мастер класс Яхшылык. Укытучыббкерова Роза Минзагитовна
Скачать 17.64 Kb.
|
Мастер –класс Яхшылык Укытучы:Әбүбәкерова Роза Минзагитовна, Нурлат шәһәре 3 нче урта гомуми мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Тема.Яхшылык! Максаты: мастер класста катнашучыларда яхшылык турында күзаллау булдыру,тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, төрле биремнәр аша яхшылык төшенчәсен аңлауларына шартлар тудыру. Яхшылык эшләп яшәргә омтылыш тәрбияләү. Бурычлар: проблемалы ситуация аша УУГбулдыру, мастер класста катнашучыларның актив булуына, үз фикерләрен әйтә алуларына ирешү. Хәерле көн, хезмәттәшләрем! Сезне биредә күрүемә мин бик шат.Сез нинди кәеф белән килдегез? Кәеф турында әйткәндә без күңел халәтебезне сөйлибез. Әйдәгез, барыбызда матур итеп басып, кулга кул тотынышыйк, бер – беребезгә елмайыйкта зур итеп кояш ясыйк,куллардан –кулларга җылылык, күңелдән – күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде.Менә шушы җылылык , рәхәтлек көн буена җитәрлек көч бирә дә инде.Әйдәгез, матур итеп урыннарга утырыгыз! Бүгенге осталык дәресе кешеләрнең төп сыйфатына бәйләнгән.Ә ниниди сыйфат ул ?Бу турыда сез үзегез әйтерсез. 1.Алларыгызда чәчәк рәсеме. Һәрберегез, чәчәкнең бер таҗын сайлап аласыз һәм шунда кешенең уңай сыйфатларының берсен язасыз. Нинди сыйфатлар яздыгыз ? Укыгыз эле! (Мәрхәмәтлелек, ярдәмлелек, кешелеклелек, шәфкатьлелек, ихтирамлылык, игелеклелек . намуслылык ). Ә хәзер чәчәк таҗының төсенә туры килгән шарлардагы хәрефләрдән сүз төзисез һәм төзелеп басасыз. Әйтегез әле, безнең осталык дәресенең темасы нинди булды? ЯХШЫЛЫК . Нәрсә соң ул яхшылык?(Укытучыларның фикере) Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга һәм бер- беребезгә игътибарлы булырга тиешбез. 2.Ә хәзер без дәресебезне дәвам итәбез.Уртада кәрзин, аның эчендә сүзләр.Сез шушы сүзләрне кулланып яхшылык темасына мәкальләр төзисез һәм шушы ак кәгазьләргә ябыштырасыз. Яхшылык җирдә ятмый. Җылы сүз - җан азыгы. Олыны олы ит, кечене кече ит. Ашның мае бар, сүзнең җае бар. Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр. Кеше холкын күзәт- үзеңнекен төзәт. Матурлык эзләмә, яхшылык эзлә. Яхшы, булдырдыгыз! Дәресебезнең бу өлешендә кәрзин идея технологиясе кулланылды. Йомгак.Әйе, элек – электән кешеләр яхшылыкка, изге эшләргә омтылганнар, начарлыкны күрә алмаганнар. 3.Осталык дәресен микрофон алымы белән дәвам итәбез. Нәрсә соң ул яхшылык?Мин сезгә микрофон бирәм, ә сез яхшылыкка хас сыйфатларны атагыз. Ничек ул күренә? формасы? Нинди төстә ул? Нинди зурлыкта ул? Тәме ничек? Нинди аның исе? - Аңа тотынгач сез үзегезне ничек хис итәсез? Яхшылык, яхшылык! Нинди фикерләр яңгырады. 4.Ә хәзер безгә сезнең белән яхшылык символын ясарга кирәк.Сез анда нәрсәләр кулланыр идегез?Сезнең алдыгызда ярдәмлек материаллар. Шуларны файдаланырга мөмкин, үз вариантыгызда кабул ителә.(Кояш рәсеме, чәчәк, йөрәк, 2 кул) Өстәлдә ясыйлар, беткәч тактага магнит белән ябыштыралар. Йөрәк- яхшылык чын йөрәктән эшләнә. Чәчәк- яхшылык яшәргә көч бирә. Кояш – яхшылык йөрәккә җылылык, рәхәтлек бирә. 2 кул – Яхшылык кыларга ашык! Бик әйбәт! Әйе, яхшылык яшәргә көч бирә. 5.Хәзер дәресебезне дәвам итәбез.Сез минем сорау төсенә карап кәрзиннән җавапны табып ала белергә тиеш һәм тактага магнит белән элеп куясыз. Гаиләдә яшәсен матурлык, Сүрелмәсен шатлык. Ташламасын саулык, Яшәсен яхшылык!Без сезнең белән тагын бер эш - төсле кәгазь технологиясе кулланып эшләдек. 6 . Ә хәзер менталь карта белән эшләп алабыз.Сезнең алдыгызда төсле конвертлар.Андагы сүзләрне капма- каршыга үзгәртеп менталь карта тутырырга. Кешелексезлек - кешелеклелек Шәфкатьсезлек - шәфкатьлелек Ярдәмсезлек - ярдәмлелек Ихтирамсызлык - ихтирамлылык Мәрхәмәтсезлек - мәрхәмәтлелек Игелексезлек - игелеклелек Намуссызлык - намуслылык Яхшылык нинди сыйфатларны үз өченә ала? Яхшылык агачы Кешелеклелек Шәфкатьлелек Ярдәмлелек Ихтирамлылык Игелеклелек МәрхәмәтлелекНамуслылык Ә хәзер яхшылык сыйфатларын урыннарына куябыз. Яхшы,күрәсезме безнең күңелебездәге яхшылыкны һәм яз сулышын тоеп яхшылык агачыбыз яфрак ярды.Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга тиеш. Яхшылыкның бер өлеше итеп мин шарларны сезгә бирәм.Ә сез башкалар белән бүлешегез. Сөйләшүебезне Р.Миңнуллин шигыре белән тәмамлыйсым килә. Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ, Бу заманда бигрәк. Яхшылыкны эшләү җиңел түгел, Ә эшләргә кирәк! Әйдәгез, яхшылык эшләргә ашыгыйк! Сау булыгыз! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! |