Главная страница

_Семинар Киямова Э.Ф.. Татар теле м дбият дресенд инновацион интерактив ресурслар


Скачать 53.5 Kb.
НазваниеТатар теле м дбият дресенд инновацион интерактив ресурслар
Дата27.03.2022
Размер53.5 Kb.
Формат файлаdoc
Имя файла_Семинар Киямова Э.Ф..doc
ТипСеминар
#420680

Хәерле көн, хөрмәтле жюри әгъзаләре һәм семинарда катнашучылар. Мин, Киямова Элиза Фәнзил кызы, Стәрлетамак шәһәренең 14 нче санлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Методик семинарның темасы: “Татар теле һәм әдәбият дәресендә инновацион интерактив ресурслар hәмтехнологияләр куллану”. Эшемнең максаты: татар телен популярлаштыру һәм аны өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Тормыш зур адымнар белән алга бара, яңа законнар, яңа стандартлар, яңа таләпләр, иң мөһиме – инновацион заман балалары. Шәһәр мәктәпләрендә генә түгел, авыл балалары да туган телләрендә аз сөйләшәләр, туган телгә булган игътибарлары елдан ел кими. БАларга кичә өстәлдә булган кәнфитнең бүген икенче төрле кәгазьлесен генә түгел, икенче төрле эчлесен дә бирергә кирәк. Димәк, туган телне һәм әдәбиятны өйрәтү дә башка төрлерәк булырга тиеш!

Билгеле рус белгече Д.И. Менделеев: “Мәктәп - яшь буын уйлары формалашкан остаханә, киләчәкне җибәрергә теләмәсәгез, аны кулыгызда нык тотарга кирәк,”-дип билгели

Тикшерүләргә килгәндә, 1990-нчы елларда Америка язучылары Нил Хоу һәм Уильям Штраус "буыннар теориясе" яки “ теория поколений” дип аталган тикшеренү алымы турында сүз йөртәләр. Анда төрле буын вәкилләренең характеристикалары: кайсы вакытта туганнар, дөньяга карашы төп герой сыйфатлары һәм аларның аралашуын билгелиләр.

Эзләнүләр нәтиҗәсендә таблица төзелә.

Традиционалистлар

1945 еллар

Бэби-бумер

1946-1964 гг.

X

1965-1980 гг.

Y – миллениалы

1981-1996 гг.

Z – зуммеры

1997 – 2020 гг.


Без хәзер, укытучылар буларак, Z буынының үзенчәлекләре белән кызыксынырга тиешбез, чөнки хәзерге вакытта мәктәптә укыта торган балалар шушы төркемгә карыйлар. Аларга интернет, социаль чилтәр балачактан ук "яңа нәрсә" түгел, ә көндәлек дөнья өлеше.

Z буыны мондый үзенчәлекләргә ия:

• Клипик уйлау - алар визуалистлар

• Алар күп мәгълүмат белән эшлиләр, аны аңлыйлар, тиз генә нәтиҗә чыгаралар, эшнең чишелешен табалар;

• Яңа әйберләрне өйрәнү аларга җиңел бирелә;

• Алар күп эшле, күп функцияле (берүк вакытта алар ризык та пешерә, яңа тел дә өйрәнә, музыка тыңлый һәм проект яза.

• Мәгълүматның күп һәм зур булуы аркасында, алар кирәк булмаган информацияне башларына кертеп тормыйлар, исләрендә калдырмыйлар;

• Алар тынгысыз һәм түземсез.

Z буыны балаларын ничек укытырга соң? Аларның игътибарын җәлеп итергә? Туган телне өйрәнүгә кызыксынуларын ничек югалтмаска һәм зурайтырга? Татар телен ничек популярлаштырырга?

Хәзерге заман балаларының бу үзенчәлекләрен исәпкә алып, мин үземнең укыту практикасында инновацион технологияләргә таянам. Әгәр дә 10 ел элек презентацияләр, электрон дәреслекләр яңа технологияләр булып саналса һәм аларны балалар кызыксынып караса, хәзер алар үткән этап. Хәзер инде укытуда яңа интернет ресурслар уз урынын табалар һәм уңай яктан күрсәтәләр. Алар дистанцион укуга күчкәндә дә узләрен яхшы яктан таныттылар, балаларның үзләштергән белемен тикшерүдә укытучыга ярдәм булдылар.

Минем эш юнәлешемдә иң еш кулланган интерактив программаларның берсе - “Lening.apps” интерактив күнегүләр белән эшләү. Зур булмаган интерактив модульләр яки күнегүләр ярдәмендә укыту һәм уку өчен булдырылган программа. Бу программада укытучы үзе төрле кызыклы биремнәр төзи ала, укучыларның белемнәрен тикшерә. Слайдта сез берничә күнегүне күрә аласыз. Әлеге күнегүләр онлайн булдырыла һәм киләчәктә дә белем бирү процессында файдаланылырга мөмкинчелек бирә. Мәсәлән, 5 нче сыйныфларның җыентыгында бирелгән күнегүләренә игътибар итегез.

Яңа теманы өйрәнүдән, кабатлаудан башка, без укучыларга төрле контроль эшләр тәкъдим итәбез. Кайбер очракларда, вакыт тыгыз була, шул вакытта миңа ярдәмгә plickers.com программасы килә.

Plickers - тиз арада укучыларның дәрестә белемнәрен бәяләү өчен төзелгән уңайлы кушымта. Бер сыйныфны биш минут эчендә тикшереп алырга мөмкин. Моның өчен безгә укучылар өчен басылган карточкалар һәм укытучының телефоны яки планшеты гына кирәк.

ZipGrade.соm cайты шулай ук башка предметларда билгеле сайтларның берсе. Ул укытучыларга өчен зур ярдәм күрсәтә. Балаларга әзер бланклар таратыла. Алар дөрес җавапны буярга тиеш һәм азактан телефон ярдәмендә фотография ясап компьютерда автоматик рәвештә дөрес җаваплар күрсәтелә. Тиз генә балаларның тема аңлавы буенча тест эшләп, нәтиҗә ясарга мөмкин.

Шулай ук сез бу программаның дәресләрдә кулланылышын слайдта күзаллый аласыз.

Роспотребнадзорның 2020 елгы боерыгы буенча дәрестә смартфоннар кулланырга ярамый, шуны истә тотып, бу программада иң мөһиме укучыларга телефоннар-смартфоннар кирәкми. Смартфон белән укытучы гына файдалана.

Бу апрограммаларда эшләүдән башка дәресләрдә мин:

  1. "Әлбәттә" видеолекцияләрен кулланам – http://elbette.ru/ . Бу сайтта төрле темага видеоязмалар тәкъдим ителә. Мәсәлән: Денмөхәмәтова Элвира Николай кызы филология фәннәр кандидаты: “Антонимнар”, Җәүһәрова Фәнзилә Хәким кызы “ Карга боткасы”, “Сабантуй” һ.б. темалырын ачыклап китәләр.

  2. Әдәбият дәресләренә әзерләнгәндә, дәреслектән башка укучылар Татар Википедиясе – https://tt.wikipedia.org белән дә кулланалар.

Тормыш алга бара, яңа технологияләр, алымнар барлыкка килә. Без шуны истә тотарга тиешбез, туган тел укытучысы кулында милләт язмышы, ана теле, халык мәдәнияте һәм тарихы киләчәге.

Методик эзләнүләремнең нәтижәсе шәхси сайтымда да чагылыш тапкан.

Дәресләр кызыклы, бай материаллы, мавыктыргыч булганда гына балалар йөрәгендә туган телгә кызыксыну уята алабыз!
Шуның белән минем чыгышым тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


написать администратору сайта