Главная страница
Навигация по странице:

  • Җиһазлау

  • Предметара бәйләнеш

  • 1.Оештыру моменты . Слайд1

  • ( Җавап) Димәк, без бүгенге дәрестә эндәш сүзләр дәрясына чумарбыз, дәфтәрләрегезгә число һәм теманы язып куегыз.(язалар)

  • 4.Тест үткәрү. Белемнәрне тикшерү.

  • (таратып бирәм)

  • 6. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүздән соң

  • 7. Эндәш сүз булып а) икенче бер зат белән бәйле булган теләсә нинди сүз килергә мөмкинб) кайбер сүзләр генә килә ала8. Әйдә чап, кучер, Казанга!

  • СДАЙД 2 экранда

  • Укытучы

  • СЛАЙД 5)

  • (Ф.Кәрим турында әйт)

  • (СЛАЙД 6

  • Имәннәр тыныч тормышның беренче кышына мәдхия җырлыйлар. 6. Физкультминутка. Җырдан эндәш сүзләрне табарга .(СЛАЙД 7)

  • 1) Җирле сөйләмнән эндәш сүзләрне куллану

  • ) Котлау открыткасы язу. (туган көн… )

  • 8. Йомгаклау. -Нинди сүзләр эндәш сүз дип атала-Эндәш сүзләр кайларда кулланыла-Эндәш сүзләпнең әһәмияте нәрсәдә9. Өйгә эш бирү

  • урок татарского языка в 9 классе. эндәш. Эндш сзлр дрьясы


    Скачать 19.76 Kb.
    НазваниеЭндш сзлр дрьясы
    Анкорурок татарского языка в 9 классе
    Дата02.11.2022
    Размер19.76 Kb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлаэндәш.docx
    ТипДокументы
    #767900

    Тема: Эндәш сүзләр дәрьясы.

    Максат: Укучыларны әлеге тема буенча белемнәрен тикшерү, гомумиләштерү; танып-белү активлыгын үстерү; орфография буенча белемнәрен тикшерү; сүзлек байлыгын үстерү; белем һәм күнекмәләрне формалаштыру; белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтү; эстетик зәвыкны үстерү; әхлак тәрбиясе бирү.

    Җиһазлау: Сүзлек өстендә эш өчен язылган плакат, китаплар күргәзмәсе, слайдлар.

    Метод һәм алымнар: Әңгәмә, индивидуаль бирем үтәү, дидактик уеннар үткәрү, тестка җавап бирү, төркемләп эшләү.

    Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле, җыр сәнгате.

    Яңа пед технология: тестлар белән эш.

    Дәрес төре: белемнәрне ныгыту.

    План.

    1.Оештыру моменты. Слайд1

    -Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Татар теле дәресен башлыйбыз. -Укучылар,күренекле тел галимәсе Флера Сафиуллина үзенең хезмәтендә болай дип язган:

    Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе - мәрҗән бар,

    Белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр.

    Мин дә сезне белем дөньясына чумарга чакырам.

    2.Актуальләштерү

    -Укучылар, әйдәгез алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшереп алыйк. Бу табышмакларда нинди җөмлә кисәкләре яшерелгән икән? Зирәк һәм игътибарлы булганнар аны әйтә алачак.

    1.Җөмләнең бер кисәгенә дә буйсынмыйм, баш килештә киләм, барлык сүз төркеме белән дә белдерелә алам.

    (ия)

    2.Җөмлә эчендә һәрвакыт ия турында хәбәр итәм. Аның белән үзара килешеп яшәргә омтылам.

    (хәбәр)

    3.Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклыйм.

    (тәмамлык)

    4.Мин - иң матур кисәк. Исемне ачыклыйм. Җөмлә патшасы ияне дә матурлыйм. Тәмамлыкка да иярәм.

    (аергыч)

    5.Җөмлә эчендә генә түгел, тормышта да әһәмиятем зур. Һәр кеше үзенең вакытын бүлә, таба белергә тиеш. Минем урыным хәбәр янында.

    (вакыт хәле)

    6.Кайбер балалар өс киемнәрен . дәреслекләрен тиешле урынга куймасалар, аларны иртән эзләп интегәләр, шуңа күрә дәрескә соңга калалар. Ә походларда урында ориентлаша белмәсәләр, адашып калулары да ихтимал.

    (урын хәле)

    7.Мин тормышта иң кирәкле нәрсә. Тормышта максатлы кеше генә зур уңышларга ирешә.

    (максат хәле)

    8.Элек миңа да игътибар зур түгел иде. Ә менә хәзер, базар икътисадына күчү башлангач, миңа әллә каян сәлам бирәләр, чөнки һәрнәрсәнең чамасын белергә кирәк шул.

    (күләм-чама хәле)

    9.Исемем матур булмаса да, тормышта гел киреләнеп кенә йөрим мин, кешеләрдә ихтыяр көче тәрбиялим.

    (кире хәл)

    10.Электән таләп иттеләр,

    Шарт тудыр син безгә дип.

    Ә хәзер мин әйтә алам

    Яшәвең өчен

    Үзең тудыр шартны дип.

    (шарт хәле)
    3.дәрес темасын ачыклау

    -Укучылар, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшүебезне ачыклар өчен, экранга игтибар итегез. Сез анда Гакыйл Сәгыйревнең шигыр юлларын күрәсез.. Ни диярсез? ( Җавап)

    Димәк, без бүгенге дәрестә эндәш сүзләр дәрясына чумарбыз, дәфтәрләрегезгә число һәм теманы язып куегыз.(язалар)

    Укучылар, сөйләм нинди генә булмасын, ул һәрвакыт кемгә дә булса мөрәҗәгать ителгән була. Шуңа күрә эндәш сүзнең сөйләмдәге роле бик зур.

    4.Тест үткәрү. Белемнәрне тикшерү.

    Эндәш сүзне бик күп кулланабыз.Әмма аларны җөмлә кисәкләреннән аеруда кыенсыналар һәм язганда алар янында тыныш билгеләрен куюда хаталар да җибәрәләр. Безнең белемнәребез нинди икән? Әйдәгез, тикшереп алыйк. (тест биремнәрен үтәү (таратып бирәм)

    1) 1. Эндәш сүзләр алдыннан килгән И ымлыгы

    а) өтер белән аерыла

    б) өтер белән аерылмый

    2. Эндәш сүз кайсы килештә килә?

    а) бер килештә дә килми

    б) баш килеш

    в) төшем килеше

    3. Эндәш сүзләр сөйләмне

    а) матурлый

    б) бер дә әһәмияте юк

    4. Эндәш сүзләр җөмләнең кайсы урынында киләләр?

    а) башында, уртасында, ахырында

    б) җөмләдә бөтенләй кулланылмый

    5. Эндәш сүз җөмләнең нинди кисәге?

    а) баш кисәге

    б) модаль кисәге

    в) иярчен кисәге

    6. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүздән соң

    а) тыныш билгесе куелмый

    б) ике яктан да өтер белән аерыла

    7. Эндәш сүз булып

    а) икенче бер зат белән бәйле булган теләсә нинди сүз килергә мөмкин

    б) кайбер сүзләр генә килә ала

    8. Әйдә чап, кучер, Казанга!

    а) тыныш билгесе кирәкми

    б) тыныш билгесе дөрес куелган
    2) Җавапларны тикшерү (СДАЙД 2 экранда җаваплар күрсәтелә, бәяләнә)

    3) -Укучылар, быелгы -2020 нче ел ничек дип иглан ителгән иде?

    -Әйе, быелгы ел Русиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга багышлап “Хәтер һәм дан елы» дип аталды һәм аңа багышлап бик күп чаралар да үткәрелде. Хәзер сезгә экрандаБөек Ватан сугышында катнашкан татар язучы һәм шагыйрләренең әдәби әсәрләр исемнәре күрсәтелер,сез эндәш сүзләрне танырга тиешсез (СЛАЙД 4).

    Рәшит Гариф «Көт мине, Гөлчәчәк!»

    Әбрар Кәримуллин «Язмыш, язмыш»

    Гомәр Бәширов «И язмыш, язмыш»

    Нәби Дәүли «Хәерле көн, дуслар»

    Зиннәт Вәли «Исәнме, кызым»

    Сибгать Хәким «Торыгыз, Мусалар!»

    Муса Җәлил «Кичер, илем»

    Укытучы: Укучылар, эндәш сүзләр 2 нче зат белән бәйле. Алар җыйнак һәм җәенке дә булырга мөмкин. Сөйләм төбәп әйтелгән затны белдерә торган сүз эндәш сүз була. Кешеләрдән кала башка предметларга төбәп эндәшү күренешен сынландыру дип атыйлар(СЛАЙД 5)

    4. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

    дәреслек буенча эш , күнегү 153(2-3 җөмләләр)дәфтәфләргә күнегүнеэндәш сүзләр янында тыныш билгеләрен куеп күчереп язабыз(Ф.Кәрим турында әйт)

    5. Язу күнекмәләрен камилләштерү.

    1) Җөмләләрне үзгәртеп язу.

    -Укучылар, эндәш сүзне ия белән бутарга ярамый. Хәзер тәкъдим ителәчәк эш шул турыда. (Эндәш сүзне үзгәртеп язу) (СЛАЙД 6) ).

    Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!

    Туган ил бик сагындырды, бик сагындырды.

    Шаулагыз, имәннәр, тыныч тормышның беренче кышына мәдхия җырлагыз.

    Мәдхия – мактау җыры.

    Имәннәр тыныч тормышның беренче кышына мәдхия җырлыйлар.
    6. Физкультминутка. Җырдан эндәш сүзләрне табарга.(СЛАЙД 7)
    7. Эндәш сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану.

    1) Җирле сөйләмнән эндәш сүзләрне куллану

    -Ә хәзер эндәш сүзләрне сөйләмдә кулланылышына игътибар итик. Сез нинди эндәш сүзләр беләсез?

    Рәйсә Мударисовна, әнием, адаш, әфәнде, туташ, ханым, дәү әни, бәбкәм, туганым, туган апа, акыллым, үскәнем, матурым, сандугачым, былбылым һ.б.

    Молодой человек, девушка, мужчина, синьор, синьора, мадам, госпожа.

    2) Тәрбия моменты.

    -Татар телендә бик матур эндәшү формалары бар. Гаиләдә туганнар арасында кулланылы торганнар: абый, дәү абый, дәү әни, әби, әбием,кечкенә абый, нәни абый, апа һ.б.

    Кеше исеменә кушып, якын итеп эндәшә торганнары: туганкай, ахирәт, адаш, кордаш, дустым, иптәш, чәчәгем, апакай, җаным, әфәнде, ага яки агай, якташ, күгәрченем, балам, энем, акыллым, үскәнем, матурым һ.б.

    3) Эндәшә белү – зур осталык. Моңа безНәкый Исәнбәтнең “Ни өчен колмак бер шалканга ике төрле сәлам кайтарган” әкияте белән танышкач тагы бер кат инанырбыз..

    “Шалкан сәфәргә чыгып киткән, ди. Бара торгач, җилфердәп килә торган бер колмакка очраган. Шалкан аңа, илтифатсыз гына:

    - Нихәл исерткеч! – дип әйтеп салган.

    Колмак та калышмаган:

    - Нихәл, корсак киптергеч! – дип җавап биргән дә үткән дә киткән.

    Шалканның моңа бик нык хәтере калган, әнисенә кайтып:

    - Кылмак мине мыскыл итте, шулай дип әйтте, болай дип әйтте, бик каты гарем килде, - дип, елап – елап зарланган, ди.

    Әнисе әйткән:

    - Әйтүен әйткән дә, ай – һай, син аның белән үзең яхшылап исәнләштеңме икән? Әле урман булып урман да, син аңа ни дип кычкырсаң, ул да сиңа шулай дип җавап кайтара. Син моннан соң очраганнарга иң элек үзең яхшылап сәлам бир, балам, - дип аны бик үгетләгән, ди.

    Ярый, шуннан соң озак та үтмәгән, шалкан тагын сәфәргә чыгып киткән, ди. Бара торгач, тагын бер җилфердәп килә торган колмакка очраган, караса - әлеге дә баягы теге колмак! Шалкан аңа бу юлы:

    - Әссәламегаләйкүм, чалмалы баш! – дип, яхшылап сәлам биргән иде, ди, колмак та аңа:

    - Вәгаләйкүмәссәлам, тансык аш! – дип сәламен кайтарды, ди. Менә шул.”
    - Укучылар, бу әкияттән нинди нәтиҗә ясый алабыз инде?( Ничек эндәшсәң, шулай җавап алырсың)

    4) Котлау открыткасы язу. (туган көн… )

    -Укучылар, ә хәзер котлау открыткасы язабыз. Туган көн белән котлау, берәр бәйрәм белән котлау да ярый. Эндәш сүзләр кулланып, матур формаларын сайлап, теләкләр языгыз.

    Сүз җан җылысы булса, яхшы теләк күңел кояшы ул.
    8. Йомгаклау.

    -Нинди сүзләр эндәш сүз дип атала?

    -Эндәш сүзләр кайларда кулланыла?

    -Эндәш сүзләпнең әһәмияте нәрсәдә?

    9. Өйгә эш бирү.(СЛАЙД 8)

    Җәлил, Ф.Кәрим шигырьләреннән эндәш сүз кергән 5 мисал язарга.

    10. Бәяләү. Билгеләр кую.


    написать администратору сайта