Главная страница
Навигация по странице:

  • Проектның бурычлары

  • Вакыты

  • Проект планы

  • Проект Абдуллина Г.Р.. Укучыларны тел компетентлыгын стер чарасы буларак фннитикшерен эшчнлеге Проект эшене максаты


    Скачать 18.06 Kb.
    НазваниеУкучыларны тел компетентлыгын стер чарасы буларак фннитикшерен эшчнлеге Проект эшене максаты
    Дата11.03.2022
    Размер18.06 Kb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлаПроект Абдуллина Г.Р..docx
    ТипДокументы
    #391622

    Проектын тасвирлау «Укучыларның тел компетентлыгын үстерү чарасы буларак фәнни-тикшеренү эшчәнлеге»

    Проект эшенең максаты-укучыларда мөстәкыйль белем алуга ихтыяҗ формалаштыру, тел һәм әдәбият проблемаларының традицион булмаган чишелешләрен эзләү.

    Проектның бурычлары:

    1) укучыларның телдән һәм язма сөйләм культурасын арттыру;

    2) укучыларны фәнни һәм тикшеренү эшләрен язу нигезләренә өйрәтү;

    3) укучыларны риторик сәнгать нигезләренә өйрәтү;

    4) мәктәп программасыннан тыш татар телен өйрәнүгә мотивацияне арттыру.

    Вакыты: 2020-2021 нче уку елы

    Көтелгән нәтиҗә: грамоталылыкны арттыру, фәнни стильнең стилистик үзенчәлекләрен белү, фәнни эшчәнлек нәтиҗәләрен дәлилләп тәкъдим итә белү укучыларны татар теле һәм әдәбияты буенча шәһәр һәм республика конференцияләрендә катнашуга этәрәчәк, укучыларда лидерлык сыйфатларын ачачак, татар телен өйрәнүгә уңай мотивацияне арттырачак.

    Проект планы

    Проект этабы

    Эшчәнлек төре

    Хронологик кысалар

    Проектка чуму

    Пректның нигезенә төшенү, куелган максатларны, ысулларны конкретлаштыру һәм чишү юллары.


    Декабрь 2020

    Эшчәнлек оештыру

    Проектның потенциаль катнашучыларын сайлау, мәктәп администрациясе белән эшләү планын килештерү, эш формасын сайлау.

    Декабрь 2020

    Эшчәнлек алып бару

    1. укучыларның сөйләм культурасын күтәрү, орфографик һәм орфоэпик нормаларны үтәү, телдән һәм язма сүзләрнең лексик һәм грамматик төрлелеге, тел чараларыннан максатчан файдалану, «Мин татарча сөйләшәм»акциясендә катнашу.

    Ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә; факультатив дәресләрдә; мәктәптән тыш вакытта укучылар теләге буенча




    2.фәнни һәм тикшеренү эшләрен язу методикасын өйрәнү: теория, практика, укучылар өчен мастер-класслар, каләм тибрәтү.

    3. риторик сәнгать нигезләрен өйрәнү: риторика теориясен өйрәнү, сәнгатьле уку буенча гамәли дәресләр, дискуссия алып бара белү.

    4.фәнни-тикшеренү конференцияләрендә катнашу

    Январь -февраль 2021 факультатив дәресләрдә, класстан тыш чара формасында (журналист белән очрашу)

    Март 2021 татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә; факультатив дәресләрдә, класстан тыш чаралар формасында. Дәрес-дискуссияләр куллануны актуальләштерү.

    Март - апрель 2021 нче ел.

    Результат

    Рефлексия , гомумиләштерү , эшләнгән эшләрне резюмиләштерү.

    Май 2021 нче ел.


    написать администратору сайта