Сочинение. 5 татар теле. Татар теленнн белем бирне тп максаты
Скачать 42.41 Kb.
|
Татар теленнән белем бирүнең төп максаты:Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә, укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәни) компетенцияләр булдыру. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү. Бурычлары:Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү. Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү. Сөйләм культурасы булдыру. Белем дәрәҗәсенә таләпләр:Исем, фигыль, зат алмашлыкларын таба белү, аларның морфологик үзенчәлекләрен билгели алу. Сүзтезмәләрне, аларның төрләрен аера белү. Морфологик анализ ясау үзенчәлекләрен үзләштерү. Синтаксик анализ ясау элементларын үзләштерү. Фонетик, сүз ясалышы һәм лексик закончалыкларны күрә белү. Сүзне катлаулы тел берәмлеге буларак бәяләүгә ирешү. Төрле тип сүзлекләрнең төзелү принципларын үзләштерү. Укылган текстның эчтәлеген аңлау, үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Укылган текстка бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү. Сыйныфташлары һәм укытучы белән фикер алышу, үз фикерен дәлилли белү. Тәкъдим ителгән темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү. Телдән һәм язма сөйләм үзенчәлекләрен аера белү һәм урынлы куллану. Күнекмәләргә таләпләр: (уку елы башында):татар графикасы үзенчәлекләрен, татар алфавитын белү; татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау; сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү; сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү; өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата белү; сүзтезмә һәм җөмләне аеру, җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аеру; җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аеру; авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләгә өйрәнгән күләмдә характеристика бирү; бирелгән җөмләләрне аңлап һәм дөрес итеп укый белү; 35-40 сүздән торган 9-11 җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу; фонетик, лексик, грамматик биремле күнегүләрне башкару; укылган (тыңланган) текстка карата сораулар куя белү, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә алу; зур булмаган текстның эчтәлеген сөйләү; диалогик һәм монологик формада аралашу күнекмәләрнә ия булу; төрле төрдәге диктант, изложение, сочинение язу; көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты формаларын дөрес куллану; татар теленең орфоэпик нормалары нигезендә аралаша алу; тел чараларының төрле жанрдагы әсәрләрдә кулланылу үзенчәлекләрен күрә белү; татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамау; татар теленнән алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү. - Бер минутка 85-95 сүздән торган текстны дөрес итеп укый, эчтәлеген аңлый һәм сөйли алу; чиста һәм матур итеп 60 билге (хәреф) яза белү. Күнекмәләргә таләпләр (уку елы ахырына)сузык һәм тартык авазлар арасындагы аерманы аңлату; о, ы, ә, я, ю, е, ё, в, к, г хәрефләре белдергән авазларга аңлатма бирү; ул хәрефләрне һәм ь, ъ хәрефләренең язылышын аңлату; сузык һәм тартык авазларга хас булган фонетик законнар күзәтелгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу; өйрәнелгән темаларга бәйле рәвештә сүзләргә фонетик һәм лексик анализ ясау, аларга төзелеше һәм ясалышы ягыннан характеристика бирү; гади җөмләләргә синтаксик анализ ясау; бирелгән үрнәкләргә нигезләнеп, гади һәм кушма җөмләләр төзи белү; бирелгән таныш сүзләрнең мәгънәләрен аңлату; башлангыч сыйныфта өйрәнгәннәрне истә тотып, өйрәнелгән орфограммаларны табу; җөмләдәге сүзләрнең язылышын аңлату, җөмлә ахырында һәм кушма җөмләдә тиешле тыныш билгеләрен кую; татар теленең үз сүзләрен һәм алынма сүзләрне аеру, мәгънәләрен аңлау; төрле сүзлекләрдән файдалана белү; фрезеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлау; сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен табу һәм аларга аңлатма бирү, аларны шартлы билгеләр белән күрсәтү; ясалышы ягыннан төрләрен билгеләү; текстның темасын һәм төп фикерен аңлау, гади план төзеп, эчтәлеген сөйләү; сочинение һәм изложение язу; телдән һәм язма сөйләмдә фикерләрне тәэсирлерәк итеп белдерү өчен, синонимнарны файдалана белү; эш кәгазьләре төрләреннән хат, мәкалә, белешмә яза белү. - Бер минутка 16-17 сүз (90-95 хәреф) язу, 70-110 сүз (160-250 иҗек, 415-650 хәреф) уку. Укытуның көтелгән нәтиҗәләреШәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү: милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру; әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү; күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү; үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү; уңышларыңа яки уңышсызлыкларыңа, аларның сәбәпләренә дөрес бәя бирү; индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру: төрле мәгълүмат чараларын (сүзлекләр, Интернет ресурслар һ.б.) танып-белү һәм аралашу вакытында куллану; активлыкка, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртергә, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башкару, шәхес буларак формалашуны дәвам итү; үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү. Метапредмет нәтиҗәләр: Танып-белү гамәлләре:танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү; укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве; мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү; уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү; фикерләүдә логик чылбыр төзү; тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру; төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү; Коммуникатив УУГтыңлый белү; диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу; сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү; төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү; үз фикерен дәлилли белү, тормыштан мисаллар китерү; төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау; үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; күмәк эш вакытында уртак фикергә килү; мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек итүдә инициативасы күрсәтү; укылган текстлар буенча сораулар бирә алу; бирелгән текстларның дәвамын үзлектән сөйләп карау, фикер әйтү автор фикере белән чагыштыру; үз эшен контрольдә тоту, сыйныфташларына ярдәм итү; коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү; үз фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү; башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү; сыйныфташлары каршында төрле темаларга, башкарылган проектлар буенча чыгыш ясау; иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, күршең белән хезмәттәшлек итү. Регулятив УУГ:дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын мөстәкыйль формалаштыру; проблеманы аңлап гипотеза чыгару, үз фикереңне дәлилләр китереп раслый белү, телдән (диалогик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру; максатка ирешү юлларын билгеләү; үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу; укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү; кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу; эшләнгән эшкә бәя бирү, сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү. Предмет нәтиҗәләр:фонетик, сүз төзелеше һәм лексик берәмлекләр белән эш итүне ныгыту; орфоэпик һәм орфографик кагыйдәрне үзләштерү, гамәли куллана белү; сүзнең лексик мәгънәсен билгели һәм сөйләмдә урынлы куллана белү; тел материалы белән логик фикерләүне сорый торган эш төрләрен башкару; исем, фигыль, зат алмашлыкларын табарга өйрәтү, аларның морфологик үзенчәлекләрен һәм җөмләдә кулланылышын аңлау; сүз төркемнәрен дөрес язу, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү; сүзтезмәләрне аера белү, алардагы ияртүче һәм иярүче сүзне билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтү; әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булдыру; сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булдыру; морфологик, синтаксик анализ ясау элементларын үзләштерү; телдән һәм язма сөйләмне синонимнар, фразеологизмнар белән баету, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрдән дөрес файдалана белү, сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен урынлы куллану; төрле телләрдән кергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлап куллану һәм дөрес әйтү күнекмәләре булдыру; сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыруны дәвам итү; телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү; укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру. Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары
Диктантларны бәяләү Хатасыз яки бер тупас булмаган хата җибәргән эшкә (орфографик, яки грамматик, пунктуацион) “5”ле билгесе куела. 2 хатага “4” ле билгесе куела. 5 хатага “3” ле билгесе куела. 12 хатага кадәр “2” ле куела. 12 хатадан да артып китсә, “1” ле билгесе куела. Изложение һәм сочинениене бәяләүЭчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела. Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион, ике стиль хаталары) изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела. Программаның төп эчтәлегеТел -аралашу коралы-1 Тел – кешеләрнең иң әһәмиятле аралашу чарасы. Туган тел турында әңгәмә. Тел турындагы фән һәм аның тармаклары. Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау – 5 сәгII. Фонетика, орфоэпия һәм орфография – 22 сәгФонетика һәм орфоэпия турында төшенчә. Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы. Сузык һәм тартык авазлар. Сузык авазлар. Аларның саны һәм составы. Дифтонг турында төшенчә. Сингармонизм законы, аның ике төре. Сузыкларның кыскаруы. Тартык авазлар. Аларның саны һәм составы. Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше (охшашлану, охшашсызлану, җайлашу). Тартык авазлар таблицасын төзү. Иҗек һәм басым. Интонация. Аның төп өлешләре. Интонациянең төрләре. Фонетика һәм орфоэпиядән үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау Авазларны ишетә һәм аера белү. Сузыкларны һәм тартыкларны дөрес әйтә белү. Сүзләрне дөрес басым белән әйтә һәм иҗекләрг бүлә алу Графика һәм орфография турында гомуми төшенчә. Авазларны язуда күрсәтү. Алфавит. Сузык аваз хәрефләре. О, ө, ы, е хәрефләренең дөрес язылышы. Е,ё,ю, я хәрефләренең дөрес язылышы. Тартык аваз хәрефләре. Ч, җ, в хәрефләренең дөрес язылышы. [гъ] һәм [гъ] авазларының язуда бирелеше. [җ]һәм[й], [х]һәм [һ], [н]һәм[ң],[w] авазларын белдерүче хәрефләрнең дөрес язылышы. Ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы. Сүзләрне юлдан юлга күчерү. Графика һәм орфография буенча үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес яза белү. Сүзләрне юлдан юлга күчерү кагыйдәләрен аңлау. Сүзләрне фонетик яктан тикшерә белү. Алфавиттан һәм орфографик сүзлектән дөрес файдалану. III. Лексика һәм сөйләм культурасы – 19 сәгЛексика һәм сөйләм культурасы турында төшенчә. Татар теленең сүз байлыгы. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре . Омонимнар. Синонимнар. Антонимнар. Фразеологик әйтелмәлә. Татар теленең чыгышы ягыннан сүзлек составы. Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы. Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Сүзлекләр һәм алардан файдалану күнегүләре . Лексика бүлеген кабатлау һәм ныгыту. Сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера алу. Сөйләмне синоним, антоним һәм фразеологизмнар белән баету. Синонимнарның мәгънәви һәм стилистик яктан аермаларын күрү һәм аңлату. Синонимнардан файдаланып, тестттагы кабатланулардан арына белү. Сүзләрне лексик яктан тикшерә белү. Аңлатмалы, фразеологик, татарча – русча, русча – татарча сүзлекләрдән һәм омонимнар сүзлегеннән файдалана белү. IV.Морфология-29 Морфология турында гомуми төшенчә. Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә. Исем. Фигыль. Алмашлык.Сан . Сыйфат. Рәвеш. Исемнәрне, фигыльләрне, алмашлыкларны, саннарны, сыйфатларны, рәвешләрне танып белү, морфологик билгеләрен һәм җөмләдәге рольләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә аларны дөрес куллану. Синтаксис һәм пунктуация-22Синтаксис һәм пунктуация турында гомуми төшенчә. Сүзтезмә. Сүзтезмәдә ияртүче һәм иярүче сүзләр. Аларны бәйләүче чаралар. Җөмлә.. Гади һәм кушма җөмләләр.Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау,боеру җөмләләр. Тойгылы җөмләләр. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең баш кисәкләре. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Җөмләдән бәйләнешкә кергән сүзләрне парлап аерып чыгару. Сүзтезмәләрне танып белү. Аларда ияртүче һәм иярүче сүзләрне, бәйләүче чараны аера алу. Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне аера һәм дөрес интонация белән әйтә белү. Җөмләнең грамматик нигезен табу. Тиңдәш хәбәрле гади җөмләләрне кушма җөмләләрдән аеру. Бәйләнешле текст төзү. Практик максатлардан чыгып, сүзләрне өлешчә морфологик, җөмләләрне синтаксик һәм пунктуацион яктан тикшерү. VI.Уку елы дәвамында үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау- 7 сәг.5 нче сыйныф өчен "Татар теле" курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган «Татар теленнән белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартлары” (№499/09 номерлы боерыгы, 04.03.2009 ел), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5 – 9 нчы сыйныфлар), төзүче-авторлары: Г.Р.Галиуллина, М.М. Шәкүрова) – Казан, 2013. Календарь-тематик планлаштыру
|