Главная страница
Навигация по странице:

  • Бирем: Беренче абзацта ия белән хәбәрнең астына сызарга. Икенче абзацтагы беренче җөмләдә сүзтезмәләрне аерып күрсәтергә.Эшне бәяләү системасы

  • Арадаш аттестация. 3 нче сыйныф өчен диктантлар. Раслыйм Мктп директоры Г. Р. Зайнутдинова


    Скачать 28.5 Kb.
    НазваниеРаслыйм Мктп директоры Г. Р. Зайнутдинова
    АнкорАрадаш аттестация
    Дата10.05.2023
    Размер28.5 Kb.
    Формат файлаdoc
    Имя файла3 нче сыйныф өчен диктантлар.doc
    ТипДокументы
    #1119151

    Раслыйм

    Мәктәп директоры_________

    Г.Р.Зайнутдинова
    2022-2023 нче уку елы өчен 3 сыйныф укучыларының татар теленнән арадаш аттестация эше
    Җылы яңгыр.

    Иртән көн матур иде. Кинәт көнбатыштан болыт күтәрелде. Йомшак кына яңгыр җиле исте. Бакчадагы агач яфраклары җәй исен аңкытып җилфердәштеләр. Күктә кошлар чыркылдап очты. Мондый көннәрдә яңгыр болыты бик тиз килә бит.

    Менә эре тамчылар шып та шып төшә башладылар. Җылы яңгыр көчәйде. Яңгыр суы урам читендәге канауларга сыймады, тротуар өстеннән акты. Шаулап килгән яңгыр болыты, ничек тиз килеп җитсә, шулай ук тиз үтеп тә китте. Кояш, элеккедән дә матуррак булып, болыт астыннан чыкты. Күктә аллы-гөлле төсләргә буялган салават күпере калыкты. Җәйге җылы яңгырдан соң гына була торган саф һава күкрәкләрне рәхәтләндерде.

    Бирем:

    Беренче абзацта ия белән хәбәрнең астына сызарга. Икенче абзацтагы беренче җөмләдә сүзтезмәләрне аерып күрсәтергә.
    Эшне бәяләү системасы:

    1. Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә «5» ле куела .( 1 орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин).

    2. 3 тән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган,; хатасыз , ләкин төзәтүләр белән бик үу пөхтә язылмаган эшкә «4» ле куела.

    3. 5 орфографик , 1 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела

    4. 6 орфографик , 5 пунктуацион яки 5 орфографик , 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.


    написать администратору сайта