олимпиада по татарскому языку. 4 нче сыйныф укучылары чен татар теленнн район олимпиадасы биремнре (аваплары белн)
Скачать 87 Kb.
|
4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән район олимпиадасы биремнәре (җаваплары белән) Бу фразеологик әйтемнәрне аңлатып яз: Бармакка бармак сукмый. Чүп өстенә чүмәлә. Ни калага, на салага. Кирәкле кишер яфрагы. Cукыр бер тиен. Тәгәрмәчкә таяк тыгу. (6 очко) 2. Түбәндәге сузләрне дөресләп яз. Алар нинди сүз төркеменә карый? Вакыт вакыт, яңа баштан , бер тавыштан, берсе көн сүнәр сүнмәс, бу ел,бер юлы , кич кырын(), тегеләй болай ,бу көн, ялан аяк . 3. “Дустыңның да бардыр үз гадәте” дигән темага 6 җөмләдән торган инша яз. (5 очко) 4. Түбәндәге сүзләрнең синонимнарын тап: кырыс – һәвәскәр-мактаулы, билгел гамьсез - ваемсыз ихлас – чын күңелдән ирексез – мәҗбүри чара – юл, җай сыйрак - балтыр ишәя – , арта бәя - шелтәләү – (10 очко) Составына “өч” сүзе кергән канатлы сүзләр, әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар язарга. (Ничә җавап, шул кадәр очко) (Канатлы сүзләр, әйтемнәр: Табышмаклар: Бер түгәрәк өй эчендә Өч түгәрәк шар йөзә (Күк, кояш, ай, җир) Бер үгезгә өч мөгез (Сәнәк) Безнең өч дустыбыз бар: Берсе ашата, Икенчесе эчертә, Өченчесе ат саклый (Ат, cыер, эт) Бер таякта- биш бармак, Һәр тармакта - өч буын (Кул, бармаклар) Иртән дүрт аяк, Төштә ике аяк, Кич өч аяк, Өстендә була маяк (Кеше гомере) Ике эти, ике бала - үзләре өчәү генә (Бабай, ата, ул) Очырмада өч кошым бар: берсе “Җәйне яратам” ди, берсе “Кышны яратам” ди, берсенә җәй дә бер, кыш та бер. (Арба, чана, ат) Е, Ю, Я авазларының нинди аваз кушылмаларына билге булып йөрүен языгыз, мисаллар уйлагыз, уйлаган сүздә ничә хәреф, ничә аваз булуын билгеләгез ( мәсәлән: яр – 2 хәреф, 3 аваз, [я - йа] ) ( үрнәктәгечә һәр тулы җавап өчен 1 әр очко, тулы булмаса, очко юк) Алма – алма, тиен – тиен, басма – басма, яз – яз сүзләре нинди сүзләр? (Язылышлары бер, мәгънәләре төрле; яки омоним сүзләр) (2 очко) Хаталы сүзләрне тап: кара-бодай (карабодай), кул яулык (кулъяулык), озынборон (озынборын), Идель (Идел), яшел, хәрчак (һәрчак), җиңгел (җиңел), шигерь (шигырь), көняк (көньяк), иксез-чиксез. (Монда 7 хата, 2 сүз дөрес – 9 очко) Исемнәрнең тамырын күрсәт, нинди сүз төркеменнән ясалуын билгелә. Умартачы (исем), якташ (исем), җиләклек (исем), яшеллек (сыйфат), кисәк (фигыль), ачкыч (фигыль), карлыгач ( тамыр сүз, исем). (7 очко) Җибәрелгән хаталарны тап, дөрес кушымчаларны яз: Б.к. ул ( ул) алар (алар) И.к. аңга (аның) аларны (аларның) Ю.к. аның (аңа) аларга Т.к. аны аларда (аларны) Ч.к. анда (аннан) аларның (алардан) У-в.к андан (анда) алардан (аларда) (Монда 10 хата, шуларны төзәтсә, 10 очко) Татар алфавитындагы 2 хәрефнең берсе – татар телендә, икенчесе – рус телендә - сүз башында килә алмый. Болар нинди хәрефләр? (ы, ң) ( 2 очко) Боерык фигыльнең юклык формасы белән туры килә торган Татарстандагы шәһәр исеме. (Бөгелмә) ( 1 очко) Бу сүзләрне саф татарча яңгырашлы сүзләр белән алыштырырга: Зонтик, послание, суд (кулчатыр, юллама, хөкем) (3 очко) Бу әсәрләрне кемнәр язган? “Өч кыз”, “Суык бабай”, “Светофорның өч күзе”, “Алмачуар” (халык, М.Җәлил, Ш.Галиев, Г.Ибраһимов) (4 очко) Бу сүзләргә тулы аваз анализы ясагыз: төнге, хикәя (төнге – төн-ге, 2 иҗек; [төңгэ]; [т]- саңгырау йомшак тартык; [ө]- йомшак сузык; [ң]- яңгырау сонор йомшак тартык; [г]- яңгырау йомшак тартык [э]- йомшак басымлы сузык. 5 хәреф, 5 аваз. ( 8 очко). Хикәя – хи-кә-я, 3 иҗек; [хикәйә]; [х]- саңгырау йомшак тартык; [и]- йомшак сузык; [к]- саңгырау йомшак тартык; [ә]- йомшак сузык, [й]- яңгырау сонор йомшак тартык, [ә]- йомшак басымлы сузык. 5 хәреф, 6 аваз. ( 9 очко). Бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен тагын нинди юл белән күрсәтергә һәм аңлатырга була? Әйе – башны өстән аска таба селкеп, юк – башны уңнан сулга хәрәкәтләндереп, бик яхшы – баш бармакны күрсәтеп. (3 очко) Татар теленнән олимпиада биремнәре 2010-2011 нче уку елы Сүзләрне кирәкле формада кулланып, бер җөмлә төзе. Җөмләнең грамматик нигезен билгелә. Чык, җылы, йөрәк, бер, өч, буе, кыш, җылыт, сүз. ____________________________________________________________________________________________________________________________________________ Бу текстта ничә җөмлә? Тыныш билгеләрен куеп чык. Җөмләләр санын яз. Идел тамагы тирәләрендә әллә никадәр вак-вак утраулар бар аларның һәрберсендә куе камыш үсә камышның буе дүрт-биш метрга җитә элек аны берәү дә кирәксенмәгән һичкемнең күзе төшмәгән ул шунда череп әрәм булган хәзер аны һәркайда диярлек төзү материалы һәм химик чимал итеп файдаланалар аннан картон кәгазь ефәк ясыйлар сумала һәм уксус кислотасы чыгаралар ___ җөмлә. Кайсы сүзләрдә авазлар һәм хәрефләр саны тигез? Сүзләрне тап, астына сыз. Йолдыз, пьеса, милли, шагыйрь, сөекле, хыяллар, ефәк, боерык. Төшеп калган хәрефләрне куеп чык: К_дрәт, нәк_, в_с_ят_, г_ йлем, дә_ләт, м_тди, _дәм. Cүзләрнең синонимнарын яз. Файда – Дикъкать – Көч – Тараф – Укытучы – Былбыл - Дәрес - Буын сикертә- Сүзләргә тулы фонетик анализ яса. ГАМӘЛ-______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________ АЕРЫМ –________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________ Аваз белән бирелгән сүзләрне хәреф белән тамгала. [БӨЙӨК] - [ШӘЛ’ЙАУЛЫК ] - [ ИК ТЫЙСАТ ] - [МӘК ӘЛ’ ] - [ АЛЫГӨЛЕ ] - Фразеологизмнарны аңлатып яз. ҖИР ТИШЕГЕНӘ КЕРЕРЛЕК БУЛУ - ___________________________________________________ ОЧЫН ОЧКА ЯЛГАУ - __________________________________ КИЛӘП САРУ - _______________________________________ КЫЛ ӨСТЕНДӘ ТОРУ - ________________________________ СУДАГЫ БАЛЫК КЕБЕК - ______________________________ САЙ ЙӨЗҮ - ___________________________________________ КОЛАК ИТЕН АШАУ - __________________________________ ҮГЕЗНЕ МӨГЕЗЕННӘН ЭЛӘКТЕРҮ - _____________________ _______________________________________________________ Сүзләрне төзелеше ягыннан тикшер. ЯШЬЛЕКНЕ КӨНЬЯККА БИШЬЕЛЛЫКТА КАЗАНЛЫЛАР 7 җөмләдән торган кечкенә инша яз. “Мин тылсымчы булсам...” ( хикәяләү тексты булсын); “Хәйләкәр төлке” (тасвирлау тексты булсын); “Мода нәрсә ул?” (фикер йөртү тексты булсын). Татар теленнән олимпиада биремнәре 2010-2011 нче уку (Җаваплар) Сүзләрне кирәкле формада кулланып, бер җөмлә төзе. Җөмләнең грамматик нигезен билгелә. Чык, җылы, йөрәк, бер, өч, буе, кыш, җылыт, сүз. (Җавап: Йөрәктән чыккан бер җылы сүз өч ел буе җылытыр (җылыта). Бу текстта ничә җөмлә? Тыныш билгеләрен куеп чык. Җөмләләр санын яз. (Җавап: Идел тамагы тирәләрендә әллә никадәр вак-вак утраулар бар. Аларның һәрберсендә куе камыш үсә. Камышның буе дүрт-биш метрга җитә. Элек аны берәү дә кирәксенмәгән, һичкемнең күзе төшмәгән. Ул шунда череп әрәм булган. Хәзер аны һәркайда диярлек төзү материалы һәм химик чимал итеп файдаланалар. Аннан картон, кәгазь, ефәк ясыйлар, сумала һәм уксус кислотасы чыгаралар. 7 җөмлә, 4 өтер) Кайсы сүзләрдә авазлар һәм хәрефләр саны тигез? Сүзләрне тап, астына сыз. Җавап: Йолдыз,пьеса, милли, шагыйрь, сөекле, хыяллар, ефәк, боерык. Төшеп калган хәрефләрне куеп чык: Кодрәт, нәкъ, васыять, гыйлем, дәүләт, матди, адәм. Cүзләрнең синонимнарын яз. Файда – шифа. Дикъкать – игътибар. Көч –куәт. Тараф –як, юнәлеш. Укытучы – мөгаллим, остаз. Былбыл – сандугач. Дәрес – сабак. Буын сикертә- үсә. Сүзләргә тулы фонетик анализ яса. ГАМӘЛ- га-мәл, 2 иҗек, АЕРЫМ – Аваз белән бирелгән сүзләрне хәреф белән тамгала. [БӨЙӨК] - бөек [ШӘЛ’ЙАУЛЫК ] – шәльяулык [ ИК ТЫЙСАТ ] - икътисад [МӘК ӘЛ’] – мәкаль [ АЛЫГӨЛЕ ] – аллы-гөлле аңлатып яз. ҖИР ТИШЕГЕНӘ КЕРЕРЛЕК БУЛУ – оятка калу; ОЧЫН ОЧКА ЯЛГАУ – авыр яшәү, көннекен-көнгә җиткерү; КИЛӘП САРУ - бушка вакыт уздыру; КЫЛ ӨСТЕНДӘ ТОРУ - куркыныч, үлем куркынычы астында булу; СУДАГЫ БАЛЫК КЕБЕК – үзен иркен тоту, курыкмау, кыю булу; САЙ ЙӨЗҮ - ниндидер эшкә сәләте, белеме, көче җитмәү, булдыра алмау; КОЛАК ИТЕН АШАУ - туйдыру. ҮГЕЗНЕ МӨГЕЗЕННӘН ЭЛӘКТЕРҮ – икеләнмичә, курыкмыйча , тиз генә эшкә тотыну. Сүзләрне төзелеше ягыннан тикшер. ЯШЬЛЕКНЕ КӨНЬЯККА БИШЬЕЛЛЫКТА КАЗАНЛЫЛАР 7 җөмләдән торган кечкенә инша яз. “Мин тылсымчы булсам...” ( хикәяләү тексты булсын); “Хәйләкәр төлке” (тасвирлау тексты булсын); “Мода нәрсә ул?” (фикер йөртү тексты булсын). Рус сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән олимпиада биремнәре Укучының фамилиясе, исеме Мәктәп Укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме 1. Яттан өйрәнгән бер шигырьнең 4 юлын яз һәм фигыль сүз төркемен билгелә. 2. Мәкальләрне дәвам ит. Күп сөйләшкән кеше - Иле барның - Телләр белгән- Эш беткәч, 3. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, сүзләрне алфавит тәртибендә язарга. Кул.яулык, к.дерле, б.лем, т.рле, рө.сәт. шаг.рь, оз.н, я.гыр, та.ык, сәг.т., бер.яклы, шә.әр. 4. Бирелгән сүзләргә синоним һәм антоним табып язарга. кечкенә - , ; пычрак - ямьсез - , ; кайнар - 5. Аваз-хәреф анализы ясарга. Яуган Шагыйрь Агач исемнәрен татарчага тәрҗемә итәргә. Липа, береза, дуб, черемуха, яблоня, клен, рябина, тополь,осина, сосна, ель,ива, вяз. 7. Татарча чыга торган журнал, газеталарны санарга, берсе турында язарга. 8. 201.. нче ел Татарстанда нинди ел ? Шул турыда берничә җөмлә язарга. |