Главная страница
Навигация по странице:

  • Телдән журнал

  • IV бүлек. " Озак яшә әнкәй, шатлык белән! "

  • Җыр: Эх, сез матур кызлар

  • "Ана хакы- тәңре хакы." "Үз анасын яманлаган ят дошманга тотылыр "Анаңны, аркаңа йөкләп өч кат мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың."

  • "Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хаклап бетерә алмассың." һ. б. Җыр: мамонтенек

  • II бүлек. "Бурычлы сиңа мин, әнкәем, алтыным! Илназ

  • Азат

  • Арслан

  • Наил

  • III бүлек. "Тылсымлы да, шифалы да, әнкәмнең догалары."

  • IV бүлек. " Озак яшә әнкәй, шатлык белән! " Концерт номерлары Илназ – шигырь Бүген әниләр бәйрәме (Р.Вәлиева)

  • 7 кл җыр “Бер кыз бала җыр чыгарган”

  • 9 кл җыр Әниемнең кочагы Эльвира Хәмәтнурова көе Рамил Чурагулов сүзләре

  • А.б.Икенчеуеныбыз “Мин башлыйм, син дәвам ит”

  • Илназ татар халык биюе Урындык белән бию Вика бию Без татар егетләре җыр

  • праздник весны. 8 нче март. Газизлрдн газиз нием


    Скачать 53.46 Kb.
    НазваниеГазизлрдн газиз нием
    Анкорпраздник весны
    Дата02.01.2022
    Размер53.46 Kb.
    Формат файлаdocx
    Имя файла8 нче март.docx
    ТипДокументы
    #322940


    Темасы: “Газизләрдән газиз әнием”
    Максаты:

    Олы җанлы әниләребезнең бала багу һәм тәрбияләүдәге тырышлыклары, уңганлыклары, тапкырлыкларына соклануыбызны, хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Әниләргә карата мәхәббәт, миһербанлылык хисе тәрбияләү, аларга мәңге бурычлы булуыбызны төшендерү. Әниләрне, әбиләрне 8нче март бәйрәме белән котлау.

    Җиһазлау:

    "Иң кадерле кешем - Әнием !", " Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, тормышка ямь биргән ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аларга!"

    М.Горький. - дигән плакатлар эленә. Сыйныф бүлмәсе бәйрәмчә бизәлә.

    Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез, әбиләребез. Сезне шушындый матур көнне кечкенә генә мәктәбебездә күрүебезгә без бик шатбыз. Сезне 8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә тынычтормыш, сәламәтлек телибез. Шундый матур бәйрәмдә балалар әзерләгән концертыбыз сезнең күңелләрдә бик матур, җылы вакыйгабулып озак еллар саклансын иде дигән теләктә калабыз.
    Иң беренче халыкара хатын-кызлар көне 1911 нче елның 19 мартында Европаның берничә илендә бәйрәм ителгән. Россиягә, төгәлрәге, Петербургка ул 1913 елда килеп җиткән. Әле 19 гасыр ахырында феминисткалар гына билгеләп үткән көнне БМО 1975 елда гына таныган. Шулай да, хатын-кызны ир-ат белән бер үлчәүдә тигезләргә теләп, гүзәл затларны көрәшкә күтәргән Клара Цеткин тәки үз дигәненә ирешкән бит. Матурлык, нәфислек бәйрәме барыбер революционерлык төсен саклап калган әле. Хатын-кызлар бәйрәмендә дөнья ду куба. Һәр гүзәл зат бу көнне үзен фәрештәгә тиңли. Ә нигә тиңли? Хатын-кыз болай да фәрештә бит инде ул...
    Кайда ничек бәйрәм итәләр

    Французлар 8 нче мартны бик киң итеп бәйрәм итмиләр. Француз хатын-кызларына игътибарны бераз соңрак, май аенда бирәләр. Бу вакытта Аналар көне билгеләп үтелә. Яшь кызларны изге Валентина көнендә котлыйлар.
    Италия хатын-кызлары бары тик хатын – кызлар компанияләрендә гына бәйрәм итәләр. Италия хатын-кызларын бу көнне кафелардә, рестораннарда күрергә мөмкин икән.
    Германиядә 8нче март эш көне булып исәпләнә. Немец

    хатын-кызларын май аенда үткәрелә торган Әниләр бәйрәме белән зурлап котлыйлар. Традиция буенча бу көнне алар барлык өй мәшәкатьләреннән азат ителәләр
    Вьетнамда инде бу бәйрәм ике мең еллап бәйрәм ителә. Элегрәк бу бәйрәм апалы-сеңелле Чынглар хөрмәтенә бәйрәм ителгән. Ике бертуган кыз кытай агрессорларына каршы батырларча көрәшәләр. Әсирлеккә эләгергә теләмичә елгага ташланалар.. Вьетнамда социализм җиңгәннән соң бу бәйрәмне 8нче мартка күчерәләр.
    Япония хатын-кызлары бу бәйрәмне мартта ике тапкыр билгеләп үтәләр. Беренчесе 2нче мартта, ә икенчесе кызлар бәйрәме – персик чәчәк аткан вакытта. 14нче март шулай хатын-кызлар көне буларак билгеләп үтелә “Ак төн” дип атала.
    8 Март! Балачактан ук ул Әни бәйрәме буларак дөньядагы иң зур, иң мөһим бәйрәм булып истә калган. Шуңа җанга бигрәк якынмы? Кояшлы язны алып килүе белән ул күңелгә тагын да җылылык өсти, йокыга талган өметләрне уята. Бигрәк матур яңгырый бу 8нче Март дигән сүз! Җир йөзендә һәр хатын-кызны бәхетле иткән көн бит бу.
    Бөек художниклар үзләренең картиналарында хатын-кызларга дан җырлаганнар: Дөньяда иң күренекле картиналарның берсе «Джоконда» яки «Мона Лиза», Леонардо да Винчи

    Екатерины I портреты, 1717нче елда Жан-Марк Натье тарафыннан иҗат ителгән

    Хатын –кызлар шулай ук сугыш вакытларында да фидакарь батырлыклар күрсәткәннәр
    Телдән журнал

    Газизләрдән –газиз әнием!!!

    I бүлек. "Еласам, юаткан - иркәләп йоклаткан әниемнең җылы кочагы."

    II бүлек. "Бурычлы сиңа мин, әнкәем, алтыным!

    III бүлек. "Тылсымлы да, шифалы да, әнкәмнең догалары."

    IV бүлек. " Озак яшә әнкәй, шатлык белән! "
    I бүлек. "Еласам, юаткан - иркәләп йоклаткан әниемнең җылы кочагы."

    Ильназ: Бәйрәмегез котлы булсын,

    Елмаеп, көлеп торсын.

    Язгы кояш нурларыдай

    Зур эшләргә рухландырсын.

    Сәламәтлек – юлдашыгыз,

    Матур, тату тормышыгыз,

    Күңел сөйгән хезмәтегез –

    Һәр барчасы булсын мулдан!

    Безнең газиз әниләребез!

    Сез иң бөек яшәү чыганагы,

    Кадерле Әниләр!

    Ринат: -Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кем ?

    -Син авырганда төннәр буе сине юатучы, күз карашы белән иркәләүче кем соң ?

    -Иртә белән сине: " Тор, соңга каласың, уятырга кызгандым, бик тәмле йоклый идең,"-дип иркәләп уятучы, мәктәпкә озатучы кем соң ул?

    -Әнкәй, әнием !

    -Әни! Күпме наз, күпме җылы бар бу сүздә. Җир йөзендә иң матур сүз - "Әни". Дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы яңгырый.
    Әни, мама, муттер(немец), уммүн(гәрәп), мазе (инглиз), авай (мари), анне (чуваш телендә), анай (удмуртча), ана(азербайҗан), эне(киргиз), инә(башкорт), ман(һинд телендә), мотһер(японча), эх(монголча)
    Даниил: Йоклап китсәм, ялгыш кына

    Телевизор алдында,

    Кемдер назлап, сөеп кенә

    Иңнәремә кагыла.

    Бу кем икән? Кемнең шундый

    Майдай йомшак куллары?

    Юк, мин беләм, шулай назлы

    Әнием генә бары.

    Нафис: Өйдән чыгып киткән чакта

    Иртән мәктәпкә диеп,

    Кем ул: -"Исән йөр, балам,"-дип

    Озатып кала сөеп.

    Я, кем булсын, кемнең шулай

    Сүзләре татлы тагын?

    Шулай ярата белә бит –

    Әнием генә бары.

    Зиля: Мәктәптән арып кайтканда,

    Кем ул каршыма килеп,

    Кочагыма ала сөеп:

    -Кайттыңмы, балам?- диеп.

    Кем булсын соң, Кемнән шулай

    Ямьләнә дөнья тагы?

    Күңелемнең сүнмәс нуры

    Әнием генә бары.

    -Дөньядагы иң мәрхәмәтле кеше - ул минем кадерле әнием!

    -Үзе сөйкемле булу белән бергә күңеле дә матур -ул минем газиз әнием!

    -Өйне-ямьле, ризыкны- тәмле итүче өлгер хуҗабикә -ул минем алтын куллы әнкәем!

    Җыр:

    Эх, сез матур кызлар

    Дус-ишләрем уйный-көлә,

    Мин генә көлмим.

    Уенның да ямен тапмыйм,

    Ни булды, белмим.
    Эх, сез матур кызлар,

    Ник шаяртасыз?

    Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.
    Мин эшемдә гел почетта,

    Һәрчак мактыйлар.

    Кызлар гына урап уза,

    Эх, яратмыйлар.
    Эх, сез матур кызлар,

    Ник шаяртасыз?

    Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.
    Йөрәгемдә утлар яна,

    Һич төшенмисез.

    Арагыздан берегезне

    Сөям өметсез.
    Эх, сез матур кызлар,

    Ник шаяртасыз?

    Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.
    Йөрәгемнең янулары

    Бирми тынычлык.

    Сөйләшергә,сүз башларга

    Җитми кыюлык.
    Нигә сезгә аңлашылмый

    Минем хисләрем.

    Шулай ук ялгыз үтәрме

    Минем кичләрем?
    Эх, сез матур кызлар,

    Ник шаяртасыз?

    Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.
    Даниил: Бер-бер хәвеф килсә кинәт,

    Я боекса күңелем,

    Кем ул борчылып яныма

    Килеп җитә иң элек?

    Бу кем соң бу? Кемнең шулай

    Йөрәге сизгер тагы?

    Шулай аңлый күңелемне

    Әнием генә бары.
    Азат: Знаешь, мама, день обычный

    Без тебя нам не прожить!

    Слово мама так привычно

    С первых дней нам говорить!
    Стоит только приглядеться, -

    Целый мир согрет вокруг

    Теплотою её сердца,

    Самых нежных, добрых рук...

    Мама, - друга нет дороже -

    Веришь ты в наш каждый взлет!

    Кто еще, как ты, поможет?!

    Кто еще, как ты, поймет?!

    Наил .Җылы наз ул, әнием – синдә генә,

    Иркә сүзләрсинең телдә генә.

    Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

    Изге синең, әнием, теләгең дә.

    Кадерле әниләребез,

    Чал чәчле әбиләребез.

    Бәйрәм белән котлый бүген

    Сезне ул һәм кызларыгыз.

    Зиля.Кем дөньяга кеше бүләк итә,

    Ә кешегә -- якты дөньяны?

    Тойгылары кояш кебек кайнар,

    Эретерлек гранит кыяны?

    Кем күңеле тулган айдай серле,

    Язлар сыман назлы, ягымлы?

    Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

    Кайгыларга түзем, сабырлы?

    Кем елмая җәйге таң аткандай,

    Балкып китә шундук тирә--як?

    Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

    Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

    Вика: Мамочка любимая,

    С праздником тебя!

    Ты самая красивая,

    Хорошая моя.

    Пусть в этот день весенний,

    На сердце будет свет,

    Пусть будет настроение,

    Дороже тебя нет!

    Пусть в день 8 Марта,

    Ты расцветешь сама,

    В глазах любовь и радость,

    А на душе весна!

    Моя мамочка родная,

    Я люблю тебя без края!

    С 8 Марта поздравляю,

    Счастья я тебе желаю.

    Много света, доброты,

    Исполнения мечты,

    Радости на много лет.

    Тебя лучше в мире нет!

    Саит.Син, әнием, минем өчен

    Бу дөньяда бер генә.

    Елмайганда йөзләреңнән

    Бар өйгә нур бөркелә.

    Кем куллары өйне, җирне ямьли

    Изгелеге үлчәү тапкысыз.

    Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы

    Тормыш яме -- Әнкәй, хатын-кыз!
    Арслан : Тик син генә,әнкәй,балам диеп

    сыйпагансың минем башымнан.

    Җил – давылдан мине яшергәнсең

    җылы куеның һәрчак ачылган.

    Ана куены кебек җылы, нурлы,

    Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

    Ана сөюе кебек чиксез тирән,

    Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

    Әниләрдән газиз кем бар җирдә?

    Алар күңелендә - изгелек.

    Әниләрне, зинһар саклый белик.

    Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмик.

    Ринат: Аналар балаларның бердәнбер, иң кадерле, иң якын, иңышанычлы кешесе. "Әни" дигән сүз белән нарасыйларның теле ачыла. Без тормышыбызныңиң авыр, кискен мизгелләрендә "Әни" дип сөрән салабыз.

    Ана хакы! Безнең өчен ананың түккән көчен, күз яшен, шәфкатен өч гомер яшәсәк тә кайтарып бирә алмас идек. Без аңа мәңге бурычлы! Ана хакын олылап әйткән халкыбыз өйрәтүләрен хәтердән чыгармыйк

    "Ана хакы- тәңре хакы."

    "Үз анасын яманлаган ят дошманга тотылыр

    "Анаңны, аркаңа йөкләп өч кат мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың."

    "Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хаклап бетерә

    алмассың." һ. б.

    Җыр: мамонтенек

    Песенка мамонтенка

    По синему морю, к зеленой земле
    Плыву я на белом своем корабле
    На белом своем корабле
    На белом своем корабле

    Меня не пугают ни волны, ни ветер, -
    Плыву я к единственной маме на свете
    Плыву я сквозь волны и ветер
    К единственной маме на свете
    Плыву я сквозь волны и ветер
    К единственной маме на свете

    Скорей до земли я добраться хочу
    "Я здесь, я приехал!", - я ей закричу
    Я маме своей закричу
    Я маме своей закричу...

    Пусть мама услышит
    Пусть мама придет
    Пусть мама меня непременно найдет!
    Ведь так не бывает на свете
    Чтоб были потеряны дети
    II бүлек. "Бурычлы сиңа мин, әнкәем, алтыным!

    Илназ:Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен,

    Рәхмәт, сиңа, безне яшәткәнең өчен.

    Балам, диеп, күз нурларын жәлләмичә,

    Сөеп йоклатканың өчен.

    Җирдә кояш нуры балкыгандай,

    Син балкыйсың безнең күңелдә.

    Тормышыбыз синең белән матур,

    Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
    Азат: Бу тормышта һәр адымда

    Әни, миңа син кирәк.

    Озын булсын гомеркәең,

    Миннән сиңа шул теләк!
    Даниил: Әнием,әнием,

    Иң кадерлем син минем!

    Мин сине яратып

    Иркәләп торырмын,

    Мин сиңа тормышта

    Таяныч булырмын.

    Арслан: Котлы булсын,әни, бу бәйрәмең,
    Матур булып атсын таңнарың.
    Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
    Син үстергән һәрбер баланың.

    Нафис: Айдан, кояштан кадерле

    Син ул, әнием!

    Иң ягымлы, иң сөйкемле

    Син ул, әнием!

     Синнән дә яктырак,

    Синнән дә яхшырак,

    Матуррак кеше юк

    Бөтен җир шарында!

    Саит: Чәйне мин үзем генә дә

    Пешереп эчә беләм.

    Тик нигәдер чәй икенче,

    Тәмлерәк әни белән.

    Җәен җиләккә барганда,

    Әни булса яныңда,

    Рәхәтлекнең чиге булмый

    Тәбигать кочагында.

    Әни урынны җәйдеме,

    Керә тәмле төш кенә.

    Шушы кызыклы хәлләрнең

    Кем серенә төшенә?
    Наил: Аклык-пакълык, сафлык аналарда,

    Назлык-нәзакәтлек бар аларда.

    Көрәшче ул, туры юлга өнди,

    Киңәшен дә бирә балаларга
    Зиля: Мин бурычлы сина гомер буе
    Күрсәтергә хөрмәт, кадерне.
    Син бит миңа, әнкәй, бу тормышта
    Якты кояш кебек кадерле.
    Вика: Мамочка любимая,

    С праздником тебя!

    Ты самая красивая,

    Хорошая моя

    Пусть в этот день весенний,

    На сердце будет свет,

    Пусть будет настроение,

    Дороже тебя нет!
    III бүлек. "Тылсымлы да, шифалы да, әнкәмнең догалары."
    Укытучы.

    Ана-

    Бөек исем,

    Нәрсә җитә ана булуга

    Хатыннарның бөтен матурлыгы

    Бөтен күрке ана булуда.

    -Әйе, дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр. Ана өчен бала - җир йөзендәбер нәрсә белән дә тиңли алмаслык, кадерле йөрәк парәсе. Елларүтеп, без күпме генә яшькә җитсәк тә газиз әнкәләребез өчен кечкенә сабый булып калабыз. Балаларга бу урында үгет-нәсихәт биреп китәсе килә

    1. Сезгә иң якын кешеләр ата-аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагәтьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез.

    2. Ата-аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз. Аларның сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар белән кычкырмый гына, әдәп белән ачык итеп сөйләшегез.

    3. Дөньяда вакытта шатлыкларны һәм кайгыларны уртаклашыр өчен якын һәм ышанычлы кешеләр кирәк була. Балалар өчен әти-әнисеннән дә ышанычлырак кеше һич булмас. Алар баланың шатлыгы өчен үзеннән дә артыграк сөенәләр, ә кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтү өчен кулларыннан килгән чараларның бөтенесен эшләргә тырышалар. Шуның өчен серләрегезне әти-әниләрегез белән уртаклашыгыз.

    4. Тәнегезгә көч кергәч, кулыгыздан килгән эшләрдә ата-аналарыгызга ярдәм итегез.

    5. Ата-аналарның тәрбияләре һәм мәшәкатьләре күләгәсендә рәхәт күреп үскән кайбер балалар соңыннан аларның фикерләренә, сүзләренә каршы киләләр, "бернәрсә белмисез",- дип алардан көләләр . Сез дә шундый инсафсыз балалар кебек була күрмәгез!


    IV бүлек. " Озак яшә әнкәй, шатлык белән! "

    Концерт номерлары

    1. Илназ – шигырь

    Бүген әниләр бәйрәме (Р.Вәлиева)

    Нигә бүген бөтен җирдә

    Чәчәкләр балкый бездә,

    Нигә кояш көлеп карый,—

    Беләбез һәммәбез дә.

    Бүген — әниләр бәйрәме,

    Бүген җирдә тантана.

    Кояш шуңа көлә бүген,

    Гөлләр шуңа шатлана.

    Әниләрнең бәйрәменә

    Куана шулай алар.

    Әниләрне котлый бүген

    Җирдә барлык балалар.

    Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

    Теләгем бар минем дә:

    Мәңге шулай кояш кебек

    Балкы күңел күгемдә!


    1. 7 кл җыр “Бер кыз бала җыр чыгарган”

    Бер кыз бала чыгарган

    Бер кыз бала жыр чыгарган,

    Багышлап әнисенә.

    Икәү бергэ жырлыйк, диеп,

    Өйрәткән энесенә:

    “Кояш, кояш, мәңге балкый,

    Мәңге нур сибэ.

    Кояш гомере телим мин,

    Әнием, сина.”

    Жырны чишмәләр ишеткэн,

    Кошлар отып алганнар.

    Сандугачлар һәм тургайлар

    Матур көйгә салганнар:

    “Кояш, кояш, мәңге балкый,

    Мәңге нур сибә.

    Кояш гомере телим мин,

    Әнием, сиңа.”

    Кушыл син дә, җырлыйк бергә,

    Яңа матур җыр тусын.

    Җирдә әниләр кояштай

    Озын гомерле булсын:

    “Кояш, кояш, мәңге балкый,

    Мәңге нур сибә.

    Кояш гомере телим мин,

    Әнием, сиңа.”

    1. Нафис – шигырь

    Җирдә миңа ни кирәк?

    (Ш.Галиев)

    Җирдә миңа ни кирәк?

    Әти дә әни кирәк!

    Җирдә миңа ни кирәк?

    Без яшәгән өй кирәк!
    Җирдә миңа ни кирәк?

    Әллүкиле көй кирәк!

    Җирдә миңа ни кирәк?

    Тукай туган тел кирәк!
    Җирдә миңа ни кирәк?

    Туган-үскән ил кирәк!

    Җирдә миңа ни кирәк?

    Мәңге имин Җир кирәк!

    1. 9 кл җыр

    Әниемнең кочагы

    Эльвира Хәмәтнурова көе

    Рамил Чурагулов сүзләре

    Мең-мең йолдыз, мең-мең кояш

    Әнием кочагында

    Купме нур һәм җылылык бар

    Куңеле учагында

    Әниемнең кочагы

    Изгелекләр учагы

    Балам диеп назлап сөеп

    Ярат ярат син тагын

    Меңләгән кайгы — хәсрәтне

    Югалта белә әни

    Изге якты теләкләрне

    Көнгә мең тапкыр тели

    Әниемнең кочагы

    Изгелекләр учагы

    Балам диеп назлап сөеп

    Ярат ярат син тагын

    Әниемнең кочагында

    Ап-ак гөлләр үскәннәр

    Ак күңеле билгеләре

    Чәчләренә күчкәннәр

    Әниемнең кочагы

    Изгелекләр учагы

    Балам диеп назлап сөеп

    Ярат ярат син тагын

    1. уен

    Кешеләр күп вакыт нәрсә өчен үкенәләр икән соң?

    • Үз вакытында ныклы, тирән белем ала алмаганга.

    • Тормыш юлдашын сайлаганда ялгышканга.

    • Гомеренең күп өлешен яратмаган эш белән шөгыльләнеп уздырганга.

    • Тормышларын үзгәртергә җай чыгып та, шул вакыт тәвәкәлләмәгәнгә.

    • Күргәнебезчә, без күбрәк уйламыйча атлаган ялгыш адымнарыбыз өчен түгел, файдаланмыйча калган мөмкинлекләребез өчен үкенәбез икән.

    Әйдәгез әле мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, артистлар конкурсында катнашыйк.

    1. бик каты йөгереп кайтканнан соң шигырь сөйләү- нафис - саит

    2. авызга кайнар әйбер кабып шигырь сөйләү - Арслан

    3. бии- бии шигырь сөйләү -ринат

    4. елап шигырь сөйләү - вика

    5. сезне эт тешләде- даниил

    6. бармак ишеккә кысылды

    7. сез карбыз ашыйсыз - илназ

    8. энәгә утырдыгыз- азат

    9. туңдырма ашыйсыз - наил

    10. әтәч булып кычкырырга- зиля

    1. Вика стих

    С 8 Марта, бабушка,

    С праздником весны!

    Поздравленья добрые

    От меня прими!

    Крепкого здоровья,

    Долгих жизни лет,

    На лице улыбки

    Пусть сияет свет!

    Пирожки вкуснейшие

    Чаще выпекай,

    Да и словом мудрым

    В жизни выручай.

    Будь счастливой самой,

    Прогони тоску,

    Я тебя, бабуля,

    Всей душой люблю!


    1. А.б.Икенчеуеныбыз “Мин башлыйм, син дәвам ит”

    Быел татар теле һәм халыклар дуслыгы елы – шуңа багышлап

    Җылысүз (җан азыгы)

    Кояш уңышның атасы–(су - анасы)

    Кыю бер үләр (куркак мең үләр)

    Күп укыган (күп белер)

    Аерылганны аю ашар, (бүленгәнне бүре ашар)

    Теләк булса (беләк карышмый)

    Кеше дуслар белән (кош канаты белән көчле)

    Беләге юан берне егар, (белеме булган меңне егар)

    Эше барның, (ашы бар)

    “Эшләгәнең кеше өчен булса, (өйрәнгәнең үзең өчен)”

    “Оясында ни күрсә (очканда шул булыр)”

    “ Ана күңеле балада (бала күңеле далада)”

    “Казанга ни салсаң, (чүмечкә шул чыга)”

    “Вак яңгыр тәнгә үтә, (вак сүз җанга үтә)”

    “Алтмышка җитсен бала, (ана өчен ул бала)”

    “Ата- анасына изгелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә (игелек күрмәс)”

    “Яхшы гадәт адәм итәр, (яман гадәт әрәм итәр)”

    1. Илназ татар халык биюе

    2. Урындык белән бию

    3. Вика бию

    4. Без татар егетләре җыр

    Шаулатып яшибез җирне,

    Җил-давылларны җиңеп.

    Нинди бәлаләр килсә дә,

    Йөрмибез башны иеп.

    Куш. Бирешмибез бернигә дә,

    Без имән кебек әле,

    Ишетсен әйдә бар галәм:

    “Без – татар егетләре!”

    1.Күңелләр саф, җаннар җылы,

    Саф сөю йөрәкләрдә.

    Була беләбез шаян да,

    Без кыю, зирәкләр дә.

    Гел алда булу уйларда

    Йөрмәбез артта калып.

    Безне бар да яхшы белсен,

    Җырлыйбыз дөнья ярып.

    Куш. Бу дөньяда егетләрнең

    Юк безнең кебекләре

    Сызгырабыз дөнья ярып:

    “Без – татар егетләре!”

    2.Өйләнсә, татар егете,

    Шаулап тора туйлары.

    Без бит татар егетләре,

    Бөек халык уллары!

    Әле бездә татар каны,

    Кулларда яшел әләм.

    Дуслар булып яшик әле,

    Дуслашыйк әле, сәлам!

    Куш. Бу дөньяда егетләрнең

    Юк безнең кебекләре

    Сызгырабыз дөнья ярып:

    “Без – татар егетләре!”

    Бирешмибез бернигә дә,

    Без имән кебек әле,

    Ишетсен әйдә бар галәм:

    “Без – татар егетләре!”
    IV бүлек. " Озак яшә әнкәй, шатлык белән! "
    Тәпи басып бераз тел ачылгач,

    Әниләрнең карап күзенә.

    Без әйтәбез “Әни, үсеп җиткәч,

    Тәти күлмәк алам үзеңә!”

    Тәмле телле булып әниләргә,

    Әллә ниләр вәгъдә итәбез.

    Вәгъдә итәбез дә, үсеп җиткәч,

    Өйне ташлап, ерак китәбез.

    Көч-куәте беткәч әти-әни,

    Игелек көтә бала-чагадан.

    Сабый чакта әйткән вәгъдәләре,

    Кабат искә төшә яңадан.

    Балачакта әйткән вәгъдәләрне,

    Үтәмичә дөнья куабыз.

    Бер уйласаң, без бит әниләргә,

    Терәк булыр өчен туганбыз.
    Җыр:

    Кояш нуры, саф күк йөзе.
    Ул бер малайның рәсеме.
    Ясаган ул ап-ак биткә
    Һәм язып куйган читкә

    Һәрвакыт булсын кояш,
    Һәрвакыт булсын һава,
    Һәрвакыт булсын әни,
    Һәрвакыт булыйм мин
    Солнечный круг, небо вокруг —

    Это рисунок мальчишки.

    Нарисовал он на листке

    И подписал в уголке:

    Пусть всегда будет солнце!

    Пусть всегда будет небо!

    Пусть всегда будет мама!

    Пусть всегда буду я!
    Кадерле балалар!

    Онытмагыз аналарны,

    Үсеп буйга җиткәч тә!

    Кадерләгез, хөрмәтләгез,

    Туган йорттан киткәч тә!

    Дөньялар китәр яктырып,

    Әниләр көлсә безгә.

    Ягымлы сүз җәлләмәгез.

    Ни җитә матур сүзгә!

    Карашыгыз якты булыр,

    Йөзегез балкып торыр.

    Тирә-юньгә нур таратып,

    Әниләр көлеп торыр.

    «Ата-ананы хөрмәт итүче кеше дөньяда —бәхетле, ахирәттә саваплы булыр. Никадәр бәхетле булсагыз да, бөек мәртәбәләргә ирешсәгез дә, ата-анагызны онытмагыз, нәсихәтләрен тыңлап, ризалыкларын алыгыз, мохтаҗлыкларын, кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтергә тырышыгыз! Ата һәм ананың ярдәмгә мохтаҗ чагы — картлык көннәредер. Бу чорда аларга аеруча хөрмәт күрсәтү тиешледер», — дигән Риза Фәхреддин.

    Кадерле Әниләр!

    Сабыйларыбызга тигез гаиләдә, сәламәт булып үсәргә, ә сезгә гомер буе балаларыгыз янәшәсендә аларның рәхим-шәфкатен күреп яшәргә язсын!



    написать администратору сайта