Главная страница
Навигация по странице:

  • Автор

  • Җиһазлау

  • УМ кую ситуациясе.

  • Балалар экранда нәрсә күрәсез (- Хатын-кызны күрәбез. -Баланы, чәчәкләр күрәбез.)Укытучы: Укучылар, бу рәсем турында нәрсә уйлыйсыз

  • Бу рәсем сезне нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә

  • Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  • (Укытучы җөмләләрне укый, укучылар билгеләп баралар. Соңыннан бергәләп тикшерәләр)

  • Каз каурые-гусиное перо Тал мамыгы- пух ивы Сукмак-тропинка Үзән-долина, низменность Чишмә-родник Эз-след

  • РЕФРЕН- бөтен бер строфаның яки кушымтаның кабатланып килүе.

  • 6. Иҗади эш башкарыла. Укучылар әниләренә теләкләр уйлап язалар. Теләгән бала үзе язган теләкләрне укый.

  • Рефлексия,бәяләү.

  • Әниләр кайчан бәхетле була Аларны ничек сөендерергә мөмкин

  • (8 нче сыйныф рус төркемендә М. Галиевның «Су буеннан әнкәй кайтып килә» шигырен өйрәнү. М. Галиев. Туган ирлр нкй белн берг


    Скачать 0.99 Mb.
    НазваниеТуган ирлр нкй белн берг
    Анкор(8 нче сыйныф рус төркемендә М. Галиевның «Су буеннан әнкәй кайтып килә» шигырен өйрәнү.
    Дата21.07.2021
    Размер0.99 Mb.
    Формат файлаdocx
    Имя файлаМ. Галиев.docx
    ТипДокументы
    #225006

    Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә

    багышланган респуликакүләм фәнни – гамәли конференция

    Тема: Туган җирләр әнкәй белән бергә...

    (8 нче сыйныф рус төркемендә М. Галиевның «Су буеннан әнкәй кайтып килә» шигырен өйрәнү.)

    Автор: Саба муниципаль районы

    Шәмәрдән лицееның татар теле һәм

    әдәбияты укытучысы Минһаҗева Нурсия

    Фоат кызы

    Казан-2019

    Тема: Туган җирләр әнкәй белән бергә.. (М. Галиевның «Су буеннан әнкәй кайтып килә» шигырен өйрәнү.)

    Максат: 1. Метапредмет- “гаилә кыйммәте” төшенчәсен формалаштыру.

    2.Предмет- Марсель Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Су буеннан әнкәй кайтып килә” шигырен өйрәнү. Актив лексика ярдәмендә текстның эчтәлегенә төшенү;

    3.Шәхескә кагылышлы: шагыйрь иҗатына, шигърияткә карата кызыксыну уяту. Әниләргә мәхәббәт, гаилә, кеше кадере, әти-әниләргә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

    Җиһазлау: дәреслек, китаплар күргәзмәсе, портрет, мультмедиа.

    Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү

    Дәрес барышы.

    Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.

    Дуслар елмаеп караса,

    Дөнья яктырып китә.

    Я, кайсыгыз дусларына         

    Елмаю бүләк итә?

    • Исәнмесез, хәерле көн укучылар. Барчабызга да хәерле көннәр теләп дәресебезне башлыйбыз.

    - Дәрестә сезнең эшчәнлекне активлаштыру өчен кечкенә психологик тренинг уздырып китәсем килә. Һәр кешегә бер формада кәгазь битләре таратыла.

    -Күзләрегезне йомыгыз һәм кулыгыздагы кәгазъ битләрен ертыгыз. Күзләрне ачыгыз, кәгазъ битләрен алыгыз һәм өскә күтәрегез, биттәге бизәкләр бер-берсенә охшаганмы?

    • -Юк

    • Һәркем индивидуаль шәхес. Әйе, һәркемнең үз фикере бар. Дәрестә шуны истә тотып эшләрсез дип уйлыйм. Үз фикерегезне әйтергә курыкмагыз, актив булыгыз.

    • Шушы күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.

    I Актуальләштерү.

    1. Дәрескә бирелгән өй эшен тикшерү.

    -Өй эшенә сезгә нәрсә бирелгән иде?

    -Әни турында интеллект карта төзергә һәм сөйләргә өйрәнергә.



    -Кемнең үз әнисе турында сөйләп китәсе килә? (1-2 укучы чыгып сөйлиләр)

    1. Үткән дәрес материалын кабатлау.

    - Укучылар узган дәрестә без кайсы язучы иҗаты белән таныштык?

    -Роберт Миңнуллин иҗатындагы Ана образы нинди?

    - Әниләргә багышланган шигырьләр язган тагын кайсы шагыйрьләрне беләсез?

    -Әниләргә багышланган нинди җырлар тыңлаганыгыз бар?

    УМ кую ситуациясе.

    1. Си-финк- уандэ структурасы. (Что вы видите? Что вы думаете об этом? О чем это заставляет вас задуматься?

    Экранда Әни һәм бала рәсеме.

    Укытучы: Балалар экранда нәрсә күрәсез?

    (- Хатын-кызны күрәбез.

    -Баланы, чәчәкләр күрәбез.)

    Укытучы: Укучылар, бу рәсем турында нәрсә уйлыйсыз?

    (- Бәлки бу аның әниседер.

    - Рәсемдә әни һәм бала дип уйлыйм, чөнки хатын аны бик яратып кочаклаган)

    Укытучы: Бу рәсем сезне нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә?

    (- Нинди матур, күңелле балачак.

    - Бала шат, бәхетле, чөнки ул әнисе кочагында.

    - Минем дә шул бала буласым килә

    - Әниле бала, бәхетле бала)

    - Афәрин, балалар! Инде күргәнегезчә без әниләр турында сөйләшүебезне бу дәрестә дә дәвам итәчәкбез. Бүген язучы һәм шагыйрь М. Галиевның “Су буеннан әнкәй кайтып килә” шигырен укып өйрәнербез .

    Темадан чыгып , дәрескә уку мәсьәләсен кую:

    • М. Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.

    • Су буеннан әнкәй кайтып килә” шигырен уку, аңлау.

    Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

    1. М. Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.

    - Әйдәгез, укучылар, Марсель Галиевның туган ягына барып кайтыйк әле.

    (Презентация ярдәмендә укытучы язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра)

      Марсель Галиев  1946 елның 8 октябрь көнендә Азнакай районы Балтач авылында туган. Үз районындагы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт төзү–монтаж идарәсендә эшли.  1969 елда Марсель Галиев Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә; 1974 елдан 1983 елга кадәр Татарстан Язучылар берләшмәсендә әдәби хезмәткәр һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге редакторы булып эшли.

    Марсель Галиев шигърият һәм проза жанрында иҗат итә. Матбугатта аның әсәрләре 70нче еллар башында күренә башлый. 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы, ә 1980 елда ике повестен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. 2011 нче елда, күпъеллык иҗат эшчәнлегенең нәтиҗәсе булган , 6 томнан торган “Әсәрләр” тупланмасы басылып чыга.Әдипнең аерым әсәрләре рус, поляк, украин, үзбәк, казах, осетин, чуваш телләренә тәрҗемә ителгән.

    Марсель Галиев — татар шагыйреязучыГ. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның халык язучысы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

    (Марсель Галиевның китаплары белән таныштыру, әсәрләре турында кыскача белешмә бирү) .

    - Ә хәзер дәреслектәге библиографик язма белән танышыйк.

    ( Укытучы укый башлый, укучылар дәвам итә)

    2. - М. Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты турында нәрсәләр исегездә калды икән, тикшереп карыйк әле.

    ОГЭ га әзерлек эше. Текстка туры килә. Текстка туры килми.

    (Укытучы җөмләләрне укый, укучылар билгеләп баралар. Соңыннан бергәләп тикшерәләр)

    1. М. Галиев 1946 нчы елның 8 октябрендә Азнакай районы Балтач авылында туа.

    2. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

    3. Университетны тәмамлагач 1974 елдан1983 елга кадәр Татарстан Язучылар берләшмәсендә әдәби хезмәткәр һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге редакторы булып эшли..

    4. 2011 нче елда, күпъеллык иҗат эшчәнлегенең нәтиҗәсе булган , 6 томнан торган “Әсәрләр” тупланмасы басылып чыга.

    5. М. Галиевның әсәрләре башка телләргә тәрҗемә ителмәгән.

    3. Сүзлек эше.

    - Бүген М. Галиевның “Су буеннан әнкәй кайтып килә” шигырен укып өйрәнәчәкбез. Иң беренче сүзлек эше башкарыйк.

    (Экранда сүзләр. Укучылар бергәләп кабатлыйлар, истә калдыралар. Укытучы авыр сүзләрне аерым укучылардан кабатлаттыра.

    Укытучы русчасын әйтә, укучылар татарча тәрҗемәсен әйтәләр.

    Укучылар чылбыр буенча сүзтезмәләр яки җөмләләр төзиләр.)

    Каз каурые-гусиное перо

    Тал мамыгы- пух ивы

    Сукмак-тропинка

    Үзән-долина, низменность

    Чишмә-родник

    Эз-след

    4.- Ә хәзер шигырьне тыңлыйк.

    (Укытучы шигырьне сәнгатьле укый.)

    -Укучылар, әйдәгез хәзер барыбыз да эчтән генә шушы шигырьне укып чыгыйк әле. (2 минут бирә)

    -Рәхмәт, хәзер шигырьне чылбыр буенча укып китик.

    -Яхшы, рәхмәт,афәрин.

    (Укытучы укучыларның шигырьне аңлауларын тикшерә. )

    Беренче строфада сүз нәрсә турында бара?

    - Лирик герой чишмәдән моңаеп кайтып килүче чал чәчле әнисен сурәтли

    - Икенче строфада ?

    - Лирик герой әнисенең чишмә юлында узган гомерен, кыз вакытын искә ала.

    - Өченче строфада лирик герой тормышның алга баруын, ә әнисенең туган җир белән бергә үзгәрүен , олыгаюын искәртә.

    - Дүртенче строфада беренче строфадагы кебек чишмәдән моңаеп кайтып килүче чал чәчле әнисен сурәтли.

    - Шигырьнең темасы нинди?

    - Лирик геройның кичереше, әнкәй образы.

    -Укучылар, әйдәгез уйлап карыйк әле, шигырь кем тарафыннан сөйләнде?

    -Лирик герой тарафыннан.

    - Кем соң ул лирик герой? (искә төшерү)

    Лирик герой- лирикада автор образын, автор аңын белдерүче ысулларның берсе; әсәрдә уй-хисләре, эчке халәте чагылыш тапкан шагыйрьнең хисләреннән тыш, күпчелек кешеләргә хас уй-кичерешләрне гәүдәләндерүче образ.

    -Шигырьләрдә лирик геройның нинди хис –кичерешләре салынган ?

    -ярату;

    -сагыну;

    -моңсулык;

    -юксыну;

    -әнигә хөрмәт хисе;

    - Автор иҗат иткән әнкәй образы нинди булып күз алдына килә?

    -М. Галиев иҗат иткән әнкәй образы белән Роберт Миңнуллин шигырендәге әнкәй образы арасында нинди уртак яклар бар?

    - Кайсы шигырьдә табигать образы көчлерәк тасвирлана?

    - М.Галиевның “Су буеннан әнкәй кайтып килә” шигырендә.

    - Ә ни өчен язучы әнкәй су буеннан кайтып килә ди?

    - Игътибар итегез, су образы шигырьдә ни өчен бирелгән?

    - Су символ буларак бирелә. Ул тормыш мәгънәсен аңлата.

    - Сукмак әнкәйгә нәрсәне хәтерләтә ? Дөрес җавапны сайлап алыгыз)

    -Яшьлеген

    -кыз чагын

    - элеккеге авыл тормышын

    -әни булуын

    - Әнкәй һәм Туган як арасында уртаклык бармы? Ул нәрсәдә күренә? (текстан табып уку).

    - Шигырьдә кайсы строфалар кабатлана? Ул әдәби телдә ничек атала)

    РЕФРЕН- бөтен бер строфаның яки кушымтаның кабатланып килүе. (Дәфтәрләргә язып кую).

    - Шигырьнең идеясе нинди?

    - Әниләрне яратырга, хөрмәт итәргә, алар бу дөньяда мәңгелек түгел, исән вакытларында кадерләрен белеп,хәер- фатихаларын алып яшәргә тиешбез.
    5. М. Галиевның әлеге шигыренә күренекле композитор Луиза Батыр –Болгари көй язган.

    ( Укытучы Луиза Батыр –Болгари турында кыскача мәгълүмат бирә, фотосы белән таныштыра)

    Әйдәгез Айдар Фәйзрахманов башкаруында әлеге җырны тыңлап китик.

    - Җыр сезгә ошадымы?

    - Ничек уйлыйсыз, ни өчен җыр шулай популяр икән?

    6. Иҗади эш башкарыла. Укучылар әниләренә теләкләр уйлап язалар. Теләгән бала үзе язган теләкләрне укый.

    -Ә хәзер укучылар, алдыгызда яткан әни рәсеме астына үз әниләрегезнең исемнәрен язып куегыз. Рәсемнең икенче ягына әниләрегезгә теләкләрегезне языгыз. Бүген өегезгә кайткач шушы рәсемне әниләрегезгә бүләк итәрсез.

    Сез инде буй җитеп килүче кызлар,егетләр, әниләрегезне хөрмәт итәргә, яратырга, аларга игелекле булырга тишсез,шулай булганда гына алар менә шушы рәсемдәгечә матур, шат, бәхетле булырлар.

    Дөнья әдәбиятында әниләргә багышланган әсәрләр бик күп. Рус әдәбиятында Максим Горький да “Анадан башка шагыйрь дә, герой да юк,”-ди.

    Рефлексия,бәяләү.

    1. – Без бүген кайсы шагыйрь белән таныштык?

    • М. Галиевның “Су буеннан әнкәй кайтып килә ” шигыре нәрсә турында?

    • Дәрескә куйган максат чишелдеме? Нинди образ белән очраштык?(Ана образы)

    • Шигырьгә көйне кем язган?

    1. Бәяләү. Билгеләр куела.

    2. Өй эше бирү: А) шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергәӘ) шигырьне ятларга Б) Шигырь эчтәлеге буенча сораулар төзергә.

    3. Дәрестән чыгу билеты.

    -Ә хәзер бүгенге сөйләшүебезгә нокта куеп шундый сорауга җавап языйк әле.(Укучылар үз җавапларын язалар һәм ишек янындагы тартмага салып китәләр. Укытучы җавапларны укый, икенче дәрес башында җаваплар буенча фикер алышалар)

    Әниләр кайчан бәхетле була? Аларны ничек сөендерергә мөмкин?

    (Укучыларның җаваплары түбәндәгечә булырга мөмкин:

    - Баласы сәламәт булса;

                               -Яхшы билгеләргә укыса;

                              - Баласы тормышта үз юлын тапса, кешелекле булса...

                              - Картлык көннәрендә балалары терәк булса ...)


    написать администратору сайта