Главная страница
Навигация по странице:

  • ПРОЕКТ ЭШЕ 6 НЧЫ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН СОЦИОКУЛЬТУР КОМПЕТЕЦИЯГӘ КАРАГАН СЫЙНЫФТАН ТЫШ ЧАРАЛАР Башкардылар

  • Проект эше яклауга тәкъдим ителә: татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Галиуллина Г.Р.Казан, 2018ЭЧТӘЛЕК

  • Тикшеренү объекты

  • Проектның фәнни яктан әһәмияте

  • Проектта катнашучылар

  • Мәктәптә татар теле һәм әдәбиятына бәйле сыйныфтан тыш эшләрнең төрләре

  • II БҮЛЕК УРТА СЫЙНЫФЛАРДА УКУЧЫЛАРНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕННӘН СЫЙНЫФТАН ТЫШ ЭШЧӘНЛЕГЕН ОЕШТЫРУ (ЭШ ТӘҖРИБӘСЕННӘН) 1.1.

  • Атналык, айлык, декадалар

  • КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

  • Гарапова, Рахманова, Васильева. Проект эше 6 нчы сыйныфта татар теленнн социокультур компетецияг караган сыйныфтан тыш чаралар башкардылар


    Скачать 2.54 Mb.
    НазваниеПроект эше 6 нчы сыйныфта татар теленнн социокультур компетецияг караган сыйныфтан тыш чаралар башкардылар
    Дата15.11.2022
    Размер2.54 Mb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлаГарапова, Рахманова, Васильева.docx
    ТипДокументы
    #790631

    КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

    Л. ТОЛСТОЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

    ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ
    ПРОЕКТ ЭШЕ

    6 НЧЫ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН СОЦИОКУЛЬТУР КОМПЕТЕЦИЯГӘ КАРАГАН СЫЙНЫФТАН ТЫШ ЧАРАЛАР
    Башкардылар:

    укытучылар белемен камилләштерү курсларында укучылар:

    Рахманова Э.Р.

    ( Казан шәһәре Идел буе районы 69 нчы гомуми белем мәктәбенең

    I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы)

    Васильева А.В. 

    ( Алексеевск муниципаль районының”Аерым предметларны тирәнтен

    өйрәнелә торган 2нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе

    муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

    I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы)

    Гарапова Л.В.

    (Кайбыч районы А.Е.Кошкин исемендәге Зур Подберезье гомуми

    белем мәктәбенең

    I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы)

    Проект эше яклауга тәкъдим ителә:
    татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Галиуллина Г.Р.

    Казан, 2018

    ЭЧТӘЛЕК

    КЕРЕШ..............................................................................................................3

    БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Мәктәптә урта сыйныф укучыларының сыйныфтан тыш эшчәнлеген оештыру методикасы........................................................6

    ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. Урта сыйныфларда укучыларның татар теленнән сыйныфтан тыш эшчәнлеген оештыру (эш тәҗрибәсеннән)....................13

    ЙОМГАК.......................................................................................................23

    ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ ..............................................................................25





    КЕРЕШ

    Бүгенге җәмгыять укытучы алдына гаять зур бурычлар куя. Заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – төп максатыбыз. Ә ана теле укытучысы алдында үзенең туган телен камил белгән, милли традицияләрне таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү бурычы өстәлә.. Мәктәптә өйрәнү предметы булу белән бергә, ана теле өйрәтү-үзләштерү чарасы булып та тора, ул башка фәннәрне үзләштерүгә дә хезмәт итә; укучы башка фәннәрне өйрәнгәндә дә аннан файдалана. Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәмгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора. Ана телен камил дәрәҗәдә белү башка телләрне үзләштерү өчен ныклы нигез булып тора, аеруча төрки телләрдә сөйләшүче халыклар белән аралашу мөмкинлеге туа. Ана теле чынбарлыкны танып белү чарасы буларак, баланың акыл һәм иҗади сәләтен, абстракт фикерләү дәрәҗәсен, хәтерен үстерүне тәэмин итә, мөстәкыйль уку эшчәнлеген камилләштерергә, үзлектән белем алуга һәм шәхеснең үзен җәмгыятьтә танытырга ярдәм итә. Туган телнең байлыгын яшь буынга тапшыру иң беренче чиратта укыту һәм тәрбияләү процессында башкарыла. Тел – халык яшәешенең һәм һәркешенең мохите булганлыктан, туган телдә иркен һәм аңлап сөйләшү – шәхеснең интеллектуаль-әхлакый үсешенең төп шарты.

    Укыту фәне буларак, туган тел укучыларда туган тел турындагы белемнәрне системалаштыра, аларны һәр тел берәмлегенең функциональ потенциалы белән таныштыра һәм хәзерге тел гыйлеменең үсеш этапларын билгели. Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының V – IX сыйныф укучыларына ана теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә укучыларда аралашу, лингвистик һәм социокультур өлкәләренә караган компетенцияләрне булдыру.

    Теманың актуальлеге: бүгенге көндә әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр генә булдыру җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү–заман таләпләренең берсе. Ярдәмгә халык авыз иҗаты үрнәкләре килә.
    Хезмәтнең төп тикшеренү проблемасы – рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге 6 нчы сыйныф укучыларына татар телен укытуда социокультур компетенциягә караган сыйныфтан тыш чаралар куллану.

    Тикшеренүнең максаты – рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге 6 нчы сыйныф укучыларын сыйныфтан тыш чараларда этномәдәни компетенцияләрне устерү чараларын һәм шартларын күрсәтү. Татар халкының рухи-мәдәни байлыгы белән мәкаль, әйтемнәр һәм табышмаклар аша таныштыру, татар халык авыз иҗаты аркылы туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

    Максатка ирешү өчен, фәнни –методик хезмәтләр өйрәнелде , мәктәп дәреслекләре анализланды һәм алардагы күнегүләр тупланды, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү алымнары тәкъдим ителде.

    Әлеге максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

    • рус телендә белем бирү оешмаларының рус төркемендә 6 нчы сыйныфта укучыларны үз фикерләрен татар телендә, сөйләмә һәм язма рәвештә, эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп бирергә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү;

    • укучыларның иҗади көчен, танып-белү сәләтләрен һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү, аларны үзлекләреннән белем алуга әзерләү;

    • укучыларның сүзлек хәзинәсен баету;

    • укучыларда татар халкына, аның әдәби теленә, тарихына һәм мәдәниятенә, халык авыз иҗатына хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләү;

    Тикшеренү объекты: татар теле дәресләрендә рус төркемнәрендәге 6 нчы сыйныф укучыларына туган телне өйрәтү.

    Тикшеренү предметы: татар теле дәресләрендә укучыларны туган телдә иркен сөйләшергә өйрәтү күнегүләре.

    Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып күзәтү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.

    Проектның фәнни яктан әһәмияте: Проект эшебез рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тәкъдим ителә, шушы эштә күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйбыз.

    Нәтиҗә:

    Сыйныфтан тыш эшләрдә халык авыз иҗаты әсәрләренә – табышмак, мәкаль һәм әйтем, әкиятләргә, җырларга мөрәҗәгать итү тәрбияви максатны гына күздә тотмый, баланың өйрәнелә торган теманы үзләштерүенә дә зур йогынты ясый, эстетик функция дә үти, баланың акыл үсешенә дә ярдәм итә. Шунысын мөһим: укучы, активлыгын күрсәтеп, үзе өчен тәҗрибә туплап, үзенең талантын ача, аның үз-үзенә ышанычы арта, кеше арасында үз-үзен тотышы да камилләшә.

    Гомумән, туган телгә багышлап үткәрелгән класстан тыш эшләр укучыларның активлыгын күтәрүгә, белем һәм культура дәрәҗәсен, сөйләм телләрен үстерүгә, дөньяга карашларын киңәйтүгә, аларны җәмәгать эшләренә җәлеп итәргә, матурлыкны аңларга өйрәтергә ярдәм итә. Тел турындагы кичәләр, атналыклар, айлыклар, олимпиадалар мәктәп балаларында бу фәнгә карата кызыксыну уяталар, алар ярдәмендә укучылар туган телнең нечкәлекләренә төшенәләр.

    Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.


    I БҮЛЕК

    МӘКТӘПТӘ УРТА СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ СЫЙНЫФТАН ТЫШ ЭШЧӘНЛЕГЕН ОЕШТЫРУ МЕТОДИКАСЫ

    Туган тел–халыкның рухы, җаны, иң әһәмиятле билгесе. Телдә һәм тел аша халыкның милли психологиясе, характеры, фикерләү һәм иҗат үзенчәлекләре ачыла, шулай ук аның тарихы, культурасы чагылыш таба. Шуңа күрә туган телне өйрәнү һәм саклау иң зарур эшләрдән санала.

    Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралаша торган иң әһәмиятле чарасы. Фикерләү һәм культурага ирешү коралы. Телдән һәм язма сөйләмнең югары культурасына ия булу, туган телнең барлык чараларыннан, стилистик байлыгыннан тулы һәм дөрес файдалана белү – һәр кешенең изге бурычы.

    Мәктәптә укучының гомуми үсеше, барлык уку предметлары буенча өлгереше, грамоталылыгы аның үз фикерләрен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле, ачык һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә бәйле.

    Укучы үзләштерә торган тел нормаларына фонетик, лексик, морфологик, орфографик, синтаксик, пунктуацион законнар һәм кагыйдәләр керә; бәйләнешле (контекстлы) сөйләмнән файдалану алымнары һәм стилистик нормалар да шуларга өстәлә.

    Татар теле дәресләрендә социокультур компетенцияне камилләштерүнең төп максаты: татар теленең, тарихының һәм мәдәниятенең үзара бәйләнешен аңлату,татар әдәби теле нормаларын үзләштерү,татар теленең милли- мәдәни үзенчәлеген күзаллау, милли – мәдәни кодларны үзләштерү, сөйләм теле этикетын һәм мәдәниятара аралашу үзенчәлекләрен төшендерү, татар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты ядкарьләрен аңлау, халыкның дөньяны кабул итү үзенчәлекләрен аңлаткан төп төшенчәләрне белү ул.

    Этномәдәни үзенчәлекләрне тормышка ашыру юнәлешләренә:

    • туган якны өйрәнү (ономастика,диалектология,туган як әдипләре,авылым тарихы,халык авызы иҗаты үрнәкләре, мифология);

    • лингвистик юнәлеш:фразеологизмнар,мәкальләр һәм әйтемнәр, тел тарихына караган материаллар һ.б.

    • аралашу компетенциясенә бәйле: сөйләм культурасы, риторика, стилистика һ.б.

    • культурологик юнәлеш: “Дөрес сөйләшик”, “Татар сөйләм этикеты” керә.

    Бу юнәлешләр Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә Төп белем бирү программаларын үтәгәндә , бер предмет кысасында, предметара бәйләнешләр һәм дәрестән тыш чараларда тормышка ашырыла.

    Традицияләрне, гореф-гадәтләрне кире кайтару гына түгел, аларны заманчалаштыру,яңарту, гомумкешелек кыйммәтләре юнәлешендә үстерү дә мөһим эш.

    Табигать, матурлык, әдәп – әхлак кагыйдәләре белән бала беренче тапкыр милли гореф – гадәтләр аша таныша башлый. Шулай булгач, фольклор бала психологиясен тирәнтен ачарга, омтылыш һәм иҗат мөмкинлекләрен дә билгеләргә ярдәм итә.

    Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар телен чит тел буларак өйрәнүче укучыларның сөйләм телен үстерүне формалаштыру, камилләштерү балаларга телнең матурлыгын, кодрәтен аңларга, аны яратырга, халкыбызның рухи һәм иҗади байлыгы, чын тарихы белән кече яшьтән үк тирән кызыксыну уятырга ярдәм итә. Билгеле булганча, халкыбызның киләчәге яшьләрнең, балаларның бүгенге тәрбиясе белән тыгыз бәйләнгән. Шул нисбәттән, халыкның әхлакый тәрбия бирү тарихына мөрәҗәгать итү, аларга таяну һәм тәрбия, белем бирү системасын нигез итеп алу бу мәсьәләне хәл итүдә әһәмиятле чара булыр иде. Халкыбызның тәрбияви, рухи азыгы белән сугарылган, мәдәни, әдәби, дини традицияләрен үз эченә алган татар халык авыз иҗаты балаларда милли үзаң, әхлакый- эстетик сыйфатлар булдыруда, туган телгә, халкыбызга мәхәббәт, башка халыкларның теленә, мәдәниятенә хөрмәт хисләре тәрбияләүдә, милли кыйммәтләрне булдырырга сәләтле, иҗади шәхес формалаштыруда, гомумән, укыту-тәрбия өлкәсендә халык авыз иҗаты әсәрләренең тәрбияви әһәмияте аеруча зур, шуңа күрә аларны дәресләрдә дә, тел үстерү чаралары вакытында да, уйнаганда да, теләсә нинди буш вакытта да файдалану отышлы. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, табышмак, әкиятләр һәм башка жанрлар балаларда тел матурлыгын тоемлау тәрбиялиләр, танып белү эшчәнлеген, сөйләм телен үстерәләр.

    Туган телебезнең аһәңе, халкыбызның акылы чагылган фольклор чыганаклар - аралашуда һәм тәрбияви өлкәдә аеруча зур әһәмияткә ия чаралар. Киң таралган фольклор әсәрләрнең берсе- мәкальләр. Аларда ана телебезнең матурлыгы һәм камиллеге, төгәллеге һәм байлыгы гәүдәләнә. Халык үзе болай ди: “Әйтем-сүзнең бизәге, ә мәкаль- сүзнең җиләге”.

    Мәкальләр кешенең фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли.

    Мәкаль элек-электән халыкның акыллы киңәшчесе, үгет-нәсихәт бирүчесе булып килгән.Халкыбыз аң-белемгә багышлап бик күп мәкальләр иҗат иткән. Мәсәлән: “Беләге юан берне егар, белеме булган меңнеегар”. ”Белем бәхетле итә”. “Белемле кеше югалмас”. “Беләгеңә таянма, белемеңә таян”. “Бер галим мең наданга тора”. “Дөньяда иң зур байлык- белем һәм саулык”.”Дөнья-йозак, ачкычы-белем”.”Укымаган күзлене укыган сукыр җиңәр”.Мәкальләр халыкның бөеклеген, акыл иясе булуын, зирәклеген күрсәтә.

    Мәкаль - әйтемнәрнең укучыларны әхлакый тәрбияләүдә роле аеруча зур.Әйләнә-тирәне саклауда, аңа сакчыл караш тәрбияләүдә әби-бабайларның тәҗрибәсен, үгет- нәсихәтен, тәрбия алымнарын, буыннан-буынга күчеп килгән мирасны файдалану, аларның дөреслеген фәнни нигезләү кебек алымнар куллану укыту һәм тәрбиядә уңай нәтиҗә бирә, өлкән буын кешеләренә хөрмәт, ихтирам хисе уята. Халкыбызда элек-электән туган җир, туган туфрак, газиз ана төшенчәләре янәшә куелган, җиргә, аның байлыкларына сак караш тәрбияләнгән. Бу халык әйтемнәрендә, мәкальләрендә , табышмаклар, сынамышларда да киң чагыла.

    Туган ил-халыкның бишеге ул. Аның белән кешенең бөтен тормышы, гомере бәйле. Шуңа күрә туган ил халык өчен бар нәрсәдән дә кадерле, газиз. Мәсәлән, “Дустыннан аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган гомер буе елар”,” Үз илем-алтын бишек”,”Ил барда ир хур булмас”,”Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык”, “Ватан-икенче ана”, “Үз илендә чыпчык та үлмәс”, “Иленнән аерылган-канаты каерылган”, “Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил”.

    Мәкаль һәм әйтемнәрдә ана телебезнең матурлыгы, төгәллеге, байлыгы гәүдәләнә. Алар балаларның, беренчедән, фикерләү сәләтен үстерә, акылын,тапкырлыгын тирәнәйтә, икенчедән, телгә мәхәббәт тәрбияли.

    Дәресне җанлырак, кызыклырак итү максатыннан күп вакыт табышмакларга мөрәҗәгать итәбез. Бу аңлашыла да. Табышмакның төп бурычы – уйларга, фикерләрне исбатларга өйрәтү.Телнең нечкәлекләрен, тирәнлеген өйрәнүдә табышмакларның әһәмияте искиткеч зур. Сөйләм телен үстерүдә табышмаклардан файдалануны аеруча уңышлы дип табабыз. Дәресләрдә балаларга әзер табышмаклар гына биреп калмыйча, алар белән берлектә яңа табышмаклар уйлап чыгарырга мөмкин. Бу эш алымы укучыларның сөйләм телен дә, уйлау сәләтен дә камилләштерә ашырыла.

    Рус милләтеннән булган балага татар теленә мәхәббәт тәрбияләү авыр эш. Шуның өчен балаларда милли рух, милли хисләр тәрбияләргә ярдәм итә торган халкыбыз йолаларын, гомумән, төрле чараларны сыйныфта һәм сыйныфтан тыш эшләрдә мөмкин кадәр күбрәк кулланырга кирәк.

    Безнең максатыбыз: укучыларны татар халык авыз иҗатының бай тарихы белән таныштыру, яңа белемнәрне элек булган белемнәр белән бәйләү. Укучыларны татар әдәби телендә иркен сөйләшергә өйрәтү, аларда ана телендәге әдәбиятны мөстәкыйль укып аңлау һәм үз фикерләрен сөйләм рәвешендә әйтә белү күнекмәләрен булдыру.

    Программада әйтелгәнчә, тел материалы балаларның аралашу сфераларын исәпкә алып сайлана. Димәк, дәреслеккә сайланган тел материалы күрсәтелгән сфераларда балаларның татарча сөйләшеп аралаша алу мөмкинлекләрен булдырырга тиеш, ягъни һәр дәрескә алынган лексик-грамматик материал аралашу аша үзләштерелә һәм сөйләмдә актив кулланыла.

    Татар телен чит тел буларак өйрәнүче 6 сыйныф укучылары өчен чыгарылган дәреслек һәм уку әсбапларында мәкальләр, табышмаклар, сынамышлар, әкиятләрдән өзекләр, халык җырлары бик еш кулланыла . Мәсәлән, Р.З.Хайдарова,З.Р.Назипова авторлыгында чыккан “Татар теле” дәреслегендә 230 күнегүнең 23 ендә халык авыз иҗаты әсәрләре кулланылган. Шулардан 15 күнегүдә мәкальләр,8күнегүдә табышмаклар бирелгән. Аларга куелган биремнәр төрле.Мәсәлән, төрле сүз төркемнәрен табарга, мәкальнең беренче өлеше белән икенче өлешен туры китереп язарга, мәгънәләрен аңлатырга,русчадан татарчага , татарчадан русчага тәрҗемә итәргә,хаталы сүзләрне төзәтеп укырга һ.б.

    Тел –дөньяны өйрәнү, тану, кешеләрнең үзара аралашу чарасы, ләкин дөньяда халыкларның һәм милләтләрнең саны күп булган кебек, телләрнең дә саны күп. Аларның барысын да белү мөмкин түгел. Әгәр әдәби тәрҗемәләр булмаса, без үз илебездәге һәм чит илләрдәге төрле халыкларның әдәбияты һәм сәнгате, фәне - техникасы һәм, гомумән, тормышы белән ничек таныша алыр идек ? Үзләре дә, телләре дә беткән борынгы халыкларның рухи иҗат хәзинәләрен ничек белә алыр идек? Кешелек белеменең иң беренче баскычларыннан хәзерге югарылыкка үсүен җанлы күренеш итеп ничек күз алдыбызга китерә алыр идек? Тәрҗемә безне шул бөек мирас белән дә, хәзерге заманның искиткеч казанышлары белән дә таныштыра, шулай итеп һәр халыкның рухи дөньясын киңәйтә, башка халыкларны ихтирам итәргә, дус күрергә өйрәтә. Укучыларга татар халык авыз иҗаты үрнәкләре белән бергә башка халыкларнын фольклорын да өйрәтү мөһим.Дәреслекләрдә шундый күнегүләр дә бирелгән.Мәсәлән,татар һәм рус мәкальләрен укыйбыз һәм истә калдырабыз.

    “Кош - канаты белән, кеше дуслык белән көчле”.( Птицы сильны крыльями, а люди- дружбой.)

    “Үз илем- алтын бишек”. ( Своя Родина- золотая колыбель моя.)

    Балаларны җөмләдә сүзне дөрес куллана белергә, татар теленең матурлыгын тоярга, үз фикерләрен ачык һәм дөрес итеп язарга өйрәтүдә иҗади эшләрнең әһәмияте зур. Бәйләнешле сөйләм үстерү күнегүләре татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы үткәрелергә тиеш. Мәсәлән, кошлар турында табышмак, әкиятләр укыганнан соң, балаларга үзләре яраткан кош турында хикәя язарга тәкдим итәргә мөмкин. Аларда кошларның нинди үзенчәлекләре сурәтләнүе ачыклана.

    Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: балаларга татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәтү бик мөһим. Бу аларның сөйләмен баета, җанландыра.Татар сынамышларын, санамышларын, тизәйткечләрен, мәкальләрен, җырларын, әкиятләрен өйрәтү аша аларның фонетик, лексик, грамматик күнекмәләрен ныгытуга ирешергә мөмкин.

    Татар теле дәресләрендә безнең иң мөһим бурычыбыз - баланы уйларга, эзләнергә, үз алдында торган мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итәргә өйрәтү. Бу максатка ирешер өчен укучыларны нәрсә белән кызыксындырырга соң? Ничек һәрбер баланың татар теленә карата игътибарын юнәлдерергә? Балалар сыйныф бүлмәсенә теләк белән керергә һәм теләк белән дәрес буе эшләргә тиеш. Әгәр балаларның татар теленә өйрәнүгә теләкләре булмаса, аларның белем күрсәткечләре  түбән булачак. Уку сыйфатларын арттыру өчен без яңадан-яңа эффектив ысуллар эзлибез. Безнеңчә, бу вакытта безгә сыныфтан тыш чаралар ярдәм итә. Сыйныфтан тыш чара - ул уку процессының бер өлеше. Уку- укыту процессының бу ысулы шәхес формалаштыруда әһәмиятле һәм нәтиҗәле чара булып тора.

    Сыйныфтан тыш чараларның төп максаты- укучыларда татар теле һәм әдәбиятын тирәннән өйрәнүгә, халыкның рухи хәзинәсеннән мөмкин кадәр тулырак файдаланырга, аны сакларга һәм баетырга омтылыш тудыру, халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

    Сыйныфтан тыш эшләрнең дәресләр белән тыгыз бәйләнештә булуын онытмаска кирәк. Чаралар укучыларның татар теленә булган белемнәрен киңәйтәләр, тирәнәйтәләр, ныгыталар. Укытучы алдында укучыны сыйныфтан тыш эшчәнлеккә җәлеп итү бурычы тора. Моның өчен баланы кызыксындырырга, әлеге эшчәнлекнең өстенлекле якларын ачып бирергә кирәк.

    Мәктәптә татар теле һәм әдәбиятына бәйле сыйныфтан тыш эшләрнең төрләре:

     1.Әдәби түгәрәк, туган тел атналыгы, айлыгы, әдәби-музыкаль кичәләр, викторина, конкурс, диспут, КВН, брейн-ринг, олимпиада, тел сөючеләр клубы, иҗат күргәзмәләре оештыру һ.б;

     2.Әдәби газета, журналлар чыгару, кулъязма альбом төзү, проект эшләре, рефератлар язу һ.б;

    3.Язучылар һәм артистлар белән очрашулар, театр-музейларга йөрү һ.б.

    Дәрестән тыш эшләрне аерым укучылар белән генә эшләүгә кайтарып калдырмаска, бәлки аңа барлык укучыны да җәлеп итәргә тырышырга кирәк. Тел түгәрәгенә, мәсәлән, тел белән аеруча кызыксынучылар йөрсә, тематик кичәләргә, олимпиадаларга яисә викториналарга башка укучылар да тартылырга мөмкин.

    Укучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм белем дәрәҗәләрен истә тотып, дәрестән тыш эшләр план нигезендә, оешкан рәвештә һәм даими үткәрелергә тиешләр. Алар сыйныфтагы эшләр белән параллель алып барыла.

    II БҮЛЕК

    УРТА СЫЙНЫФЛАРДА УКУЧЫЛАРНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕННӘН СЫЙНЫФТАН ТЫШ ЭШЧӘНЛЕГЕН ОЕШТЫРУ

    (ЭШ ТӘҖРИБӘСЕННӘН)

    1.1. Мәктәптә татар теле укытучысының эше җаваплы һәм шактый ук катлаулы. Тел дәресләрен укытуда киеренке эшчәнлек, тирән белем һәм педагогик осталык таләп ителә.Укытучы алдына бик күп бурычлар куела: туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, аның аша үсеп килүче яшь буында ватанпәрвәр омтылышлар булдыру, башка халыкларның да әдәбиятын белү һәм олылау, сүз сәнгате ярдәмендә безне чолгап алган табигать һәм иҗтимагый тормышта, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә тулып яткан матурлыкны тою кебек олы хисләр тәрбияләү зарурлыгын да искә алсак, укытучы өстенә нинди җаваплы эшләр төшкәнен сиземләве авыр түгел. Бу очракта дәресләр уздыру белән чикләнү һич мөмкин түгел. Системалы һәм планлы рәвештә дәрестән тыш эшләр дә оештырырга туры килә. Уку-укыту процессының бу мөһим ягы укучы шәхесен формалаштыруда бик кирәкле, нәтиҗәле чара булып тора. Сыйныфтан тыш чаралар үткәрү вакытында укучыларга мөстәкыйль, иҗади актив булырга, үзләрен танытырга мөмкинлек туа.

    -Грамматик күнекмәләрне үстерү өчен биремнәр:
    1)

    2) Табышмакларның җавапларын әйтегез языгыз.

    3)“Дуслар белән күңелле”темасында мәкальләр:

    Мәсәлән: 9нчы күнегү,79бит.

    Бу мәкальнең эчтәлеген ничек аңлыйсыз? Рус телендә моңа охшаш мәкаль бармы?

    Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын.

    7нче күнегү,81бит.

    Сез бу мәкальне ничек аңлыйыз?

    Үзеңне үзең мактама,

    Кеше сине мактасын.

    Акыллы кеше сүзен “мин”дип башламый.

    2.Лексик күнекмәләрне ныгыту өчен күнегүләр.

    1)

    2) Антонимия күренешенә нигезләнеп төзелгән мәкальләрнең, табышмакларның дәвамын языгыз.

    * Яхшы тел - яз кебек, ..........

    * Иртән килер, .....

    3) Антонимнар кергән 3 мәкаль языгыз.

    4) Антоним сүзләр кергән 2 мәкаль һәм 2 табышмак языгыз.

    5) Антонимнар кергән 2 сынамыш уйлап языгыз.

    6) Мәкальнең баш өлешен укытучы әйтә, калган өлешен укучылар язып бетерәләр, дөреслеге компьютерда тикшерелеп барыла.

    * Аз сөйлә, ...... ( күп эшлә).

    * Уйнап сөйләсәң дә, .... ( уйлап сөйлә).

    7) Укучылардан 1,2,3 мәкальләрне нәрсә берләштерүе, 2 мәкальнең төрләнеше турында ни әйтә алулары сорала.

    8) Мәкальләр халык акылын туплап, кирәкле белемнәрне оста һәм кыска итеп әйтеп бирә. Укытучы татар мәкальләрен әйтә, ә балалар аларның русча вариантын әйтәләр.

    * Книга – источник знаний. ( Китап – белем чишмәсе ).

    * В здоровом теле здоровый дух. ( Сәламәт тәндә сәламәт акыл ).

    * Кто не работает, тот не ест. ( Кем эшләми, шул ашамый ).

    Димәк, китерелгән мисаллардан күренгәнчә, укытучы халык авыз иҗаты үрнәкләре аша балаларның фонетик, лексик, грамматик белемнәрен камилләштерә ала. Балаларга бу төрдәге мисалларны тәкдим итеп, укытучы татар халык авыз иҗатын үстерүгә бик зур өлеш кертә, татар теленә карата мәхәббәт уята, әдәпле, тәрбияле булырга чакыра.

    3. Сөйләм күнегүләре.

    Укучыларны матур сөйләргә өйрәтү мөһим. Җөмлә төзеп, сәнгатьле сөйләүдә, кирәкле җиргә мәкаль - әйтемнәр куеп, хикәяләр сөйләтү мөһим. Аның өчен түбәндәге биремнәрне кулланылырга мөмкин.

    1) Тизәйткечләрне дөрес әйтегез һәм кабатлагыз.

    * Хәзер инде утыр, яз. Күрәсеңме яз? Менә шул турыда яз ! (Тизәйткеч) .

    2) Мәкальләрне дәвам итеп языгыз.

    Башлаган эшне....

    а) тотынма ; б) тыңлама; в)ташлама.

    Ашыккан ашка ...

    а)ирешкән; б) пешкән; в) җиткән.

    4. Туган як тарихын,күренекле шәхесләр,мәдәни учакларын өйрәнү күнегүләре:

    1)



    2)



    3) Кош һәм хайван атамаларының дөрес әйтелеше һәм язылышын өйрәтүче күнегүләр:



    4) Тапкыр җаваплы табышмаклар. Алар укучыларның уйлау дәрәҗәсен арттыра, сөйләмен матурайта, төрле чыганаклардан тапкыр җаваплы табышмаклар табып килергә әйтү дә татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәтүдә мөһим чыганак булып тора.”Сан” темасын үткәндә мондый табышмакларны куллану отшлы булыр дип саныйбыз.

    * Кешегә җиде яшь тулгач, ул нишли?

    * Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә?

    * Елның нинди айлары 28 көнне үз эченә ала? ( Барысы да ).

    5) “Серле капчык” уены. Капчыктан берәм-берәм кәгазь тасмалар алына. Аларда мәкальнең башы язылган, ахырын әйтеп бетерегез.

    * Аерылганны аю ашар, ..... ( бүленгәнне бүре ашар).

    * Сөйдергән дә тел, .... ( биздергән дә тел).

    6) “Шаяру” уенын уйнап алыйк.

    * Бер күл – күл, ике күл нәрсә? ( Күлләр).

    * Казан уртасында нәрсә бар? ( “З” хәрефе).

    7) Сорау алмашлыклары кергән мәкальләр әйтегез.

    * Кем эшләми, ... ( шул ашамый ).

    * Кемнең сүзе хак, ( шуның йөзе ак).

    8) Татар халык мәкаль һәм әйтемнәрен кем күбрәк белә?

    * Кеше кешене таныганчы, бер пот тоз ашый, ди.

    2.2. Сыйныфтан тыш эшләрнең эчтәлеге һәм формалары

    Татар телен укыту балаларга үз туган теленең матурлыгын, кодрәтен аңларга, аны яратырга, халкыбызның иҗади байлыгы һәм чын тарихы белән кече яшьтән үк тирән кызыксыну уятырга ярдәм итә.

    Туган телгә кагылышлы һәм укучыларны кызыксындырырдай барлык мәсьәләләр дә класстан тыш эшләрнең эчтәлеген тәшкил итә. Төгәлрәк әйткәндә, мәктәп балаларына тел турындагы гомуми мәгълүматлар: телнең барлыкка килүе һәм үсүе, язу һәм китап басу тарихы, туган телнең башка телләр арасында тоткан урыны һәм роле, аның үз милләтенә хезмәте кызыклы була.

    Атналык, айлык, декадалар

    Укучыларда туган телгә мәхәббәт һәм аның белән кызыксыну хисләре тәрбияләүдә, халыкның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә өйрәтүдә тел һәм әдәбият атналыклары, декадалары һәм айлыклары үткәрүнең роле зур. Бу эшләрне оештыру зур мәшәкатьләр тудырса да, алар беренче көннәреннән үк укучылар тормышына билгеле бер җанлылык кертәләр, җаваплылык хисе кабызып җибәрәләр, күп санлы укучыларны актив хәрәкәткә, туган телгә багышланган эшчәнлеккә тарталар.

    Айлык, декада, атналык көннәрендә тел мәсьәләләре генә яктыртылмыйча, игътибарны матур әдәбиятка, язучылар иҗатына да юнәлтергә һәм бәйрәм көннәренең тагы да эмоциональрәк, эчтәлеклерәк үтүенә ирешергә була: шигырьләр укыла, җырлар җырлана. Мәктәп шагыйрьләре һәм рәссамнары үз көчләрен җиң сызганып сынап алырга мөмкинлек табалар. Башлангыч сыйныфларда, мәсәлән, билгеле бер шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле сөйләү, шул әсәр буенча рәсем ясау формаларын кулланырга мөмкин.

    “Туган тел атналыгы”, мисал өчен, алты көн дәвам итә. Алдагы атнада ук мәктәптә белдерүләр эленә, хәбәр ителә. Аннары дүшәмбедән алып шимбәгә кадәр эш төрләре аңлатыла: беренче көн – “Туган телеңне ярат” яисә, бүгенге көндә актуаль мәсьәләне күтәреп, өлкәнрәк сыйныфта “Икесен дә яхшы бел” дигән темага әңгәмә үткәрергә мөмкин. Икенче көн төрле сыйныфларда олимпиадалар уздыру. Өченче көн – билгеле бер темага багышланган кичә уздыру. Дүртенче көн – күренекле тел галиме белән очрашу оештыру. Бишенче көн – викторина, грамматик уеннар үткәрү, ребуслар чишү. Алтынчы көн – нәтиҗәләр чыгару.

    Туган тел түгәрәге

    Гомуми белем бирү мәктәпләрендә, гадәттә, барлык уку фәннәре, дәрес предметлары буенча түгәрәкләр оештырыла. Һәрбер түгәрәк җитәкчесе, үзенең мөмкинлекләренә, урындагы шартларга карап, әлеге программаларга үзгәрешләр һәм төрле тулыландырулар кертә белергә тиештер [Хуҗиәхмәтова, 2000: 271].

    Туган тел түгәрәге – сыйныфтан тыш эшләрнең нәтиҗәле формасы, чөнки аның аша эшне системалы рәвештә, ел буена, хәтта берничә ел рәттән алып барырга мөмкинлек ачыла.

    Мәктәп практикасында татар теле буенча эшли торган түгәрәкне «Туган тел түгәрәге»дип исемләү гадәткә кергән. Әмма сайлап алынган темага бәйле рәвештә «Кызыклы грамматика түгәрәге», «Сөйләм культурасы түгәрәге» дип тә исемләргә мөмкин. Бу очракта бер тема сайлап алына да шуны тирәннән өйрәнү эшенә керешелә, һәм укучылар, телнең төрле аспектлары белән танышып, тел гыйлеменә башлангыч адымнарын ясыйлар. Түгәрәк эшен оештырганда, укучыларның яшь үзенчәлеген исәпкә алу бик кирәк.

    6 нчы сыйныф укучыларын кызыклы грамматика түгәрәгенә тарту үзен аклый. Утырышларда грамматика белән бәйле кызыклы мәсьәләләр карала, уен-күнегүләр үткәрелә, шарадалар, башваткычлар чишелә. Түгәрәк дәресләреңдә кулланылган төп алымнар булып, гадәттә, сөйләп аңлату, әңгәмә үткәрү, күргәзмә әсбаплар куллану, практик эш барышында аңлату-төшендерү, бәхәс оештыру, төрле практик уеннар уздыру кебек алымнар санала.

    Түгәрәк утырышлары, гадәттә, түбәндәге структур элементлардан тора: укытучы сөйләме, укучыларның чыгышлары, практик биремнәр үтәү, сорауларга җаваплар, шигырьләр уку. Һәp занятиедә уеннар булу да — кирәкле эш.

    Иртәләр һәм кичәләр

    Сыйныфтан тыш эшләрнең бу формалары мәктәп практикасында гаять зур популярлык казанганнар. Чөнки анда чикләнмәгән санда балалар катнаша ала, иреклелек, активлыкның чиге юк. Алар кызыклы уеннарга, эмоциональ кичерешләргә һәм хәрәкәтләргә бай булулары белән, киң колачлы мәйдан тудырулары белән кадерле. Болардан тыш, кичәдә катнашучылар җитди докладлар, чыгышлар ясауга да хәзерлек алып баралар. Бу яктан алганда, кичәләр һәм иртәләрнең тәрбияви әһәмияте бермә-бер арта.

    Кичәләрнең тематикасына килгәндә, алар укыту-тәрбия процессында әһәмиятле роль уйнаучы теләсә нинди өлкәне яктырта ала. Мәсәлән. “Әдәп төбе - матур гадәт”, “Хәтер йорты”, “Татар сөлгесе - күңел көзгесе”, “Дуслык бит ул - тормыш үзәге”, “Озын толым” темаларына үткәрелгән кичәләр укучыларны татар халкының гореф-гадәтләре, алардагы иң күркәм сыйфатлар белән таныштыра, элеккеге татар кызларының матурлыгын, гүзәллеген күрсәтә, төрле милләт балалары арасында дуслык тойгылары, милли хисләр культурасы тәрбияләүдә булышлык итә. Гомумән әйткәндә, кичәләр өчен җитдирәк максатлар алына.

    Һәрбер үткәрелгән кичәләр һәм иртәләр укучыларның сүзлек хәзинәсен, сөйләм дәрәҗәсен үстерүгә, сөйләмдәге кимчелекләрне бетерергә, сөйләм осталыгын үстерүгә ярдәм итә. Шуңа күрә күренекле язучы, композиторларның, сәнгать эшлеклеләренең туган көннәрен билгеләп үткәндә, әдәби кичәләр, шигырь уку кичәләре һ.б. кызыклы һәм үтемле чаралардан киң файдалану зарур. Шундый кичәләрнең бер үрнәген китерәбез.

    Иртәләрнең һәм кичәләрнең программасына күренекле кешеләрнең туган телгә карата әйткән фикерләрен уку, сәнгатьле укучыга конкурслар уздыру кертелә. Тел мәсьәләләренә кагылышлы инсценировкаларда укучылар яратып катнашалар. Кичәләрдә, мәсәлән, «Кыен хәл», «Ике дус серләшә», «Дәрес хәзерләгәндә», «Исемнәр киңәшмәсе» кебек күренешләрне рольларгә бүлеп башкаруны үткәрергә мөмкин. Викториналар зур күтәренкелек белән үтәләр. Иртәләр һәм кичәләрдә хәрәкәтле уеннар кызыклы уза.

    ЙОМГАК

    Шулай итеп, системалы һәм планлы рәвештә оештырылган сыйныфтан тыш эшләр уку-укыту процессында укучы шәхесен формалаштыруда бик кирәкле, нәтиҗәле чара булып тора. Сыйныфтан тыш чаралар үткәрү вакытында укучылар мөстәкыйльлек, иҗади активлык күрсәтәләр, үзләрен таныталар. Димәк, мәктәпкә эрудицияле, компетентлы, иҗади фикер йөртүгә сәләтле, өлгергән шәхесләр формалаштыру бурычын гамәлгә ашыруда, теоретик һәм методик яктан югары сыйфатлы һәм нәтиҗәле дәресләр үткәрү белән бергә сыйныфтан тыш эшләр дә зур ярдәм күрсәтә.

    Сыйныфтан тыш чараларны дөрес оештырганда  укучы шәхес буларак формалаша, укыту процессына, объектына, шартларына, нәтиҗәләренә мөнәсәбәтен күрсәтә. Ул үз эшчәнлеген оештыруга сәләтле була. Шулай ук укучының танып белү эшчәнлеге камилләшә, ул үзендә ышаныч тоя, эшкә омтылышы көчәя.

    Дәрестә дә, сыйныфтан тыш эшчәнлектә дә укучы шәхесен күз алдында тотып эшләсәң, уңышка ирешәчәксең.

    Укытучы үзе иҗади үсешкә ия шәхес икән, ул башта укучылары алдыннан бара, аннан соң алар белән бергә юл үтә, соңыннан балаларын алга җибәрә, димәк, укучы шәхесе үсеш процессын кичерә.

    Татар теленнән 6 нчы сыйныфларда сыйныфтан тыш эшчәнлекне оештыруны тикшереп, без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

    1. Укучылар дәрестә алган белемнәрен киңәйтеп һәм тирәнәйтеп, аларны тормышта гамәли куллана белә башларга тиеш.

    2. Укучы сыйныфтан тыш үткәрелә торган чаралар аша җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиеш.

    3. Укучылар проблемаларны хәл итә, карар кабул итә, эзләнә, анализ ясаый, алынган мәгълүматларны эшкәртә белергә тиеш.

    4. Эш барышында коллективта үз-үзеңне тоту, толерантлык, башкалар фикеренә игътибар итү кебек сыйфатларга өйрәнергә тиеш.

    5. Укучылар уку хезмәтендә үзенә максат куя белергә, бурычларны билгели белергә, эш тәртибен аңлап, чараларны оештыра белергә, эшчәнлек нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә тиеш.

    Сүзебезне йомгаклап, шуны әйтәсебез килә: сыйныфтан тыш чараларда катнашкан укучының аңлы рәвештә укуга теләге арта, ул фән белән ныграк кызыксына башлый, үз эшенә җаваплы карый, төркемдә үзара тарсынмыйча аралашырга өйрәнә. Иптәшләренең фикерләрен бәяли, хөрмәт итә, иҗади эшчәнлеккә омтыла.

    Рус телендә белем бирү оешмаларында татар телен чит тел буларак өйрәнүче укучылар татар теле дәресләрендә мәкальләр, санамыш, сынамыш, тизәйткеч, табышмаклар белән танышалар.Алар укучыларның уйлау дәрәҗәсен арттыра, сөйләмен матурайта.Татар теленә өйрәтү процессында алардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фәнгә кызыксыну уята. Шуңа күрә бу эшне системалы алып бару мөһим.

    Гомумән, сыйныфтан тыш эшләр укучыларның активлыгын күтәрүгә, белем һәм культура дәрәҗәсен, сөйләм телләрен үстерүгә, дөньяга карашларын киңәйтүгә, аларны җәмәгать эшләренә җәлеп итәргә, матурлыкны аңларга өйрәтергә ярдәм итә. Кичәләр, атналыклар, айлыклар, олимпиадалар мәктәп балаларында бу фәнгә карата кызыксыну уяталар, алар ярдәмендә укучылар туган телнең нечкәлекләренә төшенәләр.
    КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

    ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

    1. Шәкүрова М.М. Татар телен укыту методикасы: теория һәм практика / М.М.Шәкүрова, А.Ф.Йосыпов; Казан дәүләт ун-ты, Татар филол. һәм тарихы фак-ты. – Казан: Казан дәүләт университеты, 2009. – 165 б.

    2. Юсупов Р.А. Әдәп башы – тел.– Казан: КГПУ, 2000. – 218 б.

    3. Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. – Казан: ТКН, 1983.

    4. Хуҗиәхмәтов Ә. Класстан тыш һәм мәктәптән тыш тәрбия эшләре / Ә.Хуҗиәхмәтов // Мирас. – 2001. – № 5. – Б. 56-61.– 136 б.

    5. Татар халык табышмаклары. Җыючысы һәм төзүчесе Н.Исәнбәт. К., 1970. - 479 б.

    6. Н.Исәнбәт. Татар халык мәкальләре. 3 томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1 т., 1959. - 239 б.

    МЕТОДИК ӘДӘБИЯТ

    1. “Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен чит тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

    6 нчы сыйныф, (Р.З.Хайдарова,З.Р.Назипова) Казан, “Татармультфильм”нәшрияте, 2014

    1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. Ч.М. Харисова, К.С. Фатхуллова, З.Н. Хәбибуллина – Казан: Татар. Кит.нәшр.,2011-239 бит.

    2. Кәримова Ф.С., Сәяпова Ф.Г. Мәктәптә бәйрәмнәр һәм кичәләр.-Яр Чаллы: Мәгърифәт, 2002.

    3. Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г. 5-11нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр.– Казан:2000. – 243б.


    ЭЛЕКТРОН РЕСУРСЛАР:

    1. http://www.mon.tatar.ru

    2.http://www.shoolexpo.ru

    3.http:// www. belem.ru

    4.http://. tatar.ru ТР рәсми серверы


    написать администратору сайта