Главная страница

Укучылар исемлеге


Скачать 40.08 Kb.
НазваниеУкучылар исемлеге
Дата06.02.2023
Размер40.08 Kb.
Формат файлаdocx
Имя файлаtrbiya_plany.docx
ТипДокументы
#923231

Муниципаль бюджет гомумибелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Буамуниципаль районы

Черки Килдуразуртагомуми белембирү мәктәбе »

Укучы шәхесен
үстерү һәм тәрбияләү
планы

2-4нче сыйныфлар җитәкчесе: Гыйльфанова Д.Р.

2016-2017 уку елы

УКУЧЫЛАР ИСЕМЛЕГЕ




Фамилиясе, исеме,атасының исеме


Туган елы һәм көне

1.

Әхмәдиев Алмаз Әсгатьулы




2.

Идрисова Ильзия Илһом кызы




3.

Махмутов Гадел Фәритулы




4.

Сәгъдиев Ранис Рәмисулы




5.

Тарасов Павел Сергеевич




6.

Фәсхетдинова Азалия Фәнис кызы




7.

Шакирҗанова Рамилә Рафыйкъ кызы




8.

Шайдуллов Адель Фаилулы




9.

АбейдулловаАлсуНасихкызы




10.

Габдрахманова Амалия Рөстәм кызы




11.

Колчанов Роман Андреевич




12.

РафиковаАделияНаилкызы




13.

СиразовНияз Мөнир улы




14.

ХәйруллинаРузилә Радик кызы




15.

Хусаинов Марсель Нуритдинулы






Мәктәптә укыту-тәрбия бирүнең төп темасы һәм максаты:

“Гомумкешелек сыйфатларына нигезләнгән, белем баскычында укыту стандартын үзләштергән, уңышларга ирешүче, югары әхлаклы шәхес формалаштыру”

Сыйныф житәкчесенең тәрбия темасы:

“Укучыларда әдәплелек һәм аралашу культурасы тәрбияләү”

Максат:

Укучыларның төрле очракларда аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү,үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре тәрбияләү
Уку елына төп тәрбияви бурычлар:


  1. Укучыларның гомуми үсешен һәм шәхси үзенчәлекләрен өйрәнү:портфолио туплау; балаларга мәктәптә, сыйныфта, мәктәптән тыш үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү һәм үтәүләренә ирешү.




  1. Балаларда мәктәпне ярату, укуга, хезмәткә җаваплы караш тәрбияләү.




  1. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне дөрес тота белү сәләтен үстерү, сәламәт яшәү үрнәкләрен аңлату.




  1. Туган илебезгә, аның табигатенә, байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү.




  1. Коллективта җаваплылык, теләктәшлек, таләпчәнлек, гаделлек сыйфатлары, үзара дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү.




  1. Балаларның сәламәтлекләрен саклау буенча тиешле чаралар уздыру, көндәлек режимны үтәү, буш вакытны файдалы итеп үткәрергә өйрәтү.




  1. Укучыларның әти-әниләре белән тыгыз элемтәдә тору,барлык тәрбия эшләрен бергәләп үткәрү.



Кереш

Мәктәп һәрвакыт буыннарның рухи мәдәниятен үзара бәйләүче тәрбия учагы булды.

Тәрбия-ул куелган максатка тәңгәл килә торган үзара бәйләнгән тәрбия чаралары системасы.

МБГБУ “ ТР Буа муниципаль районы Ч.Килдураз урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2016/2017 нче уку елына алган укыту - тәрбия бирүнең төп максаты:

Гомумкешелек сыйфатларына нигезләнгән, белем баскычында укыту стандартын үзләштергән, уңышларга ирешүче, югары әхлаклы шәхес формалаштыру”.

Укучыларда гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү юнәлешендә эшләүне нигез итеп алганда, мәктәп бусагасын атлап кергән укучыларны тәрбияләүне түбәндәге эшләр аша тормышка ашырырга мөмкин:

-мәктәпкүләм бәйрәмнәр уздыру;

-әкиятләр уку,тыңлау, тәрбияви якларын ачыклау;

-мәкальләр өйрәнү һәм мәгънәләрен аңлату;

-табигать кочагына, китапханәгә, музейга экскурсияләр ясау;

-әңгәмәләр һәм класс сәгатьләре аша;

-табышмаклар аша фикерләү сәләтен үстерү;

-класстан тыш эшләрдә: әкиятләр сәхнәләштерү, мини -концертлар, бәйрәм чараларында катнашу;

-физкультминутлар, хәрәкәтле уеннар аша;

-әти-әниләр җыелышлары.

Теләсә нинди шартларда үзен дөрес тота белүче, җәмгыять өчен иң файдалы булган юлны сайлый белүче һәм шул юлны бернинди кыенлыкларга һәм каршылыкларга карамастан, ахырына кадәр илтеп җиткерергә үзендә көч һәм ныклык таба алучы һәм шуңа сәләтле кешене генә тәртипле кеше дип атарга була.

Тәртипле шәхес ул уңай йогынтыларның бөтен җыелмасы белән генә тәрбияләнергә мөмкин. Уен, күңел ачу,файдалы хезмәт һәм ял вакытын ничек үткәрү дә бу мәсьәләдә мөһим урын тота. Менә шушы йогынтылар барысы бердәм тәэсир иткәндә дөрес тәрбия булырга, бары тик шуның нәтиҗәсендә генә тәрбия җимешләрен татырга мөмкин.

Кешелек үзенең тарихи яшәеше дәверендә гаять бай тормыш тәҗрибәсе туплаган. Аның бер өлешен яшь буынны мөстәкыйль тормышка хәзерләү тәҗрибәсе тәшкил итә. Һәр милләтнең, һәр халыкның бу өлкәдә үзенә генә хас карашлары, үзенчәлекле фикерләре, тәрбия алымнары, гасырлар буе сакланып килгән гореф-гадәтләре(халык педагогикасы) бар.

Халык педагогикасы – ул тормышта, тәрбия процессында сыналган, буыннан-буынга күчеп камилләшкән, халык тарафыннан киң кулланылган тәҗрибәгә нигезләнгән укыту- тәрбия турындагы тәгълимат.

Кайбер гадәтләр, йолалар, иң борынгы чорларда ук барлыкка килеп, безнең көннәргә кадәр сакланып калганнар.Алар бигрәк тә кешенең табигатькә мөнәсәбәтендә,әдәплелек кагыйдәләрендә,яшәү рәвешендә ачык чагыла.

Халык педагогикасының асыл өлешен тәшкил иткән халык авыз иҗаты (әкиятләр, тизәйткечләр, табышмаклар, уеннар, мәкальләр һ.б.) аша балаларда гомумкешелек сыйфатлары, дуслык, татулык тәрбияләү бурычы тора.

Халык әдәпсезлек һәм наданлыкны өнәмәгән, аннан ачы көлгән.Түбәндәге татар халык мәкальләре бу фикерне тагын да ачыграк чагылдыра: “Сукыр тавыкка бар да бодай”, ”Надан белән бәхәсләшү –үзе наданлык билгесе”, ”Наданның белгәне-белмим” һ.б. Андый кеше башкаларга бер файда да китерми, китерә дә алмый. Кешене барыннан да элек зирәклеге өчен хөрмәтлиләр.

Халык педагогикасы мирасының әһәмияте, кыйммәте ир балалардан да, кыз балалардан да бер үк төрле акыл тәрбиясе таләп ителүдә.

Тәртип ниндидер аерым “дисциплиналар” чаралар ярдәмендә барлыкка килми, бәлки тәрбиянең бөтен системасы; тормышның барлык шартлары, балага ярдәм итә торган барлык йогынтылар белән барлыкка килә.

Шулай итеп, без тәртип төшенчәсеннән барлык тәрбия эшенең киң мәгънәдәге гомуми нәтиҗәсен аңлыйбыз.
4ел эчендә укучыларны тәрбияләүдә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешермен дип уйлыйм:
1.Мин – укучы. Ә укучы кеше мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзен әдәпле, итагатьле һәм укучылар өчен булган кагыйдәләрне төгәл үтәүче;

2.Классташлары белән дус һәм ягымлы аралаша белүче;

3.Сәнгатьне яратучы, мәктәп һәм авыл күләмендә үткәрелгән концертларда актив катнашып үзенең сәләтен күрсәтә белүче;

4.Үзен, классташларын,әти-әнисен яратучы, укытучыларны хөрмәт итүче, кайгыртып, ярдәмләшеп яши белүче;

5.Сәламәт һәм хезмәт сөюче укучылар итеп тәрбияләү.
Ел дәвамында класс җитәкчесе эшенең циклограммасы.

1) Укучыларның туклануын оештыру.

2) Укучылар белән мөстәкыйль эшләү.

3) Класс бүлмәсендә кизү торуны тәртипкә салу.

4) Дәрес калдырган укучыларның дәрестә булмау сәбәпләрен ачыклау.

5) План буенча класста тәрбия эшен оештыру.

6) Ата –аналар белән индивидуаль(шәхси) эшләү.

7) Чирек саен ата-аналар җыелышы үткәрү.

8) Ел башында һәм азагында укучыларның шәхси карталары белән эшләү.
Атналык бүленеш.

Дүшәмбе- ирекле аралашу

Сишәмбе- мәктәп линейкасы

Чәршәмбе-сәламәтлек көне, түгәрәкләр эшчәнлеге

Пәнҗешәмбе-яңалыклар белән танышу

Җомга- сәламәтлек көне,

Шимбә - сыйныф сәгате,атналык эшләргә йомгак
Класста кабул ителгән эшләр.

Укучыларны туган көннәре белән котлау .

Ата-аналарны бәйрәмнәргә чакыру.

Елга ике тапкыр ата-аналар өчен ачык дәресләр күрсәтү.
Коллективта яшәеш законнары.

1.Тыңларга , карарга һәм күрергә, аңларга һәм нәтиҗә ясарга өйрән!

2.Түземлелек күрсәт һәм түземле булырга өйрән
Класс коллективына кыскачахарактеристика.

2016/2017 нчы уку елында 2-4 классларда (1 класс-комплект) : 2 нче класста 7 бала- 3 малай, 4 кыз укый ; 4 нче класста 8 бала - 3кыз,5малай укый. Балаларның 13е шушы авылдан, 2укучы (Тарасов П.,Абейдуллова А.) - күрше Өчмунчадан. Укучылар татар,рус телендә сөйләшә, аралаша.

4 бала (Рафикова А.-2кл.,Сиразов Н.-2кл., Шакирҗанова Р.- 4 кл, Фәсхетдинова А. – 4 кл) – тулы булмаган гаиләдән .
Быелгы уку елында укучыларны бер коллективка туплау, әдәпле булырга өйрәтү, культуралы аралашу күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне дәвам иттерү бурычы тора. Шуңа күрә мин 2016/2017 нче уку елында, алда куелган максатларга ирешү өчен, ”Укучыларда әдәплелек һәм аралашу культурасы тәрбияләү” дигән тема буенча тәрбия эшен дәвам иттерәчәкмен.

1.Белем алуга омтылыш тәрбияләү


1


Белем бәйрәмендә катнашу.


сентябрь

2


Мәктәп кагыйдәләрен аңлату,искә төшерү.


сентябрь

3


Уку әсбапларын, китапларны,дәреслекләрне саклап тоту турында әңгәмәләр.

даими

4


Укуда үзара ярдәмләшүнең төрле формаларын оештыру.

сентябрь

5


Кызыклы китаплар уку.Мәктәп,авыл китапханәсенә экскурсияләр.


айга 1тапкыр

6

Балалар газета – журналлары белән танышып бару.

атнага 1тапкыр

7

Укучыларда укуга җитди караш тәрбияләү максатыннан дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда күрсәтмә әсбаплар, әдәби әсәрләр,

компьютер,яңа технологияләр куллану.

Даими

8

Төрле конкурсларда, бәйге-ярышларда, олимпиадаларда катнашу.

Ел дәвамында

9

“Безнең дәфтәрләр” дигән күргәзмә оештыру.

Март

10

Укучыларның төрле түгәрәкләргә йөрүләренә ирешү.

Ел дәвамында

2. Гражданлыкпозициясеһәмпатриотик тәрбия


1

Укучыларга көчләре җитәрлек йөкләмәләр бирү.

Сентябрь

2

«Һөнәрем-укытучы».Өлкәннәрне,укытучыларны бәйрәмнәре белән котлау.

Октябрь

3

«Игътибар,балалар!»

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.

10 сәг.,айга 1тапкыр

4

Татарстан,Россия символларын өйрәнү.

декабрь

5

РоссияКонституциясекөне

декабрь

6

Инвалидлар декадасы.Ярминкәләр.

декабрь

7

Бөек Ватан сугышы,Ватан сакчыларытурында хикәяләр уку.

февраль

8

Авылның,мәктәпнең тарихын өйрәнү,музейда әңгәмәләр.

май

9

«Бөек Җиңү көне».Митинг.Һәйкәлгә чәчәкләр салу.

май

3.Әдәп-әхлак тәрбиясе һәм балаларны мәдәни мираска тарту


1

Укучыларның туган көннәрен билгеләп үтү.

даими

2

Сыйныфта үзара культуралы аралашу гадәтләре булдыру өстендә эшләү.

даими

3

Балалар ясаган рәсемнәрдән, аппликацияләрдән күргәзмә оештыру.

айга 1тапкыр

4

Укучыларга мәдәни көндәлекләрне тапшыру һәм көндәлекләрне тутыруда ярдәм күрсәтү.

Сентябрь

5

Баларның игътибарын сәнгатьле укуга юнәлтү.Тел фәннәреннән атналыкларда катнашу.Газеталар чыгару.

план нигезендә

6

Уңышбәйрәме

октябрь

7

Чыршыбәйрәме

декабрь

8

Нәрүз бәйрәме

март

9

Сулыкларнысаклау елы уңаеннан үткәрелә торган чараларда катнашу.

уку елы барышында

10

Кызыклыәкиятләрнесәхнәләштерү.

Чиреккә 1тапкыр

11

Мәдәният йортында үткәрелә торган чараларда катнашу.

даими


4. Физик тәрбия һәм балаларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү


1

Һәр көнне иртән гимнастика ясату. Дәресләрдә физминутлар уздыру һәм уеннар оештыру.

даими

2

Шәхси гигиенакагыйдәләре белән укучыларны тирәнтен таныштыру,үтәүләрен таләп итү,даими контрольдә тоту.

Сентябрь, октябрь

(әңгәмәләр), уку елы дәвамында

3

Балаларны көндәлек режимны үтәргә күнектерү.

уку елы дәвамында

4

Саф һавада хәрәкәтле уеннар оештыру.

даими, физкультура дәресләре

5

Спорт турындаәңгәмәләр.

ел дәвамында

6

Мәктәп буенча үткәрелгән ярышларда, кроссларда катнашу.

аерыммәктәп планы буенча

7

Сыйныф сәгатләренә медицина хезмәткәрләрен чакыру.

1нче һәм 2нче яртыеллык


5. Хезмәт тәрбиясе


1

Китап- дәфтәрләрне тышлау, китаплар “дәвалау».

даими

2

Мәктәп янында,сыйныф бүлмәсендә чәчәкләр,гөлләр үстерү.Өмәләрдә катнашу.

апрель, май, ел дәвамында

3

Кыш бабай мастерское.Яңа елга уенчыклар ясау.

декабрь

4

Бүлмә гөлләрен тәрбияләү.

даими

5

Хезмәтне чагылдырган уеннарда катнашу.

даими

6

Сыйныфны һәрвакыт тәртиптә тотарга күнектерү.Дежурныйның вазыйфаларын аңлату,искә төшерү.

даими

7

«Эшнеңһәркайсы яхшы-теләгәнен сайлап ал!»

апрель


7. Экологик тәрбия


1

Табигатькәэкскурсияләр.Өмәләрдә катнашу.

чиреккәIтапкыр

2

Туган ягыңны бел ( инша, викторина).

IIIнчечирек

3

Кошлар көне.Җимлекләр,оялар ясау.

Ноябрь,март

4

Җир көне (экология)

22апрель

5

Минем Татарстаным

  1. май

8.«Татарстанварисларберлеге»оешмасыбеләнэш (мәктәппланы буенча)
9. Гаилә. Ата-аналар белән эш


1

Укучыларның өйләрендә булу.

август

2

Ата-аналарны Белем бәйрәменә чакыру.Еллык эш планы белән таныштыру.

сентябрь

3

Мин.Минем әти-әнием.Аларның хезмәтләре.Әңгәмәләр.

ноябрь

4

Әтиләр бәйрәмен үткәрү. «Әтиләр- Ватанны саклаучылар».

февраль

5

Әниләр бәйрәмен үткәрү.«Әниләр каршында без мәңге бурычлы».

март

6

Чиреккә бер тапкыр ата-аналар җыелышы үткәрү.Темалар:

1)-Балаларның куркынычсызлыгы.

-Ничек җавап бирергә?Ун яшьлекләрнең психологик үзенчәлекләре.

2)Гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларныхәл итү юллары.

3)Бала хокуклары.Ата-аналарның җаваплылыгы.

4)Хисләрнең аваздашлыгы.


1нче чирек


2нче чирек
3нче чирек
4нче чирек

7

Гаилә көнен билгеләп үтү.

май


Сыйныф активы:
Командир -
Уку секторы-
Спорт секторы -
Культсектор-
Чисталыкны саклаучы-
Хуҗалыкчы -





Эшчәнлек төрләре

сентябрь аенда эшләнәсе

эшләр

Җаваплы кеше

үтәлеш

1

Укыту эшчәнлеге (белем алуга омтылыш тәрбияләү)











2

Гражданлык позициясе һәм патриотик тәрбия











3

Әдәп-әхлак тәрбиясе һәм балаларны мәдәни мираска тарту










4

Физик тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвешетәрбияләү










5

Хезмәт тәрбиясе










6

Экологик тәрбия











7

Балалар оешмалары белән эш











8

Психолог-педагог ярдәме










9

Культура-масса эшчәнлеге (төрле бәйрәмнәр)











10

Ата-аналар белән эш










11


Китапханә белән бәйләнеш














Направление

деятельности

Мероприятия октября месяца

Ответственные

Отметка о выполнении, результаты

1

Учебная деятельность











2

Гражданско-патриотическое, антикоррупционное











3

Духовно-нравственное, приобщение детей к культурному наследию










4

Физическое и формирование культуры здоровья










5

Трудовое и профессиональное самоопределение










6

Экологическое











7

Детское движение











8

Психолого-педагогическое сопровождение










9

Культурно-массовое











10

Работа с родителями












11

Сотрудничество с библиотекой










Башлангычсыйныфлардаюлйөрүкагыйдәләренөйрәнү планы(2-4)




Темалар

Сәг. саны

Искәрмә

1-2

Кереш. Урамһәмюллардахәрәкәтнеңкиеренкелегеһәмтизлеге.Мәктәптәнөйгәкадәриңышанычлыюл.

2




3

Юл – транспорт травмасыныңсәбәпләре.Уеннар.

1




4

Урамда, юлда, җәмәгатьтранспортындаүз-үзеңнетәртиплетотукүнекмәләре(утыру,төшү).

1




5

Юл чатларыһәмаларныңтөрләре.

1




6

Юл хәрәкәтенкөйләүчесигналлар.Светофор.

1




7

Юл билгеләреһәмаларныңгруппалары

1




8

Урамһәмюлларашачыгукагыйдәләре.Практик дәрес.

1




9

Транспорт средстваларыныңтөрләре.Тимерюл транспорты.

1




10

Йомгаклаудәресе.Экскурсия.

1






Сыйныф сәгатьләре тематикасы

Сентябрь

Мәктәп буенча экскурсия. Укучылар өчен үрнәк кагыйдәләр белән таныштыру.

Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш.”Өй-мәктәп-иң тыныч маршрут”.

Әдәплелек турында сөйләшәбез .Татар халык әкиятләрен карау.

Көндәлек режим турында.“Минем кызыксынуларым, өйдәге көндәлек эшләрем” –укучылар чыгышы.

Октябрь

«Өлкәннәрне хөрмәт ит».Хикәяләр уку.Бүләк ясау.

Музыка дөньясында.Уңыш бәйрәменә җырлар,биюләр өйрәнү.

«Безнең әйләнә-тирәлек».Юл йөрү кагыйдәләре.

«Гадәт китми, чир китә».Шәхси гигиена кагыйдәләре.

Беренчечирекйомгаклары.Каникулгабиремнәр.

Ноябрь

Юл йөрүкагыйдәләре(план).

Минем гаиләм.

Сәламәтлеккәюл.Ничекчыныгырга?

Декабрь

Укубезнеңтөпэшебез.

РФ КонституциясеКөне-буниндибәйрәм?

«Без кунаккабарабыз».Культуралыкешетурындасөйләшү. Икенчечирекйомгаклары.Юл йөрүкагыйдәләре (план)..

Январь

Сәламәтбулыргаөйрән.

Тырышукучы.

Чынкүнелдәнсөйләшү. «Дусяшәүсерләре».

Февраль

Ватаннысаклаучыларкөне

Юл йөрүкагыйдәләре(план).

Киңкүнеллелек.

«Ничеккыюбулырга?» Батырлыктурындахикәяләруку.

Март

«8 Март-Халыкарахатын-кызларкөне».Башлангычларбәйгесе.

Юл йөрүкагыйдәләре(план).

Туганягымхалыклары.

Минем өйдәгекитапханәм.

Апрель

Яшьнатуралистлар - кемнәралар?

Кеше әйберенәтияргәярыймы?

Юл йөрүкагыйдәләре(план).

Г.Тукайбәйрәме.Балалариртәсе.

Май

Сакчыллыктурында. Табигатьнесакларгаөйрән.Экскурсия. Вакытныңкадерен бел. Без буукуелынданәрсәләргәөйрәндек?


написать администратору сайта