Главная страница

Сочинение для конкурса 2022. Hнрг илткн юлым


Скачать 30.5 Kb.
НазваниеHнрг илткн юлым
Дата15.11.2022
Размер30.5 Kb.
Формат файлаdoc
Имя файлаСочинение для конкурса 2022.doc
ТипДокументы
#790683


“ hөнәргә илткән юлым”.

Мин Загидуллин Инсаф, Татарстан Республикасында яшим. Үземне татар егете булуыма мин бик тә горурланам. Нинди республика соң ул Татарстан? Татарстан-бәйсез дәүләт. Бик бай, бик матур, бик гүзәл республика. Татарстанда-ике тел татар һәм рус телләре-дәүләт телләре булып санала. Татарстанның флагы, гербы һәм гимны бар. Аның табигате белән сокланып туеп булмый. Елның дүрт фасылы үзенчә матур. Үзем мин Казан Энергетик көллиятендә беренче курста белем алам.

Кешелек өчен бик әһәмиятле һөнәрләрнең берсе-ул инженер-электрчы. Әлбәттә электр белән эш итәсең килсә, физика һәм математика фәннәрен бик әйбәт үзләштерергә кирәк. Электрчы һөнәре-бик җитди эш, сак булырга кирәк. Бер ялгыш синең яки башкаларның сәламәтлегенә, тормышына, милкенә зыян салырга мөмкин бит. Электрчы һөнәре куркыныч булуга карамастан, миңа ул бик ошый. Мин өйләргә, урамнарга яктылык таратырга телим. Мин керткән утлар кешеләрне сөендерсен дип хыялланам. Электрчы-кирәкле һөнәр. Бу кешеләрдән башка без берничек тә яши алмыйбыз. Һөнәрләр турында язарга тәкъдим иткәч, мәгълүмат әзләп интернет сәхифәләрен актара башладым һәм үзем өчен әллә никадәр ачыш ясадым:нинди генә һөнәрләр юк икән дөньяда! Кайберләренең исемнәрен хәтта өлкәннәрнең дә күбесе, мөгаен белмидер.

Җир йөзендә кирәкле һөнәрләр бик күп, тик аны сайлау иң авыр эшләрнең берсе. Ник дигэндэ беренчедән, төрлесен эшләп карыйсы килә. Икенчедән, әле кайсы сиңа яраклы икәнең чамалавы да авыр. Һөнәрне ничек сайларга сон? Минемчә, киләчәктәге һөнәрең сиңа шатлык китереп торырга тиеш. Син үзең сайлаган һөңәреңнән тәм табып эшләргә һәм, әлбәттә, ул сиңа финанс яктан да файда китерегә тиеш.

Татар халкында “Хезмәт кешене бизи” дигән әйтем бар. Чыннан да, узеңә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Һәр бала кечкенәдән нәрсә белән булса да кызыксына . Белем алырга теләмәгән кешенең тормышы кыргый кеше тормышына охшаган: алма курден дә өзеп алдың-ашап бетердең, ә иртәгә нәрсә булыр-мөһим тугел. Шундый кыргый кешеләргә охшамас өчен, белем алырга омтылырга, аны үзеңә сеңдерә белергә кирәк. Элегрәк, кечерәк чагымда, мин үзем дә белемнең әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен. Әммә, үсә төшкәч, тормышта белемсез бернинди дә файдалы эшләр эшләп, максатка ирешеп булмаслыгын аңладым. Белем алмыйча, һөнәрле дә, акыллы да булып булмый. Тормышны дөрес, матур итеп төзү өчен, белем кирәк. Мин шуңа төшендем һәрбер кешенең яраткан һөнәре булырга тиеш дип уйлыйм, чөнки эшсез кеше тәртипсезлекләр кыла башлый. Мин ышанам:хыялым чынга ашар.


написать администратору сайта