Главная страница
Навигация по странице:

  • 2.2. И.Юзеев поэзиясендә композицион алымнар һәм аларның вазифалары

  • Творчество Юзеева. диплом 5. Чыгарылыш квалификация эше и. Юзеевны иат дньясы


    Скачать 253 Kb.
    НазваниеЧыгарылыш квалификация эше и. Юзеевны иат дньясы
    АнкорТворчество Юзеева
    Дата13.05.2022
    Размер253 Kb.
    Формат файлаdoc
    Имя файладиплом 5.doc
    ТипДокументы
    #526968
    страница2 из 3
    1   2   3

    Икенче бүлек. Илдар Юзеев иҗатының

    композицион үзенчәлекләре
    2.1. Әсәрнең композициясе һәм аның элементлары

    Композиция төшенчәсен ачыклауда галимнәрнең хезмәтләрендә бер–берсеннән аерыла торган карашлар бар. Бу бигрәк тә композиция белән сюжетның үзара мөнәсәбәтен аңлатканда күренә.

    Кайбер галимнәр бу төшенчәләрне бер–берсенә тыгыз бәйләнгән мөстәкыйль берәмлекләр итеп (Л.Г.Абрамович), кайберләре бер–берсеннән аерылгысыз бөтен итеп карыйлар.

    “Хәтта композиция төшенчәсен кирәксез дип, сюжет төшенчәсе җитә дип караучылар да бар”, — дип билгели И.Нуруллин.33

    Өченче төр хезмәтләрдә исә сюжет һәм композиция тулысынча мөстәкыйль берәмлекләр итеп санала.34 “Әгәр сюжет характерларны үзара бәйләүче вакыйгалар җыелмасы булса, композиция аларның төзелеше”, — дип яза А.И.Ревякин.35 Барлык хезмәтләрдә дә сюжет әсәрнең вакыйгасын яки вакыйгаларын белдерә дип күрсәтелә, “сюжет — әдәби әсәрнең хәрәкәтләр эчтәлегеннән гыйбарәт булган вакыйгалар системасы”36 дигән билгеләмә әдәбият белемендә бәхәссез санала. “Композиция — әдәби әсәрнең төзелеше, образларны ачу, оештыру, бер—берсенә бәйләү чаралары”.37

    Сюжет исә композициянең төзү материалы.38 Л. Тимофеев сюжетны “композициянең бер формасы” дип атый.39 Г.Абрамович фикеренчә, әсәрне төзү сюжет төзүдән башлана.40

    Композиция төшенчәсе татар нәзари фикеренә XX йөз башында килеп керә.

    Г.Сәгъдинең 1912 нче елда чыккан “Әдәбият ысуллары” хезмәтендә әдәби әсәрнең эчтәлеге һәм төзелеше үзенчәлекле аңлатыла. Автор сюжет–композиция төшенчәләрен бөтенләй кулланмый. Башлап әдәби әсәрнең ике сыйфатын билгели: эчтәлеге һәм өслүбен. Эчтәлек ягын үз чиратында яңа бер төшенчәләр ярдәмендә аңлата. Әдәбиятта фикер, хис һәм хыял бар, ди. Бу күренеш Г.Сәгъдинең дәреслекләрен төрек авторлары фикеренә нигезләнеп төзүе белән аңлатыла.

    Г.Баттал татар әдәбияты нәзариясенә әдәби әсәрнең төзелеше, гонсырлары хакында өйрәтү алып килә. Ул әдәби әсәрнең төп дүрт гонсыр–элементын аерып чыгара: мәүзугъ (тема), мөндәриҗә (эчтәлек), план (композиция), ифадә (сүз сөреше). “План–фикерләремне бәян кылганда ригая кылырга теләгәнемез тәртиб”, — дип билгели Г.Баттал.41

    1913 нче елдан соң композиция төшенчәсе вакытлы матбугатта елдан–ел күбрәк күзгә ташлана.

    Г.Ибраһимов 1916 нчы елда “Әдәбият дәресләре” хезмәтен бастырып чыгара. Хезмәтенең беренче бүлегендә ул әсәр һәм аның төп маддәләренә туктала. Һәрбер әсәрдә дүрт төп маддә аерым алынып тикшерелүен күрсәтә: мәүзугъ (тема), мөндәриҗә (эчтәлек), план (композиция), тел вә өслүб. Г.Ибраһимов әсәрнең планы (композиция) хакында мондый фикерләр әйтә: “Мөндәриҗәдәге фикер вә хәдисәләрнең нинди тәртип белән тезелүе әсәрдә нинди план тотуы хакында гомуми бер канун юк... Планның ничек ясалуы язучының төп уеннан, бәян кылачак әйберне кайсы яктан күрсәтергә, кайсы ноктасын бигрәк нык ачарга теләвеннән киләдер. Гомумән, монда катгый бер канун юк. Язучы мәүзугы итеп алган нәрсәсен, аның хакындагы фикер вә хәдисәләрне нинди тәртип белән тезгәндә ачык бөтен рәвештә күрсәтә алыр кебек хис итсә, шул планны тотмак — иң әдәби хакыдыр”.42

    Г.Сәгъди, Г.Батталдан аермалы буларак, Г.Ибраһимов композицияне авторның әйтергә теләгән фикерне, күңел дөньясы белән бәйли. Беренче тапкыр композиция авторның күңелендәге фикере белән берләштереп тәкъдим ителә. Композициягә ул идеядән чыгып якын килә, ягъни төп уйга бәйле, ди.

    Г.Сәгъди дәреслегендә рус әдәбияты теориясенә ияреп язылган “Тасвир” һәм “План” дигән ике бүлекчә булуын күрсәтә Д.Заһидуллина үзенең хезмәтендә.43

    “Каләмне кулга алмастан ук, зиһен илә әсәрнең мәузугын вә шуның хакында сөйләнәчәк сүзләрнең даирәсен билгеләп, чикләрен сызып куюга план диләр. Сәнаигы нәфисәнең һич берсе плансыз вөҗүдка чыкмас. План аларның нигезе хөкемендәдер”, - дип, автор композиция, корылыш төшенчәсенә мөрәҗәгать итә, аны әсәрнең төп сыйфат дәрәҗәсенә күтәрә, шул рәвешле татар әдәбияты нәзариясе яңа мәсьәләләр белән байый.

    Г.Сәгъди фикеренчә, композиция әсәрдәге барлык кисәкләрнең җыелмасы, төрле әдәби алымнарда бирелгән вакыйгаларның, хәлләрнең, кичерешләрнең һәм геройлар тормышының, мөнәсәбәтенең бәйләнеше була.44

    Шуңа күрә, әсәрнең темасын, аның композициясен тикшергәндә, түбәндәге моментларга игътибар итәргә кирәк:

    1. Әсәрдә тормыштан алынган нинди вакыйга сурәтләндерелә, әсәрнең төп темасы нәрсә;

    2. Әсәрнең темасы нинди әдәби алым белән бирелә (юмор яки сатирамы);

    3. Образлар ничек алынган, ничек бирелгән һәм аларны язучы ничегрәк төркемли, ни өчен шулай итә;

    4. Әсәрдәге образларның портрет, характеристика, кичереш, сүз һәм сөйләмнәре ничек сурәтләндерелә;

    5. Әсәрдәге төп вакыйга һәм аерым эпизодлар ничек биреләләр, аларның үсеш барышы, аларның идея ягы, сыйнфыйлыгы;

    6. Пейзаж һәм аның вакыйга барышына, кешеләрне сурәтләндерүгә бәйләнеше һ.б.

    Менә шул якларны игътибарга алып, әсәрнең композициясен һәм аның характерлы ягын тулы һәм дөрес итеп аңларга мөмкин, дип яза Г.Сәгъди.45

    1987 нче елда “Әдәбият теориясенә кереш” дигән китап басылып чыга. Биредә композициягә мондый билгеләмә бирелә: “Әсәрнең композициясе – образларны бер–берсенә бәйләү, вакыйгаларны төп максатка ярашлы итеп урнаштыру, әсәрнең барлык әлементларын сәнгатьчә оештыру”.46

    В.Е.Хализев “композиция – ул әсәрнең элементларын һәм билгеләрен тоташтыру системасы”, – дип билгели.47

    Билгеле бер хезмәттә “композиция әсәрдә сюжетны һәм геройларны, детальләрне, сөйләмне билгеле бер тәртиптә тезә” дип бирелә.48

    Ф. Хатиповның композициягә караган фикерләре шактый кызыклы һәм үзенчәлекле: “композиция сүзе төзү, урнаштыру дигән мәгънәгә туры килә. Тормышта композиция бик киң таралган. Ул һәрвакытта да билгеле бер нияткә – элементларны кирәкле тәртиптә бербөтен, төзек итеп урнаштыруга хезмәт итә. Сәнгать әсәрендә исә төзеклек, җыйнаклык эстетик мәгънә ала. Композициясез бер генә әсәр дә булмый... Композиция төзегәндә язучы гүяки тормыштагы бербөтен күренешне ала да, хәрәкәт барышында аның компонентлары әсәр тукымасында һәркайсын үз урынына урнаштырып, кабат бер бөтен картина тудыра”49

    Композициянең төп вазифасы — материалны оештыру. Материал төшенчәсенә әдәби әсәрдә сурәтләнгән барлык компонентлар, ягъни эчтәлеккә (тема, проблема, идея) һәм формага әсәрнең төзелеше караган барлык өлешләр керә. Л.Толстой һәм В. Белинский әдәби әсәрне тере организм белән чагыштырганнар.

    Ә әдәби әсәрдә “барлык әгъзалар, — дип язган Белинский, — бердәм организм, бөтен бер зат барлыкка китерәләр”.50

    Композициядә кулланыла торган алымнарның берсе — төп вакыйганы каймалап, элмәкләп алу. Композицион төзеклеккә ирешүдә симметрия, пропорциянең дә әһәмияте бик зур. Симметрия — ул як–яктагы предметларның үзәктән тигез ераклыкка урнаштырулары, бердәй күләмле, тигез авырлыкта булулары. Пропорция дип өлеш күләменең бөтен күләменә буйсынуына, бөтен күләме белән ярашуына әйтәләр.

    Композиция эчке һәм тышкы композициягә бүленә.

    Тышкы композиция — әсәрнең өлешләргә, бүлекләргә, пәрдә, бүлекчә, строфа һәм тезмәләргә аерылуы. Эчке композиция дигәндә пейзаж, портрет, тышкы дөнья сурәтләнеше, сюжеттан тыш элементлар, геройларның сөйләү формасы (монолог, диалог, хат, көндәлек), әсәр катламнары, аларның әсәрдәге урыны–урнаштырылышы күздә тотыла. Еш кына әсәр күпкатламлы, язучының бер–берсеннән ерак урнашкан төрле өлкәләргә карата мөстәкыйль мөнәсәбәт–фикерен туплаган була. Бу очракта кайбер галимнәр композицион катламнар аерып чыгаралар.51

    Композиция катлаулы берәмлек һәм ул күп төрле алымнар, чаралар ярдәмендә корыла. А.Б.Есин композициянең дүрт алымын билгели: кабатлау, көчәйтү, каршы кую һәм монтажлау.52

    Кабатлау — иң гадиләрнең берсе һәм шул ук вакытта иң нәтиҗәле композиция алымы. Ул, әсәрне җиңел һәм табигый рәвештә «түгәрәкләргә» һәм әсәргә композицион төзеклек өстәргә мөмкинлек бирә. Шулай ук иң әһәмиятле элементларны кабатлый, тормышның яңадан башлангыч ноктасына әйләнеп кайтуы белән үзенчәлекле.

    Кабатлауга якын торган алым — көчәйтү. Бу алым әсәрдә гади кабатлау гына отышлы булмаган, әсәрдә тәэсирлекне тиңдәш образлар һәм детальләрне сайлау юлы белән көчәйтергә таләп ителгән вакытларда кулланыла. Бер як, сыйфат, вакыйга хакында җентекләп сөйли, охшаш вакыйгаларны янәшә куя.

    Кабатлауга һәм көчәйтүгә капма–каршы булган алым — каршы кую. Бу композицион алым, иң беренче чиратта, контрастлы образларның каршылыгына нигезләнгән. Контраст образларны сурәтләү, яки тормышны ике каршы якка аерып, төрле бәя бирү каршы кую алымының бер үзенчәлеге булып тора. Иң соңгы композицион алым — ул монтажлау. Әсәрдә үзара янәшә урнашкан ике образ ниндидер өченче мәгънә тудыралар, бу өченче мәгънә аларның янәшә торуыннан барлыкка килә.
    2.2. И.Юзеев поэзиясендә композицион алымнар

    һәм аларның вазифалары

    И.Юзеев шигырьләренең композициясе бик үзенчәлекле. Аның иҗаты композицион алымнарның төрлелеге һәм аларга беркетелгән вазифалар бирелеше ягыннан кызыклы. Шагыйрьнең иң яратып кулланган алымы булып кабатлау аерылып тора.

    “Калдыр, аккош, каурыеңны” шигырендә әлеге алым алга чыга. Шигырьдә “калдыр, аккош, каурыеңны...” гыйбарәсе шигырьнең исемендә дә, башында, һәр строфада һәм ахырда да кабатлана.

    Калдыр, аккош, каурыеңны,

    Кояш нурына маныйм,

    Күңел җылысын салыйм да,

    Хисләрдән утлар ягыйм.

    Калдыр, аккош, каурыеңны,

    Мин аны изге саныйм,

    Аккоштай саф ак кәгазьгә

    Җылы хис булып тамыйм.

    “Хисләрдән утлар ягыйм” гыйбарәсе дә төрле төсмерләр алып, дүрт урында кабатлана. “Күңел җылысын салыйм”, “җылы хис булып тамыйм”, “учаклар булып яныйм” дип кабатлаган саен, яңа эчтәлек төсмере бирә И.Юзеев. Ахырдан “утлы җыр булып тамыйм” дип барысына да уртак эчтәлекне үзе үк әйтеп бирә.

    Кабатлау алымы биредә “утлы җыр” язу теләгенең зурлыгы турында сөйләүгә, теләкнең мөһимлеген ассызыклауга юнәлә. Ул җыр кышларны җылытырлык, аккошларны калдырырлык дәрәҗәдә тәэсирле булырга тиеш, ди:

    Ак кышларны яндырырлык

    Учаклар булып яныйм,

    Аккошларны калдырырлык

    Утлы җыр булып тамыйм,—

    Калдыр, аккош, каурыеңны...

    Кабатланган образлар арасында эчтәлек ясаучы бәйләнешләр бар. Утлы җыр аккош каурые белән язылырга тиеш,— ди автор. Ни өчен?

    Җырларга салынган хисләр утлы булсалар да, ул ут җимергеч көч түгел. Нибары йөрәк ялкыны гына. Ул җырда аккошларның аклыгы-пакьлеге дә, күркәмлеге дә булырга тиеш. Өстәвенә, автор, аккош каурыен изге дип бәяли. Ә аккошның үзен «саф» дип атый. Менә нинди җыр язмакчы була лирик герой. Күргәнебезчә, әле ул аккош каурыен карага манмый, кояш нурларына мана. Димәк, җырлар ап-ак кәгазьгә кояш нурлары төсе белән язылалар.

    “Тып-тын иртә” шигырендә саран буяулар белән тасвирланган тын авыл иртәсе, тыныч чорның гадәти картинасы гәүдәләнә. Шигырьнең үзәгендә горурлык һәм сагыш хисе тора. Моның сәбәбе:

    1) лирик герой фашизмны, ягъни дошманнарны җиңүе белән горурлана.

    2) лирик геройның протез аяк белән калуы, гәүдәсен бары тик таяк белән генә тотуы аның күңелендә сагыш хисе уята.

    Бу шигырьдә кабатлау алымын очратабыз. “Тып-тын иртә” тезмәсен кабатланау аша лирик геройның газабын, сызлануын тынлык ярдәмендә тасвирлый. Иртә тып-тын булса да, иртәнге тынлыкны сугыш инвалидының протез шыгырдавы ярып үтә: “Йөрәкләргә төшә протез шыгырдавы, бу кадәрле булмый хәтта теш сызлавы”. Оста табылган шигъри деталь бу. Ләкин аңа нинди зур мәгънә салынган. Шигырь яңа буынга үткәннәр турында, сугышта һәлак булганнар һәм гарипләнгәннәр турында онытырга ярамаганлыкны искәртә. Үткәннәр эзсез узмый, алар бүген дә безнең арада. Әлеге шигырьнең икенче, тирәнрәк мәгънәсе бар: тынычлыкның кадерен белергә, аны сакларга кирәк, ди автор. Яңадан беркайчан да җирдә сугыш, кан-коюлар булмасын, иртәнге тынлыкны кош сайравы гына бизәсен...

    “Сибелә чәчәк” шигырендә авторның әйтергә теләгән төп фикере— гомернең сизелмичә үтүе. Сибелә сүзен кабатлап, автор экзистенциаль мотивларны көчәйтә.

    Сибелә чәчәк

    Өзелә яфрак...

    Сибелә алкыш,

    Сибелә чәчәк

    “Сибелә чәчәк, өзелә яфрак”,— дип шигырьнең уртасында “Сибелә алкыш, сибелә чәчәк”,— дип дәвам итүе, ә “Сибелә күз-яшь, өзелә үзәк”,— дип тәмамлануы автор кабатлау алымы белән гомернең сизелми генә яшьлектән картлыкка таба баруын күрсәтә.

    “Мәхәббәт, нишләттең син мине?..” шигырендә И.Юзеев яшьлекне, мәхәббәтне данлап җырлый. Биредә мәхәббәт хисләрне яңарта, йолдызларга карата, күңелне бай итә, телне бал итә, зиһенне чуалта, биетә дә елата, өнне гөл итә, төнне көн итә, яндыра һәм дә көл итә.

    Шигырьдә кабалау алымы күзгә ташлана. Шагыйрь “Мәхәббәт нишләттең син мине?..” риторик соравын кабатлау аша хис һәм фикер гармониясенә омтыла:

    Нишләттең син мине, мәхәббәт?

    Тилерттең, шаштырдың,

    Күкләргә аштырдың,

    Сагышлар уяттың,

    Наз гына оялттың,

    Кабыздың, сүндердең

    Тыңлаттың, күндердең,

    Чәчәкләр өздердең,

    Сагынгач түздердең,

    Ялгызым калдырдың,

    Татлы яшь тамдырдың,

    Күңелне нечкәрттең...

    Мәхәббәт, син мине нишләттең?..

    “Үкенечләр” шигырендәге “үкенечләр, үкенечләр...” юлы шигырьдә өч тапкыр кабатлана. Бу кабатлау белән һәр дүртенче юл тәмамлана. Үкенечләр сүзеннән соң өч нокта куелу фикернең тәмамланмаганын белдерә. Кабатлау алымы аша шагыйрь үкенеч хисенең дәрәҗәсен көчәйтү мөмкинлеген бирә. Ул хиснең бик көчле һәм тирән икәнлеген күрсәтә. Бу шигырьдә И.Юзеев каршы кую алымын да куллана. “Чәчләрдә— ак көмешләр...” җөмләсендәге “ак көмешләр” — картлык билгесе. Бу авторның узган яшьлегенә каршылык булып тора.

    И.Юзеевның “Пар канатлар” бар сүзе ярдәмендә белдерелгән көчәйтүне шигырьнең иң уңышлы ягы дип әйтеп була. Шигырь оптимистик рухта язылган. Пар канатлар дип автор хыял һәм өметне атый. Хыял һәм өмет кешегә яшәргә көч бирүче ике образ.

    Иярсеннәр дуслар, ятлар,

    Таң калсыннар бар канатлар,

    Өметсезләр хыялында

    Яралсыннар пар канатлар.

    Бу сүзләр белән ул тормыш авырлыкларына бирелгән кешеләрне өмет һәм хыял дөньясына чакыра.

    Күбәләкләр белән бергә җирләрне кочар идем,

    И. Юзеев үзенең шигырьләрендә каршы кую алымын яратып куллана. “Әллә күрешәбез — әллә юк...” шигыренең үзенчәлеге булып каршы кую алымы торуы шигырьнең исеменнән үк күренә. Һәр куплет “Әллә күрешәбез—әллә юк...” җөмләсе белән тәмамлана. Бу кабатлаулар билгесезлекне көчәйтү өчен ярдәмгә килә. Шулай ук куплет башындагы:

    Башка төшкән кайгы- шатлыкларны

    Әллә бүлешәбез, әллә юк...

    Бала вакыттагы хыялларга

    Әллә күрешәбез, әллә юк...

    Безгә дигән кырыс язмыш белән

    Әллә күрешәбез, әллә юк... дигән каршылыклар билгесезлек мәгънәсен белдерәләр. Ә инде һәр каршылыктан соң куелган өч нокта билгесезлекне көчәйтәләр.

    И.Юзеев “Диңгезнең ярлары бик ерак” дигән шигырендә Җир белән Галәмне пространство чикләре ягыннан каршы куя. Җирдәге яшәеш кеше акылына таныш, ә Галәмнең чикләре— билгесез, мәңгелекнең серләре— кеше өчен сихри бер дөнья, “бушлык”.

    Күк йөзе... Мәңгелек... Чиксезлек...

    Һәм бушлык... Билгесез өннәр бар.

    Йолдызлар артында ниләр бар?

    Кемнәр бар?

    “Әнкәемнең туган ягында” шигырендә вакытлар каршылыгы алга чыга.

    Әнкәм җыры сыман челтери- челтери,

    Чишмә җир астында югалган.

    Хәзер инде башка кошлар сайрый

    Ул су алган чишмә янында.

    И.Юзеев “...Күнеккәнбез: һәр иртәне...” дигән шигырендә кеше җаны белән галәм җанын каршы куеп, югары әхлакый сыйфатларның көчен сурәтләүгә ирешә. Каршылыклар арасындагы бәйләнеш Кеше күңеленең уңай сыйфатлары— “күңел кояшы” аша гәүдәләнә. Галәм кояшы белән “кеше күңелендәге кояш”ны янәшә куеп, шагыйрь икенчесенең күпкә куәтлерәк булуын искәртә:

    Кояш калкыр да батар,

    батар да калкыр,

    мәңге нур чәчәр!

    Ә менә кеше күңелендә Кояш батса—

    Җир ничек яшәр?!

    Идеаль кеше теләсә нинди галәм серләренә төшенә алырлык, шул ук вакытта галәм җисемнәренең көчен алыштырырлык сыйфатларга ия.

    Шигырьдә кабатлау алымы да кулланыла. Биредә кабатлаулар һәм интонация үзгәреше ярдәмендә кеше күңелендәге нурның, җылының җирдәге тереклекне саклап кала алу мөмкинлеге ассызыклана. И.Юзеевның шушы шигырендә бу алым романтик фикерне җиткерү чарасы булып тора. И.Юзеев “Әйтегез” шигырендә кеше җанының җирдә яшәү мәгънәсе турында уйлана һәм каршы кую алымы ярдәмендә Җан - Җир каршылыгын тудыра. Биредә кечкенә йөрәкнең Җирдәге барлык сыйфатларны сыйдырырлык зурлыгын күрсәтә. Җан яралган вакытта, Җирнең бөтен хасиятләрен, мең төрле каршылыкларын үз эченә алган, аңа Җир Галәмнең бөтен үзлекләре иңгән. Иң югары рухи биеклеккә ирешкән Җан табигать стихияләренә (давыл-болыт, яшен- ләйсән, ташкын- дулкын, ут- боз), байлыкларына (алмаз- бәллүр) сизгер. Шул ук вакытта , Җан биш тойгының каршылыгын үз эченә ала: хисләр каршылыгы (мәхәббәт- нәфрәт, шатлык- хәсрәт); тәм тою каршылыгы (ачы- татлы); ишетү (тотым- тавыш); күрү каршылыгы (аһәң- нәкыш); сиземләү (хис- төс).

    Әйтегез:

    Җан нидән яралган?

    Мәхәббәт?

    Нәфрәттән?

    Шатлыктан?

    Хәсрәттән?

    Ачыдан?

    Татлыдан?

    Һәм, шул ук вакытта И.Юзеев каршы кую алымы белән янәшә кабатлау алымын да куллана. “...Әйтегез: җан нидән яралган?” соравы кабатланып килүе аша романтик шагыйрь үзенә теләктәш җаннар эзли, һәр кеше җанының абсолют кыйммәтләргә ия булырга тиешлеге турында идея үткәрә.“Салкын җирне җылыткандыр кеше” шигырендә авторның хисләре бөтен галәм өчен үзен җаваплы дип санаган кеше хисләре. Гади генә әйткәндә, И.Юзеевның фикере лирик герой хисләренең сәбәбе булып килә.

    Бу шигырьдә дә ярылып яткан каршылык барлыгы күренә:

    1. иң борынгы кешеләр җирне ут ягып җылытканнар

    2. ут ягып җылытмаганнар

    Җирне җылыту эчтәлеген шагыйрь тормыш башлану белән бәйли. Шигырьнең дәвамы— җәмгыять үсеше белән бәйле вакыйгалар. Әмма ул вакыйгаларның да башында акыл да, тарих та түгел, ә мәхәббәт тора, ди автор:

    Салкын Җирне җылыткандыр Кеше

    Ут чыгарып чакма ташлардан,

    Тик шулай да бик нык ышанам мин:

    Тормыш мәхәббәттән башланган.

    Кешеләр дә үзгәрә, җәмгыять тә, буыннар да— тик галәмдә бер генә нәрсә даими кала. Ул— мәхәббәт. Шигырьдә тагын бер матур каршылык бар: Җир салкыны белән йөрәк җылысында без ике каршылык таба алабыз. Беренчедән, зур Җир шарына кечкенә йөрәк каршы куела, икенчедән, шул кечкенә йөрәк Җир шарын җылыта ала.

    Ике йөрәк берчак табышкандыр

    Берсен- беррсе эзләп, тилмереп

    Җирдә йөрәк дигән җылы булган.

    Утлардан да алда иң элек...

    Биредә җир- йөрәк каршылыгы үзара бәйләнешкә керә.

    “Сакмы йокың, Кеше?” шигырендә көндәлек бер вакыйга, гадәти көнкүреш эпизоды шагыйрьгә укучының күңел кылларын чиртү, үзенә кирәкле хисси җай уяту һәм контрастлы, символик сурәт тудыру өчен кирәк. Баксаң, газиз бала язмышы белән Җир шарының язмышы арасында эчке якынлык табыла:

    Кеше хәзер Җир- анадан

    Көчлерәк.

    Кеше- ана, ә Җир сабый

    Төслерәк.

    Җир шары һәм сабый бала... Төрле яссылыкта яткан төшенчәләрне бу рәвешле якынлаштыру, янәшә куеп чагыштыру көтелмәгәнчә булуы белән игътибарныүзенә тарта, Җир шарының тынычлыгына кул сузучы көчләргә каршы нәфрәт уята. Шагыйрь планетебызның киләчәге, язмышы өчен борчыла, дулкынлана, “Сакмы йокың, Кеше?”, “Кулларыңнан Җир шары ычкынмасмы соң?” кебек сорауларның кабатлана килүе дә шул хакта сөйли. Җир шарының язмышы кеше кулында, ди шагыйрь.

    “Мин табарга тиеш” шигырендә И.Юзеевның лирик герое өч заманның берлеген, ягъни чорларның тоташкан ноктасын эзли. Бу шигырьдә каршы кую алымы кулланыла. Шигырьнең эчтәлеге капма- каршы ике якка бүленә. Бер якта үткән заман киңәше, бүгенгегә өлкән буын биргән бәя. Икенче якта бүгенге тормышка бәяне яшьләр бирә. Үткән заман кешесе сабыр булырга өнди, ә киләчәк буын, киресенчә ашыгырга киңәш итә.

    Бара торган киләчәкнең,

    Узганның бүгенгенең

    Мин табрга тиеш мәңге

    Аерылмас берлеген!

    Киләчәк— фәкать үткән белән бүгенгенең дәвамы, нәтиҗәсе генә, ә заманнар бәйләнеше өчен җаваплылык урта буынга йөкләнә. Шулай итеп, буыннарның фикерләр каршылыгы, буыннар яшәеше, заман агышы, ил язмышы мәгънәләрен алып, фәлсәфи проблемага әйләнә. Автор үзе куйган сорауга җавап таба алмый: димәк, аның рухи халәте тотрыклы түгел. Ул буыннар арасында ныклы уртаклык, дәвамчанлык күренми: шуңа борчыла. Димәк, лирик герой хисенең сәбәбе кешеләр язмышы өчен борчылу дигән нәтиҗә чыгарабыз.

    “Көянтәңне куй да” шигыре халык арасында киң таралган легенданы искә алу белән башланып китә. Чибәр кыз Зөһрә, үги анасының кыерсытуына, җәберләвенә түзә алмыйча, чишмәгә суга кигән җирендә, айдан аны үзенә алуын үтенә. Ай ятимәне кызгана һәм Зөһрәнең гозерен кабул итә.

    Шул рәвешле, татар кызы көянтәсе-чиләге белән мәңгегә айда кала. Өлкән буын кешеләре әле һаман да айның тулы көннәрендә анда җилкәсенә көянтә-чиләген аскан Зөһрә кыз шәүләсен табалар, аны яшьләргә күрсәтергә яраталар.

    Шул легенда ярдәмендә, укучы күңелендә үзенә кирәкле тойгы уяткач, И.Юзеев совет кызының космоска очу вакыйгасын тасвирлауга күчә. Шигырьнең композициясе катлаулана, әгәр шулай әйтергә яраса, икенче мәгънәви баскычка күтәрелә, халык хыялы җимеше чынбарлык вакыйгаларына урын бирә. Автор төрле иҗтимагый шартларда яшәгән ике шәхес язмышын чагыштыра, аларны капма- каршы куя. Ул авыр язмышыннан качып, җирдә тапмаган бәхетен эзләп “айга менсә”, “канатлы кыз” Валя, киресенчә, космоска җиңүче буларак күтәрелә һәм тиңдәшсез кыюлыгы белән легенда батырларының “абруен төшерә”:

    Зөһрә кебек качып китмәгән ул,

    Җирдә ул ирекле кош булган,

    Күккә менеп бер елмайган икән—

    Бар йолдызлар белән дус булган.

    И.Юзеевның“Әй,кеше” шигырендә кабатлау алымы иң беренче күзгә ташлана. Моны без һәр строфадагы шигырь юлы башында кабатланып килгән “Әй, кеше, кайларга юл тоттың, Юк анда туганың- танышың?..” тезмәләрен һәм һәр строфаның азагында кабатланып килгән “барышым” сүзен күрәбез. Лирик геройның максаты— кеше күңелендәге каршылыкны “сүтәргә”, юкка чыгарырга омтылу. Шул рәвешле, камил кеше, “туганы-танышы” булмаса да, теләсә кемгә ярдәм итәргә әзер:

    Әй, Кеше, кайларга юл тоттың,

    Юк анда туганың- танышың?

    Диңгездә бәлагә очраган

    Корабка ярдәмгә барышым.

    Биредә “туганың-танышың” түгелләргә ярдәм итү җәмгыятьтә яшәп килүче әхлакый кануннарга бәйле рәвештә кешелелекнең югары баскычы кебек аңлатыла.

    И.Юзеевның “Светлана” шигырендә үткәнне кирегә кайтарып булмауны аңлаудан туган җиңелчә сагыш та, кешелекле моң һәм үкенеч тә бар биредә. Шигырьдә иң төп кабатланган әйбер— ул лирик геройның бер булган җиренә хисләрне, балачактагы хатирәләрне яңарту теләге белән кабаттан шул җирләргә юнәлүе, тәүге тапкыр озак еллардан соң шушы җирләргә әйләнеп кайтуы. Бу күренеш боҗралы композицияне тәшкил итә. Шагыйрь тегермәнче кызы образында гади халык холкына һәм фигыленә хас чаялыкны, тәвәккәллекне һәм тормышка чиксез мәхәббәтне күрсәтергә ниятли. Светлана “йөрмәгән урман, ул менмәгән агач, ул шумаган таулар юк иде”, “калмас иде юлда ул арып”, ди шагыйрь.

    И.Юзеевның “Ертылган рәсем” шигырендә лирик геройның күңелен сагыш биләп ала. Шигырьдә төп хис— юксыну дип әйтә алабыз. Аның сәбәбе дә беренче сөюнең кабат кире әйләнеп кайтмавында күренә.

    Ертып ташланган рәсем кисәген җил урам буйлатып йөгертә. Лирик герой игътибарын шуңа юнәлтә. Алдагы рәттә аның карашы “сагыну, яратулар ташып” торган уйчан күзләргә, куе кашларга төшә. Рәсем лирик сюжетны төенләп, хисләрне куертып җибәрә. Яшьлек, беренче мәхәббәт хатирәләре яңара. Лирик сюжет үсешенең иң киеренке бер ноктасында җил сурәте янәдән шигырьгә әйләнеп кайта, бу күренеш исә, боҗралы композиция төзи һәм җитди- әхлакый нәтиҗә чыгарырга җай ача:

    Бик еш шулай тормыш иртәсендә

    Яшьлек белән яшьлек хушлаша.

    Мәхәббәтнең кадерен белмисең шул,

    Үз сөюең җилдәй очмаса.

    Димәк, И.Юзеев традицион сурәт аша бу шигыре белән табигыйлеккә, фикер һәм хис бердәмлегенә, композицион гармониягә ирешә.

    Шул рәвешле, И.Юзеев шигырьләрендә композицион алымнарның һәркайсы билгеле урын тота. Алар арасында шагыйрь кабатлау алымын еш куллана һәм хис дәрәҗәсен көчәйтүгә ярдәм иттерә. Шул ук рәвешле башка алымнарның кулланганын да без аның шигырьләрендә күрәбез. Бигрәк тә, И.Юзеев каршы кую алымын яратып куллана һәм ул аны чагыштырып күрсәтү максатыннан чыгып эшли. Көчәйтү алымы ярдәмендә автор яңа мәгънә белдерүгә, үстерүгә, уйлануга ишарә ясый.
    1   2   3


    написать администратору сайта