Главная страница

Хисамов Б.. Хисамов Бдеги Хисам улы. Сугыш м хезмт ветераны


Скачать 398.93 Kb.
НазваниеХисамов Бдеги Хисам улы. Сугыш м хезмт ветераны
Дата17.05.2022
Размер398.93 Kb.
Формат файлаdocx
Имя файлаХисамов Б..docx
ТипДокументы
#535291

Хисамов Бәдеги Хисам улы. Сугыш һәм хезмәт ветераны.



 1916 елның 14 апрелендә Чапшар авылында туган. Чапшар мәктәбендә җидееллык, Карадуганда урта белем ала. Карадуганда оештырылган тракторчылар хәзерләү курсында укып,  1933 елда унҗиде яше тулганда трактор руле артына утыра - 1937 елга кадәр Балтач МТСында тракторчы булып эшли. Бәдеги Хисамов 1937 елда армия сафларына алына. Аны танкистлар хәзерләү курсларына җибәрәләр. Укуын тәмамлап танк частьларында хезмәт итә. 1940 елда ул армиядән кайта һәм, инде зур тәҗрибәле механизатор буларак, МТСта трактор бригадасына җитәкчелек итә башлый.  

     Бөек Ватан сугышы башлану Бәдеги Хисамовны кабат тыныч хезмәттән аера, ул сугышның беренче көннәреннән фронтка китә. Аны Чкалов (хәзерге Оренбург) шәһәренә танк училищесына укырга җибәрәләр. Бер елдан Калинин фронты гаскәрләре сафында сугышка керә, беренче хәрби чыныгуны Воронеж шәһәре янында ала. Аннан соң Украина, Беренче Белоруссия фронтлары составында сугыша, озын һәм авыр сугыш юлы үтә. Шушы юлда ул соклангыч батырлык үрнәкләре күрсәтә. Берара аңа атаклы казак акыны Җамбул Җабаевның оныгы Җомабәков белән бер танкта сугышырга туры килә. Бәдеги Хисамов экипажының  батырлыклары турында ул чакта фронт газеталарында эшләгән шагыйрь Гадел Кутуй сокланып яза. 

    Сугыш юлындагы батырлыклары өчен гвардия капитаны Бәдеги Хисамов Сугышчан Кызыл Байрак, Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә. 

    Туган авылына ул 1947 елда гына кайта. Яшьлегендә хезмәт юлын башлаган Балтач МТСында тракторчы, механик була. Үрнәктәге һөнәри- техник училищеда укып белемен киңәйтә. Соңгы чорда туган авылындагы “Кызыл Байрак” колхозында эшли. Техниканы биш бармагы кебек белүче, һәр эшкә кулы бара торган, күп һөнәрле, кешеләргә мәрхәмәтле Бәдегине колхоздашлары әле дә сагынып искә алалар. 

    Ул тормышында тагын бер зур батырлык эшли- аның гаиләсендә унбер бала туып үсә. Җәмәгате Зәкия белән сугыштан соңгы мохтаҗлык елларында балаларын да үзе кебек тормыш сөючән, булдыклы итеп тәрбияли. 

    Батыр якташыбыз 1979 елның гыйнвар аенда вафат булды. 



Бөек Ватан сугышы башланганда, Б.Хисамовның Фин сугышыннан кайтуына бары ярты ел гына вакыт узган була. Сугыш башлану белән, яңадан, беренчеләрдән булып, фронтка китэ. Ул узенең беренче мэртэбэ ничек кыюлык курсәтүе турында менә ниләр сөйли: " 1943 нче елның июнь- июль айлары. Сугышның бик каты барган вакыты. Немец гаскәрләре, Воронеж белән Курский шэһәрләрен тоташтырып, Совет армиясен камарга маташа иде. Мин ул вакытта танк взводы командиры идем. Шушы вакытта миңа күп мәртәбә разведкага барырга туры килде. Шушы вакытта безнең взвод Белгородский юнәлешендә сугына иде. 12 көн бертуктаусыз көне- төне сугыш барды. Сугыш барышында миңа Богодухов авылына барырга һәм немец часьтларына тиз генә разведка ясарга приказ бирелде. Кирәк кадәр техника һәм солдатлар алып, мин разведкага киттем. 12-15 км юл уттек. Немец солдатлары күренә башлады. Без ныклап күзәтә башладык. Шулвакыт безнең артиллерия ут ачты(алдан сөйләшү буенча). Мин һавага кызыл ракета җибэреп, артиллериянең утын туктаттым. Немецлар моңа бик гаҗәпләнделәр булса кирәк. Шуннан узем утырган бронемашина белән немец солдатлары янына бардым. 150-200м ара калгач, туктап, ак флагны машина өстенә кададым. Кызыл флаг болгап, үз яныма чакырам. Ак яулык бәйләгән винтовка болгап, бер унтерофицер килә башлады. Мин аны 3 м кала туктатып сөйләшергә куштым. Ул үз янына русча белгән солдатны чакырды. Мин аларга бер әйберләрен дә югалтмый бирелергә куштым. Бирелмәсәләр, барысы да кырылып бетәчәкләрен кисәттем. Алар кире киттеләр, бераздан немец солдатлары безнең янга җыела башлады. Мин, бронемашинадан чыгып, аларны камалуда дип белдердем. Аларга стройга тезелергә куштым. Тезелделәр. Санап карасам, узем дә шаккаттым: өч офицер, алты унтерофицер,72 солдат, 42 подвода һәм бик күп кораллар кулга төшердек. Без аларның барысын да батальонга алып кайттык. Менә шушы кыюлыгым өчен мине "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләделәр.

Хисамовның батырлыгы моның белән генә бетми. Ул- 4 орден кавалеры. Аның кукрәген "Кызыл Йолдыз" ордены белән рэттэн 1 һәм 2 дәрәҗә "Ватан сугышы" һәм "Кызыл Байрак" орденнары бизи. Аның тагын өч медале дә бар.

Фронтташы язучы Гадел Кутуй "Тетрэ, Берлин!" дигән хикәясендә Хисамов турында менә ничек язган: " Менә батыр танкист гвардия өлкән лейтенанты Бәдеги Хисамов. Командир аның турында - кыю, хәйләкәр егет, - ди".


написать администратору сайта