Главная страница
Навигация по странице:

  • ЧУЛПАН Күңелләр шатлыклы бүгенБез булабыз варислар.Күргәннәр сокланып калсынБез бәхетле балалар.ЗИЛӘ

  • ДИЛӘРӘ Әти-әни пионер булганӘ без менә-варислар.Сөенер иде безне күрсә,Җәлилләр һәм Алишлар.ВИЛДАН

  • БУЛАТ Һәм, ниһаять, варис булу – бик кызыклы, күңелле шөгыль.- Варисларның девизы - “Һәрвакыт әзер!” - Лозунгысы - “Көн саен яхшылык кыл!”

  • Безнең оешманың максаты - кешеләрдә әйләнә-тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз белән тирәнтен танышу, ялыбызны бергәләп күңелле итеп оештыру.

  • ИСЛАМ

  • ЛӘЙЛӘ Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.ЧУЛПАН Варис табигатьне, туган ягын, мәдәниятне уяу саклый.ВО Ж АТЫЙ

  • - Мин, ________ , яхшы варис булырга һәм Татарстан Варислар берлегенең законнарын төгәл үтәргә вәгъдә бирәм!

  • ДИЛӘРӘ Юлларда очраса каршылык,Җилләргә, давылга кем түзәрКем сезгә булышыр һәр җирдәБергә

  • Бергә

  • БУЛАТ Яшь варислар юлда, алар үткән,Һәрбер сукмак аша, юл ашаХәтер белән хәтер очрашкандайБуын белән буын очраша.ИСЛАМ

  • ЧУЛПАН Дәвам итсен безнең юлыбызныДөньябызның нәни гөлләреГорурланып, искә алырдайҮтә барсын варис көннәре.ЗИЛӘ

  • УтренникМы - наследники (на татарском языке). Варислар бәйрәме. Варислар бэйрэме. ыр галстучная страна алия


    Скачать 51.5 Kb.
    НазваниеВарислар бэйрэме. ыр галстучная страна алия
    АнкорУтренникМы - наследники (на татарском языке
    Дата04.09.2022
    Размер51.5 Kb.
    Формат файлаdoc
    Имя файлаВарислар бәйрәме.doc
    ТипДокументы
    #661065

     

    Варислар бэйрэме .
    Җыр: ГАЛСТУЧНАЯ СТРАНА
    АЛИЯ

    Шатлыклар куңелебездә,

    Ал кояш күгебездә.

    Килегез. Дуслар, кунакка.

    Бәйрәм буген бездә!
    ЛӘЙЛӘ

    Бәйрәмебез котлы булсын,

    Елмаеп көлеп торсын.

    Язгы кояш нурларыдай

    Зур эшләргә рухландырсын.
    ЧУЛПАН

    Күңелләр шатлыклы бүген

    Без булабыз варислар.

    Күргәннәр сокланып калсын

    Без бәхетле балалар.
    ЗИЛӘ

    Үткәннәрсез киләчәк юк, диләр

    Без тарихны төптән өйрәник.

    Ирек өчен шаһит булганнарны

    Онытмыйк без, искә төшерик.
    ДИЛӘРӘ

    Әти-әни пионер булган

    Ә без менә-варислар.

    Сөенер иде безне күрсә,

    Җәлилләр һәм Алишлар.
    ВИЛДАН

    Алар кабызган учакны,

    Без сүндерми сакларбыз.

    Васыятькә тугры калып,

    Өметләрен акларбыз.
    НАИЛ

    Алиш абыйлар алдында

    Якты булыр йөзебез.

    Изге эшләребез байтак,

    Ышанычлы сүзебез.
    АЛИНӘ

    Варис булгач, күп нәрсәне үзебез үзләштерербез. Белгән һәммә нәрсәне бүтәннәргә өйрербез. Чөнки Варисларның “Һәрвакыт әзер бул!” девизы үзебез турында кайгырту һәм мохтаҗларга ярдәм итү турында сөйли.
    МУХАММЕД-АЗИЗ

    Ә “Һәр көнне игелек башкар!” лозунгысы үзебезнең гаиләбезгә, дусларыбызга, җәмгыятькә файдалы булырга әзер икәнлекне күрсәтә. Безнең көндәлек һәр игелекле эшебез башкаларның тормышын яхшыртырга ярдәм итәр.
    БУЛАТ

    Һәм, ниһаять, варис булу –  бик кызыклы, күңелле шөгыль.

    - Варисларның девизы -  “Һәрвакыт әзер!”

    - Лозунгысы - “Көн саен яхшылык кыл!”

               Безнең оешманың максаты - кешеләрдә әйләнә-тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз белән тирәнтен танышу, ялыбызны бергәләп күңелле итеп оештыру.

    Варислар алар - юлда, хәрәкәттә, эзләүдә: алар үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүчеләр; алар күп нәрсә белән кызыксынучылар; тирә якны нык күзәтүчеләр. Варис тирә-юньне өйрәнеп, анда үз урынын эзли. Ул яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүче, тикшерүче. Ул-үзеннән алдагы буыннарның бар байлыгын, туган җирен, телен, гореф-гадәтләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның милли традицияләрен мирас итеп алучы яшь гражданин.
     Безнең алда бик җавыплы  сынау : оешма таянып эш итә торган законнар:
    ИСЛАМ

    Варис республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.
      ӘМИНӘ

    Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.
     АЛИЯ

    Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.

     

    ЛӘЙЛӘ

    Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.
    ЧУЛПАН

    Варис табигатьне, туган ягын, мәдәниятне уяу саклый.

    ВОЖАТЫЙ:

    Бик яхшы! Законнарны әйбәт үзләштергәнсез!

    Сез яхшы варис булырга һәм оешма законнарын төгәл үтәргә  вәгъдә бирәсезме?
      (4  нче сыйныф укучылары  берәм-берәм  вәгъдә бирәләр):

                 - Мин, ________ , яхшы варис булырга һәм Татарстан Варислар берлегенең законнарын төгәл үтәргә вәгъдә бирәм!
    4 нче сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителәләр, өлкән сыйныф укучылары аларга галстуклар бәйлиләр.

    ВОЖАТЫЙ:

      - Варислар! Көн саен игелек кылырга әзер булыгыз.
      Балалар: 

    Без һәрвакыт әзер!
    ЗИЛӘ

    Без – яшь буын! Яшь буынның

    Корыч кебек ныклары!

    Татарстан варислары –

    Уллары һәм кызлары
    ДИЛӘРӘ

    Юлларда очраса каршылык,

    Җилләргә, давылга кем түзәр?

    Кем сезгә булышыр һәр җирдә?

    Бергә: Көчлеләр, кыюлар, җитезләр!
    ВИЛДАН                                                                                                                     

     Ни кушсагыз да, үтәрбез,

    Без зурлар хәзер!

    Илем өчен, халкым өчен

    Батырлыклар кабатларга

    Бергә: Без әзер!

                                                                                                                                                        

     НАИЛ Дөнья ныграк матурланыр,

    Җир дә үзгәрер.

    Авырлыкларга түзәргә,

    Җирне бәйрәмчә бизәргә

    Бергә: Без әзер!
    АЛИНӘ

    Зур эшләргә тотынырга

    Чират безгәдер.

    Кирәксә, ут –су кичәргә

    Батырлар булып үсәргә

    Бергә: Без әзер!

    МУХАММЕД-АЗИЗ

    Яшь варис!

    Әзерлән батырлар юлыннан

    Киләчәк көннәргә барырга,

    Алар күк яшәргә, җиңәргә,

    Һәм җирдә җыр булып калырга
    БУЛАТ

    Яшь варислар юлда, алар үткән,

    Һәрбер сукмак аша, юл аша

    Хәтер белән хәтер очрашкандай

    Буын белән буын очраша.
    ИСЛАМ

    Тапталмады гадәт-кануннар да,

    Без яшибез янып, ил өчен,

    Укучылар, кечкенәләр өчен,

    Мәктәп өчен, туган тел өчен.
    ӘМИНӘ

    Без үсәбез корыч кебек ныгып,

    Кояш уйный безнең юлларда.

    Без үсәбез лаек алмаш булып,

    Утны-суны кичкән зурларга.
    АЛИЯ

    Без –варислар, яңа көчләр бездә,

    Туры юлдан гына атлыйбыз

    Гасырлардан килгән даныбызны

    Горурланып янә саклыйбыз.
    ЛӘЙЛӘ

    Варис дигән шушы исемебез

    Дәрт-көч бирә безнең күңелгә.

    Өлкәннәрдән алган белем, үрнәк.

    Җылы кояш кебек күренә.
    ЧУЛПАН

    Дәвам итсен безнең юлыбызны

    Дөньябызның нәни гөлләре

    Горурланып, искә алырдай

    Үтә барсын варис көннәре.
    ЗИЛӘ

    Ирек өчен олы юлга чыктык

    Илләр яулау түгел уебыз.

    Алга куйган изге максатларга

    Тугры булыр безнен юлыбыз.
    ДИЛӘРӘ

    Яшь варислар юлда, кышкы суык,

    Юл йөрмәслек яңгыр яуганда

    Үткәннәрне барлап йөри яшьлек

    Киләчәкккә таба барганда.
    ВИЛДАН

    Без варислар, очкыннарны

    Ялкындай үрләтәбез.

    Ул ялкынны учак итеп

    Яңадан гөрләтәбез.
    НАИЛ

    Безнең тормыш мәктәптә

    Тынгысыз да кызык та

    Булыр, дуслар, безнең урын

    Иң алдынгы сызыкта.

    Җыр:

    Галстучная страна

    1.Все это было не раз на свете,
    Солнце, дожди и снег.
    Вот ,наконец пришёл наследник
    твой 21 век .
    Знаешь, а все мы родом из детства
    В давние времена
    Эта планета твое наследство
    галстучная страна

    Припев.
    Галстучная страна,
    Галстучная страна.

    Соединяет людей и страны
    Судьбы и времена
    Галстучная страна
    Преданные друзья
    Пусть кто-то делит нефть и землю
    детство делить нельзя

    2.В нашей шеренге нет последних
    Множество есть имен
    Мы сохраним с тобой наследник
    В памяти связь времен
    Помни по прошлым
    Завтра верим держим путь к высоте
    Короток грустных век империй
    Вечно страна детей

    Припев.
    Галстучная страна,
    Галстучная страна.
    Соединяет людей и страны
    Судьбы и времена
    Галстучная страна
    Преданные друзья
    Пусть кто-то делит нефть и землю
    детство делить нельзя


    написать администратору сайта