Главная страница
Навигация по странице:

  • (слайд3

  • (слайд 5)

  • Нәтиҗә

  • Кулланыла торган алым

  • (слайд9

  • (9слайд10)

  • (слайд 11)

  • (слайд12)

  • Өченче этапны Иҗади эшләр этабы дип тә атыйлар (слайд 15

  • (Слайд14)

  • IV. Рефлексия Нәтиҗә

  • «Тот, кто, обращаясь к старому , способен открывать новое, и шагать в ногу со временем, достоин быть Учителем»

  • Мастер класс Продуктив уку. I. Кереш леш. Балаларыгызны зегезне заманыгыздан башка заман чен укытыгыз,чнки алар сезне заманыгыздан башка бер заманда


    Скачать 273.63 Kb.
    НазваниеI. Кереш леш. Балаларыгызны зегезне заманыгыздан башка заман чен укытыгыз,чнки алар сезне заманыгыздан башка бер заманда
    Дата31.03.2022
    Размер273.63 Kb.
    Формат файлаrtf
    Имя файлаМастер класс Продуктив уку.rtf
    ТипДокументы
    #431797

    Мастер класс

    Укучыларда әдәби әсәрләр укуга кызыксыну уятуда продуктив технологияләр (1 слайд)

    I. Кереш өлеш.

    Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда

    яшәү өчен дөньяга килгәннәр”Р.Фәхреддин

    Хәерле көн, хөрмәтле жюри әгъзалары, хормәтле коллегалар. Минем мастер классымның темасы: "Текстны укырга өйрәтәм” Ә нәрсә монда искитмәле дип әйтерсез сез. Әйе, моннан 50, 20, 10 ел элек укытучы укучыларны текст белән эшләргә өйрәткән. Ә таләпләр үзгәргәнме?

    (слайд2)Экранга карыйбыз:Бу рәсемнәрдән кайсы текст була?(...)

    Ә болар нәрсә? Барсы да текст. Беренчесен һәм икенчесен нинди текст дип әйтәбез без? (цифровой).

    Кайда монда текст дигәч, кайберләребез җавап бирергә шикләнде. Менә мин дә әдәби уку дәресләрендә балаларны шикләнергә дә өйрәтәм.

    -Ә бу аларда нинди күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә? (критик фикерләү) (слайд3) Слайд Шикләнү ---- Критик фикерләү ---------- Медиаграмотность

    -Нәрсә ул Медиаграмотность?( Шикләнү аша укучыларны критик фикерләү сәләтен үстерәбез, шуның аша медиаграмотность булдырабыз, ягъни текстны кулланырга, фильтрларга өйрәтәбез)

    (слайд4) Башлангыч сыйныф укытучысының төп максаты: укучыларга текстны аңлап уку алымнарын тиешле дәрәҗәдә кулланырга өйрәтү. Югыйсә югары сыйныфларда әдәбият дәресләрендә текст белән эшләгәндә зур кыенлыклар килеп чыгачак: төп фикерне ача белмәү, язучының тел үзенчәлекләрен күрмәү.
    Шуңа күрә текстны аңлап укырга өйрәтү башлангыч сыйныфтан ук башкарылырга тиеш.
    Әдәби уку — башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыру максатыннан мин әдәби уку дәресләрен

    профессор Наталья Николаевна Светлованың продуктив уку технологиясен кулланып төзергә тырышам.

    (слайд 5) Бу технология өч этаптан тора:

    1. Укыр адыннан текст белән эш (антиципация);

    2. Уку барышында текст өстендә эш;

    3. Укып чыкканнан соң текст буенча эш.

    Мастер классымның бурычы: башлангыч классларда продуктив укуның методлары һәм алымнары (приемнары) белән таныштыру

    II. Теоретик - демонстрацион өлеш.

    (слайд 6) 1-енче этап. Текстны укыр алдыннан эшне оештыру . Антиципация – прогноз

    Бу этапның максаты: укучыларның текстның исеменә, авторына, дәреслектәге иллюстрацияләргә карап эчтәлекне күзаллауларын үстерү.

    (слайд 7) - Хөрмәтле, коллегалар, сез хәзер икенче сыйныф укучылары. Сезнең алдыгызда әдәби уку дәреслеге ята. Дәреслекләрне ачабыз, рәсемгә карыйбыз.

    - Кемнәр монда сүрәнләнгән?

    -Малай нишли?

    - Ә кәҗә? Кәҗә бәлки чәчәккә карап соклана гына булыр?

    - Алар мөнәсәбәтләре турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?

    - Әйдәгез шигырьнең исемен укып карыйк. Исеменнән сезгә нәрсә аңлашылды?

    - Шигырьнең авторы кем? (Г.Тукай)

    - Бу исем танышмы сезгә? Сез аның тагын нинди шигырен беләсез?

    - Кемнәр һәм нәрсәләр турында ул аларда язган?(Бала белән күбәләк, Бичара куян)

    - Әйе, барлык шигырьләре дә бик кызык һәм мавыктыргыч.

    - Ә бу шигырь нәрсә турында икәнен беләсегез киләме? ()

    Нәтиҗә: Менә шулай итеп мин укучыларда укуга кызыксыну уяттым. Димәк мин беренче этапның бурычын үтәдем.

    (слайд8) 2-нче этап. Уку барышында текст өстендә эш – Эчтәлекне аңлау, вакыйгаларны күзаллау. Кулланыла торган алым: автор белән диалог, ягъни автор белән сөйләшү алымы.

    Максат – текстны аңлау, интерпретацияләү(истолкование текста)

    Сез инде аңлаганчы, бу эшне без Г.Тукайның "Гали белән Кәҗә" әсәре остендә алып барырбыз.

    Үзебезне 2 сыйныф укучылары итеп тоябыз, сез бу шигерьне әле ишеткәнегез дә, укыганыгыз да юк. Без аны юллап укырбыз (юллап уку)

    1-нче тукталыш.

    Беренче юлны укып карыйк.

    (слайд9)Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

    -Нинди сүзләр сезгә аңлашылмый?

    Тату - дружный

    - Бу юлдан аңлашыламы кем бу әсәрнең геройлары?(Гали белән кәҗә)

    - Ә Гали авторга танышмы? Ничек белдегез(безнең сүзе).

    - Димәк, бу юлларда без авторны күрәбезме?

    - Гали белән кәҗәнең мөнәсәбәтләре турында нәрсә әйтелгән?(тату)?

    - Ничек моны сез аңлыйсыз, бу турында бу юлда әйтелгәнме?

    2-нче тукталыш.

    (9слайд10) Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

    -Бу юлда кем турында әйтелә?

    - Кәҗә нишли?

    - Ник ул тәрәзәдән карый икән? Бәлки ул Галидән куркадыр?(юк)

    - Ә ник ул аннан курыкмый? (чөнки алар тату, дус, ә дуслар берләрен кыерсытмыйлар, рәнҗетмиләр)

    - Ә ник кәҗә тәрәзәдән карый икән? Әйдәгез өченче юлны укып карыйк.

    3-нче тукталыш.

    (слайд 11) Гали аны чирәм белән кунак итә,

    - Чирәм белән кунак итә дигән сүзләрне сез ничек аңлыйсыз? (угощает)

    Бу юллардан нәрсә аңлашылды сезгә? ( ).

    - Әйе, Гали яхшылык эшли, кәҗәгә чирәм алып килеп ашата.Ул кәҗәне бик ярата.

    - Сез ничек уйлыйсыз, кәҗә аның яхшылыгына ничек җавап кайтарыр икән?

    - Ничек ул моны эшләр, кәҗә бит сөйләшә белми?(укучыларның җаваплары)

    4-нче тукталыш.

    (слайд12) Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.

    Г.Тукай информацияне сүзләр эчендә яшереп биргән. Хәзер без аны табырга тиеш.

    -Ничек рәхмәтен белдерә кәҗә, ничек әсәрдә бу бирелгән? (Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә).

    - Ник кәҗә мөгезен селкетә дими автор, ә сакалын ди? Ни өчен хайваннарга мөгез кирәк?( (защищаться, обороняться, для нападения)

    - Димәк, кайчан хайваннар мөгезләрен селкетәләр?

    - Ә ник сакалын селкетә кәҗә? Сакал нәрсәне белдерергә мөмкин?( сакаллы кеше- өлкән кеше, күпне күргән, күпне белгән. "Аксакал" - акыл,

    - Димәк, кәҗә яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтара.

    - Безнең фаразлаулар туры килдеме, кай җирдә без ялгышканбыз?

    Нәтиҗә:- Шулай итеп без автор белән диалог алып бардык.

    (слайд 13) III этап. Текстның эчтәлеген өйрәнгәннән соңгы эшчәнлек.
    Аның максаты: текстның төп фикерен ачыклау. Автор әйтәсе килгән фикерне билгеләү.

    - Ничек уйлыйсыз бу әсәрнең төп фикере нәрсәдә? Нәрсә әйтергә теләгән безгә Тукай? (Гали яхшылыгына каршы Кәҗә дә яхшылык эшләгән,

    яхшылыкка каршы яхшылык эшләгез, - дип әйтергә теләгән автор)

    - Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирегез, үз яхшылыгыгыз үзегезгә яхшылык булып кайтыр,-дип автор кемгә әйтергә теләгән?(безгә)

    - Без авторның ни әйтергә теләгәнен белдек, димәк без әсәрнең чын мәгънәсен таптык.

    - Һәр кеше текстны үзенчә аңлый. Ә мин моны болай аңладым: Дуслык кадерен белү, яхшылык эшләү. Бер береңә яхшылык эшләгәндә генә дуслык, татулык көчле була. Тукай өчен иң әһәмиятлесе - кешеләр үзләренең әйләнә-тирәсенең кадерен белсен, аны яратсын.

    Кошлар, хайваннар Тукайга кеше кебек үк. Аларның һәркайсы бездән ярдәм, шәфхәтлелек көтә.

    (слайд14) Балаларга тәрбия бирүдә бу иң әһәмиятледән санала. Монда мин Экзюперинең "Нәни принц" әкиятеннән шушы сүзләрне әйтеп китәсем килә: "Мы в ответе за тех, кого мы приручили...".

    Өченче этапны Иҗади эшләр этабы дип тә атыйлар

    (слайд 15)Бу этапны мин "Кубик Блума" приемын кулланып күрсәтәсем килә(слайд 15)

    - Минем кулымда кубик. Кубикның һәр ягында шундый сүзләр язылган: Ни өчен? аңлат, әйт, тәкъдим ит , уйлап тап, уртаклаш. Мин кубикны идәнгә ыргытам: "Уртаклаш" сүзе төште.

    (Слайд14) Бирем: Нәни принц гөлчәчәк үстергән,ул аны бик яраткан, хәтерләп үстергән. Ә син кемне(нәрсәләрне) яратасың, ничек алар турында кайгыртасың?(слайд 16)

    V. Ныгыту: (слайд 16) Сез бик яхшы эшләдегез бүген. Шуның өчен мин сезгә театрга билет бүләк итәсем килә.Карыйбыз экранга:

    - Нинди театрга барабыз? Нинди адрес буенча? Кайчан була спектакль?

    Кайсы урынга утырабыз? Ә чыннап та карый алырбызмы икән без бу спектаклы? Ни өчен?(билет чыгарылган елы). Менә шулай итеп, текстны дөрес аңларга, фильтрларга өйрәтәм укучыларны мин.

    IV. Рефлексия

    Нәтиҗә: Шулай итеп без бу шигырьне беренче кат укыган кебек өйрәндек, һәм монда безгә продуктив уку технологиясе ярдәмгә килде.

    Барлыгы дүрт юл, нибары 22 сүз, ә нинди зур тәрбияви әчтәлекне үз эченә алган бу юллар!

    (слайд 17) Мастер-классымны Конфуцийның сүзләре белән бетереп куясым килә:

    «Тот, кто, обращаясь к старому, способен открывать новое, и шагать в ногу со временем, достоин быть Учителем»


    написать администратору сайта