Главная страница
Навигация по странице:

  • Кереш...................................................................................... Беренче бүлек.

  • Икенче бүлек.

  • Йомгак.................................................................................... 46Кулланылган әдәбият исемлеге

  • Беренче бүлек. И.Юзеев иҗатында тема-проблемалар төрлелеге

  • Творчество Юзеева. диплом 5. Чыгарылыш квалификация эше и. Юзеевны иат дньясы


    Скачать 253 Kb.
    НазваниеЧыгарылыш квалификация эше и. Юзеевны иат дньясы
    АнкорТворчество Юзеева
    Дата13.05.2022
    Размер253 Kb.
    Формат файлаdoc
    Имя файладиплом 5.doc
    ТипДокументы
    #526968
    страница1 из 3
      1   2   3




    ЧЫГАРЫЛЫШ КВАЛИФИКАЦИЯ ЭШЕ

    И.Юзеевның иҗат дөньясы

    (тема-проблемалар төрлелеге һәм композицион үзенчәлекләре)

    Эчтәлек
    Кереш......................................................................................

    Беренче бүлек. И.Юзеев иҗатында тема-проблемалар төрлелеге................................................................................................................

    Икенче бүлек. Илдар Юзеев иҗатының композицион үзенчәлекләре......

    2.1. Әсәрнең композициясе һәм аның элементлары.....................

    2.2. И.Юзеев поэзиясендә композицион алымнар һәм аларның вазифалары................................................................................................

    Йомгак....................................................................................46

    Кулланылган әдәбият исемлеге.......................................................50

    Кереш

    Талантлы шагыйрь, фикер иясе сүзнең урынын, тәмен, кыйммәтен белеп куллана һәм аны һәрвакытта үзенең дөнья һәм кеше турында уйлануларын ачуга юнәлтә. Илдар Юзеев иҗаты — шуның ачык мисалы. Аның һәр шигъри әсәренең үз тәне, җаны, сулышы, сиземләве, ачышы фәнниләштереп әйткәндә, аны башкалардан аерып торган темасы, композициясе, ритмик төзелеше бар.

    Барлык шагыйрьләр яшьлекне данлый, ләкин күбесе үтеп барышлый гына, аерым бер мизгел гүзәллеген генә җырлый. И.Юзеев кебек, картайганчы яшьлектән айный алмыйча, стихиясенә кереп, аны тәмам үзенең романтикасына әйләндергән шагыйрьләр аз. Т.Галиуллин фикеренчә, “Илдар Юзеевны башка бер шагыйрь белән дә бутап булмый. Ул иҗатының тематикасы, романтик рухлы, омтылышлы динамик стиле, сурәтле фикерләү рәвеше белән дә чордашларынан бик нык аерыла”1. Тәнкыйть шагыйрьне бертавыштан “яшьлек һәм романтика”, “матурлык һәм батырлык” җырчысы дип атый.2

    И.Юзеев романтизмы кешелекне яктыга, бөеккә, сафлыкка чакырып аваз сала. Гадәттә, аның әсәрләрендә ике: көрәшче романтик идеаль герой һәм аның фәлсәфәсен уртаклашучы, ләкин көрәшенең нәтиҗәсен аңлау фаҗигасе кичерә торган лирик герой яшәешкә каршы куела. Алар үзләренең теләк–омтылышлары, уй–хыяллары, рухи ныклыгы аркылы кешенең шәхси кыйммәте икәнлеге хакында сөйлиләр.

    Илдар Юзеев тормыш–яшәешкә үзенчәлекле мөнәсәбәтнең әдәби–эстетик чагылышы булган романтизм методын үз итеп, шигырьләрендә яшьлекне, мәхәббәтне, язны данлап җырлый, хис һәм фикер гармониясенә омтыла (“Җырлар бирәм”, “Мәхәббәт нишләтә?”), әхлакый–рухи идеал чагылышы әдипне кешенең эчке дөньясы, күңел кичерешләре, хисләр байлыгы белән кызыксынуга этәрә (“Ертылган рәсем”, “Нишләдем?”). Шагыйрьнең лирик герое еш кына үткәндәге хатирәләр белән яши, яшьлеге узган авылны, аның үзгә моңын, серле таңнарын, йолдызлы төннәрен сагына (“Җырлап уздым урман арасын”, “Тып–тын иртә”, “Балалыкка кире кайтам әле”), ашкын хисле яшьлек белән янучы, авырлыкларга баш имәүче күчле рухлы шәхес булып та кузаллана (“Ике малай китә армиягә”, “Егет күңеле далада”, “Характер” һ.б.). Шагыйрь — мәхәббәт җырчысы, ул чиста хисләргә корылган үзара мөнәсәбәтне яклый, мәхәббәт идеалы тудыра, еш кына саф мәхәббәтне акылдан өстен куя, яратуның төрле төсмерләрен, шатлык–үкенечләрен җанлы сурәтләрдә бирә (“Сине уйлап янам”, “Светлана”, “Мин гашыйкмын”, “Әллә мине көтмәгәндер дисәңме?”). Моннан тыш әдипне туган җир, тел язмышы, ата–анага мөнәсәббәт, әхлакый кыйммәтләрне сакланышы, ирек–азатлык һ.б. мәсьәләләр борчый (“Бер яшь миләш үсә иде”, “Кайтам инде”, “Мәтрүшкәләр”). Фәлсәфи–романтик эчтәлекле шигырьләрендә исә шагыйрь кеше яшәешенең серләрен ачарга омтыла, җир, галәм язмышы өчен борчыла (“Әй, кеше”, “Сакмы йокың, кеше!”, “Мин табарга тиеш”).

    Әдип поэма жанрын үстереп, аны тематик төрлелеккә алып чыга, аларда яшьлек, мәхәббәт мәсьәләләрен романтик хис–кичерешләр аша яктырта (“Таныш моңнар”, “Мәхәббәт китабы”), тарихи шәхесләрне якты образларын сурәтли (“Язылмаган поэма”, “Соңгы сынау”, “Канкай углы Бәхтияр”, “Очты дөнья читлегеннән”), кешелекнең һәм татар халкының үткәнен шартлы–аллегорик сурәтләрдә биреп, шулар аша бүгенгене аңларга омтыла (“Тынлык белән сөйләшү”, “Таш диварлар авазы”, “Мәңгелек белән очрашу”). И.Юзеев туган җиргә изге төшенчә итеп карый, ярата һәм аннан көч, илһам алып яши (“Олы юлның тузаны”), яшәү мәгънәсе, кеше бәхете, гомер агышы кебек мәсьәләләрне үлем һәм үлемсезлек, мәхәббәт һәм нәфрәт төшенчәләре аша аңлата (“Фәрит–Фәридә”, “Карурман”, “Өзелмәс кыллар”).

    И.Юзеевның пьесаларында да романтик пафос өстенлек итә, геройлары еш кына көнкүреш ыгы–зыгысы белән каршылыкка керүче, хыялында туган идеалга омтылып яшәүче шәхесләр (“Сандугачлар килгән безгә”, “Кыр казлары артыннан”) буларак ачыла. Аның сәхнә әсәрләрендә дөньяга һәм кешеләргә лирик мөнәсәбәте чагыла, заман һәм кеше арасындагы каршылыклары үзгә бер моң, җан хәрәкәте, хисләр муллыгы аша тасвирлана (“Гашыйклар тавы”). Автор заман сорауларына җавап эзли, аны әхлакый кыйммәтләренең югала баруын, халкыбызга хас гореф–гадәт, йолаларның онытылуы борчый, шәхеснең җәмгыяттәге урыны турында уйланып иҗат итә (“Бөркетләр кыяга оялый”, “Бәхетемнән узып барышлый”, “Эзләдем, таптым, югалттым”), танылган шәхесләребезнең әдәби образлары аша үткәнне һәм бүгенгене аңларга, киләчәкне тоемларга омтыла (“Очты дөнья читлегеннән”, “Соңгы сынау”).

    Илдар Юзеев иҗаты каләмдәшләре, тәнкыйтьчеләр тарафыннан уңай бәяләнеп килә. Сибгат Хәким “Янар чәчәкләрнең яктысы” исемле мәкаләсендә И.Юзеев хакында мондыйрак фикер әйтә: “Илдар шигырьдән шигырьгә, поэмадан поэмага үскән шагыйрь. Җырларын поэмаларыннан, поэмаларын драматик әсәрләреннән аерып булмый. Рухлары белән алар бер–берсеннән үсеп чыгалар. Барысы да, ләкин Илдарча, фәкать Илдарча... Авылның моңнарыннан аерыла алмый газапланган кешенең хисләре анда. Яшьлеге, мәхәббәте шунда, авылда. Хәтта бераз сентименталь романтика белән өретелгән моңсулык, Такташка якынаям дигәндә аерылып киткән моңсулык. Баягы фикеремә яңадан кире кайтып әйтәм: аларда бернинди дә кабатлау юк”.3

    Әдәби җәмәгатьчелек И.Юзеевны бик тиз күреп ала. Берәүләр яшь каләмне дәррәү күтәреп хуплый, үз темасы, үз моңы, үз шигъри алымы булган әдипләр исемлегенә терки.4

    Икенчеләре исә, бу мәсьәләгә башкачарак килә, төрле искәрмәләр, чигенешләр ясый. Сүз нигездә традиция белән яңачалык мәсьәләләре тирәсендә куерып китә.5 Соңгылары фикеренчә, “Илдар Юзеев һичсүзсез, сәләтле шагыйрь, яшьләрнең рухи эзләнүләре, мәхәббәт–нәфрәтләре, ләззәт–сагышлары турында дәртләнеп, күңел кылларына тибрәндерерлек итеп яза белгән шагыйрь. Ләкин ул урыны–вакыты белән Такташ интонациясен кабатлый, остазының табышларын әсәрләрендә турыдан–туры алып керә...”6.

    Мондый фикер мисаллар ярдәмендә исбат ителмичә, интуициягә, сиземләүгә генә таянып әйтелсә дә, күпләренең игътибарын үзенә тарта. Мәсәлән, Хәсән Туфан, Илдар Юзеев иҗатына югары бәя биреп, аның уңышларын поэзиябезнең иң күркәм реалистик традицияләрен үстерүе белән бәйләп аңлата. “Халык шагыйрьнең иң гүзәл традицияләрен дәвам итеп, Илдар Юзеев Такташ туктап калган җирдән алга таба китте”.7

    Нил Юзеев: “И.Юзеев – хис кешесе. Ул музыканы яхшы тоя, хәтта үзе гармунчы да. Аның шушы сыйфатлары шигырьләрендә дә сизелә. Аның шигырьләрендә фикер хис белән тыгыз үрелеп бара, әсәрләре хискә, музыкага бай”, – дип яза.8

    И.Юзеев татар драматургиясенә шигъри хис, хыял дөньясын, төсләр балкышын алып килә. А.Әхмәдуллин шагыйрьнең сәхнәгә куелган беренче әсәрләрен үк “шигъриятле драматургия” буларак бәяли.9

    Гомумән, Илдар Юзеевның иҗаты идея–эчтәлеге ягыннан тәнкыйтьтә үз бәясен алган, ләкин аларны бербөтенгә туплау, иҗатының тематик-проблематик төрлелеген төгәлләштерү, булган караш-фикерләрне туплау ихтыяҗы, шагыйрь шигырьләренең композицион үзенчәлекләрен ачыклау мөһимлеге диплом эшебезнең актуальлеген күрсәтә. Әсәрнең сәнгатьчә камиллеген бәяләгән вакытта композиция үзенчәлекләренә игътибар итмәү, композицион алымнарын билгеләмәү әсәрне бөтен тулылыгында аңлауга комачаулый. И.Юзеев иҗатының идея—тематик эчтәлеген өйрәнү, мәгълүм карашларны туплау тәнкыйди бәяне тагын да тирәнәйтә, баета ала.

    Без фәнни эшебездә И.Юзеевның иҗатында тема-проблемалар төрлелеген, композицион үзенчәлекләрен ачыклауны максат итеп куйдык. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

    1. Композицион алымнар, тема-проблема турында нәзари материалны өйрәнү;

    2. И.Юзеев иҗатына мөнәсәбәтле тәнкыйди материал белән танышу;

    3. Шул чор татар поэзиясе турындагы тәнкыйди материалларны барлау;

    4. И.Юзеевның иҗади мирасын нәзари материалга, тәнкыйди нигезгә бәйләп өйрәнү.

    Чыгарылыш квалификация эшен язу барышында “Әдәбият белеме сүзлеге”, “Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге”, “Литературная энциклопедия терминов и понятий”, А.Б.Есинның “Принципы и приемы анализа литературного произведения” хезмәтен төп нәзари чыганак буларак файдаландык. Моннан тыш Хатипов Ф.М., Хализев В.Е., Әхмәдуллин А.Г., Сәгъди Г., Нуруллин И. хезмәтләренә таяндык. И.Юзеев иҗатына тәнкыйди бәяне Т.Галиуллин, Р.Мөхәммәдиев, С.Хәким, Г.Ахунов, А.Даутов һ.б. хезмәтләреннән тупладык.

    Чыгарылыш квалификация эше кереш, ике бүлек, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлеге өлешләреннән тора.


    Беренче бүлек. И.Юзеев иҗатында

    тема-проблемалар төрлелеге

    Илленче елларның ахырларында илдә башланып киткән позитив үзгәрешләр нәтиҗәсендә җәмгыятьтә яңарыш башлана. Шушы чорда хакыйкать темасын яктырту, аны төрле иҗат алымнары, методлары аша укучыга җиткерү әдәбиятның төп кыйбласына әйләнә. Әдипләр хакыйкатьне яшьлек романтикасыннан, үзләренең биографик җирлегеннән эзли башлыйлар, бу тенденция сүз сәнгатендә шәхси башлангычның көчәюенә һәм романтик юнәлешнең алга чыгуына китерә.10 Дөнья әдәбиятында романтикларны ике юнәлешкә - иен романтикларына һәм гейдельберг түгәрәге вәкилләренә бүлеп йөртәләр. Аларның беренчесе иҗади “мин”не алга куя, шәхес хакыйкатен табуны, кешенең үз урынын эзләвен күтәрә. Икенчесе исә хакыйкатьне халыкның тарихи үткәненнән, милли-мәдәни бөтенлектән табуга йөз тота.11 И.Юзеев исә беренчесенә карый. Аның иҗатының төп максаты – иҗтимагый тормышның тискәре күренешләренә каршы актив көрәшеп, кешелекнең әйбәт яшәешен тәэмин итү, абсолют хөрлеккә, рухи камиллеккә, идеал-хыялга омтылу.12 Илдар Юзеев - Такташ рухындагы шагыйрь. Такташлык аның бөтен иҗатында ярылып ята. Бу җәһәттән ул шигъриятебездә Такташ традицияләрен дәвам иттерүче (беренче чиратта форма өлкәсендә) шагыйрьләребезнең күренеклеседер, мөгаен.13
    Тема-проблемалар төрлелеген ачыклаганчы төп нәзари төшенчәләрне барлыйк. Тема – чикләп алынып, әсәрнең нигезенә салынган вакыйгалар һәм күренешләр бөтенлеге. Ул – тормыш-чынбарлыкның вакыт һәм урын ягыннан төгәлләштерелгән, атап әйтелгән, тасвирлап бирелгән, вакыйгаларга, күренешләргә әйләндерелгән рәвеше.14 Проблема — әсәр тукымасында күтәрелгән төп сорау, үткен каршылык­лар, мәсьәләләр. Үзе сайлаган тема белән бәйләнештә язучы үзен борчыган яки моңа кадәр игътибар бирелмәгән мәсьәләләргә игътибар юнәлтә, иҗат итү барышында шул сорауларга җавап бирә яки җавап табуны укучыга калдыра. Бертөрле темага язылган әсәрләрдә дә проблемалар төрлечә күтәрелә һәм чишелә, ягъни ул язучының иҗат процессы белән нык бәйләнгән, шәхси характерда. Кайбер проблемалар әсәрдән әсәргә, бер заманнан икенче чорга күчеп бара. Шундый проблемалар рәтендә өстән кушканча яшәү, эгоистлык, бюрократлык кебек мәсьәләләрне күрсәтергә була; проблемалар әсәрләрдә шәхес — җәмгыять; кеше — тарих; кеше — кеше; кеше — тирәлек; кеше — вакыт; кешенең үз эчендәге каршылыклары аша төгәлләшә.15

    Шагыйрьнең иҗатында берничә тематик-проблематик юнәлеш бергә берегеп үсә:

    - кеше һәм мәхәббәтнең бөтенлеге: “Таныш моңнар”, “Миләүшә”, “Мәхәббәт китабы”, “Сине уйлап янам”, “Мәхәббәт, нишләттең син мине” һ.б.

    • шәхес һәм әхлак мәсьәләләре: “Өчәү чыктык ерак юлга”, “Фәрит-Фәридә”, “Өзелмәс кыллар”, “Әнкәй” һ.б.

    • шәхес һәм табигать мөнәсәбәтләре: “Карурман”, “Олы юлның каены” һ.б.

    • шәхес һәм итарихи үткән, шәхеснең рухи камиллеге: “Очты дөнья читлегеннән”, “Соңгы сынау”, “Язылмаган поэма”, “Мәңгелек белән очрашу” һ.б.

    Илдар Юзеев иҗаты, асылда, яшьлек һәм тормыш-яшәеш, ватандарлык һәм тынычлык турында. Әмма бу темалар арасында кискен чикләрне аеру мөмкин түгел. Иң мөһиме, шагыйрь шигырен саегудан, вакланудан саклый, нинди генә дулкында язмасын, үзәккә кеше язмышын, табигать баласы язмышын куя.16

    И. Юзеев лирикасында, һәр шагыйрьдәге кебек үк, иң еш мөрәҗәгать ителгән темаларның берсе булып мәхәббәт темасы тора. “И. Юзеев - гашыйк шагыйрь, - дип яза Р.Мөхәммәдиев. - Җиргә, Туган илгә, кешеләргә, табигатькә, Идел һәм Агыйделкәйләргә гашыйк. Аның мәхәббәте йөрәгенә, хәтта шигырьләргә дә сыешмыйдыр күк. Юкка гына “Мәхәббәт, син мине нишләттең?...” дип өзгәләнмәс иде шагыйрь. Романтик төсмер белән өртелгән ярсу хисләр, күңелләргә моңсу бер ямь биреп узган лирик уйланулар һәм аналар күз яшедәй ачы кичерешләр — бары да әлеге мәхәббәт — олы мәхәббәтнең бер авазы буларак яңгырый. Туган ил һәм халкыбызның җиңүле һәр адымы, шатлык – кайгылары шагыйрь йөрәге аша уза, аңарда җуелмас бер эз калдыра.”17

    Нишләр идем, әгәр :

    Халкым бәла – каза кичергәндә,

    Үз рәхәтем белән чикләнсәм,

    Илем йөзен бәйрәм бизәгәндә,

    Үз кайгыма кереп бикләнсәм (“Шом”).

    И. Юзеев дөньяга һәм табигатькә гаять игътибарлы, үтә сизгер һәм күзәтүчән шагыйрь.

    Һәрнәрсәгә карыйм исем китеп :

    Алтын көзгә,

    Ачык йөзгә,

    Бөдрә тупылга,

    Көләч айга,

    Шаян тайга,

    Йөгерек дулкынга,—

    Һәрнәрсәгә карыйм исем китеп,

    Тәүге тапкыр күргәндәй итеп.

    Тормыштагы һәр яңалык, һәр үзгәреш аның тынгысыз күңелендә урын ала, ә аннан билгеле бер вакыт үткәч кенә үтә нечкә шигъри детальләр аша кәгазьгә күчерелә. Бик азга, тик вакытлыча гына игътибарсызлык һәм битарафлыкка бирелү дә шагыйрь өчен иманы булган олы мәхәббәткә, ярсу хисләренә хыянәт булып тоела. Мондый очракларда ул әйтерсең лә үзалдына сискәнеп үк китә.

    Күкрәк читлегеннән сыеша алмый

    Ташып чыга иде хисләрем.

    Нишләдем?

    Мин йөгәнсез чапкан бер тай идем.

    Белми идем хыял чикләрен.

    Нишләдем?

    Тупасланганмы әллә хисләрем ?

    Йөрәгемне салып күрегенә,

    Гармун уйный идем кичләрен,

    Нишләдем ?

    “И.Юзеевның шигъри фикерләүдәге осталыгы, лирик кичерешләре нечкәлегенә соклану шагыйрьнең олы гражданлык хисләре белән тирәнтен сугарылган иҗатына тар караш булып аңлашылмас, - дип яза Р.Мөхәммәдиев. - Чөнки самимилек һәм җитдилек, нәфислек һәм киң колачлылык шагыйрь иҗатында үзара аерылгысыз бер бөтенне тәшкил итәләр. Чын шигърияттә башкача мөмкин дә түгелдер. “Бакчачы турында баллада”, “Моң турында баллада” һәм “Унике аккош”, “Гаиләдә төпчек бала идем мин”, “Клибернны тыңлыйм”, “Теләк” кебек төрле темага язылган, төрле характердагы шигырьләрнең бер үк дәрәҗәдә ихласлыгы, шигъри нечкәлек һәм зур гомумиләштерү көченә ия булуы шул хакта сөйли”.18

    Шагыйрьнең бер төркем лирик әсәрләрен хакыйкать темасы берләштерә. Мәсәлән, “Йөрәге сызлаган дустыма” шигырендә яралы юлбарыс метафорасы ике төрле җәмгыять тарафыннан алданган нечкә күңеллеләрнең холкын һәм күпләр аңламый торган холыксызлыгын билгели һәм хакыйкать темасын яктырта. Һәм моны шагыйрьдән башка аңлатып бирүче дә булмас кебек. Тик яралы юлбарыслар бер савыгырлармы, соңгы җегәрләрен җуеп сүнмәсләрме, әрнүләрдән янып бетә язган йөрәкләре чыдармы. Инде болай да:

    Һәр хаксызлык өчен яндык – көйдек:

    Берәве дә бушка узмыйдыр,

    Бу дөньяда йөрәксезләр бик күп

    Йөрәгебез шуңа сызлыйдыр.

    Ләкин шагыйрьнең фикер сөреше безне чарасызлык чигенә үк китереп җиткерми. Шулай булмаса, үз җаныңнан кан саркытып нигә язып торырга да, аны нигә укырга иде?!19 “И. Юзеев шигырьләрендә яшьләргә пакьлек, югары таләпчәнлек, әхлакый максимализм чагыла. Дөньяга ул саф намус күзлегеннән, вөҗданына таянып эш итә, шул югары таләпләрдән чыгып башкаларга да, үзенә дә бәя бирә”,20 - дип яза Т.Галиуллин.

    Яшьлек темасы — И. Юзеев шигъриятенең төп темаларыннан берсе. “Илдарның иҗаты башыннан ахырына кадәр яшьлек турында... Ул картайганчы яшьлектән айный алмый торган шагыйрь булып калачак”, - диюе белән С.Хәким хаклы иде. Аның әсәрләрендә яшь буынның куанычлары, шатлыклары, героик казанышлары гына түгел, хәвеф – хәсрәтләре, чишелмәгән катлаулы проблемалары да чагыла. Шагыйрь яңа сугыш куркынычы , җир шары өстнедә куера башлаган болытлар турында да яза. “Сакмы йокың, Кеше?” исемле шигырьдә ул бала белән ананы тасвирлый. Ару-талуы соң чиккә җиткән ана, үзе дә сизмәстән, йоклап китә. Баласы исә уйный-уйный, карават читенә якынлаша. Менә егыла, имгәнә инде дип торганда, ана, куркынычны тоеп, кинәт уянып китә һәм, сабыен соңгы секундта тотып, һәлакәттән саклап кала.Бу күренештән автор образлы гомумиләштерүгә күчә:

    Әй син, Кеше, сакмы йокың,

    Сакмы соң?

    Кулларыңнан җир шары ычкынмасмы соң ?

    Кеше башында күпме бомба саклануын әйтеп, шагыйрь кеше һәм табигать арасында барлыкка килгән үзгәрешләр турында: “Кеше хәзер Җир-анадан көчлерәк, Кеше—ана, ә Җир —сабый төслерәк”, —дип яза.

    Мәсәлән, И.Юзеевның “ Тып-тын иртә” шигырендә саран буяулар белән тасвирланган тын авыл иртәсе, тыныч чорның гадәти картинасы гәүдәләнә. Ләкин иртәнге тынлыкны сугыш инвалидының протез шыгырдавы ярып үтә: “Йөрәкләргә төшә протез шыгырдавы,бу кадәрле булмый хәтта теш сызлавы”. Оста табылган шигъри деталь бу. Ләкин аңа нинди зур мәгънә салынган. Шигырь яңа буынга үткәннәр турында, сугышта һәлак булганнар һәм гарипләнгәннәр турында онытырга ярамаганлыкны искәртә. Үткәннәр эзсез узмый, алар бүген дә безнең арада. Әлеге шигырьнең икенче, тирәнрәк мәгънәсе дә бар: тынычлыкның кадерен белергә, аны сакларга кирәк, ди автор. Яңадан беркайчан да җирдә сугыш, кан коюлар булмасын, иртәнге тынлыкны кош сайравы гына бизәсен...

    Шул ук вакытта шагыйрь кире күренешләрне дә җан ачысы белән тасвирлый белә. Мәсәлән, “Гармунсыз авыл” шигырендә борын-борыннан килгән гадәтләрне һәм әйбәт традицияләрне онытып, үз тормышыбызны үзебез ярлыландыруыбыз турында әрнеп яза. Бүген авыл тук, өсте бөтен, анда магнитофоннан һәм телевизордан алып, импорт тавыш көчәйтү аппаратларына кадәр тулып ята. Ә менә шундагы ничәмә-ничә буынның яшьлек юлдашы булган гади гармунны сирәк очратабыз:

    Бар тирә—тын...Яшьлек чәчәкләрен

    Вакыты җитми йомган шикелле.

    Нидер җитми җанга...Авыл йоклый...

    Сандугачсыз урман шикелле.

    И. Юзеев милли колоритлы, истә калырдай, дәртле характерлар тудыруга омтыла, конкрет бер вакыйгага корылган, кискен сюжетлы әсәрләр иҗат итә. Аның герое - табигатьне, чын матурлыкны сиземли торган, хискә, тойгыга бай яшь шәхес. “Светлана”, “Ертылган рәсем”, “Чишмә күзе”, “Ике малай китә армиягә”, “Табигатем минем ерганактай” әсәрләре - шуңа ачык мисал.

    Менә “Ике малай китә армиягә” шигыре:

    Язгы ташуларда

    Аккан бозга басып,

    Икәү килә елга буйлатып,

    Берсе җырлый шашып,

    Изүләрен ачып,

    Икенчесе килә уйнатып:

    Сау булыгыз, кызлар,

    Сагынырсыз, кызлар,

    Таң атканда инде булмабыз.

    “Шушы бер күренеш һәркемдә әллә никадәр хис уята,— дип яза С. Хәким.— Кыю, батыр, шашкын яшьлек”. Биредә бер генә артык сүз дә юк. Һәммәсе үз урынында, кирәк җирендә. Прозада берничә бит таләп иткән күренешне автор берничә юлга сыйдыра. Шигырь ике яшь егетнең туган илне сакларга китү картинасын, “Сагынырсыз, кызлар, таң атканда инде булмабыз” дип, аерылышу моңын зур осталык белән тасвирлап бирә. Шагыйрь халык иҗаты мотивларына таянып, милли рухлы, хәтергә сеңә торган, җыр яратучан образлар тудыруга ирешә. Әсәрдә халыкның үзенә генә хас фикерләү рәвеше сизелә. “Светлана” шигырендә И. Юзеев халкыбызга хас кыюлыкны, тормышка чиксез мәхәббәтне, хыялга бай булуны беренче нәүбәткә чыгарып тасвирлый. Аның лирик герое, халык иҗатында сурәтләнгән уңай герой шикелле, бервакытта да максатына ирешмичә, ярты юлда тукталып калмый. Шагыйрь, аның характерын тулырак ачу нияте белән, халык сәнгатенең романтик төсмерле, шартлы сурәтләрен үзәккә ала. Кеше язмышының яшьлектә күзалланган күп катлаулы булуы хакында уйлану рәвешендә язылган шул ук «Светлана» шигырендә үрнәк чагылышын тапкан.21

    “Ертылган рәсем” шигырендә И. Юзеев үзәк шигъри образ итеп җил сурәтен ала һәм аны үзенчә үстереп җибәрә. Шаян җил лирик геройга ертып ташланган бер рәсем кисәген алып килә. Шагыйрь, җилнең эшен хуп күреп, “сагыну, яратулар ташып тора, уйчан күзләр, куе кашлардан” дип, нәкъ халык җырындагыча, берничә типик сызык белән лирик портретны сурәтли. Бу кечкенә, башка кеше өчен әһәмиятсез күренгән деталь, төп кичереш үсешенә алып керә, яшьлек, мәхәббәт турында җитди уйлануларга юл ача. Шуннан соң, җил образы нәкъ традицион мәгънәдә янәдән кабатлана, алкалы композиция төзи һәм шагыйрьгә “мәхәббәтнең кадерен белмисең, үз сөюең җилдәй очмаса” дигән нәтиҗәсен әйтеп салырга мөмкинлек тудыра.

    Шагыйрьнең лиро-эпик әсәрләрендә дә мәхәббәт темасы гәүдәләнә. Җан, Тән, Рух берлеген саклаучы идеаль мәхәббәт темасы “Гашыйклар тавы” повесть-пьесасында иң көчле яңгырашка ирешә. Тау образы Галәмне тоя алу мөмкинлеге ачкан мәхәббәт югарылыгын символлаштыра. Галәмне борчыган мәсьәләләр турында уйлану өчен билгеле бер рухи биеклеккә күтәрелергә кирәк. Ул рухи югарылык кеше күңелендә туган мәхәббәт хисенең бөеклеге белән билгеләнә. Романтик шагыйрь фикеренчә, шәхеснең рухи бөтенлеген саклап калучы көч – идеаль, илаһи мәхәббәт. Галәм проблемалары турында уйланучы романтик шагыйрь язмыш, яшәеш фәлсәфәсен дә мәхәббәтле саф хисләрнең дәрәҗәсе белән аңлата. Әсәрдә эпиграф итеп бирелгән үрдәкне ату турындагы риваять поэманың төп эчтәлегенә ишарә ясый. Серле үрдәк – Мөнирәнең мәхәббәт хакында могъҗиза дәрәҗәсендәге хыялы, сере. Романтик шагыйрь хыялый мәхәббәтне рухи бөеклек, җан сафлыгын асклаучы бер идеал итеп күрсәтә. Әсәрдә язмыш борылышлары, яшәү мәгънәсе турындагы уйланулар романтик-фәлсәфи дулкында бирелә.22 Мөнирәнең хыялында йөрткән хисләре, күңел сере аны хәсрәткә сала. Өметнең әнисен аңламавы, аны югалткач, олы хәсрәт дәрәҗәсенә күтәрелә. Романтик шагыйрь фикеренчә, язмыш сынаулары шәхесне рухи камильлеккә омтылу халәтендә тоту өчен хезмәт итә.

    Тән, Җан, Рух бердәмлеге туган туфрак проблемасына барып тоташа. Сәетнең туган җиренә кайта алмавы – аның хәсрәтенең, сагышының сәбәбе. Сәетнең газабы, бер яктан, аның һәм хатыны Ләләнең бәхетсезлегенә китерә. Мөнирә, Сәет һәм Өметнең югалтулары аша яшәеш, галәм, аның чиклелеге турында борчылу, уйланулар туа һәм рухи бөтенлек өчен көрәш идеясе үткәрелә. Мөнирә белән Сәет – ирекле шәхесләр, хыял дәрәҗәсендәге яр аларны әйләнә-тирә мохит ваклыкрарыннан өстен куя. Романтик геройлар әйләнә-тирә мохиткә, гадәти яшәешкә үзләренең хыял тудырган матур дөньялары белән каршы торалар.23 Каршылык кайтып күрешергә мөмкинлек булмау, кавыша алмау, Сәетнең сугыш тудырган күңел газабы белән көчәйтелә. Әсәрдә хыял юкка чыгу романтик концепциядә яшәешнең бетүе белән тәңгәлләшә (гашыйклар тавының фаҗигасе). Төшендә Өмет янына әнисе кайта, кер чайкаганда ярдәмен тәкъдим итә. Ямьсез чынбарлык пычрак суда кер юу кебек аңлатыла. Үрдәк кыяфәтенә кергән әнисе улына керләрен чиста суда чайкарга куша. Өмет Мөнирәне бу якка кайтырга, чынбарлыкка чакыра. Романтик шагыйрь югалган матурлыкның кайтмавы, өметләрнең акланмавы турында сөйли. Сәетнең серен Мөнирәгә җикерә алмавы, ә Өметкә әйтергә кирәксенмәве хикәяләүчене билгеле бер борчу халәтендә тота. Вакыйгаларга бәя бирүче дә, аларның соңын хәл итүче дә - шул. Димәк, ул – төп геройларның берсе. Сәет-Мөнирә вакыйгасы аның күңел дулкыннарында яңа бер тибрәлеш хасил итә. Шулай геройлар хикәяләүченең дә романтик хасиятен ачуга ярдәм итә. Ул Мөнирә белән Сәетнең серен әйтә алмый газаплана. Сер турындагы сер хикәяләүче күңелендәге хыял – чынбарлык контрастын көчәйтә. Хәсрәт турындагы җыр аның сагыш сәбәпчесе булып китә. Шул ук вакытта романтик хикәяләүче әйтеп бетермәгән фикер ярдәмендә дөньяның сүз белән әйтелеп аңлатыла алмаган мәгънәсен, асылын күрсәтә. Яшәү асылы турындагы хакыйкать гашыйкларга гына мәгълүм һәм ул мәхәббәт сафлыгы, югарылыгы, бөеклеге белән билгеләнә. Шуңа күрә автор мәхәббәт серен яшәеш сере, тормыш фәлсәфәсе дип тәкъдим итә.24

    Композициясе һәм ритмик аһәңе белән башка әсәрләреннән аерылып торган “Өчәү чыктык ерак юлга…” поэмасында шагыйрь кешенең характеры формалашу, тормышта үз юлыңны, үз Мәккәңне эзләү һәм табу турында уйлана һәм шәхеснең тормышта үз урынын эзләве хакында яза, шуңа бәйләп әхлакый проблемаларны яктырта. Бик кыска гына икенче кисәктә Фазыл исемле малайның быргы тавышына килгән дуслары, чишмә койган җирне эзләп, көймәдә китеп баралар. Поэманың башка бүлекчәләре реаль тормышта булган әлеге күренешне тудырган вакыт, пространство һәм хәрәкәтне гомумиләштерәләр.Ике егет ишкәк ишкәндә, Фазыл гармунда уйный. Егетләрнең җыры да бик мәгънәле:

    Их!..

    Бер дә генәй нужа күрмәенчә,

    Ир булалмый ата баласы..

    Олы юлга гармун уйнап кына чыгып киткән Фазыл җиңелрәк яшәү юлын сайлый. Шагыйрьгә бу очракта да халык авыз иҗаты әсәре ярдәмгә килә.Ул әкият алымнары белән Фазылның дөрес юлдан китмәвен сурәтләп бирә. Ир-егет тимер рәшәткә артына эләгә. Лирик мин ул дусты белән суд залында очраша. Гадәттә, гомер озынлыгын санаучы кәккүк тә, үз язмышы турында сөйләп, аны аерылудан саклап калмакчы булган. Кәккүккә шагыйребез көтелмәгән вазифа йөкләгән.

    “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасында кеше язмышы турында уйланулар фәлсәфи яссылыкта гәүдәләнә. Әсәрнең романтик сызыгын кеше тормышында хәлиткеч чор сынау чоры, ике юл чатында калу турындагы әкият тәшкил итә. Кәккүк —кешене туры юлга өндәүче, кисәтеп торучы табигать образы. Автор үткән, бүгенге һәм киләчәкне бер җепкә тезә: өч дусның балачагы, яшүсмер чоры һәм бүгенгесе әсәрнең сюжет сызыгын барлыкка китерә. Лирик геройның хис эчтәлеген бер дустының сайлаган юлына кагылышлы үкенеч тәшкил итә. Чишмә, җил образлары ярдәмендә, автор ерак балачак турында романтик югарылыкта уйлана. Бала чакта жырланган җыр кешене гомере буе озата килә. Җыр образы аша кайгы-хәсрәт килгәндә кешенең берләшү , татулык идеясе алга сөрелә. Кошлардан, дуслардсн аерылып калган кәккүк дусларның өченчесе язмышы белән янәшә куела. Автор үткәннән баш тарткан, хыялый бала-чагын оныткан кешенең фаҗигасен каршылыклкр белән көчәйтеп бирә.

    Егет сайлаган юлның караңгылыгы, гамьсезлеге, ваемсызлыгын төн образы символлаштыра.Төн кешесен очратып, егет үзенә тормышта җиңел юлны сайлый. Автор төннең чиксезлеген , караңгылыгын кеше өчен бетү, үлем дип бәяли. Көн һәм төн каршылыгы Гамь һәм Гамьсезлек тудыра. Реаль чынбарлыкта алмашынган көн һәм төн— романтик шагыйрь күзаллавында капма-каршы ике чик, кыйтга. Үкенеч хисенең дәрәҗәсе төннең гомер агышына, вакытка тиң дәвамлылыгы белән көчәйтелә. Көн һәм төн каршылыгы аша традицион романтик нур һәм караңгылык каршылыгы ачыклана. Караңгылык төрле алымнар, образлар ярдәмендә көчәйтелә (иелгән, бөгелгән камышлар, кара урман, куркыныч тавышлар, бүре улавы, төн кешесе ).25 Җиңел яшәү, хезмәттән йөз чөерү кебек төшенчәләрне И.Юзеев Төн кешесе аша биргән:

    Ул кирегә китеп бара иде,

    Үзе төн шикелле кара иде.

    Әллә җырлый, әллә кычкыра,

    Аңа кушылып аты пошкыра…

    Менә шушы сурәт Төн кешесе образының мәгънәсен киңәйтә. Без аны Фазылның караңгы киләчәге, авыр язмышы дип аңлый башлыйбыз. Алдагы бүлекчәләрдә геройлар узган юл кайвакыт тормыш фактлары белән тәгаенләнә: икәү генә калган дуслар югары уку йортын тәмамлый. Берсе—капитан, икенчесе шагыйрь була. Берсе— шигырь диңгезендә йөзсә, икенчесе—Каспийны үз итә. Әнә шундый үзенчәлекле метафораларга, ассоциацияләргә нигезләнеп, чынбарлык белән абстрактлыкны кушып, И.Юзеев хакыйкать эзләүче лирик миннең уй-кичерешләре аркылы поэманың үзәк идеясенә алып килә.26

    Сезнең алда ике юл бар,

    Теләсә кайсын сайлагыз

    Үзегез,—ди кәкүк!

    Алда әле борылмалар бик күп, кәк-күк!

    Йә түзегез,

    Йә китегез

    кирегә,

    хәл итегез

    үзегез, ди кәкүк! Кәк-күк!

    Биредә җыр эчтәлегеннән лирик геройның хәсрәте һәм юануы аңлашыла. Халыкның тирән хәсрәтен, буыннан-буынга килгән газап борчуларын чагылдырган “Кара урман” көе белән җиңел, рәхәт, мәгънәсез мәҗлес җыры каршы куела. Фазылҗан тормыш сынавыннан качып, гамьсезлектә юану эзли. Лирик герой исә үкенә, уйлана, аның фаҗигасе өчен сызлана.

    Эх!

    Майламаган арба тавышына

    Синең гармуның да кушылды.

    Без калдык уйлап кына,

    Син киттең уйнап кына:

    Әйттер, типтер, сиптер, әйдә,

    без җирдә кунак кына !
    Дустының фаҗигасен тагын да тирәнрәк ачу максатыннан, автор калган ике дусның тормыштагы юлын үрнәк итеп күрсәтә. Балачактан юл алган чишмә башы озак еллардан соң, күп сынаулар аркылы киң тормыш дәрьясына, диңгезгә килеп чыга. Автор тормышны — көймә, тормыш йөген тартырга ярдәм итүче көчне— ишкәк белән чагыштыра. Фазылҗанның ике юл чатында югалып калып, ят җыр җырлап , чит кеше арбасына утыруын кипкән инешкә юл тотуы итеп күрсәтә. Диңгез һәм кипкән инеш каршылыгының башлангычында чишмә тора. Шул рәвешле, тормыш ике каршы ярга бүленә. Кеше киләчәк юлын үзе сайлый һәм балачак антына, хыялларына тугъры калырлык идеалларны үзе тудыра. Урман шаулавы әсәрнең идеяләр җыелмасын тәшкил итә:

    Яр буйлары урман,

    Урман шаулый.

    Урман арасы

    Безгә әле ерак барасы.

    Урман билгесез киләчәкне символлаштырса, урман шаулавы бу билгесезлекнең шомлы, хәтәр булуын искәртә. Өч, җиде саннары, төсләр гаммасының контрастлыгы (зәңгәр, ак, кара) щулай ук әсәрнең романтик юнәлешен билгелиләр.

    Бу поэмада автор Кешенең Галәмдә яшәеше ролен бик югары күтәрә. Һәркем Җиргә максатчан яшәр өчен килә дип белдерә. Шуны аңламаучыларны җәза көтә. Шулай итеп, җир язмышы, галәм язмышы да— кешенең үз кулында дигән шагыйрь кешелеккә инсанның бөек миссиясе хакындагы фикерне җиткерергә тели.27

    И.Юзеев әсәрләрендә Тукай темасына да еш мөрәҗәгать ителә, бу темага караган иң танылган әсәре булып “Очты дөнья читлегеннән” поэмасы тора. Драматург бөек халык шагыйре образын тирәнтен өйрәнеп, бербөтен итеп күз алдына бастыра. Тукайны ул мескен итеп түгел, горур, җиңүче итеп күрсәтә. Пьесаның төп фикере – Тукай үткәндә генә калмаган, аның турындагы хәтер, халык күңеленнән тибеп чыккан моң булып, бүген дә безнең белән яши һәм оныкларыбызга да изге мирас булып калачак.28

    И.Юзеевның “Очты дөнья читлегеннән” романтик поэмасында матурлык, гүзәллек идеалы хөрлек, азатлык эчтәлеген ала. Поэма жанры ягыннан трагедия дип билгеләнгән. Әсәрдә тарихи шәхес Габдулла Тукайның азатлык һәм поэзия өчен көрәштә үткән егерме җиде еллык гомере күздән кичерелә һәм вакыйгаларда эзлекле рәвештә шагыйрь хәсрәтенең эчтәлеге ачыла бара.

    Трагедиядәге беренче монолог – ананың бишек җыры әсәрнең романтик пафосын билгели. Бу монологтан соң автор Тукайның тормыш юлын сурәтләүгә күчә, «артык кашык, ким бала» Апушның кулдан кулга күчеп, халык эчендә югалуы тасвирлана. Әлеге монолог Тукай тормышының халык арасында үтәчәгенә һәм артык баладан – яраткан шагыйрьгә әверелү юлына ишарә булып тора. Автор геройны романтик биеклеккә күтәрә, күктән иңгән пәйгамбәргә тиңли. Бу мотив татар әдәбиятына Шәрык романтик әдәбиятыннан үтеп керә. Автор җирне дөньяның читлеге итеп бирә, андагы бар халык тоткыннар хәлендә. Читлек тышындагы дөнья – чиксез мәңгелек, хөрлек. Шул мәңгелектән Тукай халыкның бәхет, шатлык, азатлык турындагы хыялларын алып, тоткыннар яшәгән Җиргә килә. Җир – татар җире. Тукай – татар халкына җибәрелгән пәйгамбәр, күптән көтелгән нәби. Халык аны милләткә юл күрсәтүче, ярдәме белән терелтүче, күкләр серен белүче гали инсан дип кабул итә. Тукайны халык үзен терелтер өчен үстерә дигән фикер шагыйрь тавышы белән халык авазының теләктәш яңгыравында гәүдәләнә.

    Читлектә яшәүчеләрне автор коллар дип атый. Һәр халык катламының үз хуҗасы бар. Шул хуҗага ул баш ия. Тукай бу хәлгә яшәешне “чорнап алган, катып калган кара коллык” дигән бәя бирә:

    Кара халык – байларга кол,

    Сәүдәгәрләр – акчага кол,

    Бай-түрәләр – патшага кол,

    Патша үзе – аллага кол…

    Коллык турындагы фикер хәзрәт белән Тукай диалогында ачыла, шунда ук поп, миссионер образлары гомумиләштерелеп бирелә. Халыкның ышанычы, таянычы булган дин әһелләре, Тукай фикеренчә, кешеләрне рухи тоткында яшәтәләр. Мондый коллык – адәм өчен зарури, Хак тәгалә язганча яшәү дип аңлатыла. Тукай Алланы хакыйкатькә ирешүдә, азатлыкка омтылуда таяныч итеп күрә. И.Юзеев Тукайның җәдиди карашларына басым ясап, аларны әсән дәвамында кабатлап, әһәмиятен ассызыклый. Тукай “халык каршында изге җаннар булып күренгән”, ә асылда яман бозыклыкның барысын да кылган дин әһелләрен, хаҗиларны үз әсәрләрендәге әкияти образлар исеменнән тәнкыйтьли. Бу фикернең тискәре геройлар авызыннан әйтелүе кызыклы. Шүрәле – урман сарыгы – яман эшләр башкарыр өчен яратылган герой. Ләкин ул да халыкның хәсрәтен күреп ачына һәм гаепне хаҗилардан эзли. Табигать баласы булган әкият геройлары кешенең яманлыклар белән пычранган аңына каршы чыгалар. Алла исеме белән азынучыларны тәнкыйть утында яндырырга дигән карарга киләләр. Шүрәле теле белән “Алла – рухи сафлыкка ирешү юлындагы таяныч ул” дигән фикер үткәрелә. Кешеләр исә Алланы яман эшләрен аклау өчен, намусы һәм башкалар каршында үзләрен яклап калу ысулы итеп файдаланалар. Романтик шагыйрь әйтүенчә, кеше яман гамәлләре белән рухи кол хәленә төшә.

    Тукай үзенең иҗат мөмкинлеген дастан батырлары Гали, Рөстәмнәргә тиңләп, теләсә нинди явызлыктан өстен торырлык көч дип бәяли. Бу да әсәрнең романтик пафосын билгели һәм Тукайны Көнбатыш романтикларын якынайта.29

    Шагыйрь татар халкының Европа илләренә карап үсүен хуплап чыга. Азатлыкка ирешүдә уралчылар һәм иттифакчылар – Тукайның теләктәшләре, шулай ук, шагыйрь өметсез чакларда аның рухын, җанын терелтүчеләр. Уралчы образы хыялга бай көрәшче итеп бирелә. И.Юзеевнең романтик рухлы Тукае, пәйгамбәр кебек көчле, курку белмәс булса да, җирдәге золымга каршы тора алмыйча күңел төшенкелегенә бирелә. Бу тормыштагы караңгылыкны, халыкның артталыгын пәйгамбәр рухын төшерә алырлык дәрәҗәдә дип чагыштырып күрсәтергә ярдәм итә, мондый алымнар ярдәмендә автор хисләрне чиктән тыш көчәйтә, дөньяны капма-каршы ике якка аерып бәяли.

    Кояш образы әсәрдә берничә мәртәбә кабатлана. Прологта түбәннән килүче юл кояшка таба бара. Тукай монологларында Шәрыктан көткән кояш образы күзәтелә, ул яктылыкка, тәрәкъкыятькә илтүче хакыйкать буларак аңлашыла. Милләт кояшы кечкенә шәм нурларыннан оеша, ди шагыйрь. Бу нурлар – көйче-рәссамнар, күңелләргә рух өрүче Шекспир, Пушкин, Толстойлар, халык өчен тырышучы ирләр, театр тамашалары, сатира тудырган ут. Башкача әйткәндә, халыкны яктылыкка алып чыгар өчен, аңарда ямьсезлеккә карата нәфрәт хисе тудырырга, йокымсыраган рухын уятырга, аң-акыл куәтен арттырырга, әдәбиятны, сәнгатьне аңлау дәрәҗәсен, зәвыгын үстерергә һәм усал тәнкыйть утына тотарга кирәк. Әсәр ахырында Тукай, җирнең ямьсезлегеннән аерылып, “мәңге нурлы ямьлегә” омтыла. Романтик рухлы шагыйрь бу дөнья-читлектән китүен фаҗига кебек кабул итми. Ул үзен җирдәге явызлыкка каршы көрәшүче яктылык, нур, хакыйкать дип белдерә:

    Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,

    Мәңгелеккә – мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!

    Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим,

    Бу кояш сүнсен, җиренә мин Кояш булмак телим!

    Шул ук вакытта хакыйкатькә йөз тоту – Аллага якынаю һәм омтылу, ди шагыйрь. Тукайның соңгы монологы илаһи тавыш итеп бирелә. Алла турында кешләргә сүз әйтүче, аны җиткерүче, халыкны караңгылыктан алып чыгучы, “рухы белән кол булмаган илаһи бер зат, пәйгамбәр” Тукай күкләргә аша. Үзәк геройның акылдан язып, күкләргә иңдерелүе кебек бирелгән фаҗигасе романтик идеалларның тормышка ашмаслыгына ишарә булып тора. Бу фикер “Соңгы төн” трагедиясендә романтик герой Муса Җәлилнең үлемендә дә кабатлана. Моннан чыгып, “романтик трагедиянең бер үзенчәлеге – фаҗиганең бетү ноктасында түгел, ә яңа киңлектәге үлчәүгә күчү ноктасында тәмамлануы дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Романтик геройның үлеме яңа, азат, ирекле яшәешнең башлануы булса, җирдәге яшәеш – үзен шуңа әзерләү этабы. Үзенең үлеме белән романтик герой көрәшче булудан туктый, үз идеалларыннан читләшә дә кебек, шул ук вакытта аның җирдәге яшәү рәвеше башка көрәшчеләр өчен үрнәк булып кала.”30

    “Очты дөнья читлегеннән” поэмасында “акылы белән узынып башларын югалткан” Кол Гали, Курсави, Мөхәммәдъяр, Мәрҗәниләр мисалында бу фикер ассызыклана. Әлеге тарихи шәхесләр романтик биеклеккә күтәрелеп, әкият герое Алып батыр белән чагыштырыла.

    Милли азатлык проблемасы поэмада романтик омтылышлар, иман сафлыгына ирешү идеалы аша хәл ителә. Тукай үзенең яшьлеген “көч һәм гүзәллекне җыйган әүлия чоры” дип бәяли, ахырдан шуны сагынуны белдерә, романтик рух белән, кешенең саф, керсез әүлиядәй булганда гына чын мәгънәсендәге азатлык җырчысына әйләнә алуын дәлилли.

    Сәяси тема каршы якның фәлсәфәсендә аеруча ачык гәүдәләнеш таба. Патша татар халкына тулы ирек бирүне дөрес түгел дип саный, чөнки һәр халык билгеле бер дәрәҗәдә генә азат булырга тиеш. Патшага татар халкын кол хәлендә тоту файдалырак:

    Иң дөресе – аны читлектә тоту,

    Тончыктыру, куркыту, кысу, йоту!

    Мәгърифәттән читләтү, аңсыз итү,

    Хәмер белән агулап, җансыз итү.

    Ә коллыкның ахыргы максаты, нәтиҗәсе – халыкны телдән, диннән, иманнан яздырып, нәсел-нәсәпсез калдыру. Дастаннарда матурлыкның эчтәлеге батырлык, көч, гайрәт булса, әкиятләрдә матурлык төшенчәсе геройларның кешелеклелек сыйфатлары аша аңлатыла. Поэмада да романтик пафос белән батырлык һәм көч, шулай ук иманлылык мактала. Әкият геройларындагы акыллылык алар матурлыгының бер өлеше дип бәяләнә. Автор бу матурлыкны кешеләрдә күрмәвенә ачына. Явызлык тарафдарлары матурлык сакчылары белән чагыштырганда бердәмрәк һәм көчлерәк. Лирик герой хәсрәтенең эчтәлеге дә шуның белән билгеләнә. Әсәр ахырында халык Тукай омтылган бөеклеккә, кояшка таба бара. Трагедия азатлык идеалларының өметле киләчәге турындагы оптимистик фикер белән тәмамлана.

    И.Юзеевның ике әсәре – “Соңгы сынау” һәм “Очты дөнья читлегеннән” – татар халкының бөек шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай язмышындагы Яшәү-Үлем каршылыгын чишү моментына багышланган. Беренчесендә Яшәү-Үлем каршылыгы Муса-Мефистофель бәхәсе төсен ала. Мефистофель өчен физик юкка чыгуга тиң үлемне Муса үлемсезлеккә бару юлы итеп карый. Ләкин бу әсәрдә, беренче поэмалардан үзгә буларак, азатлык өчен көрәш шәхеснең рухи хөрлеген яклап чыгу дәрәҗәсенә күтәрелә.

    И. Юзеевның “Таш диварлар авазы” поэмасының төп темасы – хакыйкатьне эзләү. Хакыйкатьне җинаять дип атаучылар белән ирек, хыялга омтылучылар арасындамәңгелек көрәш бара. Гасырлар үткән саен, көрәш кискенләшә. Хакыйкать өчен көрәш көчәя, ләкин җәза алымнары да камилләшә. Кояш нуры образы традицион романтик эчтәлектәге хакыйкать буларак аңлашыла. Ташны иң борчыган уй – кешенең үз иреген чикләү өчен үзенә төрмә коруы. Таш – салкын диварлар, төрмә ташы, хәтер саклаучы таш буларак – әсәрдәге вакыт сызыгын берләштереп тора.31

    Таш – гасырлар буе әйтелмәгән, белдерелмәгән сер, тын торырга мәҗбүр булган язмыш колы. Автор ташны өмсез – авазсыз, җилкәнсез – юлсыз кораб белән язмыш, яшәештә сайланган юл мәгънәсендә чагыштыра. Кеше үз табигатенә каршы килә шуның белән яшәешен катлауландыра, ясалма каршылык тудыра. Автор фикеренчә, йөрәге, кулы, теле, күзе бар кеше ташны тыңлар, аңлар дәрәҗәдә түгел, ул үз, җанын бикләгән. Ахыр килеп, кеше һәм ташның асылы уртак булып чыга. Мәңгелектә дә алар бер һәм аерылмас. Фани дөньяда ирек, хаклык – җырчыларының юлы фаҗигале икәнлеге таш мисалында сөйләнә. Авторның уңышы – проблеманы дөньякүләм дәрәҗәгә күтәреп, гомумкешелек мәсьәләсе итеп бирүдә.

    Биредә тынлык – шомлы, куркыныч, гамьсез чынбарлык. Үз күзләре белән күргән фаҗигане ул гади кеше акылы җитә алмаган сүзләр, шигырьләр рәвешенә кертә дә таш, ком, йөгерек дулкын кебек саклый. Бу җирнең башлангычына, яшәеш максатына ишарә итә:

    Көттем миннән – ком ташлардан

    Сарай корырлар диеп,

    Туфрагыма шатлык чәчеп,

    Бәхет урырлар диеп.

    Нәтиҗәдә, таш – мәңгелекнең серен саклаучы, салкын тынлык, ул яшәешнең мәгънәсен аңлый, ләкин үзенә йөкләнгән миссияне үти алмаганга гаҗиз. Аның хәсрәт сәбәбе шул:

    Җир белән дә, су белән дә

    Нигә соң газап – кайгыга –

    Төрмәгә нигез булдым?

    Камчы эзләре уелган

    Таш булып катып калдым,

    Коллар күзеннән коелган

    Яшь булып ятып калдым.

    Таш – әсәрдәге идеяләрне җыйнап торган, шул ук вакытта каршылык та, чөнки җирдәге фаҗига турында бертуктаусыз сөйләсә дә, аны беркем ишетми. Таш хәсрәтнең башка эчтәлеге – кешеләрнең ваемсызлыгында һәм гамьсезлегендә. Бу урында романтик автор “өстәмә күзләргә” ия булган хыялый шагыйрь образын тудыра.

    Әсәрне башыннан ахырына кадәр торна образы кисеп үтә, ул тарихи шәхесләрне гәүдәләндерә. “Хыялы тирәндә, ачуы яшерен” бу кошлар халыкларның бердәмлеге җир балаларының хөрлеге турында җырлыйлар, ди автор. Торна образы – кешенең ирек турындагы хыялын чагылдыручы образ. Поэмада хакыйкать эзләүче тарихи шәхесләрнең фаҗигасе эзлекле тәртиптә күрсәтелә. Автор кешеләрне, коллар һәм ирек сөюче корбаннар дип, икегә бүлә. Хакыйкать эзләү халык фаҗигасен гел искәртеп торучы корбаннар өчен Җир, Галәм алдында. Автор һәрбер геройны җирдәге хакыйкатьнең камил чагылышы итеп күрә. Романтик шагыйрь кешеләрне Җир белән тиңләп, Җир Кояш тирәли әйләнгән күк, Кеше хакыйкатьне эзләү юлында булырга тиеш, дигән фикер үткәрә.

    Тормыштагы иң зур фаҗига ул – кешенең бер-берсен җәзалавы һәм бөтен күргән газапларда бөек көчне, Аллаһны гаепләве. Автор фикеренчә, кешенең бөтен сәясәте хакимлек итү белән бәйле. Әсәрдә сурәтләнгән корбаннар арасында язучылар, академиклар, яшь кызлар, башка әсәрләр дә бар. Аларны берләштерүче төп сыйфат – хаклык, хакыйкать юлында шәһид китү. Романтик шагыйрь аларның үлемен халык, кешелек фаҗигасе дип билгели. Ирек сөюне яшәеш мәгънәсен аңлаган кешеләр юк ителә, ләкин алар истәлеге диварларда, хәтердә саклана диюе белән, лирик герой үлем-үлемсезлек лейтмотивын дәвам итүче булуын тагын бер кат раслый.32 Формасы һәм язылу алымы белән үк оригиналь булган бу әсәр кешелек тарихының мәңгелек мәсьәләләрен кузгатып, мәңгелек хәрәкәт, яңарышка килү юлларының фаҗигале каршылыкларын үтә дә характерлы язмышлар аша чагылдырыла. Һәм шул мәсьәләләрне күтәрүдәге кыюлыгы белән шагыйрь дөнья поэзиясенең озын гомерле классик җәүһәрләрен хәтерләтә.

    Шул рәвешле И.Юзеев иҗатында яшьлек, мәхәббәт, хакыйкать темалары әйдәп бара, хакыйкать белән бәйләнештә Тукай темасы да чагылыш таба. Үзенең әсәрләрендә шагыйрь әхлак, рухи кыйммәтләрнең кеше тормышындагы урыны, кешелекнең әхлакый кыйммәтләрдән читләшүе, Җир, Галәм алдында җавапсызлыгы, коллык халәтендә яшәве кебек проблемаларны күтәрә. Фәлсәфи яктан мәхәббәт, яшәү һәм үлем, шәхеснең тормышта үз-үзен һәм яшәешне танып-белү, кеше һәм Галәм фәлсәфәләрен яктырта.

      1   2   3


    написать администратору сайта