Главная страница

поурочные планы по татарскому языку 1 класс. поур.планы тат.яз. "Танышу" темасына бйлнешле сйлм стер


Скачать 217 Kb.
Название"Танышу" темасына бйлнешле сйлм стер
Анкорпоурочные планы по татарскому языку 1 класс
Дата25.05.2023
Размер217 Kb.
Формат файлаdoc
Имя файлапоур.планы тат.яз.doc
ТипДокументы
#1158385
страница2 из 4
1   2   3   4
Тема : Т хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык т авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) Тт хәрефләре белән таныштыру, т авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Балалар нишлиләр?

-Әти Диләгә нәрсә бирә?

3.Икенче рәсем буенча җөмләләр төзү.

-Бу- Ләлә. Ләлә үрдәк чакыра.

-Үти-үти-үти-үти җөмләләрен төзү. Бу җөмләләрдән тәти һәм үти сүзләрен аерып алып әйттерү.

4. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

5. Сүзлек өстендә эш.

Тай, төлке, торна, тәти сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Т- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. Та кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. Та, тә.

- Т авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Т авазы саңгырау тартык аваз.
7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе
20. 10.2009. №30

Тема : “Безнең мәктәп” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү . Т хәрефен язу.

Максат: 1) т авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) т хәрефенең язуда күрсәтелеше

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Тт хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. Т авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. Та, тә, ат, ит, ата. Тартык Лл хәрефе аерым таблицага куела. Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Тт хәрефе таптырыла. Укытучы т хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Тә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта Т авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә тә.

Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

(Әңгәмә үткәрү)

3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

4.Укытучы тәти, Талип, ат, Талия сүзләрендәге т авазларының ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

5.Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, тәти, ат сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

6.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7. Дәреслектән текст уку.

Ил:

-Әти, ат ал! Әти ат ала.

Ләлә:

-Әти, тәти ал! Әти тәти ала.

8. Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Тт хәрефләрен, юл т хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

9. Дәрескә йомгак. Укытучы сүзе.

22.10.2009. №31

Тема : Н хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык т авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) Н н хәрефләре белән таныштыру, н авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау. Алар буенча җөмләләр төзетү. Наратта тиен утыра. Наил утын өя. Әти белән Нил атка атлана. Җөмләләрен дөрес итеп әйтергә өйрәтү. Бу җөмләләрдән нарат, тиен, Наил, утын, атлана сүзләрен аерып алып, н авазының дөрес әйтелешен булдыру өстендә эшләү. Тартык н авазын ишетеп таный һәм әйтә белергә өйрәтү. Н авазын әйткәндә тел очының нинди органга тиеп торганын күзәтү. Н авазы турында сөләгәннәрдән түбәндәге нәтиҗә ясала. Н-тартык аваз, чөнки аны әйткәндә эчтән килгән һава агымын тел тоткарлап тора, ә тавыш борыннан чыга. Н авазының артикуляциясе татар һәм рус авазларында шактый да якын. Ләкин нечкә тартыклар янында рус н авазы, татар нсына караганда нечкәрәк. Шуның өчен рус укучысы татар телендә дә и, э сузыклары белән килгәндә бу авазны нечкәрәк итеп әйтә.

4. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

5. Сүзлек өстендә эш.

Нарат, тиен, Наил, утын, атлана сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Н- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. На кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. На, нә.

- Н авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Н авазы яңгырау тартык аваз.

7. Дәреслектән текст уку.

Әнә утын. Ул Наил. Наил утын ала.

8. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.


Тема : Н хәрефен язу.

Максат: 1) н авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) н хәрефенең язуда күрсәтелеше

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Нн хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. Н авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. На, нә, ана, инә. . Тартык Тт хәрефе аерым таблицага куела. Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Нн хәрефе таптырыла. Укытучы н хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Нә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта Н авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә нә.

3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

4.Тиен сүзенә аваз схемасы сыздырыла.

5.Монологик сөйләмне үстерү.

ә-нә ат-лы ат-ла-н Ни-л

ә-ни ат-та ат-ла-на На-ил

6.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7. Дәреслектән текст уку

Әнә ат. Наил атта. Әнә Наилә.

Әнә Наил. Ул атлана. -Наилә, илә.

- Ат, на-на-на! Наилә или.

Ул Нилә. Нилә нәни. Әни:

-Нилә, атла,атла!

8. Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Нн хәрефләрен, юл н хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

9. Үрнәк буенча Ана, әни сүзләрен яздыру.

10. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.

Тема : С хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык т авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) С с хәрефләре белән таныштыру, с авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

Беренче рәсем буенча әниләргә ярдәм итү темасына карата әңгәмә уздыру. Укучылар Алсу су сала җөмләсен төзиләр. Һәм сүзләргә таркаталар.

3. Укытучы укучыларны С с хәрефләре белән таныштыра. Аның саңгырау аваз булуын аңлата. Калын сузыклы сүзләрдә с авазы калын (сал, су, сыр, сул), ә нечкә сузыклы сүзләрдә с авазы нечкә (сәнәк, сип, сирәк) булып укылуы аңлатыла.

4. Физкультминут

5. Сүзлек өстендә эш.

Ас, ис, исә, үс, үсә, тас, таста, Әнәс, Илүс сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. С авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә. Алсу су сала текстын укучылар хор белән дә, аерым- аерым да укыйлар.

7. Татарча санау күнекмәләре өстендә эшләүне дәвам итү. Сигез каз бәбкәсенә тагын берне кушкач ничә була? Мисалны чишү.

8. Әлифбадан файдаланып Г.Тукайның “Су анасы” әкиятенең эчтәлеге белән танышу. Иң элек әкият белән таныш булган укучылар аның эчтәлеген искә төшерәләр. Аннан соң рәсемгә карап диалог төзиләр.

9.Әни су ала текстын уку. Текстны бергәләп уку. Аерым- аерым да укыйлар.

10. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе
27. 10.2009. №34

Тема : “Безнең мәктәп” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү . С хәрефен язу.

Максат: 1) с авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) с хәрефенең язуда күрсәтелеше

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Сс хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. С авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. Са, сә, ас, ис, аса. Тартык Нн хәрефе аерым таблицага куела. Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Сс хәрефе таптырыла. Укытучы с хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Сә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта С авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә сә.

Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

(Әңгәмә үткәрү).

3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

4.Укытучы Сара, су, сыр, сул сүзләрендәге с авазларының ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

5.Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, су, сыр сул сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

6.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7. Дәреслектән текст уку

Әнә әни. Әни су ала. Ул Алсу. Алсу су сала. Әнәс тә су ала.

-Сылу, син сана! Илүс тә санасын. Алты, ун- сан.

Әнә түтәл. Салат, әнис үсә. Әнисә су илтә. Алсу су сала.

8. Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Сс хәрефләрен, юл с хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

9. Алсу су сала җөмләсен икешәр юл яздырырга

10. Дәрескә йомгак. Укытучы сүзе.

10.11.2009. №37

Тема : К хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык к авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) К к хәрефләре белән таныштыру, к авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

Беренче рәсем буенча әтиләргә ярдәм итү темасына карата әңгәмә уздыру. Укучылар Наил ук ала җөмләсен төзиләр. Һәм сүзләргә таркаталар.

3. Укытучы укучыларны К к хәрефләре белән таныштыра. Аның саңгырау аваз булуын аңлата. Калын сузыклы сүзләрдә к авазы калын (ак, ук, Ык, какы,каты), ә нечкә сузыклы сүзләрдә к авазы нечкә (ик, ки кәккүк) булып укылуы аңлатыла.

4. Физкультминут

5. Сүзлек өстендә эш.

Ак, ук, Ык, какы,каты, ик, ки кәккүк сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. К авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

Ка-кы кү-к-кү Са-ли-сә А-сы-л у-кы са-на

Ка-ты кә-к-кү-к Сә-ки-нә а-кы-л у-кы-та са-на-та

7. Татарча санау күнекмәләре өстендә эшләүне дәвам итү. Сигез каз бәбкәсенә тагын берне кушкач ничә була? Мисалны чишү.

8. Дәреслектән текст уку.

Әнә куак. Куакка кә-к-кү-к куна.

-Күк-кү! -Күк-кү!

9.Әти Асылны укыта, саната текстын уку.

-Асыл, укы. Асыл, сана.

10. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе
11. 11.2009. №38

Тема : “Безнең мәктәп” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү . К хәрефен язу.

Максат: 1) к авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) к хәрефенең язуда күрсәтелеше

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Кк хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. К авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. Ка, кә, ак, ки, ука. Тартык Сс хәрефе аерым таблицага куела. Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Кк хәрефе таптырыла. Укытучы к хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Кә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта К авазыннан әйтү өчен тамак төбе,кече тел ярдәмендә әйтәбез, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә кә.

Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

(Әңгәмә үткәрү).

3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

4. Әлифбадан файдаланып “Карга ничек су эчкән” рәсеме буенча, рәсемгә карап, диалог төзиләр.

5. Дәреслектән текст уку.

Наил ук ала. Әнәс тә ук ала. Наил, Әнәс ук ата.

КАЛАК сүзен ике яклап уку.

6.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с,к хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7. Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Кк хәрефләрен, юл к хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

8. Наил ук ала җөмләсен икешәр юл яздырырга

9. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.

12.11.2009. №39

Тема : Р хәрефе

Максат: 1) р авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү, р хәрефенең сүздә тоташтыру ысулларын өйрәнү;

2) р авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.
Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

“Әлифба”дагы 41нче биттәге рәсемнәр буенча әңгәмә оештыру һәм җөмләләр төзү. Баганалап бирелгән сүзләрне басым куеп, дөрес итеп укыту.Схемага карап, шар сүзенә анализ ясату.

2. Рр хәрефләре белән таныштыру. Татар һәм рус телендә бу хәрефләрнең бертөрле укылышын искәртү.

3. Схемадагы шар, Рәис сүзләренә басым куелып, дөрес итеп укыла. Балалар укытучы ярдәмендә шар сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.







Шар-
4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

5. Физкультминут “Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю- бүре юк икән.

(Бүре качып торган җирдән чыга.)

-У-у, хәзер кабып йотам. (Бүре балаларны куа, тотылган бала бүре ролен дәвам итә.)

6. 42 нче биттәге төп рәсем өстендә эшләү һәм җөмләләр төзү. Баганалап биргән сүзләрне иҗекләп уку.

7. Сүзлек өстендә эшләү. Урман, нарат, каен, имән, куе, үләннәр, күп, бүре сүзләренә аңлатма бирү.

8. Дәреслектән текст уку.

Ура!

-Иркә килә, Иркә!

-Әнә Ил, Алсу килә.

- Иркә, ура, ура!

Рә-ис а-ла-р Ри-на-т су-ла

Ра-ил ку-л-ла-р кү-тә-р су-ла-сы-н
7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.
13.11.2009. №40

Тема : Р хәрефен язу

Максат: 1) р авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) Р р хәрефләренең дөрес язу күнекмәләрен булдыру, хәрефенең язуда күрсәтелеше

3) әхлак тәрбиясе.
Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

“Әлифба”дагы 41нче биттәге рәсемнәр буенча әңгәмә оештыру һәм җөмләләр төзү. Баганалап бирелгән сүзләрне басым куеп, дөрес итеп укыту.Схемага карап, шар сүзенә анализ ясату.

2. Рр хәрефләре белән таныштыру. Татар һәм рус телендә бу хәрефләрнең бертөрле укылышын искәртү.

3. Схемадагы шар, Рәис сүзләренә басым куелып, дөрес итеп укыла. Балалар укытучы ярдәмендә шар сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.







Шар-
4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

3. Физкультминут

5. Физкультминут “Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю- бүре юк икән.

(Бүре качып торган җирдән чыга.)

-У-у, хәзер кабып йотам. (Бүре балаларны куа, тотылган бала бүре ролен дәвам итә.)

4.Укытучы Ирек, имән, икмәк сүзләрендәге и авазларының ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, ипи, имән сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с,к, р хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Балаларны ике саны белән таныштыру. Рәсем өстендә эшләү.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Рр хәрефләрен юл р хәрефен язып күрсәтә.
7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.
16.11.2009. №41

1   2   3   4


написать администратору сайта