Главная страница
Навигация по странице:

  • Кулланылган әдәбият исемлеге I

  • Фәнни әдәбият

  • Творчество Юзеева. диплом 5. Чыгарылыш квалификация эше и. Юзеевны иат дньясы


    Скачать 253 Kb.
    НазваниеЧыгарылыш квалификация эше и. Юзеевны иат дньясы
    АнкорТворчество Юзеева
    Дата13.05.2022
    Размер253 Kb.
    Формат файлаdoc
    Имя файладиплом 5.doc
    ТипДокументы
    #526968
    страница3 из 3
    1   2   3

    Йомгак

    И.Юзеев заман сулышын, андагы кытыршы якларны сизгер күңеле белән тоемлап, күңеленә авыр алып яши, һәр шигъри юлы йөрәгеннән саркып чыга. И.Юзеев шигырьләре композицион яктан төзек һәм камил эшләнгән.

    Илдар Юзеев тормыш–яшәешкә үзенчәлекле мөнәсәбәтнең әдәби–эстетик чагылышы булган романтизм юнәлешен үз итә. Тематик-проблематик яссылыкта шагыйрь иҗатында иң еш мөрәҗәгать ителгән темалар буларак мәхәббәт, яшьлек темалары аерылып чыга (“Гашыйклар тавы”, “Мәхәббәт нишләтә?”, “Ертылган рәсем”, “Светлана” һ.б.). Шуңа мөнәсәбәттә “Ике малай китә армиягә”, “Егет күңеле далада”, “Светлана” һ.б. лирик әсәрләрдә авырлыкларга баш имәүче, хөр күңелле лирик герой күтәрелә, мәхәббәт идеалы тудырылып, еш кына саф мәхәббәт акылдан өстен куела, яратуның төрле төсмерләре, шатлык–үкенечләре җанлы сурәтләрдә бирелә (“Сине уйлап янам”, “Светлана”, “Мин гашыйкмын”, “Әллә мине көтмәгәндер дисәңме?”). Моннан тыш И.Юзеев иҗат дәвамында хакыйкать темасын да читләтеп үтми. “Очты дөнья читлегеннән”, “Таш диварлар авазы”, “Соңгы сынау”, “Мәңгелек белән очрашу”, “Шом” кебек әсәрләрне шул тема, хакыйкатьне, яшәү мәгънәсен эзләүче үзәк герой бер бәйләмгә туплый. Мондый үрнәкләрдә әхлакый бөтенлек, рухи кыйммәтләрдән читләшү кебек проблемалар алга куела. Кешелекнең һәм татар халкының үткәнен шартлы–аллегорик сурәтләрдә биреп, автор шулар аша бүгенгене аңларга омтыла. “Фәрит–Фәридә”, “Карурман” кебек поэмаларда яшәү мәгънәсе, кеше бәхете, гомер агышы кебек мәсьәләләрне үлем һәм үлемсезлек, мәхәббәт һәм нәфрәт төшенчәләре аша аңлата.

    “Җырлап уздым урман арасын”, “Тып–тын иртә”, “Балалыкка кире кайтам әле” кебек шигырьләрендә авыл темасы чагылыш таба, боларда лирик геройның еш кына үткәндәге хатирәләр белән яшәве, яшьлеге узган авылны, аның үзгә моңын, серле таңнарын, йолдызлы төннәрен сагынуы сагыш хисен алга чыгара. И.Юзеевны әхлакый кыйммәтләренең югала баруы, халкыбызга хас гореф–гадәт, йолаларның онытылуы хафага сала. Моннан тыш әдипне туган җир, тел язмышы, ата–анага мөнәсәббәт, ирек–азатлык һ.б. мәсьәләләр борчый. “Әй, кеше”, “Сакмы йокың, кеше!”, “Мин табарга тиеш” кебек фәлсәфи–романтик эчтәлекле шигырьләрендә исә җир, галәм язмышына бәйле проблемалар күтәрелә.

    И.Юзеев иҗаты композицион яктан да үзенчәлекле, алымнар төрлелеге ягыннан кызыклы. Композицион алымнарның төрлелеген ачыклауны А.Б. Есинның классификациясенә нигезләдек. Галим композициянең дүрт алымын билгели: кабатлау, көчәйтү, каршы кую һәм монтажлау. Бу бүлектә шагыйрьнең “Үкенечләр”, “Ертылган рәсем”, “Әллә күрешәбез— әллә юк”, “Тамсын ул”, “Салкын җирне җылыткандыр кеше”, “Мин табарга тиеш”, “Көянтәңне куй да”, “Тып-тын иртә”, “Сакмы йокың кеше?”, “Әйтегез”, “Гашыйклар җыры”, “Сибелә чәчәк”, “Әй, кеше”, “Калдыр, аккош, каурыеңны”, “Пар канатлар”, “Әнкәемнең туган ягында” кебек шигырьләре төп өйрәнү объекты итеп алынды.

    Шагыйрьнең шигырьләрендә кабатлау алымы еш очрый. Кабатлау— алым гына түгел, шигырьне җыеп торучы алымнарның берсе буларак принцип хезмәтен үти һәм эчтәлекне көчәйтү өчен кулланыла. Мәсәлән, “Үкенечләр” шигырендә кабатлау алымы аша шагыйрь үкенеч хисенең дәрәҗәсен, мөмкинлеген бирә, ул хиснең бик көчле һәм тирән икәнлеген күрсәтә.

    Шагыйрь гади кабатлау белән генә чикләнеп калмый, аларны алдагы юлларда тагын да көчәйтә, лирик геройның газабын, сызлануын тасвирлый (“Тып-тын иртә”); кабатлау аша романтик шагыйрь үзенә теләктәш җаннар эзли, һәр кеше җанының абсолют кыйммәтләренә ия булырга тиешлеге турында идея үткәрә (“Әйтегез: җан нидән яралган”); шулай ук шагыйрь гомернең сизелми генә яшьлектән карлыкка таба баруын кабатлау алымы аша күрсәтә (“Сибелә чәчәк”).

    И.Юзеев үзенең шигырьләрендә каршы кую алымын яратып куллана. Шагыйрь бу алымны күбрәк картлык белән яшьлекне (“Үкенечләр”); үткән белән хәзергене чагыштыру өчен (“Салкын җирне җылыткандыр кеше”, “Мин табарга тиеш”); билгесезлекне көчәйтү өчен (“Әллә күрешәбез— әллә юк”); Җан- Җир каршылыгын тудыру өчен (“Әйтегез: җан нидән яралган?”); төрле иҗтимагый шартларда яшәгән ике шәхес язмышын чагыштырып, аларны каршы кую өчен (“Көянтәңне куй да”); сабый бала язмышы белән Җир шарының язмышын чагыштыру өчен (“Сакмы йокың, кеше?”, “Салкын җирне җылыткандыр кеше”) файдалана. Бу каршылыкны без теләк белән чынбарлык каршылыгы, тормышка ашмаган теләк каршылыгы дип әйтә алабыз.

    Шул рәвешле, И.Юзеев шигырьләрендә композицион алымнарның һәркайсы билгеле урын тота. Алар арасында шагыйрь кабатлау алымын еш куллана һәм хис дәрәҗәсен көчәйтүгә ярдәм иттерә. И.Юзеев каршы кую алымын да яратып куллана һәм ул аны чагыштыру максатыннан чыгып эшли. Көчәйтү алымы ярдәмендә автор яңа мәгънә белдерүгә, үстерүгә, уйлануга ишарә ясый. Гомумән, И.Юзеев шигырьләрендә композицион алымнарны уңышлы куллана һәм композицион алымнарга мөрәҗәгать итү аша И.Юзеев үзенең иҗатында композицион бөтенлеккә ирешә.
    Кулланылган әдәбият исемлеге
    I. Чыганаклар:


    1. Юзеев И. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1том.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.— 383 б.

    2. Юзеев И. Мәхәббәт китабы. Шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 1982.— 352 б.

    3. Юзеев И. Калдыр, аккош каурыеңны...: Шигырьләр.— Казан: «Татар китабы», 1997.— 240 б.




    1. Фәнни әдәбият

    а) татар телендә:

    1. Ахунов Г. Кыядагы бөркетләр (Илдар Юзеевка 50 яшь) / Г.Ахунов // Казан утлары. – 1983. – №1.

    1. Әгъләмов М. Халык, берүк улларыңны сакла...: Шагыйрь Илдар Юзеевка 60 яшь тулу уңаеннан / М.Әгъләмов // Шәһри Казан.— 1993.— 5 гыйнвар

    2. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.— ред. А.Г. Әхмәдуллин.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.— 238б.

    3. Әдәбият белеме: терминар һәм төшенчәләр сүзлеге / Д.Заһидуллина, В.Әминева, М.Ибраһимов, Н.Йосыпова, Ә.Закирҗанов, Т.Гыйлаҗев, Г.Гайнуллина. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.

    4. Әдәбият теориясенә кереш: Урта мәктәпнең тел-әдәбият укытучылары өчен кулланма.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1987.— 303б.

    5. Вәлиев М. Гамәл дәфтәре: Әдәбият һәм тормыш турында уйланулар / М.Вәлиев.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.— 447б.

    6. Вәлиева Ә. Яшәү барыбер кызык / Ә.Вәлиева // Мәйдан.— 2002.— №12.— 168-169б.

    7. Галиуллин Т. Безнең заман— үзе җыр / Т.Галиуллин.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1982.— 208б.

    8. Галиуллин Т. Шагыйрьләр һәм шигырьләр / Т.Галиуллин.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.— 208б.

    9. Галиуллин Т. Илһам чишмәләре. Монография / Т.Галиуллин.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 365б.

    10. Гаташ Р. Моң өчен рәхмәт белән: Илдар Юзеевка 60 яшь тулу уңаеннан бер лирик сәхифә / Р.Гаташ // Казан утлары.— 1993.— №1.— 182- 183б.

    11. Гаташ Р. Остазыбыз / Р.Гаташ // Татарстан.— 1994.—№3-4.— 53-54б.

    12. Гыймранова Д. «Таныш моңнар»дан «Гашыйклар тавы»нача: (И.Юзеев драматургиясенә бер караш) / Д.Гыймранова // Мәдәни җомга.— 2003.—4 июль(№27).— 8-9б.

    13. Даутов А.И. Илдар Юзеев шигъриятендә романтизм / А.Даутов.— Казан: «Интелпресс» нәшр., 2002.— 152б.

    14. Даутов А.И. Яшьлегемдә яшьнәдем: ( Илдар Юзеев лирикасында үткән һәм бүгенгенең бердәмлеге) / А.Даутов // Татар дәүләт гуманитар институты. Гыйльми язмалар.— Вып.3.— 1998.— 288б.

    15. Заһидуллина Д.Ф. Әдәбият кануннары һәм заман (Татар әдәбият нәзәриясенең барлыкка килүе һәм үсеш баскычлары) / Д.Заһидуллина.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2000.— 271б.

    16. Маннап Ш. Рәсүлнең җиргә кайтуы / Ш.Маннап // Ватаным Татарстан.— 1993.— 6 гыйнвар.

    17. Маннапов С. Сезгә ышанам: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре / Ш.Маннап. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984.-148б.

    18. Морат Г. Яшьлектән айнымас шагыйрь / Г.Морат // Ватаным Татарстан.— 1993.— 6 гыйнвар.

    19. Мөхәммәдиев Р. Әгәр без янмасак... (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре) / Р.Мөхәммәдиев.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1980.— 144б.

    20. Мөхәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән / Р.Мөхәммәдиев.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.— 216б.

    21. Нуруллин И. Әдәбият теориясе: әдәби процесс / И.Нуруллин.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1977.— 150б.

    22. Поварисов С., Гәрәева Р. Меңъеллык моң / С.Поварисов // Мәйдан.— 2002.— №12.— 163- 168б.

    23. Поварисов С. Моң эчендә асылташ: Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевка 70 яшь / С.Поварисов // Казан утлары.— 2003.— №1.— 145-149б.

    24. Рәкыйп Ш. Афәрин, мең яшә Илдар / Ш.Рәкыйп // Шәһри Казан.— 1993.— 15 гыйнвар.

    25. Сәгъди Г. Әдәбият теориясе: Урта мәктәп өчен дәреслек / Г.Сәгъди.— Казан: Татгосиздат., 1939. — 156б.

    26. Сүлти Р. Илдар Юзеев турында / Р.Сүлти // Татарстан яшьләре.— 1993.— 5 гыйнвар.

    27. Татар әдәбият тарихы: Алты томда. 6 том: 60-90 еллар әдәбияты.— Казан: «Раннур» нәшр., 2001.— 544б.

    28. Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев, Н.Йосыпова.— Казан: Мәгариф, 2006.— 315б.

    29. Татар шигърияте: 1960-1980 еллар / Төз. Т.Галиуллин, Н.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2007. – 319 б.

    30. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. Тулыландырылган икенче басма / Ф.Хатипов.— Казан: Раннур, 2002.— 352б.

    31. Хәйретдин Ф. Илдар Юзеев— үзе бер дәвер / Ф.Хәйретдин // Шәһри Казан.— 2000.— 25 февраль.— №37-38.

    32. Шагыйрь турында каләмдәшләре: Х.Туфан, С.Хәким, Ф.Хөсни, А.Әхмәдуллин // Казан утлары. - 2003.— №1.— 150-151б.

    33. Шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеевка— 60 яшь // Татарстан хәбәрләре.— 1993.— 1 гыйнвар.

    34. Шәйхулова Р. Таныш моңнар: ( 6 сыйныфта класстан тыш уку дәресе) / Р.Шәйхулова // Мәгариф.— 2000.— №7.— 28-30б.

    35. Шәрәфиев Р. Безне кемнәр аңлар? / Р.Шәрәфиев // Казан утлары.— 2000.— №7.— 139-144б.

    36. Эзләнүләр һәм табышлар юлында... // Мәгариф.— 2003.— №1.— 20-21б.

    37. Юнысова А. Җыры кала сызылып: Илдар Юзеевка — 70 яшь / А.Юнысова // Ватаным Татарстан.— 2003.— 22 гыйнвар (№15).

    38. Яруллин Ф. Халкыбызның күңел былбылы / Ф.Яруллин // Мәгърифәт.—2003.— 4 гыйнвар (№1).



    б) рус телендә:

    1. Абрамович Г. Введение в литературоведение. Учебник для студентов пед. инт.-тов по спец. «Рус. яз. и лит.» / Г.Абрамович.— М.: Просвещение, 1979—310 с.

    1. Аспекты гуманитарных исследований.— Казань: Издательство ТГГИ, 1998.— 288 с.

    1. Ахмадуллин А.Г. Татарская драматургия / А.Ахмадуллин.— М.: Наука, 1983.— 265 с.

    2. Бахтин М.М. Эпос и роман // Бахтин М.М. Вопросы литературы и эстетики. М.: Искусство, 1975.— 490 с.

    3. Введение в литературоведение: Учеб. для студ. вузов. обуч. по спец. «Русский язык и литература» / Под. ред. Г.Н. Поспелова.— М., 1988.— 528 с.

    4. Есин А.Б. Принципы и приёмы анализа литературного произведения: Учебное пособие. 4-е изд. исп. / А.Есин— М.: Флинта, Наука, 2002.— 248 с.

    5. Кузьмичев И.К. Введение в общее литературоведение XXI вв: Лекции: Учеб. пособие для фак. филол. профиля/ И.К. Кузьмичев; Нижегород. гос. ун-т им. Н.И. Лобачевского.— Н. Новгород: Изд- во Нижегород. гос. ун-та им. Н.И. Лобачевского, 2001.— 322 с.

    6. Литературная энциклопедия терминов и понятий/ сост. А.Н. Николюкин.— М.: НПК «Интелвак», 2003.— 1022 с.

    7. Основы в литературоведение: Учеб. пособие для филол. фак. пед. ин-тов/ В.П. Мещеряков, А.С. Козлов, Н.П. Кубарева, М.Н. Сербул / Под. ред. В.П. Мещерякова.— М.: Московский лицей, 2000.— 369 с.

    8. Русско- Татарский словарь: ок. 47000 слов/ Э.М. Ахунзянов, Р.С. Газизов, Ф.А. Ганиев и др., испр.— М.: Инсан, 1987.— 7200 с.

    9. Тимофеев Л.И. Основы теории литературы. Учеб. пособие для студентов пед. ин.- тов. Изд. 5-е., испр.и доп.— М., «Просвещение», 1976.— 548 с.

    10. Хализев В.Е. Теория литературы: Учебник/ В.Е. Хализев.— М.: Высш. шк., 2002.— 437 с.




    1 Галиуллин Т.Н. Шагыйрьләр һәм шигырьләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – 62 б.

    2 Шунда ук. – 63 б.

    3 Хәкимов С. Яшә, борчулы җаным. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1988. – 111 б.

    4 Мөхәммәдиев Р. Үзе таныш, үзе яңа моң.../ Якутлар табыладыр вакыт белән: / Бүгенге татар әдәбиятындагы эзләнүләр турында /. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1983. – 98 б.

    5 Галиуллин Т. Еллар юлга чакыра. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1983. – 98 б.

    6 Мостафин Р. Илдар Юзеев // Татар әдәбияты тарихы: т.6: 60-90 еллар әдәбияты.— Казан, 2001. — 220 б.

    7 Туфан Х. Поэт переднего края // Комсомолец Татарии. – 1968. – 23 октября.

    8 Юзев Н. Традицияләр яңарганда. Татар кит. нәшр., Казан,1966. – 59 б.

    9 Ахмадуллин А.Г. Татарская драматургия. – М.: Наука,1983. – С. 60.

    10 Татар шигърияте: 1960-1980 еллар / Төз. Т.Н.Галиуллин, Н.М.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2007. – 8 б.

    11 Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 165 б.

    12 Даутов А. И.Юзеев шигъриятендә романтизм. – Казан: “ Интелпресс” нәшр., 2002. – 12 б.

    13 Газинур Морат Яшьлектән айнымас шагыйрь //Ватаным Татарстан. - 1993. - 6 гыйнвар

    14 Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – 187 б.

    15 Шунда ук. – 145 б.

    16 Вәлиев М. Дөньяның гамьнән башка яме юк // Казан утлары. - 1973. - №2 - 179 б.

    17 Мөхәммәдиев Р. Әгәр без янмасак... Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1980.

    18 Мөхәммәдиев Р. Күрс.хезмәт. – 51 б.

    19 Шәрәфиев Р. Безне кемнәр аңлар ? // Казан утлары.- 2003.-№ 1- 145-149 б.

    20 Татар әдәбияты тарихы: Алты томда. 6т: 60-90 еллар әдәбияты.—Казан: «Раннур» нәшр., 2001.-544 б.

    21 Галиуллин Т. Илһам чишмәләре. Монография.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.—361 б.

    22 Даутов А. Күрс.хезмәт. – 124 б.

    23 Даутов А. Күрс.хезмәт. – 124 б.


    24 Шунда ук. – 125 б.

    25 Даутов А. Күрс.хезмәт. – 101 б.

    26 Рахман Р. И.Юзеевның «Өчәү чыктык ерак юлга» // Татар телендә 100 сочинение.—Казан: «Раннур», 2001.—Б. 143—146

    27 Даутов А.И. Күрс.хезмәт.—102 б.

    28 Гариф Ахунов. Кыядагы бөркетләр // Казан утлары. – 1983. - № 1. - 154-155 б.

    29 Даутов А. Күрс.хезмәт. – 90 б.

    30 Даутов А. Күрс.хезмәт. – 92 б.

    31 Даутов А. Күрс.хезмәт. – 93 б.

    32 Даутов А. Күрс.хезмәт. – 94 б.

    33 «Словарь литературных терминов». — М., 1974.— С. 393


    34 Әдәбият теориясенә кереш: Урта мәктәпнең тел—әдәбият укытучылары өчен кулланма. — Казан: Татар.кит. нәшр., 1987. - 138б.


    35 Ревякин Л.И. Проблемы изучения и преподавания литературы. - М., 1992. - с.18.


    36 «Словарь литературоведческих терминов». - М., 1974,— С.393


    37 «Словарь литературных терминов». — М., 1974.— С.393

    38 Әдәбият теориясенә кереш: Урта мәктәпнең тел–әдәбият укытучылары өчен кулланма. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1987. – 93б.

    39 Тимофеев Л.И. Основы теории литературы. Учеб.пособие для студентов пед.ин–тов. изд. 5–е, испр. и допл. М., «Просвещение», 1976. - С.158

    40 Абрамович Г. Введение в литературоведение. Учебник для студентов пед. инст-тов по спец №2101. «Рус яз. и лит». — М.: Просвещение, 1979. — С.195


    41 Баттал Г. Нәзарияте әдәбия. Тәэлиф вә әдәбиятының кагыйдә, канун вә ысуллары. — Казан, 1913. – 55б.

    42 Ибраһимов Г. Әдәбият дәресләре. – Казан: Сабах, 1916. – 26б.

    43 Заһидуллина Д.Ф. Әдәбият канунары һәм заман (Татар әдәбияты нәзариясенең барлыкка килүе һәм үсеше баскычлары). — Казан: Тат.кит.нәшр., 2000. – 271б.

    44 Сәгъди Г. Әдәбият теориясе: Урта мәктәп өчен дәреслек. Татгосиздат., 1939.— 47б.

    45 Сәгъди Г. Әдәбият теориясе: Урта мәктәп өчен дәреслек. 1989.— 47б.


    46 Әдәби теориясенә кереш: Урта мәктәпнең тел–әдәбияты укытучылары өчен кулланма. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1987. – 93б.

    47 Хәлизев В.Е. Теория литературы: Учебник / В.Е.Хализев. 3-е изд., испр .и доп. - М: Высш.шк., 2002. - С.202

    48 Литературная энциклопедия терминов и понятий. – Москва: НПК «Интелвак», 2003. – С.387

    49 Хатипов Ф. Әдәбият белеме фәне. Сюжет һәм композиция. // Мирас. - 1998. - №4. - 62б.

    50 Белинский В.Г. Полн.собр.соч., т.4, С.200.

    51 Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 77 б.

    52 Есин А.Б. Принципы и приемы анализа литературного произведения: Учебное пособие. - 4-е изд, исп. - М: Флинта, Наука, 2004. - С.128

    1   2   3


    написать администратору сайта