Главная страница
Навигация по странице:

  • М. Нигә Я. Кем сорау бирде М. Мин бирдем ( торып баса).Я. Сиңа нәрсә аңлашылмады, Мыштык

  • Я. Я, шуннан нәрсә М. Ничек нәрсә Безгә бик күңелле булды , менә шул.Я. Монда мәсьәлә кайда соң Нәрсәне табарга кирәк

  • Я. Монысы ниниди тамаша тагын

  • М. Ә нәрсәгә кирәк ул хәреф Я. Әйт әле, Керпетдин, хәрефләр ни өчен кирәк

  • Я. Керпеттин, син ник дәшмисең

  • Т. Бәй. монда нишләп елап утырасың

  • Сез мине беләсезме соң

  • М. Сәлам, озын колак! Математиканы өйрәнеп бетердеңме әле

  • 3 нче күренеш (Шифаханә. Доктор Айболит язып утыра. Мыштык белән Куян кызы керә).К.к. Керергә мөмкинме

  • спектакль. Аю малае Мыштык. Аю малае Мыштык 1 нче кренеш


    Скачать 48.5 Kb.
    НазваниеАю малае Мыштык 1 нче кренеш
    Анкорспектакль
    Дата25.01.2022
    Размер48.5 Kb.
    Формат файлаdoc
    Имя файлаАю малае Мыштык.doc
    ТипДокументы
    #341210

    Аю малае Мыштык
    1 нче күренеш.
    ( Вакыйга урман аланындагы җәнлекләр мәктәбендә бара. Утыргычлыр - агач төпләре. Каршыда язу өчен такта. Кыңгырау шалтырый. Җәнлекләр

    ( Мыштык. Куян кызы, Тиен. Керпе ) йөгерешеп кереп утыралар. Укытучы

    ( Ябалак) дәресне башлый).
    Я. Исәнмесез, җәнлекләр. Бүген безгә яңа укучы килде. Ул - Мыштык. Мыштык, синең урының менә монда булыр. Башка җәнлекләр кебек туры утыр. Ел буе кәкрәеп утырсаң . умырткаң бозылыр. Ә хәзер математика дәресен башлыйбыз. Бүген берничә берәмлеккә арттыруга мәсьәләләр чишәрбез. Менә ...


    М. Нигә?


    Я. Кем сорау бирде?

    М. Мин бирдем ( торып баса).


    Я. Сиңа нәрсә аңлашылмады, Мыштык?


    М. Ә нәрсәгә кирәк соң ул ?


    Я. Нәрсә ул , Мыштык?

    М.( Башын кашып). Әйттегез бит әле, теге-е, бу-у...

    Я. Бер нәрсә дә аңламыйм (кулларын җәя) .

    М. Әнә бар бит әле, берәмлекләрне аттырып уйный торган.

    Т. Ә-ә, ул математиканы әйтә !

    Я. Математикамы? Алайса, Мыштык , атттыру түгел, берничә берәмлеккә арттыру. Бүген шундый мәсьәләләр чишәрбез. Әйдә, кабатла әле.

    М. ( Сузып кына) Ярар, аттыру түгел, берничә берәмлеккә арттыру.

    Я.Утыр, мыштык. Ә хәзер , балалар, мәсьәлә тыңлагыз. Тиеннең кәрзинендә 6 чикләвек бар.


    (Мыштык тиз генә Тиеннең кулына тотып утырган

    кәрзиненә күз сала) .
    М. Монда бер чикләвек тә юк, кабыклыры гына.

    Т. (елап җибәрә) Мәктәпкә барганда ашыйсым килде дә , мин аларны юлда ашап бетердем.

    Я. Ярар. Тиенкәй кайгырма. Ач көе йөрергә ярамый, ашказаны

    бозыла. Тик ризыкны утырып, ашыкмыйча ашарга кирәк.

    Әйдәгез , ял итеп алыйк әле, озак бер урында селкенмичә утыру - сәламәтлеккә зарарлы.

    М. Мин армадым әле, ял итмим.
    (Мыштыктан калганнар торып басып , күнегүләр ясыйлар) .
    Я. Әйдәгез, урыннарга утырыйк та, икенче мәсьәлә чишеп карыйк.

    Керпетдиннең 5 каен гөмбәсе бар ...

    М. ( Сикереп тора) Аның бит бер гөмбәсе дә юк. Син нәрсә алрны ашап бетердеңме? Мату... Матю...

    К. Математика диген.

    М. Математика дәресенә калдырып булмый идеме? Менә хәзер мәсьәлә дә барып чыкмый инде.

    К. Минем 3 кенә гөмбәм бар иде. Алары да мәктәпкә барганда төшеп калган.

    Я. Шаулашмагыз, җәнлекләр. Гөмбәләр булмаса да ярый.

    Мәсьәлә чишү өчен аларны күз алдына китерү дә җитә.

    М. Юк шул. Алай чын мәсьәлә булмый ул.

    Я. Әйдә, Мыштык чын мәсьәләне үзең уйлап әйтеп кара әле.

    М. Уйладым да инде. Менә болай : Бервакыт безгә күрше бүре малаае керде. Без аның белән уйнадык , йөгердек, мәтәлчек аттык.


    Я. Я, шуннан нәрсә?

    М. Ничек нәрсә? Безгә бик күңелле булды , менә шул.


    Я. Монда мәсьәлә кайда соң? Нәрсәне табарга кирәк?

    М. Менә мәсьәлә дә шунда бит инде, бер нәрсә дә табасы юк, җайлы.

    Я. Юк, Мыштык, мондый мәсьәлә булмый. Ә менә хәрәкәтле уеннар уйнавыгыз яхшы булган. Мәктәптән кайткач, дәресләрне хәзерләр алдыннан , бераз саф һавада уйнап керү сезнең организмыгызга күп сихәт бирер.( Кыңгырау шалтырый). Менә дәрес тә бетте. Тәнәфестә хәрәкәтле уеннар уйнагыз.
    (Барысы да урыннарыннан сикереп торалар,

    Мыштык утырып кала).
    К.к.Әйдә, Мыштык. уйныйбыз.

    М. Мин уйнамыйм.
    (Җәнлекләр музыка астында биеп- уйнап әйләнәләр. Кыңгырау тавышы ишетелә. Җәнлекләр урыннарына килеп утыралар).
    Я. Язу дәресен башлыйбыз. Әйдә, Керпетдин, тактага чык әле. Безгә Е хәрефен язып күрсәт әле.

    К. (Такта янына чыгып сөйли-сөйли яза). Таяк, таяк , таяк һәм тагын бер таяк. Менә Е хәрефе булды да.

    Я. Булдырдың, Керпетдин, утыр. Ә хәзер е хәрефенә башланган

    сүзләр әйтегез әле.

    Т. Мин әйтим әле.

    Я . Әйдә, Тиенкәй, әйт.

    Т. Елак.

    М.(Сикереп тора) Минме елак? Син үзең елак. Әле генә еладың.

    Я. Тавышланма , Мыштык, ул бит сине әйтми.

    М. Алар гел мине “ Елак-елак, салпы колак, Мыштыкый”, - дип котырталар.

    Я. Балалар, бер-берегезне алай котыртмагыз, дус булыгыз. Әйдәгез, ял итеп алыйк.

    М. (Киреләнеп) Мин ял итмим.
    (Җәнлекләр күнегүләр ясыйлар. Аннары урыннарына утыралар).
    Я.Әйдәле, Мыштык, “Н” хәрефен язып күрсәт әле.

    (Мыштык тактага чыга, уйлап тора, яза).


    Я. Монысы ниниди тамаша тагын?

    М. Сез бит үзегез “Н” хәреыфен язарга куштыгыз. Менә, яздым.

    Я. Әйдәле, Куян кзы, Мыштыкка “Н” хәрефен язып күрсәт әле.

    К. Ике кырыйда ике таяк, уртасында тагын бер таяк . Менә шулай.

    Я. Утыр, Куянкай.

    М. Һи-и, бернәрсәсе дә юк. Ниндидер баскычмы шунда... Хәреф тә димәссең.
    (Җәнлекләр көләләр) .
    Я. Шаулашмагыз, балалар, әйдәле, Мыштык, бу хәреф ошамаса, үзеңә ошаганны яз.


    М. Ә нәрсәгә кирәк ул хәреф?


    Я. Әйт әле, Керпетдин, хәрефләр ни өчен кирәк?

    К. Алар укырга, язарга өйрәнү өчен кирәк, Ябалак апа.

    М. Әгәр мин теләмәсәм! Минем укыйсым килми! Минем аркам да арды, башым да авырта. Мин өйгә кайтам! (Чыгып йөгерә).

    Т. Тукта, Мыштык, китмә!

    Я. Китсен, туктатмагыз. Ул барысын да аңлап, үзе кире мәктәпкә килер. Күрдегезме, балалар, хәрәкәтле уеннарда катнашмагач, физкультура ясамагач, Мыштык бик тиз арыды. Акыл хезмәте белән шөгыльләнгән һәркем күп хәрәкәтләнергә, спорт уеннарында катнашырга тиеш. Көне буе телевизор карап утыру да зыянлы.

    К. Мин йөгерү секциясенә йөрим.

    Т. Ә мин агачтан агычка сикерү буенча үзебезнең урманда беренче урынны алдым.


    Я. Керпеттин, син ник дәшмисең?

    К. Без өйдә көн саен салкын су беләр коенабыз.

    Я. Менә ничек яхшы. Спорт белән шөгыльләнүегезне, чыныгуыгызны бер вакытта да ташламагыз, сәламәт булыгыз. Дәрес бетте. Хушыгыз.
    (Кыңгырау чылтырый. Җәнлекләр таралышалар).
    Икенче күренеш.
    (Урман аланы. Күбәләкләр биюе башкарыла. Бию тәмамлангач, Күбәләкләр төрле урыннарга “кунып” хәрәкәтсез калалар.Мыштык керә).
    М. Мәсьәлә, хәрефләр... Башыма капты. Өйгә кайтып, телевизор карыйм мин.
    (Чыгып китәм дигәндә генә, Мыштыкны Күбәләкләр урап ала) .
    М. Сез нәрсә, Күбәләкләр, җибәрегез мине.

    К-р. Син безне сана, аннары җибәрербез.

    М. Санамыйм!

    К-р. Алайса җибәрмибез!

    1 нче к. Сана инде!

    М. Тезелеп басыгыз, саныйм!

    (Күбәләкләр шатланышып тезеләләр).
    М. 1. 2, 6, 9.10 !

    2 нче к. Һи –и, саный да белми!

    3 нче к. Телевизор каршында көне буе утырып башы эшләми башлаган.

    М. ( Еламсырап) Җибәрегез мине, өйгә кайтам!

    4 нче к. Ялкау !

    5нче к. Телевизор каршында утырма, уен уйна, башыңа ял булыр!

    6 нчы к. Мәктәпкә бар, санарга өйрәнерсең !

    М. Бармыйм мәктәпкә! Әни –и – и ! ( елый башлый)
    ( Күбәләкләр чыркылдашып чыгып китәләр. Тиен керә).

    Т. Бәй. монда нишләп елап утырасың?

    М. Әнә күбәләкләр миннән көләләр. Саный да белмисең , ялкау , - диләр.

    Т. Мәктәпне ташламаган булсаң әллә кайчан өйрәнә идең инде.

    Дәресләрдән соң икәү бергә спорт секциясенә дә өйргән булыр идек. Ярар. Киттем мин.

    М. Тукта , бераз гына тор инде.

    Т. Вакытым юк, сикерү секөиясенә барам бит. Аннары дәрес тә хәзерлисем бар әле. ( Чыгып китә).

    М. Секция, дәрес... Каян килгән спортсмен. ( Уйланып тора).

    Әллә миңа да берәр секциягә язылырга микән? Күбәләкләргә кадәр “ялкау” дип көлә бит үземнән. Тукта. Кемдер килә бугай.

    ( Мыштык куаклар артына кача. Төлкисә түти керә, җырлый).
    Т.т. Тәмле пәрәмәчләр белән

    Шушы кәрзинем тулган.


    Сез мине беләсезме соң ?

    Төлкисә түти булам.
    Җыр тыңларга яратам мин,

    Җыр тыңлау минем теләк.

    Пәрәмәч белән сыйлармын,


    Кемгә пәрәмәч кирәк ?
    М. Миңа пәрәмәч бирче, Төлкисә түти.

    Т.т. Башта җырлап күрсәт , үскәнем.

    М. Җырлый алмыйм, Төлкисә түти, тамагым авырта. Әни әйтә, синдә ангина , - ди.

    Т.т. Шулаймени , үскәнем. Кыш буе чаңгыда йөсәң , ангинаныың нәрсә икәнен дә белмәссең. Йөзләрең дә агарып тора әле , үскәнем. Сиңа күбрәк җиләк-җимеш, яшелчәләр белән тукланырга кирәк. Кеше сау- сәламәт булсын өчен, организмга витаминнар күп кирәк , шуны беләсеңме син , үскәнем?

    М. Төлкисә түти , пәрәмәчләреңнең исе бик тәмле, бер җырга тырышып карыйм әле.

    Т.т. Әйдәле , үскәнем.

    М. Әтәч менгән киртәгә ,

    Кикерикүк итәргә!

    Т.т. (Колакларын тотып) . Абау, минем мескен колакларым, сезне коткарырга кирәк! ( Чыгып китә)

    М. Төлкисә түти, ә пәрәмәч... Качты ...
    (Куян кызы керә).

    К.к. Исәнме , Мыштык.


    М. Сәлам, озын колак! Математиканы өйрәнеп бетердеңме әле?

    К.к. Әлегә өйрәнеп бетермәдем, ләкин тырышырмын. Ә менә сиңа эшсез аптырап йөрү читендер.

    М. Ничек тә яшәрмен әле, минем өчен кайгырма. Ой! (Яңагын тота).


    К.к. Нәрсә булды?

    М. Ой, үләм ахры, тешем бик каты сызлый башлады.

    К.к. тешләреңне чистартмыйсыңдыр әле, шуңа сызлыйдыр.

    М. Чистартмый идем шул.

    К.к. Тизрәк Доктор Айболитка барырга кирәк.

    М. Юк, бармыйм , куркам.

    К.к. Әйдә, миннән дә куркаграк икән син.

    М. (Теш сызлавын да онытып) Минме куркак ? Мин бер нәрсәдән дә курыкмыйм! Ой! ( Яңагын тота) .

    К.к. Әйдә, киттек тизрәк, мактанчык.


    3 нче күренеш
    (Шифаханә. Доктор Айболит язып утыра. Мыштык белән Куян кызы керә).

    К.к. Керергә мөмкинме?

    А. (Язып утыруын дәвам итеп). 3 тапкыр шакыгыз .

    К.к. Әйдә, тизрәк шакы , Мыштык.

    М. Мин бит саный белмим.

    К.к. Их , син. Менә болай : 1. 2, 3.

    М. (Шакый.) 1 ,2 , 3 . Ой! (Яңагын тота).

    А. Керегез!

    К.к. Исәнмесез, хөрмәтле Доктор Айболит. Мыштыкның тешләре сызлый, аңа ярдәм итегезче.

    Д. Ярар, хәзер карарбыз. Ләкин башта дәваланучылар менә монда исем-фамилиясен язып куярга тиеш.

    М. Мин бит яза белмим.

    К.к. Их, син. Менә мәктәпкә укырга йөрсәң, белер идең!

    М. Моннан соң мәктәпкә укырга барам, зинһар ярдәм итегез.

    Д. Ярар. Укырга уйлаган дәү егеткә ярдәм итми булмас. Авызыңны ач әле. Ярый, әлегә соң түгел икән әле. Менә бу теш пастасы белән иртә-кич тешләреңне чистарт. Һәм иртәгедән мәктәпкә укырга бар!

    М. Рәхмәт сезгә! Иртәгедән мәктәпкә укырга барам

    Д. Әйдәгез, мин сезне мәктәпкә үзем илтеп куям. Анда бүген Яңа ел бәйрәме!


    написать администратору сайта