День Победы. Без җиңәргә тиеш ничек тә! уен. Без ирг тиеш ничек т!
Скачать 489.24 Kb.
|
“Без җиңәргә тиеш ничек тә!” (5-9 сыйныфлар өчен уен эшкәртмәсе) Заһидуллина Гөлнар Мәхмүтгәрәй кызы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең беренче категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Максат: Укучыларның Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлек, горурлык тәрбияләү Җиһазлау: уен өчен биремнәр, биремнәргә дөрес җавап биргән өчен балл язылган медальчыклар. Дәрестән тыш чараның барышы: Укытучы: Егылып калды Тарих күкләреннән Мең дүрт йөз атылган кош... Төзек түгел гомер чылбырлары Күпме бәхетләрнең урыны буш ! 1418 кара кояш, Атмаган таң 1418... 1418 набат чаңы: -Гасырларга әйтегез,әйтегез Бөтен түгел Тарих,төзек түгел- Көннәр җитми 1418, Бәхетсез сан җирдә - 13 түгел, Билгеле ул:1418 !... (Х.Әюпов) Бөек Ватан сугышы илебездә яшәүче һәр гаилә ишегенә фаҗига һәм кайгы булып килеп керә. Утлы яу кырында калган гомерләрне, ни аяныч, кайтарып булмый. Дәһшәтле сугыш чоры, дистә еллар узса да, хәтерләрдә ераклардан килгән бер кайтаваз, киләчәккә сабак булып кабат – кабат яңара. Кан коюлы һәм җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән безне 77 ел вакыт аерып тора. 77 нче тапкыр туган җиребезгә тыныч яз килә. Бөек Ватан сугышы ераклашкан саен, Җиңү көненең әһәмияте халкыбыз хәтерендә тагын да арта бара. Бөек Ватан сугышында җиңү – җир йөзендәге иң көчле һәм җиңелмәс халкыбызның батырлыгы һәм даны ул. Җиңү таңын якынайтуда гомерләрен дә аямаган батырларны күз яшьләрсез генә искә алу мөмкин түгел. Республикабызның йөзләрчә мең кешесе сугыш кырында Ватанны саклады, тылда фидакарьләрчә эшләде. 1 нче укучы Сугыш килде безгә сорамыйча Шакымыйча керде ишектән, Кабатладык шунда тешне кысып: “Без җиңәргә тиеш ничек тә!” Бөек Ватан сугышы ераклашкан саен Җиңү көненең әһәмияте халкыбыз хәтерендә тагын да арта бара. Әлеге сугыш илебез өчен гаять зур сынау булды. 2 нче укучы. Җиңү өчен бик кыйммәт түләдек. Сугышның һәр тәүлегендә уртача 20869 кешенең гомере өзелгән яки сугыш юлының һәр метрында 15 солдатыбыз ятып калган. 1418 тәүлеккә сузылган әлеге сугыш 22 млн кв ммәйдандагы тереклекне көйдергән, 1710 шәһәрне, 70 мең авылны көл иткән, 27 млнкешенең гомерен өзгән, берничә миллионын гарип калдырган, 32 меңгә якын сәнәгать предприятиесен хәрабә хәленә китергән... Бөек Ватан сугышы бөтен халык сугышына әверелә, һәм анда дошманны җиңү дә бөтен халык җиңүе булды. Укытучы: Укучылар, бүгенге очрашуыбыз, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган, уен рәвешендә узачак. Уенда 5 әр укучыдан торган 3 команда катнаша. Уендагы һәр биремгә командалар дөрес җавап бирсә, 10 ар балл ала. Биремнәрне үтәү өчен 2 минут вакыт бирелә. 1 нче бирем «Дата һәм вакыйга” . 1 команда: 1943 нче елның 5 июленнән 23 августына кадәр 50 көн һәм төн дәвам иткән сугыш. (Курск Дугасында) 2 команда: 1942 елның 17 июлендә башланып 125 көн дәвам итеп, 1943 елның 2 февралендә төгәлләнгән сугыш (Сталинград өчен сугыш) 3 команда: 1941 елның 31 октябреннән – 1942 елның 4 июленә хәтле булган 250 көнлек оборона кайсы шәһәр оборонасы? (Севастополь) 2 нче бирем «Шифрны укы һәм аңлат” (Искәрмә: татар алфавиты хәрефләренең тәртип саны буенча ясалган. Мәсәлән, А-1, В-4, Я-39) 1 команда: 24 19 22 35 33 38 15 35 (Тормыш юлы) 2 команда: 24 1 17 39 23 1 4 12 31 7 4 1 (Таня Савичева) 3 команда: 38 22 12 13 15 7 4 12 24 1 17 (Юрий Левитан) 3 нче бирем «Якташ геройлар” 1 команда: 1942 елның салкын кышында немецлардан иң беренче генералны — фельдмаршал Паулюсны әсир итеп алган татар егете (Гани Сафиуллин) 2 команда: Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты дигән ике иң зур дәүләт бүләгенә лаек булган бердәнбер шагыйрь (Муса Җәлил) 3 команда: Шөгер районының (хәзерге Лениногорск) Сугышлы авылында туган, 1944 елның 13 гыйнварына каршы төндә 37нче дивизиянең 20 нче укчы полкы составында сугышып, Александр Матросов батырлыгын кабатлаган якташыбыз (Газинур Гафиятуллин) 4 нче бирем «Шигъри тәлгәш” (шигырьнең исемен һәм авторын билгелә) 1 команда: Синең өчен, шушы балам өчен, Нәселем өчен, Туган ил өчен, Мылтык тотып баскан җиремнән Бер адым да артка чигенмәм. (Фатих Кәрим “Ант”) 2 команда: Алар... Алар җыйнап аналарны, Балаларны кырга кудылар. Казыттылар чокыр, ә үзләре Читтән көлеп карап тордылар... (Муса Җәлил “Вәхшәт”) 3 команда: Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр, Иң дәһшәтле утка керәмен, Шулай була калса, кояшны да Бүген соңгы тапкыр күрәмен. (Фатих Кәрим “Ватаным өчен”) 5 нче бирем «Бүләкләрдә хата” (кайсы артык, ни өчен аңлатып бир) 1 команда: “Ватан сугышы...”, “Ленинград оборонасы өчен”, “Җиңү...” (“Ленинград оборонасы өчен” медале артык, калганнары орден) 2 команда: “Сталинград оборонасы өчен”, “Варшаваны азат итү өчен” “Кызыл йолдыз ...” (“Кызыл йолдыз ордены” артык, калганнары медальләр) 3 команда: “Дан ...”, “Ленин ...”, “Мәскәү оборонасы өчен” (“Мәскәү оборонасы өчен” медале артык, калганнары орден) 6 нчы бирем “Пазлны җый” (Рәсемне җыеп авторын, рәсемнең исемен әйтергә”)
6 нчы бирем. «Очучыны таны» 1 команда: 1945нең 8 февралендә бу очучы кабатланмас каһарманлык күрсәтә: 9 хәрби әсир белән алманнарның гадәттән тыш яшерен «Хейнкель-111» очкычын кулга төшереп, фронт сызыгын кичә һәм совет хәрби командованиесенә Пенемюнде полигонындагы яшерен завод, ракета җибәрү өчен диңгез буендагы старт җайланмалары, аларның төгәл координатлары турында стратегик мөһим мәгълүматлар тапшыра. (Михаил Девятаев) 2 команда: 42 нче авиация дивизиясенең 207 нче бомбардировщиклар полкында эскадрилья командиры булып хезмәт иткән очучы, 1941 елның 26 июнендә ул Минск шәһәре янәшәсендәге Молодечно-Радошковичи юлында хәрәкәт итүче немец танклары, автомашиналары колоннасын бомбага тота, кайтырга җыенганда гына, аларның очкычы фашист зениткаларының көчле утына эләгә. Нәтиҗәдә, бомбардировщик яна башлый. Ялкынны сүндерә алмагач, ул очучы экипаж әгъзалары белән бер фикергә килеп, үзләренең утлы очкычларын дошман машиналары, ягулык цистерналары өстенә юнәлтә. (Николай Францевич Гастелло) 3 команда: 1942 нең декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 46 нчы гв. төнге бомбардировщиклар авиация полкының (4 нче һава армиясенең 325 нче бомбардировщиклар авиация дивизиясе) эскадрилья командиры урынбасары. 2 нче Белоруссия фронты авиациясе составында Кавказда (1942–43), Тамань ярымутравында (1943), Кырымда (1944) барган сугышларда, Львов-Сандомир (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1945 нең маена 780 сугышчан очыш ясап, 190 т бомба ташлый. Сугыштан соң Казанда яши. (Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова) Уенны йомгаклау. Нәтиҗә чыгару. |