рәвешләрне кабатлау.. Тема. Рвешлрне гомумилштереп кабатлау. Дресне максатлары
Скачать 40.87 Kb.
|
Тема. Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау. Дәреснең максатлары. 1. Укучыларның рәвеш темасы буенча алган белемнәрен гомумиләштерү һәм системага салу. 2.Укучыларның игътибарларын һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү. Бурычлары. 1. Рәвешне башка сүз төркемнәреннән аера белүгә ирешү. 2. Кушымчалар ялгау юлы белән башка сүз төркемнәреннән рәвешләр ясалуны онытмау. Принциплары. 1) дидактик принциплар:фәннилек, күрсәтмәлелек, уку – укыту барышының тәрбияви характерда булуы; 2) лингвистик принциплар:функциональ – семантик принцип (рәвешләрне сөйләм оештырудагы роленнән чыгып өйрәнү), бүлекара бәйләнеш принцибы (тел гыйлеменең лексика, морфологогия, сүз ясалышы бүлекләрен бәйләп бирү); 3) гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив – тематик принцип; 4) хосусый методик принциплар: лексик – морфологик, теория белән практика берлеге, чагыштырма принцип. Укыту алымнары: интерактив тактадагы плакат һәм таблицалар белән эш, сигнал карточка һәм перфокарталар белән эш, грамматик биремле өләшмә карточкалар белән эш, дәреслек белән эш. Дәреснең төре: катнаш дәрес Дәресне җиһазлау. Интерактив такта, сигнал каточкалар, өләшмә материал (тест). Дәреснең план - конспекты.
Укучылар белән исәнләшү. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Уңай психологик халәт булдыру. Дәресне башлау II. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. Актуальләштерү Башваткыч чишү. Укытучы. Укучылар, безгә менә бу интерактив тактада башваткыч бирелгән. Анда бер сүз яшерелгән, безгә шуны табарга кирәк. Сораулары менә мондый:
......... да яхшы бел! Икесе дә безнең өчен Иң кирәкле, затлы тел. (русча)
Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр? Көтелгән җавап. Ничек? Укытучы. Шулай булгач, бу сүзләр нинди сүз төркеменә карый? Көтелгән җавап. Рәвешләр. Укытучы. Балалар, без сезнең белән морфологиянең тагын бер зур бүлеген өйрәнүне тәмамалыйбыз. Бүген алда алган белемнәребезне йомгаклап, бер системага салырга тырышырбыз. Рәвешләр темасын гомумиләштереп кабатларбыз. IV. Төп этап. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системага салу. Беренче бирем. Нәрсә ул рәвеш? Укучының җавабын тыңлаганнан соң, дөрес җавап экранда күрсәтелә. 1 нче слайд. Эш яки хәлнең билгесен белдереп, Ничек? Күпме? Кайчан? Кая? Кайда? Нигә? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме рәвеш дип атала. Рәвеш күбрәк фигыльгә ияреп килә: яхшы җырлый, татарча сөйләшә, ерак бардык. Рәвеш билгенең билгесен дә белдерергә мөмкин: бик тиз сөйләшә. Рус теленнән аермалы буларак, татар телендә эш яки хәлнең билгесен белдерә торган сүзләр үзе ачыклаган сүз алдыннан килә. Рәвешләр җөмләдә хәл, аергыч, хәбәр булып килергә мөмкин. Укытучы. Җавапларыгыз дөрес булганмы, укучылар? Молодцы, булдырдыгыз, икенче биремгә күчик. Икенче бирем. Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрен ачыклагыз. Әниләр бәйрәме (С.Сөләйманова) Иртүк (тамыр) торып битен юган Кем уяткан Ләйләне? Уятмаган, үзе торган- Бүген (кушма) әни бәйрәме. Пәрдәләрне ачып куйды, Көн кояшлы, өй ямьле! Яхшы (тамыр) булсын, балкып торсын- Бүген (кушма) әни бәйрәме. Өстәл өстен кат-кат (парлы)сөртте, Җәйде ап-ак җәймәне. Чиста булсын, пөхтә булсын Бүген (кушма) әни бәйрәме. Укытучы. Димәк, рәвешләр ясалышы ягыннан нинди төрләргә бүленә? Көтелгән җавап. тамыр, кушма, парлы, тезмә, ясалма. Укытучы. Җавапларыбыз дөресме икән, тикшереп карыйк әле. Таблица 3
Өченче бирем. Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар? Санап чыгыгыз. Көтелгән җавап. 6 төркемчәсе бар. Саф, урын, вакыт, сәбәп – максат, күләм – чама, охшату – чагыштыру рәвешләре. Укытучы. Җавапларыбыз дөресме икән, экранга игътибар итик. 1. Саф рәвешләр - салмак, тиз, тын, кинәт, ачыктан-ачык, кызу, тегеләй-болай. 2. Күләм-чама рәвешләре - күп, аз, байтак, шактый, көн-төн, вакыт-вакыт, сирәк-мирәк, озак, искиткеч. 3. Охшату-чагыштыру рәвешләре - олылырча, кешечә, үзенчә, алтындай, көзгедәй, җырдай. 4. Вакыт рәвешләре - былтыр, кичә, бүген, элек, кышын, көзен, башта, күптән, бераздан, яңа гына. 5. Урын рәвешләре - еракта, ары, бире, югарыда, түбәндә, якында. 6. Сәбәп - максат рәвешләре - кирәккә, бушка, юкка, юри. Укытучы. Димәк, рәвешләр мәгънәләре ягыннан 6 төркемгә бүленәләр икән. Дүртенче бирем. Рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып киләләр? Көтелгән җавап. Рәвешләр җөмләдә хәл, аергыч, хәбәр булып килергә мөмкин. Дәфтәрләрдә эш. Дәфтәрләрне ачып, ике юл калдырабыз һәм матур итеп, чиста итеп, бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз (тактада укытучының үрнәк язуы). Мин сезгә җөмләләр яздырам. Сез аларны җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез. Илдус кичә (хәл) кайтты. Шушма безгә бик (хәл) якын (хәбәр). Әниемнең көмештәй (аергыч) чәчләрен сагынам. Укучылар чиратлап эшләрен кычкырып укыйлар. Укытучы. Дөрес эшләгәнсезме икән, экранга игътибар итик. Бишенче бирем. Рәвеш нинди дәрәҗәләр ала? Көтелгән җавап. Кайбер рәвешләр сыйфатлар кебек артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәләрендә киләләр. Сигнал карточкалар белән эш. Укытучы. Укучылар, мин сезгә сигнал карточкалар тараттым. Мин укыган җөмләләр белән килешсәгез сигнал карточканың яшел ягын, ә килешмәсәгез кызыл ягын күтәрәсез. Башлыйбызмы? Рәвешләр исемнәр кебек үк дәрәҗә алалар. Рәвешләр өч төрле дәрәҗә алалар. Рәвешләр артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәләрендә киләләр. Тизрәк – артыклык дәрәҗәсендәге рәвеш. Иң югары – артыклык дәрәҗәсендәге рәвеш. Матуррак – артыклык дәрәҗәсендәге рәвеш. Рәвешләргә морфологик анализ ясау тәртибе. 1. Сүз төркемен билгеләргә. 2. ясалышы ягыннан төрен әйтергә. 3. дәрәҗәсен билгеләргә. 4. мәгънә ягыннан төркемчәсен ачыкларга. 5. Кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга. 6. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә. Анализ үрнәге Быел Казаныбызда җәйге Универсиада узачак. Быел – рәвеш, кушма, төп дәрәҗәдә,вакыт рәвеше, узачак фигылен ачыклый, хәл булып килә. Дәреслек белән эш. Укытучы. Дәреслекнең 133 нче битен ачып, 222 нчы күнегүне табабыз һәм тексттагы рәвешләрне язып алып, морфологик анализ ясыйбыз. Афәрин, укучылар! Булдырдыгыз. Хәзер белемнәребезне тестта да тикшереп карыйк. V. Үзконтроль һәм үзбәя. Тест эшләү. 1. Рәвеш нәрсәне белдерә ? а) предметның билгесен ә) эш-хәлнең билгесен б) эш-хәл, хәрәкәтне белдерә. 2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә? а) Ничек? Кайчан? Кайда? Күпме? ә) Нинди? Кайсы? Ничек? Кая? б) Күпме? Нәрсәне? Кая? Нишләгәч? 3.Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар? а) дүрт ә) алты б) җиде 4. Төзелеше ягыннан нинди рәвешләр була? а) тамыр, ясалма, парлы ә) кыскартылма, ясалма, тамыр б) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә 5. Бу рәвешләрнең төркемчәләре нинди? Былтыр, байтак, чәчәктәй, ерак, юклы, тиз а) вакыт, күләм-чама, охшату-чагыштыру, урын, сәбәп-максат, саф ә) саф, күләм-чама, вакыт, охшату-чагыштыру, сәбәп-максат, урын б) күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, күләм-чама, вакыт, охшату-чагыштыру, сәбәп-максат, урын в) күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, охшату- чагыштыру, саф. 6. Бирелгән рәвешләрнең ясалышлары ягыннан нинди рәвешләр булуын ачыкларга Бервакыт, иртә-кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт а) тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалма ә) кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамыр б) кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма. Дөрес җаваплар Бәяләү 1-ә хатасыз эш - “5” ле 2-а 2 хата- “4” ле 3-ә 3 хата – “3” ле 4-б 5-а 6-ә VI. Билгеләр кую. Һәр укучының дәрестә ничек катнашуына карап билгеләр кую. Тырышлыкларын бәяләү. VII. Өйгә эш. Карточкалар таратыла. Рәвешләрне табып, дәфтәрләргә морфологик анализ ясарга. Карточка.
Кайгыларны басарга. Якын дуслар булса гына, Җирдә була яшәргә. VIII. Йомгаклау һәм анализ. Укытучы. Укучылар, без Рәвешләр дигән зур теманы өйрәнүне тәмамлыйбыз. Димәк рәвешләр белән бүтән очрашмыйбызмы инде? Ничек уйлыйсыз?. Көтелгән җавап. Без рәвешләр белән һәрдаим очрашып торабыз, чөнки сөйләмдә без аларны бик еш кулланабыз. |