курсовая работа. Алиш. Сугыш чоры иаты Туган илг тугрылык билгесе
Скачать 35.55 Kb.
|
Мин 5 нче Арча гимназиясенең 11 нчы сыйныф укучысы Шириева Иллария. Бүгенге конференциядә мин үземнең “Сугыш чоры иҗаты – Туган илгә тугрылык билгесе” исемле хезмәтемне тәкъдим итәм. Кереш Бөек шәхес дип мин үз Ватанына тугрылыклы калган, халык бәхете өчен гомерен кызганмаган, үзенең көрәш юлын батырлыкка күмгән шагыйрь Абдулла Алишны атар идем. Абдулла Алиш – татар балалар әдәбиятында зур хезмәт күрсәткән язучыларның берсе. Илебезгә дошман яулары басып кергәч, ул да Ватанны саклаучылар рәтенә баса һәм батырлыгы аша исемен данга күмә. Аның иҗаты – туган илгә тугрылык билгесе. Чөнки Алиш нинди генә шартларда да кулыннан каләмен төшерми, иленә тугрылыклы булып калуын раслый. Аның язмышы бүгенгесе көндә дә әдәбият белгечләре, галимнәр тарафыннан өйрәнелгән иң актуаль темаларның берсе булып тора. Әсирлек шартларында да иҗат белән шөгыльләнергә үзендә көч тапкан шагыйрь тормышы һәм иҗаты миндә кызыксыну уятты һәм әлеге хезмәтемне язарга этәргеч тудырды. Төп максатым – Абдулла Алишның тоткынлык шартларындагы иҗатын өйрәнү. Шушы максаттан чыгып үзалдыма түбәндәге бурычлар куйдым: А.Алишның сугыш чоры тормышын өйрәнү. Бу чордагы иҗатына күзәтү ясау. Өйрәнгәннәрдән чыгып бигеле бер нәтиҗәләргә килү. А.Алишның сугыш чоры тормышын, иҗатын өйрәнгән шәхесләрнең хезмәтләренә күзәтү ясау. Куелган бурычларны тормышка ашыру максатыннан миңа китапханәләрдә булырга, шагыйрьнең китаплары, аның иҗаты турында язылган тәнкыйть мәкаләләре белән танышырга туры килде. Абдулла Алишның тоткынлыктагы иҗаты Алишның туган илгә кайтып ирешкән унбишләп шигыре аның тугрылыгын һәм батырлыгын раслый. 50 нче еллар ахырыннан бирле алар әледән-әле басылып киләләр, кайбер җыентыкларга да кертеләләр. Әмма А.Алиш тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләрнең болар белән генә чикләнмәве дә мәгълүм. Берлин төрмәсендә язган соңгы хатында бу турыда ул үзе дә әйтеп китә: ”Бик күп уйланылган һәм язылган әсәрләр безнең белән мәңгелеккә китәләр...” Чыннан да, бу юллар безгә аның иҗатының илебезгә кайтып җитә алмавын раслый. 1942 нче елның җәендә Алиш Польшадагы Седльце лагеренда Газыйм Кадыйров белән очрашып дуслаша. Газыйм Кадыйров истәлекләре һәм ул тапшырган шигырьләр аерым әһәмияткә ия. Газыйм Кадыйров истәлекләре Газыйм Кадыйров истәлекләрендә аның тәрҗемәче булуы, радио аша сугыш хәлләре белән танышып баруы, хәзер фронтның кайсы тирәләрдә көчлерәк булуын сөйләве турында әйтелә. Шул ук вакытта, юату сүзләре әйтеп, иптәшләренең күңелен күтәрә торган булган. Алишның капчыгында ике-өч блокноты булуын да искә ала Газыйм Кадыйров. Алиш әсирләргә үзенең шигырьләрен укый, кайберәүләр аларны хәтердә калдыралар, кәгазь кисәге тапканнары күчереп тә алгалыйлар. Газыйм Кадыйров та Алиш шигырьләрен дәфтәренә күчереп алып ятлаган. Алиш абый миңа үзенең дәфтәрләрен бик теләп бирә иде. Шигырьләрне күчергәч тә тиз ятлап алуыма сөенә: – Андый сәләтең булу бик яхшы. Илгә исән-сау кайтсаң, Казанга барып, тормыш иптәшемә, әнигә, туганнарыма, дусларыма укырсың,- ди иде. – Әй, Алиш абый, белмим шул, кайсыларыбыз кайтыр да, кайсыларыбыз юлда бүленеп калыр, – дигәч, ул: – Безнең урамда да бәйрәм булыр әле, – дип юата башлый дигән истәлекләре турында язган Газыйм Кадыйров.” Михаил Иконников хатирәләре Берлиндагы Тегель төрмәсендә бергә утырган Михаил Иконников истәлекләре буенча, Алишның шигырьләре төрмә тоткыннары арасынды киң таралган, ятланган, укылган. “Очкычка карап” дигән шигыренең язылу тарихы турында Иконников болай дип искә ала: “Шигырьнең кайчан язылганын хәтерләмим, шулай да бер-ике куплетын, төрмәдә утырган татарлардан алып, капитан Русанов укыган иде.” Тагын бер истәлегендә мондый юллар бар: “Төрмә тәрәзәсе тимерләренә тотынган хәлдә, Алиш “Һәлак булган улыннан әнисенә хат” һәм “Җавап” дигән шигырь укыды. Ул аны шулкадәр тәэсирле итеп, тирән кичерешләр белән сөйләде, без дулкынланудан бер мәлгә тынып калдык, сөекле әниләребезне күз алдына китердек. Бу шигырнең кемнеке икәнен белмим, әмма ул үзенең эчтәлеге белән Алишның әнисенә багышлап язган “Көтмә инде, көтмә” исемле шигыренә бик якын. Башта ул аны үзенең дусларына татарча сөйләде, ә берничә көннән соң, капитан Русановның соравы буенча, рус телендә дә укыды. Аны русчага Әхмәт Сираев тәрҗемә иткән иде.” Бельгия коммунисты Эмиль Майзон истәлекләре Берлин төрмәсендә язган хатындагы: ”Без соңгы сулышыбызга кадәр халкыбызга турылыклы булып калабыз”, – дигән сүзләр үзләре генә дә ни тора! Сугыштан соң шушы хатны Советлар Союзына җибәргән кеше – Алиш белән бер камерада утырган Бельгия коммунисты Эмиль Майзон була. Алишның тормыш иптәше Рокыя апага язган бу хатында Эмиль Майзон дустын сагынып һәм бик җылы хисләр белән искә ала: – “Мин сезнең ирегезнең якты истәлеген һәрвакыт күңелемдә саклармын. Һәм үземдә булган соңгы истәлек әйберне сезгә җибәрәм. Бу – кечкенә генә конверт. Миннән аерылгач, Берлиндагы Шпандау төрмәсендә үлем җәзасы көткән көннәрендә, шуңа салып, ул миңа сигаретлар бирдерә иде.” Хатны укыгач, әлбәттә, Алишның эчкерсезлегенә, башкалар турында кайгыртуын тагын бер кат инанасың. Алишның туган илгә юллаган блокноты Шунысы да билгеле: Алиш туган илгә юллаган блокнотына үз шигырьләренең кайберләрен генә язган, шушы кечкенә генә дәфтәрчекнең калган битләренә М.Җәлилнең дә 15 шигырен сыйдырган. Ул Муса Җәлилнең иҗатын югары бәяләп, ничек тә аны саклап калырга тырышкан. Ә М.Җәлилнең Алишка багышлап язылган ”Дуска” шигыре менә шушы кайгыртучанлыкка җавап булып яңгырый. Әлеге шигырендә М.Җәлил һәр икесе өчен дә бу үлемнең Ватан алдында тугрылык билгесе булачагын әйткән... А.Алишның көрәштәш дусты Рәхим Саттар Берлиннан китәр алдыннан, аның шигырьләрен үзенә алып калып, ышанычлы кулларга тапшырган. Билгеле булганча, бу шигырьләр туган илгә кайтып ирештеләр һәм аерым китап булып басылып чыктылар. Нигъмәт Терегулов күчергән дәфтәрендә иң соңгы сүзләр итеп,шул теләген язып куйган:”Әгәр шушы дәфтәр туган илгә исән-сау кайтып җитсә, мин бәхетле. Миңа башка берни кирәкми. Мескен анам, сөйгән иркәм бу язмаларны укысалар, дуслар аларның кайберләрен матбугатка чыгарсалар.” Абдулла Алишның бу теләге үтәлде: шигырьләренең кайберләре әледән-әле басылып тора. Рафаэль Мостафин Алиш шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иттереп,”Три поэта-воина” дигән җыентыкка кертә. Сугыштан хатлар Сугышның беренче айларында Алиштан хатлар килеп тора, хәтта ул берничә хикәя дә язып җибәрә. 1941 нче елның сентябрь урталарында Алиштан хатлар килү туктала. Берлин төрмәсендә язылып, илгә кайтып ирешкән соңгы хатында ул 1941 нче елның 12 нче октябрендә, Брянск янында чолганышта калып, әсирлеккә төшкәнлеген хәбәр итә. Бу хакта сугышчан дусты Шәйхи Хафизов хаты аша билгеле була. Алишның 1941 нче елның 5 нче сентябрендә дусты Хөсәен Хәсәновка язган хатында мондый юллар укырга була: “Өйгә 15ләп хат салдым, белмим – алалар, белмим – юк. Бер җавап та алганым юк, чөнки адрес үзгәрә тора. Алардан хат алсам, үзләрен күргән кебек булыр идем. Балаларымны бик сагынам. Син узганда-барганда кереп хәлләрен белгәлә әле”. Димәк, Алиш хатлар яза, ләкин алар ниндидер сәбәпләр нигезендә гаиләсенә барып ирешми. Ә инде кулга алынганнан соң, хатлар язылса да, алар төрмә стеналарын үтеп чыга алмый. Шулай да 1944 нче елның башында Рәүф Вафа аның төрмәдән язган хатын ала. Бу хатында Алиш үзенең һәм иптәшләренең кулга алынуын хәбәр итә, үзләрен “дәүләт җинаятьчләре дип, хөкем итәргә җыеналар”, ди.Туган илгә исән кайта алсалар, әнисенә, хатынына, балаларына, барлык туганнарына сәлам әйтергә куша, барысына да бәхет тели. Аеруча сагынып улларын искә ала. Мондый хат бер генә булмый. 1944 нче ел дәвамында Рәүф Вафа тагын берничә хат ала. Ул Алишның Татар комитеты башлыгы Шәфи Алмас исеменә хат язуы турында да ишетә. Хатның эчтәлегендә мондый юллар була: “Мин үзем өчен берни дә сорамыйм, тик бер нәрсәне генә үтенәм: Мусаны коткарыгыз. Ул бөтен татар халкына кирәк”. Бу юллар аша без шагыйрьнең татар халкының киләчәге өчен борчылуын, үзе өчен түгел, ә иптәшләре өчен бигрәк тә җан атуын күрәбез. Алишның 1944 нче елның 27 нче гыйнварында гаиләсенә язган хаты иң соңгысы була. Ул хатны төрмәдән Алиш белән бер камерада утырган Бельгия патриоты Эмиль Майзон алып чыга һәм Казанга юллый. Хатында “бәлки, бу соңгы сәламем булыр” дигән юлларны яза. “Күрәсең, язмышыбыз шул инде. Без соңгы сулышыбызга кадәр халкыбызга тугрылыклы булып калабыз. Их, кадерлеләрем, сезне ничек күрәсем һәм яшисем килүен белсәгез иде!. Баштан үткәннәрне сөйлисе иде бер... Язылган һәм язарга уйлаган бик күп әйберләр безнең белән бергә югала”. Дәфтәрләренең Туган илгә кайту тарихы Абулла Алишның тоткынлыкта иҗат ителгән һәр шигыре күп төрле юллар аша Туган илгә кайтып ирешә. Гаиләсенә, туганнарына алар 1946 нчы елда гына билгеле була. Җыентыкның беренчесен Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга. Ә шигырьләрне әсирлектә булган Нигъмәт Терегулов дигән кеше күчереп язган була. Ул аларны 1946 нчы елда М.Җәлил һәм А.Алиш җыентыкларын күрсәтелгән адреслар буенча тапшыра. Алиш җыентыгын тормыш иптәше Рокыя апага китереп бирә. Бу дәфтәрендә аның 15 шигыре һәм әсирлектә башыннан үткән хәлләре тасвирланган “Тормыштан хроника” исемле язмасы була. Газыйм Кадыйровта булган “Үзем турында җыр”, “Ярканат” кебек шигырьләре басылып чыга.Ул аның дәфтәрендә шигырьләрнең күп булуы һәм 2-3 әкият тә булуын әйтә. Аның фикеренчә, А.Алишның берничә дәфтәре була, ләкин алар сакланмый. Ә инде Тәлгать Гыймранов дәфтәрендәге кайбер шигырьләрнең Алишныкы булуы 1980 нче елларда гына билгеле була. А.Алиш тагын бер дәфтәрен, үзен кулга алыр алдыннан, 1943 нче елның июль ахырында Рәүф Вафага бирә. Ул үзенең истәлекләрендә дәфтәрне Донбасстан китерелгән бер татар кызына бирүе турында яза. Равилә Азизулловна Петухова ул дәфтәрне илгә алып кайткан һәм милиция бүлегенә тапшырганлыгын әйтә. Шулай итеп бу дәфтәр эзсез югала. Рафаэль Мостафин “Югалган шигырләр эзеннән” мәкаләсендә Казыйм Миршан дигән кешенең 1946 нчы елда Римдагы Совет илчелегенә 9 дәфтәр тапшыруын яза. Шулар арасында А.Алишның да бер дәфтәре булган. Бу дәфтәрнең тарихы турында да яңа мәгълүматлар юк. Йомгаклау Хезмәтемә нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә, А.Алиш – татар халкының батыр исеменә лаек булган шагыйрь. Нинди генә авыр шартларда да дошман алдында тез чүкмәгән, Ватанына һәм халкына тугрылыкны соңгы сулышына кадәр саклаган, иҗат итәргә көч тапкан, фашистларның үлем лагерьларында да бары тик иле, халкы турында уйланган. Көрәш белән тудык, көрәш белән Керәбез дә, ахры, кабергә. Язган икән соңгы сулышыбызны Илебез бәхете өчен бирергә! Минемчә, илебез бәхете өчен көрәшкән А.Алиш һәм җәлилчеләр “батыр” исеменә мең тапкыр лаек! Соңгы сулышларында да моңлы татар җырын җырлап саубуллашулары бу каһарманнарның туган илләрен өзелеп сөюен, аңа тугрылыклы булуларын раслый. Кулланылган әдәбият Алиш А.Г. Әсәрләр: 2 томда/ Абдулла Алиш . – Казан:Татар. кит. нәшр., 2008. Шакир С. Абдулла Алиш: тормыш һәм иҗат юлы турында очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 119 б. Сөнкишева И. А.Алишның тоткынлыктагы иҗаты турында // Казан утлары. – 1988. – № 9. – 142–145 б. Сөнкишева И. Истәлекләр альбомыннан // Казан утлары. – 1998. – № 7. – 177–181 б. Сөнкишева И. Ул безнең арада: очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 95 б. Мостафин Р. Сатмас егет илен алтын-көмешләргә // Шәһри Казан. – 1998. – 25 сент. Мостафин Р. Югалган шигырләр эзеннән”// Шәһри Казан . –2001. - 16 нчы февр. |