Главная страница

Туган ягым-газиз җирем.Дәрестән тыш эшчәнлек.Нуриева Р.А.. Туган ягым газиз ирем


Скачать 91.5 Kb.
НазваниеТуган ягым газиз ирем
Дата17.11.2022
Размер91.5 Kb.
Формат файлаdoc
Имя файлаТуган ягым-газиз җирем.Дәрестән тыш эшчәнлек.Нуриева Р.А..doc
ТипДокументы
#794460



Туган ягым - газиз җирем”

Аңлатма язуы
Туган ил. Туган як. Туган авыл. Туган җир. Бу изге сүзләр һәркемгә таныш һәм кадерле. Районыбыз һәм Бүләк авылы тарихын өйрәнү, бүгенгесен барлау, авылның истәлекле урыннарына, чишмәләргә экскурсиягә бару, мәктәп тарихын өйрәнү, данлыклы һөнәрчеләре, сәнгать сөючеләре белән очрашу оештыру.

Ватанпәрвәрлек дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр,Ватанның лаеклы уллары,кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Ватанпәрвәрлек – үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт ул.

Программада туган як, туган авыл тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирелә..

Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен дә кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша.

Программаның төп максатлары:

-укучыларда район,авыл тарихы турында күзаллау булдыру;

-укучыларды туган төбәгенә, аның хөрмәткә лаек шәхесләренә ихтирам, мәхәббәт

тәрбияләү;

-районыбыз тарихына бәйле шәхесләрне өйрәнү һәм эзләнү күнекмәләрен

формалаштыру.

-рухи-әхлакый сафлыкка ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.
Программаның бурычлары:

  • укучыларның танып-белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;

  • балаларда үз халкына,тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата

кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска

өйрәтү;

- балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;

- балаларда иҗат итү омтылышы уяту;

- экскурсияләр үткәрү.

Кулланылган әдәбият

  1. Гарипова. “Авыллар һәм калалар тарихы”.

  2. Й.Хуҗин . “Уртак язмыш кояшыбыз”, Казан, 2011

  3. Д.Хуҗина. “Көзге моң”, “Вакыт бар” шигырьләр җыентыклары, Менделеевск.




Тема

Сәг. саны

Максат

Җиһазлар, материаллар,

күрсәтмәлелек

Дәрестә үткә-

релә торган

Эш төрләре

Искр.

1

Кереш дәрес.Тарихларга кергән Актаныш ягы.

1

Укучыларның туган төбәк турындагы белемнәрен арттыру, аларга районыбыз турындагы яңа мәгълүматлар җиткерү. Актаныш районының барлыкка килү тарихын аңлату.

Актаныш картасы, аудио магнитофон, китаплар күргәзмәсе.

Укытучы чыгышы, үзара фикер алышу.




2

Туган якның ачык китабы.

1

Туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Актанышныҗ истәлекле урыннарына читтән торып сәяхәт ясау.

Компьютер, презентация.

Дәрес презентация,




3

Районыбыз символлары.

1

Районыбызның рәсми символлары белән таныштыру, укучыларның күзаллауларын, күзәтүчәнлекләрен, чагыштыру сәләтләрен үстерү, районыбыз символларына карата хөрмәт һәм ихтирам, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.

Район Уставы, гербы, флагы рәсемнәре; герб һәм флаг турында

Буклет ясау.




4

Актанышның зыялы затлары үрнәгендә....

1

Игелекле гамәлләре белән халык күңеленә кергән актанышның зыялы затлары турындагы мәгълүматларны киңәйтү, алар үрнәгендә телебезгә, туган ягыбызга тугрылыклы, намуслы һәм тырыш булырга омтылыш тәрбияләү.




Укытучы чыгышы, өстәмә материаллар белән танышу.




5-7

Күренекле якташларыбыз.


Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Мирза иҗаты белән таныштыру.

Галим- бакчачы Фарсель Зыятдинов иҗаты

2

1

Якташларыбыз – театр сәхнәсендә, җырчы һәм композиторлар, рәссамнар, язучылар турында мәгълүмат бирү. Аларның иҗаты белән таныштыру. Сәнгатькә омтылыш тәрбияләү.

Портретлар, презентация.

Гамәли эзләнү.

Әңгәмә.




8

Актаныш районы предприятияләре: икмәк кабул пункты, ипи пешерү цехы

1

Экскурсия.




Экскурсия.




9

Урман һәм кеше.

1

Урман-аның тарихы, үзенең бөтен гомерен урманга багышлаган эшсөяр кешеләр һәм Актаныш урманнарына багышлап язылган китаплар белән таныштыру. Урманга мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Китаплар күргәзмәсе, гербарий, урман тавышы белән кассета, агач, хайван, гөмбә һәм чәчәк рәсемнәре.

Түгәрәк өстәл артында әңгәмә. Экологик дәрес.




10

Актанышның алтын каләме, еракларга китә сәламе.

1

Райондаш язучылар һәм шагыйрьләр белән танышу, горурлану хисе тәрбияләү. Балалар газета-журналларына язган укучыларның язмалары белән даими танышып бару.

“Ялкын”, “Сабантуй”, “Актаныш таңнары”, “Көмеш кыңгырау” газета- журналлар.







11

Район телевидениесе

1

Телевидение хезмәткәрләре белән очрашу, әңгәмә.




Чын күңелдән сөйләшү.





12

Актаныш сандугачлары.

1

Актанышка багышланган җырлар тыңлау һәм өйрәнү. Җырлар конкурсы үткәрү. Җыр сәнгате турында белемнәрне киңәйтү. Эстетик һәм музыкаль тәрбия бирү.

Җыр сүзләре, аудио магнитофон, җырның авторлары турында кыскача белешмә.

Концерт дәрес.




13

“Актанышым – туган ягым”

1

Иншалар һәм рәсемнәр конкурсы.




Рәсемнәр ясау. Күргәзмә.





14-15

Боз сараена һәм бассейнга сәяхәт.

2

Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту .

Тиешле өс киемнәрен барлау.

Сәяхәт дәрес.




16

“Уйланабыз, эзләнәбез, Актаныш синең хакта”

1

Укучыларның белемнәрен арттыру максатыннан тестлар эшләү,хикәя язу,кроссворд чишү.

Тестлар.

Гамәли эзләнү.





17



Туган авылым – Бүләк



1


Туган авылыбызның килеп чыгу тарихы белән таныштыру, туган-үскән җиргә карата мәхәббәт хисе, толерант шәхес тәрбияләү.


Папка материаллары, фото рәсемнәр, презентация


Әңгәмә






18-19


Челтер – челтер авылым чишмәләре.



2

Чишмәләрнең килеп чыгу тарихын өйрәнү, аларны саклау һәм чистарту эшләре. Экологик тәрбия бирү. Туган тәбигатебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү.

Чишмә рәсемнәре.

Сәяхәт





20


Мәктәбем – горурлыгым,

Мәктәбем – йөз аклыгым.



1

Бүләк башлангыч мәктәбе тарихы.

Лаеклы ялдагы укытучылар белән очрашу.

Альбом “Мәктәп тарихы”, фотолар.

Очрашу кичәсе






21


Җирле музейга бару.

Музей-тәрбия учагы.



1

Мәктәп музеена сәяхәт. Музей предметлары аша укучыларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү. Татар халкының гасырлар буена тупланып килгән мирасын,күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерү.


Музей предметлары.

Сәяхәт дәрес.




22

Авылымның “Кызыл китабы”



1

Региональ компоненттан чыгып балаларда кешелеклелек сыйфатлары, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, табигатьнең байлыкларын сакларга өйрәтү.

ТР Кызыл китабы, рәсемнәр, таблицалар,

Безнең якта үсүче үсемлекләр, агачлар, хайваннар турында кыскача мәгълүмат.

Телдән журнал.






23


Туган ягым – яшел бишек.



1

Балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү, киң таралган экологик проблемаларның кайберләре белән таныштыру. Елга буе һәм болын табигатен күзәтү һәм өйрәну. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Фотоаппарат.

Сәяхәт.






24



Минем гаиләм-минем бәхетем.

Гаиләнең үткәненә сәяхәт.



1



Укучыларны гаилә, шәҗәрә, нәсел агачы төшенчәләре белән таныштыру. Үзләренең нәсел шәҗәрәсен төзергә өйрәтү.

Гаиләдә бер-береңә хөрмәт, җылы мөнәсәбәт, әти-әниләренә, әби-бабаларына, туганнарына карата шәфкатьлелек, кайгыртучанлыу, ярдәмләшү хисе тәрбияләү;

Фотокүргәзмә “Гаиләм янәшәсендә”, шәҗәрә үрнәкләре, Г.Тукай “Безнең гаилә” шигыре, мәкальләр.

Әңгәмә, гамәли эш.





25


“Алар даны мәңгелек!”
Батырлык юлы кайдан башлана?



1


Укучыларны Бөек ватан сугышы ветераннары белән таныштыру. Тыл батырларын барлау һәм алар белән горурлану хисләре тәрбияләү. Укучыларда патриотик һәм граҗданлык хисләре булдыру. “Батырлык” төшенчәсенең мәгънәсен аңлату.

Плакатлар, слайдлар, темага кагылышлы җырлар, папка материаллары, фотолар..

Очрашу кичәсе.





26


Без бәләкәй чакларда.
Балалар бакчасына

сәяхәт.



1

Балалар бакчасына сәяхәт оештыру. Нәниләргә кулдан ясалган санау материаллары бүләк итү. Уеннар өйрәтү һәм “күчтәнәч” концерт кую.


Санау амтериаллары, костюмнар, аудиомагнитофон.

Сәяхәт дәрес.






27


Матурлык һәм хезмәт янәшә.
“Үзе яхшының эше дә яхшы.”



1

Төрле профессия кешеләре белән очрашу. (Мәдәният хезмәткәре, терлекче, кибетче, врач, китапханәче)

Рәхмәт сүзе, өлкәннәргә булышу.

Мәкальлләр, плакат, китап күргәзмәсе, анкета сораулары.


Түгәрәк өстәл артында әңгәмә.





28


“Күңелле тәнәфес”- күңел ачу кичәсе.



1


Халкыбызның авыз иҗатына ,милли җырлы-биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү. Әби бабаларыбыздан калган күркәм гадәтләрне укучыларда тәрбияләү.

Борынгы уеннарны искә төшерү: “Наза” , “Түгәрәк” , “Каз канаты” , “Кәрия – Зәкәрия” уеннарын уйнату.



Костюмнар, болын, урман, өй күренешләре.


Рольле уеннар.






29



Хезмәтләре – хөрмәтле



1


Төрле тармакларда эшләүче авылыбыз уңганнары белән очрашу. Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу; элекке һөнәрчелек белән бүгенге һөнәрчелекне чагыштыру; вакытлар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклау. Һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

Итек басу, шәл бәйләү күренешләре.

Чын күңелдән сөйләшү.




30-31

Мәчет –изге урын.

“Күңелең саф булсын”

2

Укучыларны яхшылык һәм яманлыкны аера белергә һәм дус, тату яшәргә өйрәтү. Тат.Ямалы авылы мәчетенә сәяхәт.




Сәяхәт.




32

Китапханәгә сәяхәт

1

Авыл һәм мәктәп китапханәләре турында мәгълүмат бирү, укучыларда матур әдәбият укуга кызыксыну уяту.

Китаплар күргәзмәсе.

Сәяхәт дәрес.




33

Игелек кылып яшик,тарихта эзле булыйк...

1

Изге эшләр, миһербанлы гамәлләр кылырга өндәү. Ата-анага, өлкән буын кешеләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү, укучыларны үз хисләрен матур итеп әйтә, аңлата белергә өйрәтү һәм кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт кебек асыл сыйфатларны тәрбияләргә кирәклегенә төшендерү.

Китаплардан күргәзмә, мәкальләр,

Әңгәмә дәрес




34

Дәрес-йомгаклау.

Уйларымның иң татлысы – туган җирем хакында




Ел буе алган белемне кабатлау, ныгыту.Туган җир, аның рухи байлыгы белән горурлану хисләре тәрбияләү. Саба ягы турындагы җырларны кабатлау. Балаларның хыялын иҗади сәләтләрен үстерү. Туган якка мәхәббәт, якташларыбыз иҗатына ихтирам хисләре тәрбияләү.

Слайдлар, презентация.








написать администратору сайта