм стер


    Скачать 217 Kb.
    Название"Танышу" темасына бйлнешле сйлм стер
    Анкорпоурочные планы по татарскому языку 1 класс
    Дата25.05.2023
    Размер217 Kb.
    Формат файлаdoc
    Имя файлапоур.планы тат.яз.doc
    ТипДокументы
    #1158385
    страница4 из 4
    1   2   3   4
    темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

    1)сорауларга җавап бирү:

    Кунакка кемне чакыралар? Гаилә дусларыгыз бармы?Һ.б.

    3. Физкультминут “Серле янчык”

    Уенда катнашучының берсе капчыкны капшап, әйбернең исемен әйтергә куша.

    4.Укытучы песнәк, чыпчык, песи сүзләрендәге п авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен аңлата.

    Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

    6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

    Укытучы баш һәм юл Пп хәрефләрен, юл п хәрефен язып күрсәтә.

    Укучылар язалар.

    7. Дәрескә йомгак.

    Укытучы сүзе.

    08.12. 2009. №53

    Тема : Ч хәрефе

    Максат: 1) татар сүзләрендә тартык ч авазын дөрес әйтергә

    өйрәтү, схемасын күрсәтү;

    2) Чч хәрефләре белән таныштыру, ч авазы кергән

    сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

    3) әхлак тәрбиясе.

    Дәрес барышы.

    1.Оештыру моменты.

    Исәнләшү.

    Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

    2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

    Беренче рәсем буенча әтиләргә ярдәм итү темасына карата әңгәмә уздыру. Укучылар шигырьне укыйлар.

    Күлдә балык, бакалар

    Баталар да калкалар.

    Әнә бара бер бака,

    Баткакка бата-бата.

    -Ба-ка-ка, ба-ка-ка.

    3. Укытучы укучыларны Бб хәрефләре белән таныштыра. Аның яңгырау аваз булуын аңлата.

    4. Физкультминут

    5. Сүзлек өстендә эш.

    Бака, бата, баткак, табак, Бари, Булат сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

    6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. Б авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

    Буена алабута бала Сабир

    Буенда алабуга балык Кәбир

    7.”Балык тоту” күренешен күрсәткән рәсем өстендә эшләү. Рәсемгә карап, малайларның балык тотулары турында сөйләтү. Текстны уку.

    Балалар елга буенда. Алар балыкка килгән. Сабирга ун балык эләкте. ә Кәбиргә - алты балык.

    8. Дәреслектән рәсем буенча эшләү.

    Бу нинди балык?

    Табан Кәрәкә

    10. Дәрескә йомгак.

    Укытучы сүзе
    .02. 2010. №80

    Тема :Х хәрефе

    Максат: 1) татар сүзләрендә тартык п авазын дөрес әйтергә

    өйрәтү, схемасын күрсәтү;

    2)Хх хәрефләре белән таныштыру, х авазы кергән

    сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

    3) әхлак тәрбиясе.

    Дәрес барышы.

    1.Оештыру моменты.

    Исәнләшү.

    Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

    2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

    Беренче рәсем буенча кошлар темасына карата әңгәмә уздыру.

    Укучылар шигырьне укыйлар.

    Карга килә, су сала.

    Торна килә,ит сала.

    Песнәк килә, пешерә.

    Чыпчык килә, тикшерә.

    Әдип ашап бетерә.

    Кап та коп!

    Саналмышны кулланып уен уйнарга.

    3. Укытучы укучыларны Х х хәрефләре белән таныштыра. Аның саңгырау аваз булуын аңлата.

    4. Физкультминут

    5. Сүзлек өстендә эш.

    Хат, хәбәр, хәл, хәтле сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

    6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. Х авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

    7.”Китапханә” күренешен күрсәткән рәсем өстендә эшләү. Рәсемгә карап, укучыларның китап укырга яратулары турында сөйләтү. Текстны уку.

    8. Дәреслектән рәсем буенча эшләү.

    10. Дәрескә йомгак.

    Укытучы сүзе


    .02.2010. №86

    Тема : “Өс-баш һәм аяк киемнәре” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

    Максат: 1) балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

    2)”Кешене кием бизи” темасына сөйләшү;

    3) кулланылган сүзләрдә һәм конструкцияләрдә татар теленең җ,ң,һ авазларын дөрес итеп әйтергә өйрәтү.
    Дәрес барышы.

    1.Оештыру моменты.

    Укытучы сыйныф бүлмәсенә килеп керүгә укучылар белән татар телендә “Исәнмесез” дип исәнләшә. Балалар “Исәнмесез” дип кабатлыйлар. Матур һәм дөрес итеп утыралар.

    2.Исәнмесез, рәхмәт сүзләрен әйттергәндә укытучы ә авазының әйтелешенә игътибар итә. Әлегә бу авазны сүзләрдә һәм иҗекләрдә әйтеп күрсәтү юлы белән генә чикләнелә.

    Балалардан җ,ң,һ авазы кергән сүзләр һәм иҗекләр кабатлатыла. Ләкин бу авазларны һәр дәрестә үк дөрес әйттерү максаты куела.

    3.Физкультминут

    4.Диалогик сөйләмнең беренче элементларын өйрәнү һәр балада кабатлатыла. Укытучы ”Кешене кием бизи” темасына укучылар белән әңгәмә кора.

    1.Өйдә нинди киемнәр кияләр?

    2.Кунакка ничек киенеп баралар? Һ.б.

    Язучыларыбызның балалар өчен матур әкиятләр язуын әйтеп, Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләр китапларын һәм башка китапларны күрсәтә.

    5.Физкультминут

    6. Исәнләшү, хушлашу сүзләрен сөйләмдә активлаштыру максатында укытучы уен оештыра.

    7. “Киемнәр” уены уйнала.

    Һәр укучы үзенең нәрсәләр кигәнлеге турында, үз киемнәре турында сөйлиләр.
    8.Дәрескә йомгак.

    Укытучы сүзе.
    15.03.2010. №97

    Тема : “Авылда” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү.

    Максат: 1) е авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

    2) Е е хәрефләренең дөрес язу күнекмәләрен булдыру, хәрефенең язуда күрсәтелеше;

    3) әхлак тәрбиясе.

    Дәрес барышы.

    1.Оештыру моменты.

    Сузык авазларны белдергән хәрефләрне кабатлату. (а-ә, у-ү, ы-и) Укытучы бу хәрефнең бер авазны гына белдерү өчен кулланылганын искәртә. Татар алфавитында кайбер хәрефләрнең ике авазны белдерә алулары турында да искәртә. Шундый хәрефләрнең берсе –Е е хәрефләре

    Е е хәрефләрен күрсәтеп, аларның берьюлы ике авазны (й+ы), (й+э) авазларын белдергәнен аңлату.

    2. ”Әлифба”ның 46нчы битендәге рәсем өстендә эшләү. Рәсем буенча әңгәмә уздыру. Урманның кеше өчен файдалы булуы турында әңгәмә уздыру. Әнә нәниләр уены җөмләсен төзетү.

    3. Схемадагы Тиен сүзенә басым куелып, дөрес итеп укыла. Балалар укытучы ярдәмендә Тиен сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.










    Тиен -
    Ее хәрефләре йы, йе авазларын белдергәндә, һәрвакыт сүз һәм иҗек башында булуын һәм йы, йэ дип укылуын аңлату.

    4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

    5. Физкультминут “Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

    Авылда” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

    (Әңгәмә үткәрү).

    4.Укытучы Сәет, тиен, уенына сүзләрендәге авазларның ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

    Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, тиен, уенына сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

    Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с,к, р,е хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

    5. Дәреслектән текст уку.

    Әнә нарат аланы. Нарат аланына ел саен нәниләр килә. Әнә нәниләр уены. Сәет тә нәниләр уенына килә.

    6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

    Укытучы баш һәм юл Ее хәрефләрен юл е хәрефен язып күрсәтә.

    7. Дәрескә йомгак.

    Укытучы сүзе.
    05.04.2010. №103

    Тема : Сүзләоне юлдан юлга күчерү

    Максат: 1) балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

    2) сүзләрне юлдан юлга күчерергә өйрәтү;

    3) югарыдагы сүзләрдә һәм конструкцияләрдә кулланылган татар теленең ә,ы авазларын дөрес итеп әйтергә өйрәтү.
    Дәрес барышы.

    1.Оештыру моменты.

    Укытучы сыйныф бүлмәсенә килеп керүгә укучылар белән татар телендә “Исәнмесез” дип исәнләшә. Балалар “Исәнмесез” дип кабатлыйлар. Матур һәм дөрес итеп утыралар.

    2.Исәнмесез, рәхмәт сүзләрен әйттергәндә укытучы ә авазының әйтелешенә игътибар итә. Әлегә бу авазны сүзләрдә һәм иҗекләрдә әйтеп күрсәтү юлы белән генә чикләнелә.

    Балалардан ә авазы кергән сүзләр һәм иҗекләр кабатлатыла. Ләкин бу авазны беренче дәрестә үк дөрес әйттерү максаты куела.

    3.Физкультминут

    4.Диалогик сөйләмнең беренче элементларын өйрәнү һәр балада кабатлатыла. Укытучы республикабызда балалар өчен татар телендә күп кенә журналлар һәм газеталар чыгарылуын әйтеп, балаларны “Салават күпере”, “Ялкын” журналлары, “Сабантуй” газеталары белән таныштыра.

    Язучыларыбызның балалар өчен матур әкиятләр язуын әйтеп, Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләр китапларын һәм башка китапларны күрсәтә.

    5.Физкультминут

    6. Сүзләрне юдан юлга күчерергә өйрәтү.

    7. “Укытучы” уены уйнала.

    Укытучы булып уйнаучы бала класска килеп керә, исәнләшә, чыга хушлаша., укучылар исәнләшәләр, хушлашалар.
    8.Дәрескә йомгак.

    Укытучы сүзе.
    1   2   3   4


    написать администратору сайта