статья регион.комп. Татар теле М Дбияты дреслренд региональ компонент зенчлеклРЕ
Скачать 58.5 Kb.
|
З.Я.Мансурова, Бүздәк районы Каран урта гомум белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ РЕГИОНАЛЬ КОМПОНЕНТ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ Региональ компонент халык һәм милләт үзенчәлеген, алар мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, хезмәтчел традицияләрен чагылдырган укыту материалын үз эченә берләштерә. Федераль һәм милли-төбәк компонентларын гомүм дәүләт мәгариф даирәсендә бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән ачык системалар итеп карарга тулы нигез бар. Алар мәгарифнең сыйфатын күтәрү, мәгариф өлкәсендә аерым төбәк-этник ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрне тәэмин итү функцияләре белән, милли үзаңны үстерү, шәхесне социаль-мәдәни мохит белән тирәнтен таныштыруга йөз тота. Тулаем алганда, региональ компонентны төбәкне үстерү, аның үзенчәлекләрен чагылдыру факторы һәм чарасы да итеп карарга мөмкин. Региональ компонент кыйммәтләрен һәм традицияләрен кабул иткән – кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә мәдәниятләрнең үзара аралашуына ирешә алган; туган халкы белән һәм этникара бердәмлек хисләренә ия булган лаеклы вәкил итеп тәрбияләүгә юнәтелгән; федераль компонент үз эченә алган белемнәрне тулыландыра, конкретлаштыра һәм тирәнәйтә; – укыту процессында кулланыла торган танып-белү методларын киңәйтә; – дөньяны, табигатьне, төрле мәдәниятләрне, кешене бербөтен итеп һәм конкрет күзаллау сәләтен булдыруга булыша; төбәктәге интеллектуаль, коммуникатив, мәгълүмат һәм гражданлык хокукый мәдәниятне үзлегеннән үзләштерү процессына алып керә. Региональ компонентының эчтәлеген формалаштыруның төп чыганагын төбәкнең – табигый-географик; – социаль-икътисадый; – сәяси-хокукый; – тарихи -мәдәни үзенчәлеге тәшкил итә. Юнеско XXI гасырда дөньяда мәгариф үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде. “Бергәләп яшәргә өйрәнергә!” – шуларның иң мөһиме. Аны гамәлгә ашыруда белем эчтәлегенең милли-төбәк компоненты зур әһәмияткә ия. Тәрбия эше эчтәлегендәге милли-төбәк компоненты – дөньяны, гомумкешелек кыйммәтләрен, милли рухи байлыкларны тулы кузалларга мөмкинлек бирә; – шәхесне гражданин һәм үз халкының улы, кызы итеп үстерү өчен кирәкле тәрбия факторларын билгели; – халык педагогикасы, традицион тәрбия культурасы, милли үзенчәлек нигезендә мөстәкыйль, ирекле һәм югары әхлаклы шәхес тәрбияләү өчен кирәкле шартлар тудыра. Төп максат исә гражданин шәхесен, ватан һәм дөнья мәдәниятен үзләштерүгә юнәлтеп, аны тормыш юлын мөстәкыйль сайларга, хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрергә, профессиональ белем алырга, үзлегеннән белемен күтәрергә, камилләштерергә сәләтле итеп тәрбияләүдән гыйбарәт. Туган җир, туган туфрак... Һәркемгә дә кадерле алар. Туган як гомер-гомергә кешеләр өчен илһам ректоры, педагогика фәннәре докторы Рәшит Исламшинның “Милли-төбәк компоненты: эзләнү һәм уйланулар” дигән материалын (“Мәгариф”, 2002 ел № 4, 3-5 нче битләр) өйрәнүдән башладым. Безнең төбәктә туып-үскән мәгърифәтчеләр, галимнәр, язучылар, рәссамнар, композиторлар турында мәгълүмат тупладым. Түбәндәге темаларга методик папкалар даими рәвештә туплана, тулылана бара: – “Бүздәк районына - 80 ел”; – “Башкортстанның Русиягә кушылуына – 450 ел”; – “Каран авылына - 100 ел”; – “Укучыларның иҗат җимешләре”; – “Төбәк язучылары” һ.б. “Төбәк язучылары” папкасына Ф.Тугызбаева, Ф.Чанышева, Х.Гыйләҗев, Ф.Габдрәхим, А.Зәкиев һ.б.ларның тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүматлар туплана. Региональ компонентны түбәндәге чараларда куллану югары нәтиҗәгә ирешү юллары булып тора: – татар теле һәм әдәбият дәресләрендә; – сөйләм теле үстерү дәресләрендә; – дәрестән тыш чараларда; – милли бәйрәмнәрдә; фәнни-тикшеренү эшләрен оештыруда; муниципаль, региональ-ара традицион чараларда; ата-аналар белән эшне оештыруда; методик берләшмә утырышы чыгышларында; педагогик киңәшмә чыгышларында; район методик берләшмә утырышлары һәм семинарларындагы чыгышларда; вакытлы матбугат белән үзара эшчәнлектә. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә түбәндәге темаларга диалоглар, иншалар, шигырьләр, иҗади эшләр тәкъдим итәм: Туган җирем - Башкортстан; Гүзәл Уфам - башкалам; Туган авылым; Мин яшәгән урам; Минем гаиләм; Минем мәктәбем һ.б. Үстерешле укыту элементларын, информацион-компьютер технологияләрен, шәхескә индивидуаль якын килеп эш итү, проблемалы укыту, Б.Х.Юнысбаевның үзүстерешле рефлексив-бәяләү технологиясен куллану югары нәтиҗәләргә ирешү өчен шарт булып тора. Сыйныфтан тыш эшләрдә түбәндәге эш төрләрен уңышлы дип таптым: табигатькә сәяхәт; музейларга экскурсияләр; этнографик экспедицияләр; муниципаль, регион-ара традицион үткәрелгән “Илһам чишмәләре”, Аксаков көннәрендә катнашу; стена газеталары чыгару; төбәкнең күркәм кешеләре, язучылары бәлән очрашулар оештыру һ.б.лар. Нәүрүз, Нардуган, Аулак өй, Шәҗәрә бәйрәмнәрендә укучылар, татар халык йолаларын өйрәнү белән беррәттән, сәнгать осталыкларын камилләштерәләр. Бигрәк тә укучыларга Аулак өй кичәләре ошый. Бу бәйрәмнәрне үткәрүгә ата-аналар да җәлеп ителә. Региональ компоненты материалларын туплауда Башкортстанда нәшер ителүче газета-журналлар зур ярдәм күрсәтә. “Өмет”, “Бүздәк яңалыклары” газеталары, бу җәһәттән, беренче ярдәмче. Шуңа күрә сыйныфтагы һәр укучы татар телендә чыгучы газета-журналларга языла, алдыра һәм бик теләп укый, дәресләрдә куллана. Үземнең эш тәҗрибәм белән методик берләшмә утырышларында чыгыш ясыйм. Яшь укытучыларга папкалар туплауда, дәресләргә материал җыюда ярдәм күрсәтергә тырышам. Педагогик киңәшмәләрдә “Региональ компоненты куллану” дигән темага чыгыш ясадым, эш нәтиҗәләрен күрсәттем. Мәктәп методик берләшмә утырышында “Төбәк язучылары иҗатында туган як темасы” дигән тема буенча чыгышым татар теле укытучыларында зур кызыксыну уятты. Дәрестә кулланылган чаралар, дидактик материаллар төзү, кабинет җиһазлау мәсьәләре буенча да тәҗрибәмне уртаклаштым. Максатлы юнәлештәге эш нәтиҗәләре озак көттермәде, укучыларның хезмәте тиешле бәясен алды. Фәнни-конференцияләрдә катнашу. “Ибраһимов укулары”нда Шадманова Галия, Гафурова Илүсә 1нче урын, Хафизов Илшат 2нче урын яуладылар; республика фәнни -гыйльми конференциядә Гиззатуллина Ләйсән беренче урын, Сабитова Алина 2нче урын яуладылар. Укучыларның шигырьләре, иншалары матбугат битләрендә басылды. Иң яхшы дип табылган иҗат җимешләре район күләмендә яшь талантларның “Балкыш” җыентыгында дөнья күрде. Укыту һәм тәрбиядә милли-төбәк компонентын кулланып түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелә: үз халкына, аның теленә, тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләнә; укучыларның сүзлек хәзинәсе баетыла; ана телендә логик фикерләү сәләте үстерелә; укучыларның иҗади көчен, танып-белү сәләтләре, мөстәкыйль эшләү күнекмәләре үстерелә, алар үзлекләреннән белем алуга әзерләнә; туган илне, туган якны, туган төбәкне, туган җирне ярату, гүзәл кешеләре белән горурлану кебек патриотик хисләр тәрбияләнә; дөньяга карашлары киңәя, җәмәгать эшләренә җәлеп ителә, матурлыкны аңларга өйрәтелә. Туган ил, туган тел. Бу ике сүзне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш булып яңгырый. Бу ике сүз күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган илеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уята. Үз туган теленә, тарихына хөрмәтле булмаган кешенең башка телләргә дә, үз ата-анасына, үз Ватанына, үз халкының әхлак нормаларына, халыкның мәдәниятенә һәм сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы халык була. |